Этигэ котлаулар / Поздравления папе

ӘТИ-ӘНИЕМӘ КОТЛАУЛАР/ПОЗДРАВЛЕНИЯ РОДИТЕЛЯМ

Әтине туган көн белән котлау

Әтиемнең күркәм сыйфатлары
Булса әгәр hәрбер ир-атта.
Бар хатын-кыз көчле терәк тоеп,
Яшәр иде, димен, рәхәттә!

Сабыр холык, тынгы белмәс йөрәк,
Уңган куллар — әти куллары.
Әтиемә Ходай гомер бирсен,
Тигез булсын тормыш юллары!

Киңәшләрең hәрчак төпле синең,
Ярдәмеңне тоеп яшим мин.
Синең белән hәркөн чын йөрәктән,
Горурланам ,әти, яшермим!

Сәламәт бул, кайгы-хәсрәт күрми,
Гомер көзен тыныч каршыла.
Рәхмәтемне әйтеп, газиз кешем,
Башым иям синең каршыңда!

Гөлара Шәрипова

* * *

Котлы булсын әти туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Гомер үтә диеп моңсуланма,
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр,
Барыр юлларыңны бизәсен.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез..



Йөрәгеңнең киңлегенә
Сыйганбыз барыбыз да.
Без бәхетле синдәй кеше
Булганга яныбызда.

Ярдәм, киңәш кирәк чакта
Бар синең төпле сүзең.
Күрше-тирә, дус-туганга
Елмаеп тора йөзең.

Нык кеше син, борчуда да
Сынмыйсың, сыгылмыйсың.
Язмыш сынаган чакларда
Абынып егылмыйсың.

Биргәненә шөкер итеп
Яшисең риза булып.
Килсен алдагы елларың
Шатлык, бәхеткә тулып.

Син бар чакта, безгә рәхәт,
Балкып тора өй эче.
Тормышны сөеп яшәргә
Сүнмәсен, әткәй, көчең.

Бүген синең — 70 яшең,
Ә син һаман яшь әле.
Кирәк булып, терәк булып
100 гә кадәр яшәле.

* * *

Нәселне дәвам итүче,
һичшиксез, эти кеше.
Шуңадыр әти кешенең
Бик җаваплы өлеше.

Әти кеше буыннарны
Тиеш бәйләп торырга.
Әти-әиисен онытмый.
Үз гаиләсен корырга.

Вакытында әйләнергә.
Балалар үстерергә.
Янына агач утыртып,
Йортын да җиткерергә.

Бу гамәлне эшлэп була
Бик тырыш булсаң гына.
Гөнаһлардан өстен булып.
Изге эш кылсаң гына.

Сыйфатларның һәрберсе дэ
Килә безнең этигэ.
Уңай вакыт, рәхмәт әйтеп,
Матур сүзләр әйтергә.

Син тырыш та, таләпчән дә.
Җор сүзле һәм бик уңган.
Без бәхетле, синдәй әти
Нәкъ безгә насыйп булган.

Насыйп итсен озак еллар
«Әти» диеп дәшәргә.
Синнән матур үрнәк алып.
Синең кебек яшәргә.

* * *

Без бәхетле җирдә син барга,
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә,
Туган көнең белән котларга.
Яшә әле бер дә бирешмичә,
Баш имичә кырыс җилләргә.
Яшә җирдә язгы гөлләр булып,
Терәк булып безнең иңнәргә

* * *

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сиңа бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.

Чәчләреңне әти, чал басса да,
Күңелең көр һаман яшь әле.
Җаның тыныч тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.

Менә тагын бер кыш үтеп бара,
Якынайтып гомер көзләрен,
Тыныч көзләр килсен, әти,
Котлы булсын туган көннәрең.

* * *

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Нинди генә изгелекләр эшләмәдең
Кешеләргә гомер буена!

Шуңа сине бар да яраталар,
Дус-ишләрең йөри кергәләп.
Сәламәтлек, бәхет-шатлык белән
Яшик әле, әткәй бергәләп!

* * *

Газиз кешебез, кадерле әтиебез … ! Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Кадерле кешебез, сиңа булган теләкләребезнең иң мөһиме — алдагы гомер елларыңда тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып, бәхетле көннәрдә, шатлык белән үтәргә язсын! Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, кардәш-туганнарыңның шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп, хәләл җефетең, әниебез … белән хәерле, тыныч картлыкта гомер ит!

* * *

Котлы булсын әти туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

Гомер үтә диеп моңсуланма,
Өмет гөлкәйләрең сүнмәсен.
Алтын төсендәге якты көннәр,
Барыр юлларыңны бизәсен.

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер үтеп,
Яшәвеңне генә телибез…

* * *

Изге теләк, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне
Безнең өчен бик тә кадерле син.
Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт, әти, син булганга
Тормышыбыз күгендә.
Терәк булдың син hәрвакыт
Кирәклесең бүген дә.

Безнең өчен мәңге кадерле син,
Бик тә якын, бик тә кирәкле.
Якты караш, җылы сүздән башка
Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Олы синең биргән киңәшең
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын
Син үтәсе гомер юлларың.

Әти, гомереңдә hәрчак
Безгә үрнәк булып яшәдең.
Безнең өчен олы бәхет бит ул
Сәламәт hәм имин яшәвең.

* * *

Кадерле әтиебез, ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Үстердең, кеше иттең, барыбыз да, мең рәхмәтләр укып, озын гомер телибез сиңа. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта картаерга насыйп булсын үзегезгә!

* * *

Газиз Әткәй! Көткән сабыеңны
Учларыңда күккә чөйдең Син.
Шул мизгелдән, ирлек хисе белән
Бар дөньяны янып сөйдең Син!

«Балакаем канатлана!» — диеп,
Бөркет кебек очып йөрдең Син.
Сабыйларга кирәк кадәр Җылы,
Кирәк кадәр акыл бирдең Син!

* * *

Тормыш бураннарын давылларын
Ераклардан күрә килдең Син.
Гомер буе безгә һәм Әнкәйгә
Зур бәйрәмнәр бирә белдең Син!
Нык тазалык, озын гомер Сиңа
Бирсен Ходай газиз Әткәбез!!!

* * *

Әткәй, Сиңа саулык телим,
Мин уңыш телим, шатлык.
Моңаюны белми торган
Бәхетле, матур картлык.

Картайтмасын Сине еллар,
Гомер алга барса да.
Өебезнең күрке булып
Яшә безнең арада.

Чәчләрең ак, тик йөрәгең
Мәңге яшь булып калсын.
Картлык килсә килсен, әйдә,
Тик кайгы картайтмасын.

Телим Сиңа гел исән-сау,
Гел яшь булып калырга.
Тагын бик күп туган көннәр
Язсын каршы алырга.

* * *

Яхшы атаның хакы йөз яхшы остазның хакыннан да олырак. Үземне яратырга, кешеләргә ихтирам белән карарга һәм тормышта үз урынымны табарга өйрәткәне һәм өйрәтеп кенә түгел, үзе дә нәкъ шулай яшәгәне өчен мин әткәемә зур рәхмәтле. Мин әткәемнең озын гомерле булуын, сәламәт һәм бәхетле яшәвен телим
Кадерле әтиебез! Гомер юлын якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык әтиебез! Сине … яшь тулу уңае белән кайнар котлыйбыз. Безне аякка бастырып, олы юлга чы­гарганчы әни белән сиңа күп сынаулар үтәргә туры килгән­дер. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, үз юлыбызга аяк басарга булышканың, яратып-сөеп, аталарча кайгыртканың, гаделлеккә өйрәткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, әти. Без бары­быз да тормышта үз юлыбызны таптык, сезнең йөзгә кызыл­лык китермәскә тырыштык. Син, әти, безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәш­чебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез. Син тор­мыш авырлыкларын җиңә килгәнсең, балаларыңа, туганна­рыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшә­дең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмый­ча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була белдең.
Әти! Ата-ана һәм туган кадерен белергә өйрәткәнең, ту­ган нигезгә кайтканда кочак җәеп каршы алуың өчен бик зур рәхмәт сиңа. Әти, син балаларыбызга да ягымлы дәү әти. Өе­без һәрчак ямьле, ризыклы булсын, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә яз­сын иде, барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Әти! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр те­либез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә!
Иң изге теләкләр белән …

* * *

Юкка гына әтиләрне,
Имәнгә тиңләмиләр.
Гаиләнең баганасы
Һәм терәге әти диләр.

Халык әйткән бу тапкыр сүз,
Туры килә әти сиңа.
Ярый әле синдәй уңган,
Әти насыйп булган безгә.

Нишләр идек бу дөняда
Син булмасаң яныбызда.
Барысы өчен чын күңелдән,
Рәхмәт сүзе җаныбызда!

* * *

Маңгаеңда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын … яшең.

Сәламәт бул, гел елмаеп яшә,
Бәхет кунсын күңел түренә.
Барыбызга канат, терәк булып,
Талмый атла гомер үренә.

* * *

Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.

Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
Әйтәсеңне алдан беләбез.

Аяз булсын туар таңнарың,
Шатлык нуры чәчсен күзләрең.
Күкрәмәсен аяз күңелең.
Боекмасын һич тә йөзләрең!

Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.

Кояш сиңа назлап нурын сипсен,
Таң җилләре назлап сөйсеннәр.
Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр.

* * *

Бүген синең юбилеең, әти!
Алтмыш яшең — Ходай бүләге.
Син салучы шушы йорт нигезен,
Әни өчен тормыш терәге.

Син өйрәттең үз үрнәгең аша
Бу тормышта яшәү серләрен.
Күпме наз һәм сөю сыйдырган бит
Безне уйлап типкән йөрәгең.

Беркайчан да авыр сүз әйтмәдең,
Киңәшләрең булды үтемле.
Шуңадыр ул, яшибез без, әти,
Кызартмыйча синең битеңне.

Абынганда, җайлап аңлатасың,
Сабыр төбе алтын икәнен.
Син тамыры булсаң, без тармагы,
Җиргә берегеп үскән имәннең.

Алтмыш яшҗ ул ирләр өчен бары
Картлык чорның якты язлары.
Әле алда шаулап торган гомер,
Оныкларның күңел назлары.

Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында.

***

Котлы булсын, әти, туган көнең,
Без барыбыз шушы теләктә.
Бүгенгедәй шат елмайган йөзең
Шатлык өсти безнең йөрәккә.
Тормышта син ныклы терәксең,
Безнең өчен һәрчак кирәксең.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа мәңгегә.
Син булганда без бәхетле,
Синең белән якты көнебез.
Безнең белән син дә бәхетле бул.
Сиңа озын-озак гомер телибез.

***
Син булганга без сәламәт үстек,
Борчуларсыз үстек, рәхәттә,
Кирәк чакта кырыс була белдең.
Шуңа, әткәй, сиңа рәхмәт тә.

***
Авырлыклар туса тормышта,
Киңәш сорап сиңа киләбез.
Дөрес юлга бастырырдай сүзләр
Әйтэсеңне алдан беләбез.

***
Маңгаеңда сырлар — үткән еллар.
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын … яшең.

***
Чын йөрәктән яздым бу юлларны,
Кабул итеп алчы, әтием.
Исән-имин яшә, бәхетле бул,
Терәк булсын сиңа әнием.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә
Дәртле булсын йөрәк тибешең.
Матурлардан матурырак булсын
Гомереңнең калган өлеше!

***
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Гөлчәчәктэй үтсен һәр көнең.
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.

***

Котлап сине туган көнең белән,
Ниләр теләсәк тә аз сыман.
Гомерең озын булсын, шатлык белән
Гөрләп яшә матур җәй сыман.

***
Сиңа һич тә җиңел булмагандыр
Үтүләре тормыш юлларын.
Озын гомер, саулык, тыныч картлык
Тели сиңа кыз һәм улларың.

***
Гади, сабыр, олы җанлы да син.
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең.
Бәхетләрең булсын гомерлек.

***
Тырыш синең оста кулларың.
Матур эзле үткән юлларың.
Барча туганнарга, якыннарга
Һәрчак изге булды уйларың.

***
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Сәламәтлек, бәхет, шатлык белән
Үтсен синең язың, көзләрең.

***

Кадерле Әтиебез сине гомер бәйрәмең — туган көнең белән тәбрик итәбез. Сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсеннәр. Безне сөендереп, озын-озак яшә. Тормышта барыбызның таянычы, терәге, ышанычы булганы өчен мең-мең рәхмәт Сиңа.

***
Газиз Әткәй! Көткән сабыеңны
Учларыңда күккә чөйдең Син.
Шул мизгелдән ирлек хисе белән
Бар дөньяны янып сөйдең Син!
“Балакаем канатлана!”—диеп,
Бөркет кебек очып йөрдең син.
Сабыйларга кирәк кадәр җылы,
Кирәк кадәр акыл бирдең син.
Нык тазалык, озын гомер сиңа
Бирсен Ходай, газиз Әткәбез!!!

***
Өлешемә тигән көмешемдер,
Гомер юлларымның җылысы.
Назлап тора һәрчак күңелемне
Әти кулларының җылысы.
Чәчләреңне, әти, чал басса да.
Күңелең көр, һаман яшь әле.
Җаның тыныч, тәнең таза булсын,
Кайгы-хәсрәт күрми яшә әле.
Рәхмәт, әткэй, барысы өчен дә.
Без бәхетле синең яныңда.
Син зур терәк безгә авыр чакта,
Тормыш ямьле тик син барында.

ИХЛАСТАН