9 май — Җиңү бәйрәменә сценарий

СЦЕНАРИЙЛАР

Алар даны мәңгелек…

(Бөек Җиңүнең … еллыгына)

Алып баручы. Хәерле көн, сугыш һәм хезмәт ве­тераннары! Сезнең барыгызны да бөек тантана, зур шатлык — Бөек Җиңүнең … еллык бәйрәме белән котлыйбыз!

Илебез күгенең … ел буена аяз булуы белән без сезгә бу­рычлы. Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбыз­га да!

Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Кичәне ачу өчен сүз Ветераннар советы рәисенә бирелә.

Алып баручы. Хөрмәтле кунаклар! Бу Җиңү зур кор­баннар аша килде һәм менә … ел инде илебез халкы тыныч тормышта яши. 4 ел сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар … ел буена да, 100 ел буена да онытылырлык түгел. Каһарманнар даны мәңгелек.

Күп илләрне кара күмер ясап,
Үлек белән түшәп юлларны,
Канга туймас Гитлер безгә табан
Суза хәзер шакшы кулларын.
Җиребезне безнең кол итмәкче,
Кол итәргә азат халыкны
Хыяллана фашист, этләреннән
Талатырга бездән байлыкны.
Көлеп аккан көмеш чишмәбездә
Канга баткан кулын юмакчы.
Кырым кояшында кызынмакчы,
Балабызны килеп бумакчы.
Юк бу илдә урын юлбасарга,
Үз башына төшәр хәсрәте.
Туплар булып ява явызларга
Халкыбызның ачы нәфрәте.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә,
Ир-егетләр яуга китәләр.

22 июнь. Таң атып килә. Гүзәл авыллар, шәһәрләр ты­ныч йокыда. Әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар. Шул вакытта канга туймас фашист этләре безнең чикне бозып авылларны, шәһәрләрне үлем утына тоттылар. Бөек Ватан сугышы башланды.

(Фонограмма: Левитан тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә.)

Берни белми изрәп йоклаган сабыйлар зәңгәр күккә ка­рап хәрәкәтсез калдылар. Зәңгәр күкне канлы корым капла­ды.

Аяусыз сугыш башланды.

Бөек Ватан сугышына безнең авылдан … кеше китте.

(Солдатлар турында җыр.)

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан
Китсәләр дә, алар кайтмады.
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.

Бер кайтмасак, бер кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме авылдашларыбыз туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алма­ды. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең ха­кыбыз юк. Алар безнең белән, безнең арада.

Иле исән калган батыр улың
Яши халкы белән ул бергә.
Тыныч тормыш өчен тырыша ул,
Җырлап иген игә ул җирдә.

Хөрмәтле кунаклар, ветераннар!

Безнең якты киләчәгебез, сабыйларның тыныч йокысы өчен башларын салган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алыйк. Иптәшләр! Бер минутка тынлык.

(Зал басып тын кала.)

Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлеге күңелләрдә мәңге сакланыр. Авылы­быз уртасында алар хөрмәтенә салынган һәйкәл — моның ачык мисалы. Узган сугыштан безнең авылыбызга барлыгы … кеше әйләнеп кайтты.

Ут сүнә, берничә минуттан соң яна. Сәхнәдә кулына кылыч тоткан солдат һәйкәле. Таякка таянган, кулына чәчәкләр тоткан карчык боек кына һәйкәл янына килә.

Ана (карчык). Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим. Миңа беркайда да салкын булганы юк.

Ана. Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Ән­кәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, — дигән идең. — Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», — дип язган идең?

Улы. Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады…

Дошман белән көрәш аяусыз булды. Мин генәме соң? Меңнәр, миллионнар илебез өчен үз-үзләрен аямыйча көрәштә башларын салды. Кайберәүләрнең сугыштан киткән балала­рының берсе дә кайтмады. Ә синең (Фәлән-фәләнең) кайтты әле.

Ана. Калганнарыгыз да янымда булса, куанычымның чиге булмас иде. Сугышка киткәндәге сыман бер-бер артлы кайтып керерсез дә уен-көлке белән өебезне ямьләрсез кебек.

У л ы. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

Ана. Барысы да җитеш, улым. Шәһәрдән шәһәргә, авыл­дан авылга кунакка гына йөрим. Оныкларым санап бетерер­лек түгел.

У л ы. Сине яраталармы соң алар, әнкәй?

Ана. Яраталар, бик тә яраталар. Берсеннән дә авыр сүз ишеткәнем юк, әби дип үлеп торалар. Бәлки, мине тиз генә танымагансыңдыр да, балам?

У л ы. Таныдым, әллә кайлардан таныдым, әнкәем, күз ну­рым. Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә — кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем.

Ана. Йөрәк түремдә 9 ай буе йөрткән, күкрәк сөтемне имезеп үстергән баланы югалтуы ай-һай авыр шул, улым.

Улы. Шулайдыр, әнкәй! Ләкин син сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең! (Ана чәчәкләрне куя.)

Алып баручы.

Узган авыр юлларыңны
Яраларың да төзәлсен,
Онытырга тырыш, ана.
Инде тынычлансана.

Сугыштан барлыгы … кеше әйләнеп кайтты. Ләкин елдан-ел ветераннарыбыз сафы да сирәгәя бара. Җиңүнең … ел­лыгын бәйрәм иткәндә арабыздан киткән ветераннарны оныт­мыйк. Әйе бик зур афәтләр, олы хәсрәтләр алып килде бу су­гыш илебез халкына. «Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, җиңү белән кайтыгыз, онытмагыз!» — дип озаткан иде авыл халкы үзе­нең кадерле улларын. Аналарның, йөзләренә яулык каплап, тавышсыз гына елаулары, күпләрнең тамагына кереп утыр­ган хәсрәт төере озату тантанасында артык сизелмәде. Чөнки алар улларының әйләнеп кайтырына ышанганнар иде әле.

Үгет-нәсыйхәтләрнең,әманәт-нәзерләрнең, ачы күз яшь­ләренең шаһиты булды олы юл.

Авыр, бик авыр еллар иде. Ләкин түзделәр, иреннәреннән кан саркыганчы түзделәр. Дошманны тизрәк туган җиребездән куып чыгару. Менә шушы олы максатка ирешүдә … авылы халкы да йөрәкләреннән өзеп улларын, кызларын бирде. Авыл язмышы ил язмышына кушылды. Һәр көнне үзәк өзгеч хәбәрләрдән торган ул көннәрнең шаһиты, Ватан сугышы ел­ларында тракторда эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. Тыл­да күргән авырлыкларыгыз турында сөйләсәгез иде. (Апа сөйли.)

Алып баручы. Әйе, ирләре, уллары, туганнары зур ба­тырлыклар күрсәткәндә, тылдагы хатын-кызларыбыз үзләрен аямыйча эшләделәр. Тылдагы хатын-кызларның батырлыгы сугыш кырында туган батырлыкка тиң.

Сүзне (Фәлән) апага бирәбез. (Апа сөйли.)

Сезнең өчен «Ак күлмәкле каеннар» дигән җыр юллый­быз. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Авылдашларның сугыш кырындагы хәбәрләрен хатлар аша белеп тордык.

Ай, ул кош теледәй солдат хатлары! Күпме кеше тилме­реп көтте аларны. Һәр гаиләгә килгән кайгыны да, шатлык­ны да бергә кичерә иде авыл халкы. Хәсрәт белән янәшә йөргән шатлык та килә иде кешеләргә. Шушы ике нәрсә йөрәкләрне телгәли иде. Кара пичәтле кош теледәй шушы кәгазь кисәге бәгырьләрне өзеп күпме авылдашлардан кан-яшь түктерде. (Хатлар укыла.)

Хәзер сүзне сугышта катнашкан ветеранга бирәбез.

(Ветеран сөйли.)

Концерт номеры. «Диңгезче» биюе.

Алып баручы. Совет халкы, 4 елдан артык кан коеп, үз иминлеген генә саклап калмады, фашизм изүе астында га­запланучы тугандаш халыкларга да азатлык алып бирде.

Яшәү өчен, авылдашларыбызның бәхетле киләчәге өчен күпме авылдашларыбызның гомере киселде. Ниһаять, зур кор­баннар биреп алынган Җиңү көне килде. 1945 ел. 9 май. (Җиңү көе ишетелә.)

Менә … ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиз­дерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша…

Хөрмәтле сугыш ветераннары!

Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!

ИХЛАСТАН