Сигезенче Март белән открыткалар татарча

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

8 март белэн хатын-кызларны котлау йоласы безнең халыкта ныклы урын алды. Бүген моны ялкау гына эшләмидер. Кемнең кем булуы мөһим түгел, кечкенә кызмы, җиткән кызмы, хатыннар, апалар, әниләр, әбиләр — барысы да бу көнне игътибарга лаек. 8 март белән котлау өчен сезгә ярдәмгә бераз открыткалар әзерләдек. Рәхим итеп кулланыгыз!



8 март бэйрэме белэн открыткалар татарча / Открытки на 8 марта на татарском языке

8 март белән шигырьләр һәм башка котлауларга күчү өчен монда басыгыз

8 нче Март белэн открыткалар, татарча / Татарские открытки на 8 Марта

8 нче Март белэн открыткалар, татарча / Татарские открытки на 8 Марта




Сигезенче Март белән открыткалар татарча

Сигезенче Март белән открыткалар татарча

8 март бэйрэме белэн открыткалар татарча / Открытки на 8 марта на татарском языке

Сигезенче Март белән открыткалар татарча

8 март бэйрэме белэн открыткалар татарча / Открытки на 8 марта на татарском языке

Сигезенче Март белән открыткалар татарча

8 март бэйрэме белэн открыткалар татарча / Открытки на 8 марта на татарском языке

Сигезенче Март белән открыткалар татарча

Кояш көлә, шундый матур дөнья,
Бәйрәм рухын сизә күңелләр.
Хатын-кызлар! Бәйрәмегез белән
Тәбрик итәм йөрәк түремнән.

Бәхетегез сезнең ташып торсын,
Уңыш булсын һәрчак янәшә.
Бәйрәм бүген диеп кояш көлә,
Бар табигать котлап эндәшә.

Саулык-сәламәтлек юлдаш булсын,
Яшәгез сез кадер-хөрмәттә.
Куанычлар сезгә насыйп булсын,
Яшәгез лә наз, мәхәббәттә.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Гүзәл затлар! Сезне хөрмәт итеп,
Тәбрик итәм ихлас күңелдән.
Чәчкәләргә төреп, бик бәхетле,
Гомер телим йөрәк түремнән…

Киләчәктә барыр юлыгызны,
Урасын тик шатлык, мәхәббәт,
Язмышыгыз нурлы, назлы булсын,
Җанда булсын саулык, бәрәкәт!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Хатын-кыз — безнең дөньябыз,
Хатын-кыз — галәмебез…
Хатын-кызга багышлана
Безнең бар гамәлебез.

Без аларның Мәҗнүне дә,
Без аларның колы да…
Хатын-кызсыз, юк, тибрәнми
Күңелнең бер кылы да.

Без мәңгелек тоткыннар бит
Хатын-кыз кочагында.
Яндыра алар тереләй
Мәхәббәт учагында

Жәлләп тормый алар безне,
Сабыштыра юләргә.
Ир-ат әзер хатын-кызның
Кочагында үләргә.

Хатын-кызсыз шигырь кошы
Күңелгә кунмас иде,
Әлеге шигыремнең дә
Кирәге булмас иде…

Яраттыра ала безне
Илаһи затлар гына!
Хатын-кызлар илаһилар!
Ә без — ир-атлар гына…
(Роберт Миңнуллин)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Гүзәл затлар, сезгә дип багышлап,
Күпме җырлар иҗат ителә
Ай-кояшка, йолдызларга тиңләп,
Моң агыла йөрәк түреннән.

Тормыш бүләк иткән аналарның
Җан җылысын тоеп туймаслык,
Сабырлыгы, изгелеге өчен,
Һәрберсенә һәйкәл куярлык.

Булмас иде тормыш сездән башка
Бушап калыр, сүнәр дөньясы,
Җир йөзенең серле чәчәкләре,
Гөлләре сез, сөеп туймаслык.

Биргән Ходай сезгә нечкә күңел,
Зирәк акыл, мулдан тапкырлык
Ир-ат җилкәләре сыгылырлык,
Авырлыкны җиңәр батырлык.

Бәйрәмегез белән, гүзәл затлар,
Бәхет кояшыгыз сүнмәсен
Җаннарыгыз тыныч булсын иде,
Кайгы-хәсрәт сезгә тимәсен!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бәйрәм белән котлыйм әле кызлар!
Безнең бәйрәм-язлар бәйрәме.
Ак бәхетләр генә теләп торсын
Кулыбызда чәчәк бәйләме.

Рәхәтләнеп көлеп яшик әле
Боегу ул безгә килешми.
Сәләмәтлек, тыныч тормыш безгә
Алып килсен язлар килешли.

Барыбызга кояш нурын сипсен
Бүләк итеп якты көннәрен.
Бирсен Раббым карап сокланырга
Матур-матур тормыш гөлләрен.

Һәрбер көннең кадерләрен белеп
Яшик әле, әйдә гөрләшеп.
Иртән искән назлы җил егете
Йөрсен безгә бәхет өләшеп.
(ватсап челтәреннән)

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сез, мөгаен, тугансыздыр
Безнең бәхеткә генә.
Йөртер идек сезне төреп
Затлы бәрхеткә генә.

Йә бәрхете булмый шунда,
Йә вакыт җитми кала.
Олы гөнаһ булыр, сезне
Бәхетле итми кара!

Алла коллары түгел без,
Без – мәхәббәт коллары.
Йөрәкнең дә сезнең хакка
Яна ала торганы.

Сөюдә дә талант кирәк.
Без – талантлар, маһирлар.
Зөһрә генә булыгыз сез,
Без һәрвакыт – Таһирлар.

Үзегез генә белмисез –
Сез безгә бик кадерле.
Күпме яшисегез килсә,
Яшәгез шулкадәрле.

Без дә риза сезнең хакка
Йөзгә чаклы яшәргә,
Сезгә карап, гомер буе
Кызлар диеп дәшәргә.

Сезнең мәхәббәт йөртә бит,
Гел алга безне әйдәп,
Йөзебезгә карамагыз,
Без бит үзебез әйбәт!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бар Җир шары бүген дулкынлана-
Ярсып тибә кайнар йөрәкләр!
Бәйрәмегез белән, хатын-кызлар,
Чынга ашсын барча теләкләр!

Яз Кояшы бүләк итсен Сезгә,
Яхшы кәеф, шатлык-куаныч!
Бәхет белән тулсын гомерегез-
Сезнең шатлык безгә юаныч!

Иңегезгә кунсын фәрештәләр,
Сагышлардан Сезне сакласын!
Җан әрнеткеч бала кайгыларын-
Һич күрергә Сезгә язмасын!

Әниләр һәм изге дәү әниләр,
Апалар һәм гүзәл сеңелләр!
Кодачалар… Уңган кодагыйлар,
Балдызкайлар… Алчак җиңгиләр!

Озын гомер… Якты аяз көннәр,
Чын күңелдән Сезгә юллыйбыз!
Сезгә атап котлаулар язабыз,
Сезгә атап җырлар җырлыйбыз!
Ирек Габдрахманов

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Язның иң гүзәл бәйрәме Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм. Кадерлем, бәхеттә-шатлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Бервакытта да авырмый, дөньяларны яктыртучы кояш булып, гел балкып, елмаеп, нур сибеп, рухландырып яшә.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

И Хатын кыз!
Бик нык арган кебек тоелганда,
Күз яшьләрең тамчы-тамчы коелганда,
Яшәр көчем калмады дип әйтә күрмә,
Алсу таңнарыңны моңга төрмә.

Иксез-чиксез мәшәкатьләр урап алса,
Ярдәмчесез-таянычсыз, ялгыз калсаң,
Күңелеңә начар уйлар кертә күрмә.
Ачы балан тәлгәшеннән мәрҗән үрмә.

Яратырга өйрән аз булса да, үз-үзеңне.
Алга атла, рәнҗеттермә син үзеңне.
Мескенләнмә, көч тап төзәтергә ялгышларны,
Һич бирешмә, үзгәртергә була язмышларны.

Дөрләсә дә, яндырса да эчтә ялкын,
Төн артыннан килми калмый барыбер көн.
Төшенкелек, начар кәеф куып җибәр,
Шул вакытта көчең артыр, борчу китәр.
И, Хатын-кыз! Син бәхеткә лаек шиксез!
Аллаһның рәхмәте зур, кодрәт чиксез!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Түшәмгә генә төкер бүген,
Кырын ятып диванга.
Эшләсен өйдә мужигың,
Йөрмәсен әллә кайда.

Юсын керне, идәннәрне,
Пешерсен ул ашарга.
Шундый бәйрәм көнне инде,
Гөнаһ булыр аларга.

Алып кайтсын бик күп итеп,
Иң зур чәчәк бәйләмен.
Йөртсен кулында күтәреп-
Бүген синең бәйрәмең!

8-нче Март бәйрәме белән кызлар!!!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Бүгенге бәйрәм иртәсен,
Каршы алыйк елмаеп.
Сөйгәннәргә үпкә булса,
Йөрмик әле турсаеп

Безгең бәйрәм,безнең бәйрәм,
Бүген бар да алиһә!
Безне котлап бүген хәттә,
Яз җилләре дә исә!

Шатлыкка күмелсен күңел,
Гаиләбез булсын тыныч.
Салкын җилләр керә алмас,
Мәхәббәт булса корыч.

Бәхет телим һәммәбезгә,
Янда булсын туганнар.
Дусларның да булсын бары,
Ышанычлы булганнар!!!!
Халидә Асхадуллина

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Ходай безне артык сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан,
Бер гүзәл зат булсын җирдә, дипме,
Кабыргасын алып ир-аттан.

Зифа буй-сын биргән, матур бит-йөз…
Әз-мәз генә акыл өстәгән.
Нечкә, моңлы йөрәк биргән безгә,
Шашып типкән назлы хисләрдән…

Безнең тырыш куллар аша Ходай
Гаилә учаклары яктырган.
Ана булу дигән изге эшне
Хатын-кызга Ходай тапшырган.

Без – әниләр, сеңел һәм апалар,
Артык булмасак та ир-аттан,
Ходай безне ныграк сөйгәнгәме,
Хатын-кызлар итеп яраткан.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Хатын-кыз ул нәфис чәчәк,
Иркәне, назны сөя;
Кадер белмәгән кулларда
Хатын-кыз шиңә, көя.

Хатын-кыз ул кояш кебек,
Сиңа җылысын сибә;
Олы хөрмәт күрсәтмәсәң,
Ул сула, аннан кибә.

Хатын-кыз ул ал таң кебек,
Көн башлана аңардан;
Хатын-кызны саклау кирәк –
Аннан тормыш яңара.

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Барчагызны да иң күркәм тантаналарның берсе – Халыкара хатын-кызлар коне белэн чын күңелдән тәбрик итәм!
Язгы кояш нурлары һәм сезнең ягымлы елмаюыгыз белән яктыртылган бу көнне һәрчак түземсезләнеп көтеп алабыз. Чөнки ул Сезне, Гүзәл затларыбызны, олуглау, аерата игьтибар күрсәтү көне.

Гасырлар буенча хатын-кызның гүзәл һәм серле образы меңәрләгән иҗади чагылыш тапкан. Ләкин барыбер нидер әйтелми, нидер сүрәтләнми кала кебек тоела. Бу мәңге шулай булыр, чөнки сезнен гүзәллекнең һәм камиллекнең чиге юк.

Тормышыгыз шатлык белән тулып торсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче бүгенге бәйрэм сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсә иде!

Сигезенче 8 март Халыкара Хатын кызлар Көне белән котлаулар

Сезне язның тәүге бәйрәме – 8 Март Халык ара хатын кызлар көне белән тәбрик итәбез. Хатын-кыз–ул тулы бер донья, аның куңеленә мэхәббәт тә, гүзәллек тә, йомшаклык та, иң кочле Ана хисләре дә, гаилэ учагы жылысы да сыйган.

Буген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул балалар да үстерә, йорт-җирне дә карый — аны якты һәм җылы итэ, өстэвенә, карьера ясый һәм шушы мең төрле мәшэкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакэтлелеген дә саклый белә. Боларны бары тик хатын-кыз гына булдыра ала.

Сезнен тормышыгыз яхшылык һэм яктылык, мэхэббәт, якынарыгызның күңел җылысы һәм игътибары белэн тулып, йөзләрегез елмаюдан яктырып, нурлар чәчеп торса иде!

Котлы булсын бәйрәмегез!!!

ИХЛАСТАН