175 нче ветлазарет сугышчылары бэете. Чэчкэ ЗАХИРОВА

Чәчкә ЗАҺИРОВА

175 НЧЕ ВЕТЛАЗАРЕТ СУГЫШЧЫЛАРЫ БӘЕТЕ

Казанда оештырылган бу ветлазаретның сугышчылары «Бер генә адым да чигенмә­скә!» дигән боерыкны үтәп, 1941 елның 15 августында Бе­лоруссиянең Неговка авылы янындагы кечкенә урманда дошман белән каты бәрелештә барысы да диярлек һәлак бул­дылар. Әтием дә шулар арасы­нда була.

Дошман явы килде ил өстенә,
Без — ир-атлар — киттек сугышка.
Хатыннарның, газиз балаларның
Үксүләре капты сулышка.

Сугышның да тыныч тормыш кебек
Вазифасы төгәл бүленгән.
Безнең бурыч—яралы атларны
Тартып алу иде үлемнән

Кырык бернең җәе Днепрга да
Иксез-чиксез хәсрәт китерде.
Ветлазарет сугышчыларына
Чигенмәскә әмер ителде.

Белоруслар гомер иткән җирдә
Неговкага якын урманда
Соңгы тамчы канга кадәрле без
Каршы тордык явыз дошманга.

Бөтен яктан сазлык урап алган
Бер генә юл моннан чыгарга.
Дошман бик күп — көннең көн буена
Пулеметтан аттык шуларга.

Унбишенче август. Төш үтүгә ,
Танк үкерә, ява бомбалар
Кайный тәмуг уты тирә-юньдә,
Вафат җаннарны соң кем санар?

Без тереләй яндык бу утларда,
Инде имин беркем калмады,
Чыкмаган җан бер йотым су сорап,
Кара күмер ирнен ялмады.

Зур газаплар кичеп, изаланып,
Без дөньядан киттек, хушыгыз,
Кемнәр безне сагынырлар җирдә?
Искә алыр безне кайсыгыз?

Һәм сабыйлар кемгә: «Әти» дияр?
Нинди юллар сайлар тормышта?
Хатыннарга калырмы бу дөнья?
Ирләре баш салды сугышта.

Нәни кызыма да нәкъ алты ай
Кич җитүгә бүген тулачак.
Ялкыннарны аралап мин чыктым,
Тик җанымны сазлык алачак.

Көн буена тоткарлап дошманны
Барыбыз да һәлак булдык без.
Безнең гаскәрләргә чолганыштан
Чыгарырга ярдәм кылдык без.

Дошман җирендә калды гәүдәбез,
Өч көннән соң безне күмделәр.
Югалды,— дип,— алар хәбәрсез
Туган илгә хәбәр бирделәр.

Үксеп йөрде безнең җаннарыбыз
Хәбәр бирә алмый илләргә.
Кабер туфрагы да тилмерде күк
Теләп күмелергә гөлләргә.

Беп кызыбыз безне эзләп тапты
Утыз дүрт ел гомер үтүгә,
Елый-елый каберебезне кочты,
Чәчәк салды кабер өстенә.

Өч улыбыз килде безнең янга,
Баш иделәр, тынып калдылар,
Онытылган безнең каберләргә
Кайнар күз яшьләре тамдылар.

Сирәк киләсез, тик рәнҗемибез,
Сабый булып калган балалар.
Бездән олы, ауру күбесе.
Карт аналары туган илләрдә
Гүрдә калганнар, я авырганнар.

Бәлки оныклар, кабергә килеп
Безнең җаннарга кылырлар дога.
Безнең кабердә калыр уйлары,
Авыр уйлары калыр шушында.

Газиз оныклар, без сезне түгел,
Кыз-улларны сөя алмадык.
Теләсәк тә, сезләр яши торган
Якты көнне күрә алмадык.

Зинһар безгә рәнҗи күрмәгез сез,
Болар безне ятим итте, дип,
Без бит шәһит киттек, якты кояш
Сезгә якты нурын сипсен дип.

Язмышны бит сайлый алмадык без
Чит җирләрдә ятып калыйк дип.
Хатыннарны—тол, нарасыйларны
Әткәйләреннән аерып алыйк дип.

Әгәр килсәгез сез, и балалар,
Туган җирдән ризык алыгыз.
Безнең туфракта атом тузаны,
Сулар һавага юктыр зыяны.

Авыллар күчә ташлап илләрен,
Атом зәхмәте куа үзләрен.
Бары тик безнең урын үзгәрми,
Чит-ят җирләрдә калдык без мәңге.

Балалар, зинһар, оныта күрмәгез,
Кабер өстеннән йолкыгыз чүпләр.
Гөлләр салыгыз сирәк булса да,
Җан шатлыгыннан аязсын күкләр.
Матур тормышта рәхәт яшәгез!
Чит-ят җирләрдә ята әткәгез…

Июнь, 1992 ел.

Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова 1923 елның 21 июлендә Татарстанның Сарман районындагы Анак авылында туа. 1940 елда Чистайның икенче санлы татар урта мәктәбен тәмамлый. Мәскәүдә авиация институтында укыган җиреннән‚ үзе теләп‚ фронтка китә. Разведчик-диверсант буларак‚ 1941 елның 15 октябреннән 1944 елның 20 июленә кадәр дошман тылында хәрәкәт итә. Дошман тылында хәрәкәт иткәндә «Рита» исеме белән йөргән. Атаклы партизанка, Советлар Союзы Герое Зоя Космодемьянскаяның сугышчан дусларының берсе, яшьтәше иде ул. Аннары‚ сугыш тәмамланганчы‚ Совет Армиясе сафларында була. Тыныч тормыш елларында Чәчкә Миңнегали кызы‚ Мәскәү авиация институтын тәмамлап‚ үз һөнәре буенча самолетлар төзү заводында‚ аннары Төрекмәнстан каналы төзелешендә‚ Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының Казандагы филиалында җаваплы вазыйфалар башкара. Диссертациясен уңышлы яклагач, икътисад фәннәре кандидаты‚ доцент Чәчкә Заһирова озак еллар дәвамында Казан дәүләт финанс-икътисад институтында укыта‚ җәмәгать эшләре белән ныклап шөгыльләнә‚ әлеге уку йортында эзтабарлык хәрәкәтенә җан өрә. Чәчкә Миңнегали кызы Заһирова әтисен 34 ел буе эзләгән, аңа багышлап китап язган. Аның язмалары — тезмә һәм чәчмә әсәрләре — республика матбугаты битләрендә урын алдылар. Күптән түгел генә вафат булды.http://tt.wikipedia.org/wiki

Поделиться с друзьями
ИХЛАСТАН