Аерылмагыз җыры сүзләре һәм тыңлау (аудио, видео)

ТАТАРЧА ҖЫРЛАР СҮЗЛӘРЕ (ТЕКСТ ҺӘМ АУДИО)

Текст песни Аерылмагыз

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, айрылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Канатларны каера ул
Аерылу сәгатьләре.

Ят кошны пар итмәс аккош,
Ялгыз канат какса да.
Без дә бергә булалмабыз,
Сулар үргә акса да.

Ялгыз аккош күргән саен
Өзелә бәгырьләрем.
Нигә без бергә чакларның
Белмибез кадерләрен?!

Су буенда ялгыз аккош,
Каерылган канатлары.
Канатларны каера ул
Аерылу газаплары.

Аерылмагыз, аерылмагыз,
Булса да сәбәпләре.
Гомерләрне кыскарта ул
Аерылу сәгатьләре.

Аерылмагыз жыры видео:

Слушать песню Айрылмагыз, Айрат Сафин:

 

Скачать песню аерылмагыз бесплатно можно здесь: Айрат Сафин — Аерылмагыз (нажмите на три точки рядом с плеером и выберите «загрузить»)

ИХЛАСТАН