«Ак чэчэклэр» романы турында (Белые цветы)

«Ак чәчәкләр» романы турында укучыларның фикерләре

Бу мәкалә «Ак чәчәкләр» романы «Казан утлары» журналында басылып чыккач, авторга һәм журнал редакциясенә килгән укучы хатларына җавап рәвешендә язылган һәм журналның 1965 елгы 11 санында басылып чыккан. Биредә беркадәр кыскартып алынды

«Ак чәчәкләр» романы журнал битләрендә басылып чыкканнан соң, газета-журнал редакцияләренә һәм авторның үзенә укучылардан бик күп хатлар килде һәм килеп тора. Мөмкин булган кадәренчә, ул хатларга җавап бирелә. Ләкин хат — хат инде ул, анда рәхмәттән башка әллә ни әйтеп булмый. Ә укучының сораулары төрле, күп, кызыклы һәм аерым әсәр, аерым язучы рамкасыннан чыгып, гомумән әдәбият мәсьәләләренә дә кагылып китәләр. Менә шуларны искә алып, «Казан утлары» бу турыда аерым мәкалә язарга киңәш иткәч, мин шатланып риза булдым. Ихтимал, укучыларга һәм яшь язучыларга да бераз файдасы тимәсме дип уйладым. Яшермим, бу тәкъдимнең үзем өчен тагын бер куанычлы ягы бар иде: бу— «Ак чәчәкләр»нең укучылар белән журнал битләрендә кабат очрашу шатлыгы. Моннан бер ел элек, романны редакциягә тапшырганда, укучы аны ничегрәк каршы алыр дип, бик борчылган идем. Хәзер бит журналның һәр санында диярлек яхшыдан-яхшы әсәрләр чыгып тора, шулар арасында минем әсәрем югалып калмасмы, укучы аны күрерме дигән шик-шөбһәләр аз булмады. Аннары врачлар дөньясы… Мин бит үзем врач түгел… Медицина проблемалары арасында тәмам буталып бетмәмме, көлкегә калмаммы… Тезә китсәң, андый шикләнүләрнең очы-кырые булмас иде. Әсәрне врачлардан кат-кат укыткач та, җаным тынычланмады. Мөгаен, медицина күзлегеннән караганда кимчелекләр шактый калгандыр әле, дип эчтән сызып йөри бирдем, һәм шулай булып чыкты да. Журналның беренче саны укучы кулына барып керү белән үк Әгерҗе больницасы врачы иптәш М. Шаммасовтан хат килеп төште. Медицина терминнарында ялгышлар бар! Мин Шаммасов иптәшкә рәхмәт әйтеп хат яздым, киткән хаталарны төзәтәчәгемне әйттем, һәм., башка врачлардан тагын да хәтәррәк хатлар көттем. Бәхеткә каршы, андый хатлар бүтән булмады. Ә иптәш Шаммасов әйткән кимчелекләрне романны китап итеп әзерләгәндә төзәттем,— алар күп булып чыкмады, кайберләрендә хәреф хатасы гына иде. Шулай да романны тагын бер мәртәбә белгеч кулына биреп алуны кирәк таптым һәм бу нәрсә эшләнде дә. Казан врачлары үзләренең батыр һәм матур хезмәтләре, тормышлары белән миңа язу өчен материал биреп кенә калмадылар, бәлки консультация юлы белән дә чиксез зур ярдәм күрсәттеләр. Моның өчен аларга чиксез бурычлымын һәм җае туры килгәндә, тагын бер мәртәбә рәхмәтемне белдермичә уза алмыйм.

«Ак чәчәкләр» турында укучыларның хатларында бик күп җылы сүзләр әйтелгән. «Социалистик Татарстан» газетасында (29 август, 1965 ел) һәм «Казан утлары» журналында (9 сан, 1965 ел) ул хатларның үрнәкләре басылганлыктан, минем эшем шактый җиңеләеп китте. Шуца күрә хатларның ул якларын, ягъни әсәргә турыдан-туры бәя бирү моментларын бөтенләй төшереп калдырып (әгәр теләсәләр моны тәнкыйтьчеләр, әдәбият белгечләре эшләрләр), алардагы гомуми мәсьәләләргә күбрәк тукталырга уйлыйм. Алары да җитәрлек һәм бер мәкаләгә генә сыеп та бетәрлек түгел.

Язучы һәм укучы. Роман һәм тормыш

Хатларны укыганда, мине китап укучыларыбызның киң күңелле, культуралы, белемле, әдәбият эшен йөрәкләренә бик якын итүләре, язучы хезмәтенә ихтирам күрсәтүләре, язучыга булышырга әзер торулары аеруча сокландырды. Идел буе фанера-мебель комбинатында мастер булып эшләүче Икрам иптәш Фәйзуллинның хатында мондый юллар бар; «Мин «Известия» газетасында бер мәкалә укыган идем. Шунда бөек көнчыгыш медигы Әбүгалисинаның сүзләре китерелгән иде: «Врачка карчыга күзләре, кызлар кулы, елан хикмәте (мудрость) һәм арыслан йөрәге кирәк». Менә шушы сүзләрне романыгызның яңа басмасында эпиграф итеп файдалансагыз, минемчә, бигрәк тә яхшы булыр иде».

Казанда яшәүче Заһидә ханым Сәүбанова, «Казан утлары»ның элекке редакторы Газиз Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итеп, болай яза (бусы роман басылып бетмәс борын ук килгән хат):

«Личный минем үтенеч: зинһар автор Мансур белән Гөлшаһидәне кавыштыра күрсен. Кавыштыргач та аларның тормышларын беркадәр күрсәтсен Мансурның Диләфрүзгә тәкъдим ясавы вакытында минем нихәлдә булуымны язучы белми, ярый әле миндә Хәйдәр абыйдагы «инфаркт» юк. Гөлшәһидә урынында минем йөрәгем өзелгән булыр иде».

Заһидә ханым журналны үзе генә укымый икән. Ул аны якыннарына да, хезмәттәшләренә дә кычкырып укый икән. Мин аңа хат язганда, аның шул изге эшен хуплап, аны «агитатор» дип атаган идем. Шуннан ул редакциягә бик озын яңа хат язган (бер дәфтәр!) Без бу хатны бик зур кызыксыну белән укыдык. Бик гыйбрәтле хат булып чыкты әле ул.

«…Минем турыда бик яхшы агитатор дип әйтеп ялгышкансыз. Үз гомеремдә миңа андый мактаулы бурычны тәкъдим итүче булмады,— дип яза Заһидә ханым.— Булса да, башкарырга көчем җитмәс иде. Көч-хәл белән генә биш класс бетердем, анысы да моннан 35 ел элек булган хәл… Мин үзем кечкенә генә бер парикмахерскаяда кассир-гардеробщица булып эшлим. Китап укуны кеше юк чакларда, бигрәк тә кичке сменада башкарам. Әгәр клиентлар килеп керсә, алар да тыңлыйлар. Кырыналар да, тыңлыйлар да. Эштәге иптәшләр арасында руслар да бар. Мин аларга русчага тәрҗемә ителгән татар китапларын укыйм. Әле тәрҗемәләре булмаганнарын үзем сөйлим. Белмим, әллә без бик тату яшәгәнгәме, алар мине аңлыйлар (гәрчә русча бик ару сөйләмәсәм дә), укуымны да яраталар. Клиентлар арасында исә төрле кешеләр була. Күпләр кызыксынып тыңлыйлар, чыгып киткәндә рәхмәт әйтәләр. Китапның исемен, авторын сорыйлар, кайткач үзебез табып укыйбыз, диләр. Кайвакытта шундыйлар да туры килә… Бервакыт бер кеше минем үземнең генә укып торганны күрде дә, нәрсә укыйсыз, дип сорады. Аннары җавап биргәнне дә көтмичә, журналның тышын әйләндереп карады да, йөзен чытып:

—    А-а, татарская литература… Там и читать нечего,— диде.

Минем йөземә кан бәрде, әйтерсең йөрәгемне өзеп алып аяк астына таптады. Җитмәсә, «У вас среди татарских писателей классиков нет и не будет», ди. Оят булса да сезгә әйтим, елап җибәрдем. Аннары тегенә:

—    Мин үземне бик надан хатын дип йөри идем, миннән дә наданрак бер кеше бар икән. Коры надан гына да түгел, ахмак надан! —дидем.

Әкрен генә әйтсәм дә, иптәшләрем минем сүземне ишетеп көлеп җибәрделәр һәм бертавыштан: «Без ахмакларның чәчен кырыкмыйбыз, сакалын кырмыйбыз! Поп шикелле яллы булып йөрсеннәр»,— диделәр. Ахырда теге кеше минем яныма килеп:

—    4:2 сезнең файдага. Сез яхшы вратарь булмасагыз да, яхшы болельщица икән. Гафу итегез, сүземне кире алам. Күрәм, яхшы нәрсә укыйсыз,— диде. Ул моны чын күңелдән гафу үтенеп әйттеме, әллә поп булып йөрмәс өчен генәме, анысын да мин аңламадым. Көне буе күңелсезләнеп, гарьләнеп утырдым (ә сез агитатор!).

Бервакыт тагын шулай булды: ял көне иде, халык та күп иде, радиодан көндезге ял концерты тапшыралар иде. Бер егет керде дә радионы туктатып куйды.

—    Татары поют, к дождю, наверное,—дип көлде. Ярый әле чират көтеп утыручы 15—20 ир арасында тоздан төрелгәне бер генә булып чыкты, югыйсә ял концертыннан мәхрүм каласы идек. Башкалар да әйтә башлагач, шып булды егет. Ә чәчен алдырып акча түләгәндә, миңа татарча итеп:

—    Рәхмәт, апа, сез миңа беренче мәртәбә татарча концерт тыңларга булыштыгыз. Минем әле үзебезчә чын-чынлап концерт тыңлаганым да юк иде,— диде. Татар башы белән шулай кыланган бит, юньсез!..»

Укучы күргәндер, мин аз гына да ялгышмаганмын, Заһидә ханым чын агитатор. Кайчакта без агитаторларны ниндидер формаль билгеләргә таянып билгеләп бик начар эшлибез һәм зур, кирәкле, аерата мөһим эшне салкын күңелле, сүнгән йөрәкле кешеләр кулына тапшырып, халыкка файда китерәсе урынга зыян гына китерәбез. Агитация эшендә дәртсезлек аерата куркыныч нәрсә. Ә Заһидә ханым шикелле тыйнак, ләкин кайнар йөрәкле кешеләр бездә бик күп, тик аларны күрә белергә һәм аларга ышанырга гына кирәк.

Казан мәктәпләренең берсендә укытучы булып эшләүче Зәкия ханым «Ак чәчәкләр» романы буенча бүтән бик күп мөһим мәсьәләләрне күтәрә. Безнең Казан халкының үз-үзен тотышы, бер-берсенә мөгамәләсе, элементар әдәплелек кагыйдәләрен бик күпләрнең белепме-белмичәме бозулары, шәһәрнең чисталыгы һәм башка бик күп мөһим мәсьәләләр турында яза ул. Аннары Ленин районының 11 номерлы поликлиникасындагы тәртипсезлекләр турында сөйли. Гомумән, больницаларыбызның эше һәм врачлар турында (яхшылары һәм игътибарсызлары турында) бик күп язалар. Бу мәсьәләне аерып алып, сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләшергә туры килмәгәе дип торам әле. Күп кенә авырулар романны үзләренең дәвалаучы врачларына укырга бирәләр. «Карагыз, монда сезнең турыда да язганнар» диләр икән. Әгәр роман бер уңайдан безнең больницалардагы кайбер кимчелекләрне бетерергә дә булышса, мин бик шатланыр идем.

Балтач районының Түбән Кенә авылында яшәүче Тәзкирә Гомәрованың хатлары бик кызыклы. Менә ул әдәбият турында нинди фикердә: «…Әдәбиятны укымаган, аны чын түгел, язучы уйлап чыгарган фантазия, хыял гына дип йөрүчеләр, минемчә, нинди зур эштәге кешеләр булсалар да, яна дөньядан, бәхеттән, гүзәллектән мәхрүм, мескен кешеләр кебек. Бәлки, минем фикерләрем дөрес түгелдер, минем әдәбиятны шулан көчле яратуым гына мине шулай уйларга мәҗбүр итәдер».

Юк, бик дөрес фикерләр болар. Тәзкирә Гомәрова хаклы рәвештә китапны үзенә бертөрле яңа дөнья итеп, бәхет һәм гүзәллек дөньясы итеп аңлый, китап тормышны аңларга ярдәм итә, зур эшләргә дәрт бирә, дип әйтә. Бу инде безнең укучыларыбызның гаять югары үскәнлеген, аның культура дәрәҗәсен күрсәтә. Элеккерәк елларда укучылардан килгән барлык хатларда да диярлек иң элек геройлар кавыштылармы, юкмы, балалары бармы, дип кенә сорыйлар иде. Ягъни мәгънәсенә кермичә гади кызыксыну гына күбрәк була иде. Хәзер бөтенләй башкача, мәгънәгә керәләр.

«Журналның һәр санын түземсезлек белән көтеп алам. Ә инде яңа санын укып чыккач, бу романның дәвамын күз алдыма китерәм, геройларның тормышларын үз уемча үстерәм…» дип яза Бәләбәй педучилищесыннан Әлфия Фазлыәхмәтова. Монысы да кызык бит! Укучы иҗат эшенә кушылып китә, үзе иҗат итә башлый. Моны исә әзерлекле укучы гына эшли ала, Әлфия Фазыләхмәтова, күрәсең, музыкаль җанлы кеше, Гөлшаһидә җырының көен дә сорый. Гомумән, музыка безнең кешеләрнең тормышына бик нык кереп бара ахрысы, Гөлшаһидә җырының нотасын сораучылар бик күп булды. Хәзер инде укучыларның бу теләге үтәлгәнлеген дә әйтә алабыз. Композитор Җәүдәт Фәйзи аңа бик уңышлы көй язган. Бу җыр радио тапшыруларыбызда да яңгырады инде.

Әйе, безнең укучыбыз китапны эчке тирән кичерешләр һәм зур кызыксыну белән укый, дөреслекне һәм матурлыкны сиземләп укый. Бу — факт. Хәтта ишек чыптасы кебек вак кына детальләрне дә, әгәр алар аның карашынча дөреслеккә туры килмәсә, күзеннән ычкындырмый. «Ак чәчәкләр»дә Асияләрнең ишекләре чыпта белән тышланган дип әйтелә. Укучы шуны искә алып; «Чыпта хәзер авылда да юк. Авыл өйләрендә элеккеге кебек чыпталы ишекләр бетте инде. Киндер яки клеенка куялар…» — ди. Яки менә тагын бер характерлы деталь. Гөлшаһидә баласын күтәргән. Укучы шул уңай белән болай ди: «Минемчә, шәһәрдә ире янында булганда, хатын бала күтәреп йөрми. Хәзер авылда да укыган ирләр балаларын үзләре күтәрәләр… Шулай отышлырак чыга хәзерге заман өчен, ышандырырлык була. Киләсе романнарыгызда искә алырсыз…»

Хикмәт бу детальләрнең дөрес яки дөрес түгеллегендә генә түгел, хикмәт укучының шуны күрә белүендә, яңалыкны тоя белүендә һәм шушы матур яңалыкларны тормышта гына түгел, әдәбиятта да күрергә теләвендә, икенче төрле итеп әйткәндә, укучының эстетик зәвыгы үсә баруында. Бу аерата шатлыклы, куанычлы нәрсә.

Яки менә тагын бер деталь:

«Безнең район больницасында шушы көннәрдә баш врач үзен-үзе атты, никадәр белемне әрәм итте. Болай кешелекле иде кебек. Башта, билгеле, кызгандым. Аннары «Ак чәчәкләр»не укыса, бу ахмаклыкны эшләмәс иде дип уйладым. Эшләмәс иде, гыйбрәт тапкан булыр иде, укымавы кызганыч…»

Күрәсез, китапка никадәр ышаныч. Ә үз-үзенә кул салган врач турында нәрсә әйтергә мөмкин? Борынгы римлыларда бер мәкаль булган. Алар үлгәннәр турында яки мактап кына сөйләргә кирәк, яки бернәрсә дә сөйләмәскә кирәк дигәннәр. Бу очракта соңгысы хәерлерәк. Әмма шулай да үз-үзенә кул салучыларны аклый торган очрак бармы икән? Хәтта үлем лагерьларында кеше чыдамаслык шартларда да, үлеме белән дошманга протест белдергәндә дә, чын патриотлар андый үлемне акламаганнар, андый юлны көрәш юлы дип исәпләмәгәннәр.

Һәр хат тормышның ниндидер яңа бер яхшы ягын яки күләгәсен, кеше күңеленең шатлыгын яки тирән әрну-хәсрәтен, фаҗигасен яки өметен алып килә, һәм шулар белән бергә йөрәк серләрен дә алып килә. «Романны укыгач, үземдә яшәүгә көч таптым, сәламәтләнүемә өметем артты…» Бу юлларны озак еллар буенча төрле авырулардан җәфа чигүчеләр язалар. Миием өчен бу юллар бик кадерле. Кешедә өмет чаткысы кабызу — ул бит мактаулы эш.

«Ак чәчәкләр» романының үзәгендә торган проблемаларның берсе — мәхәббәт мәсьәләсе. Шунлыктан укучылардан килгән хатларда да мәхәббәт мәсьәләләре зур урын ала, хатлар сер һәм йөрәк яралары белән тулган. Кешеләр үзләренең мәхәб» бәтләре, фаҗигаләре турында сөйлиләр, киңәш сорыйлар. Мондый хатлар язучылар өчен бик кыйммәт дисәм, һич ялгыш булмас. Чын тормыш кисәкләре ич алар, кеше язмышлары, күбесе утлы күмер кебек, тотып алуың белән үк кулны куыргандай була. Укучы үзенең беркемгә дә сөйләмәгән серләрен язучыга ышана, чөнки аның беркайчан да гайбәт сатмавын, серне фаш итмәвен белә. Шуңа күрә мондый хатларны язган кешеләрнең исем-фа-милняләрен күрсәтү һич тә ярый торган эш түгел, Бу ике арада гына кала торган сер.

«Кино, спектакльләрдә,— дип яза бер кыз,— чын мәхәббәтнең булуын күрсәтәләр, китапларда язалар. Мин дә моның булуына ышанам, әмма үземә мәхәббәт утында янарга туры килгәне юк. Минем дә, Диләфрүз әйткәнчә, сөясем һәм сөеләсем килә…» Шуннан ул үзенең күңел тибрәнүләре, җилкенүләре, моң-зарлары турында язып, ерактагы бер дусты турында сөйли, аны көтәргәме, юкмы дин сорый. Чөнки теге сөям дип тә, сөймим дип тә әйтми икән. Аннары мәхәббәт кайчан башлана, читләтеп үтеп китмиме дип сорый.

Бүтән хатларда да шуңа охшашлырак сораулар бирелә. Тагын бер нәрсәгә игътибар иттем: мәхәббәт турындагы хатларны гел хатын-кызлар гына язалар. Күрәсең, ни әйтсәң дә, хатын-кыз күңеле нечкәрәк һәм мәхәббәтне тирәнрәк аңлый, тирәнрәк кичерә. Кайберәүләр ирләрдән көнләшеп «ирләргә ни, алар теләсә кемгә мәхәббәтләрен белдерә алалар, ә хатын-кызлар янып-көеп йөргәндә дә моны эшли алмый»,— дип язалар.

Кеше күңеленең иң нечкә, иң матур, ин катлаулы һәм иң четерекле тойгысы — мәхәббәт турында берәүгә дә син менә болай эшлә, ә син менә тегеләй ит дип, шул проблеманы гомер буе өйрәнүчеләр дә конкрет киңәш бирә алмыйлар. Әгәр шундый бер бәндә табылса, аны шунда ук юләрләр йортына озатырлар иде. Язучы фәкать образлар аша теге яки бу геройның мәхәббәтен күрсәтә, тасвирлый, бертөрле мәхәббәтне ул яклый, икенчесен кире кага, укучыны уйландыра, аңардан да шул мәсьәләләр тирәсендә фикер йөрттерә. Язучы укучыны мәхәббәтнең кадерен белергә өйрәтә, аның зур, матур хис икәнен, яшәүгә ямь һәм бәхет бирүен әйтә, әмма беркемгә дә рецепт бирми, бирә алмый, кулыннан килми. Чөнки, Такташ әйтмешли, мәхәббәт ул үзе иске нәрсә, ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта. Яңартып кына да калмый, бәлки һәрбер йөрәк үзенчә генә сөя һәм бернинди кануннарга да, календарьга да буйсынмый. Шуңа күрә аның кайчан килүен һәм читләтеп узып китү-китмәвен кеше үзе генә белә ала.

«Нигә сез, язучы иптәшләр, гадәттә, кешенең физик матурлыгына ныграк басым ясыйсыз? Ирексездән шундый уй туа: чибәр    булмаган кешеләр бөек эшләр эшли алмыйлар икән»,— диелә янә бер хатта. Икенче төрле әйтсәк, бу инде сәнгатьтә матурлык-ямьсезлек проблемасы. Бу мең еллардан килә торган мәсьәлә. Рус һәм дөнья әдәбиятлары һәм сәнгатьләре тарихында бу турыда бик күп язылган, сөйләнелгән. Безнең татар әдәбияты һәм сәнгате тарихында, хәтерем ялгыштырмаса, бу мәсьәлә буенча хезмәтләр юк шикелле, булса да бик аздыр. Ә мәсьәлә, күрәсез, кешеләрне борчып тора. Гомумән, без укучыбызның күңеле турында, бигрәк тә аңа әдәби, сәнгати һәм матурлык тәрбиясе турында аз кайгыртабыз, күбрәк гомуми сүзләр белән тулып беткән, акылга да, йөрәккә дә азык бирми торган гомуми мәкаләләр белән чикләнәбез. Бу кимчелекне бетерергә вакыт җиткән. Мин уйлыйм, безнең тәнкыйтьчеләр, белгечләребез бу мәсьәлә буенча аерым чыгыш ясарлар әле. Мин исә бу мәсьәләгә бик кыска гына тукталам.

Язучылар кешенең гел тышкы матурлыгына гына басым ясый дип әйтү бик дөрес түгел. Хәзер язучылар кешенең рухын ачуга, аның эчке матурлыгына күбрәк игътибар бирәләр. Ләкин эчке һәм тышкы матурлыкны кара-каршы куярга ярамый. Безнең идеал: кеше үзенең рухы белән дә, тышкы кыяфәте белән дә матур булырга тиеш. Сәнгатьтә бигрәк тә. Чөнки сәнгатьнең бурычы — кешеләрдә матурлык хисе тәрбияләү. Сәхнәгә, әйтик берәр җырчы чыга икән, ул инде үзенең тышкы кыяфәтенә игътибарсыз булырга тиеш түгел. Әйтик, талымсыз гына киенгән берәү сәхнәгә чыгып мәхәббәт турында җырлый икән, аның тавышы, моңы бик матур булганда да, тыңлаучыга биргән ләззәте җитенкерәмәве һәркемгә билгеле. Мин үзешчән артистларны бик яратам, алар арасында гаҗәп талантлы җырчылар, биючеләр бар. Кыяфәтләре, буй-сыннары да әйбәт, ләкин кием-салымга, сәхнәдә үз-үзләрен тотышларына игътибарсыз булулары аркасында, үзләре тудырган матурлык дөньясын үзләре үк ямьсезләп йөрәкне әрнеткән чаклар булгалый. Бер нәрсәне онытырга ярамый: сәнгать кешенең барлык тойгыларына берьюлы тәэсир итәргә тиеш, шунда гына аның көче тулы була. Аннары шуны да истән чыгармаска кирәк: чын сәнгатьнең, чын матур әдәбиятның натурализм белән һичбер уртаклыгы юк. Тормышта, әлбәттә, физик яктан гарип кешеләр дә, гомумән ямьсез кешеләр дә аз түгел. Натуралистлар гына, чынбарлыкны дөрес күрсәтәбез дип, әллә нинди коточкыч, шүрәле сыман кешеләр ясап куярга маташтылар. Ләкин халык андый карачкыларны кабул итмәде, чөнки әдәбиятта һәм сәнгатьтә ул иң элек Кеше күрергә тели, ә Кешенең асылы һәрвакыт матур. Ниһаять, халыкның тормыш шартлары туктаусыз яхшыра баруы, халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең үсә баруы һәм шул нигездә электә кешене гарип итә торган бик күп чирләрнең бетә баруы, физик тәрбиягә шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да көннән-көн күбрәк игътибар бирелүе кешеләрне тышкы яктан да матурайтуга таба алып бара. Гомумән алганда, дөньяда искитмәле матур нәрсәләр — җанлысы, җансызы — бик күп, әмма кешедән дә матур булганы юк. Шулай булгач, ни өчен әдәбиятта аның матурлыгына басым ясамаска?

Сораулар. Әдәби образларның тууы

«Ак чәчәкләр» романын укучыларның яшьләре төрле-төрле — хатлардан тагын янә шул күренә. Бу шатлыклы хәл, чөнки элегрәк елларда минем әсәремне яшьләр генә укый дип үзенә бертөрле «кимчелек» табалар иде тәнкыйтьче агайлар.

«Мин карт инде, шулай да сезнең романнарны яратып укыйм,— дип яза Актаныш районыннан Сабира апа Җиһаншина. Оренбургтан биш романыгызны да укыдым дип хат җибәргән Маһишәрәф апа Юсуповага 80 яшь, ул Тукайның яшьтәше икән. Ташкент шәһәреннән хатлар язучы хөрмәтле Шакир абзый Мөхәммәдъяров тагын да өлкәнрәк. Ул, үзбәкләр әйтмешли, мең ай күргән карт (84X12=1008 ай). «Мәрхүм Каюм Насыйри хәзрәтләрен күмгәндә, учительская школада укый» торган булган! Тукайлар, Фатих Әмирханнар, Галимҗан Ибраһимовларның югары әдәби мәктәбендә тәрбияләнгән һәм алар белән заманында аралашкан бу мөхтәрәм аксакалның фикерләре минем өчен бик тә кадерле, аларда бер гасырлык тормыш тәҗрибәсе бар бит.

Яшьләрнең хатларында тормыш дәрте, яшәү шатлыгы аеруча күзгә ташлана һәм сорауларында да яшьлеккә хас шуклык сизелеп-сизелеп китә. Арада елмаю уята торганнары да бар. Роман басылып бетмәс борын ук, Башкортстанның Айбүләк авылыннан бер төркем яшьләр журнал редакторына мөрәҗәгать итеп болай язалар: «Романның төп герое Әбүзәр абзый Таһиров турында белергә ашыгабыз. Романның ахырын көтәргә түземлегебез җитмәгәнлектән, сезгә хат язып сорарга булдык…»

Башкортстанның Иске Казанчы мәктәбенең унынчы классында укучы Роза Ганиева болай яза: «Врач булу — минем иң татлы хыялым. Мин кешеләрнең тәнен дә, җанын да дәвалаучы врач булырга телим». Шуннан соң Роза роман геройларының адресларын табып бирүне үтенә. Күрәсең, алар белән үзенең булачак профессиясе турында хат язып киңәшергә уйлый. Туймазыдан Гәрәева, Мөхәмметова, Мингазова иптәшләр дә Гөлшаһидәләрнең адресларын сорыйлар. Гомумән, мондый сораулар шактый күп. «Безне кызыксындырган, безнең сорап язасы килгән шул:    бу врачларның үз исемнәреме, алар әле дә шул ук больницада намуслы хезмәтләрен дәвам иттерәләрме?» — дип сорый Биектау районының Янаширмә авылында яшәүче Наилә Шиһапова.

«Гадәттә язучылар үзләренең геройларын уйлап чыгарылган кешеләрдән төзиләр. Күңелдә шулкадәр эз калдыра торган Гөлшаһидә дә уйлап чыгарылган түгелдер бит? Хәзер ул, әлбәттә, Казан клиникаларының берсендә я профессор, я медицина фәннәре кандидатыдыр. Югыйсә, Гөлшаһидәнең шулкадәр нечкәлекләрен унлап чыгарырга мөмкин түгел! Язучы, күрәсең, үзе дә Гөлшаһидәне иң матур хисләр белән яраткандыр, алай булмаса Гөлшаһидә образын ул шулкадәр ачыклый алмас иде… Медицина тормышын язучы шактый гына ачык язган. Язучыга, үзен авыру төсенә кертеп, ирексездон больница койкасына ятарга туры килгәндер дип уйлыйм…» Монысын Караиделдән шулай ук врач булырга хыялланучы Һәдия Ямалетдинова яза.

Менә икенче төрлерәк фикерләр:

«Әбүзәр абый, Гөлшаһидә, Мансур, Маһирә Хәбировна, Диләфрүз, Юматша һәм Акъяр больницасы бармы дип сорамыйм. Алар бар — минем күңелемдә алар һәрвакыт яшәрләр инде». (Гумерова Т.)

«Романны укып чыккач, ул больницадагы вакыйгаларны гына түгел, мин анда үземне дә күрәм. Асия — мин ул. Аерма тик шунда: аның йөрәге, минем ул вакытта уң аягым авырта иде… Кисәргә кирәк дигәннәр иде. 17—18 яшьлек кызга аяксыз калу үлем белән бер» (3. С.).

Сөембикә исемле кыз да (Казан) үзенең Асиягә бик нык охшаганлыгын яза: «Асиянең сәламәтләнеп чыгуына бик шатландым. Бәлки, мин дә терелермен әле. Мин дә бит рәсем ясарга, гармунда уйнарга яратам, аккордеон да сатып алдым, музыка мәктәбенә керергә хыялланам…»

Күрәсез, монысы тагын бер Асия. Хатлар язучылар арасында үзләрен кичерешләре белән Гөлшаһидәгә охшатканнары да бар, Диләфрүз кебекләр дә юк түгел. Ә бит ул кешеләрне минем күргәнем дә юк. Роман чыгып, алар хатлар язмаса, шундый кешеләрнең дөньяда яшәүләрен дә белми калыр идем. Шулай итеп, без тора торгач, иҗаттагы иң кыен эшләрнең берсенә — әдәби образлар иҗат итү мәсьәләсенә килеп життек. Кыска гына булса да, бу турыда да аңлатып китүне кирәк табам. (Гомумән, бу бпк кызыклы тема һәм тәнкыйтьчеләрнең хезмәтен көтә. Татар әдәбиятында моның өчен җитәрлек материал бар.)

Кайбер язучылар, бу сораулар барысы да матур әдәбиятның үзенчәлеген аңламаудан гына килә дип, мәсьәләне ансатлаштырып котылмакчы булалар. Ләкин мәсьәлә җитдирәк һәм катлаулырак. Менә бер үк журналда бер үк вакытта диярлек ике роман басыла: «Ак чәчәкләр» һәм «Муса». Тегесе дә, монысы да роман дип аталган. Муса Җәлилнең реаль кеше икәнен бөтен дөнья белә. Ул романдагы бүтән күп кенә геройлар да чын кешеләр. Шуның янына укучыларга мәгълүм «Яшь гвардия» романы, «Чын кеше» повестен, «Лиза Чайкина», «Александр Матросов», «Газинур», «Мәңгелек кеше» әсәрләрен китереп кушыгыз. Шулар янына тагын геройлары реаль тормыш кешеләре булган бүтән йөзләрчә китапларны кушыгыз. Бәс шулай булгач, «Ике буйдак»пың да: «Гомер ике килми»нең дә, «Бала күңеле далада»ның да, «Ак чәчәкләр»нең дә геройлары нигә тормыштан алынмаска, ягъни реаль кешеләр булмаска тиеш ди? Тәҗрибәсе һәм белеме җитенкерәмәгән укучы өчен бу сорау бер дә гаҗәп түгел. Аннары сорау бирүчеләрнең күбесе геройларның прообразларын күз алдында тоталар бит.

Монысы мәсьәләнең бер ягы гына, әлбәттә. Иң мөһиме, әдәби образлар ничек туалар, Л. Толстой әйтмешли «миллионның бере» ничек табыла, ничек иҗат ителә? Монысы инде язучының иҗат лабораториясенең ишеген кагу була. Язучылар бу турыда үзләре сөйләргә яратмыйлар, мин дә артык тирәнгә кермәскә тырышачакмын. Чөнки четерекле яклары бик күп.

Теге яки бу әсәрне язу теләге кинәт кенә тумый, образлар берьюлы тулы канлы һәм тере булып күз алдына килеп басмый. Барысы да әкренләп, озаклап һәм, дөньяга туа торган һәрнәрсә шикелле, каты газап белән туалар. Сугышка кадәр мин авырмадым һәм авыруның нәрсә икәнен дә белми идем. Беренче тапкыр врачлар кулына фронтта, яралангач эләктем һәм шунда бу профессия кешеләренә беренче мәхәббәтем уянды. Ул мәхәббәт, күрәсең, шактый көчле булган, мин беренче романымда ук врач образын тудырырга омтылып карадым. Ул «Алтын йолдыз»дагы военврач Мөнирә образы иде. Мөнирә образы, әдәби эшләнеше җитәрлек булмаса да, минем иң яраткан образларымның берсе. Ул Гөлшаһидәнең бертуган апасы дип әйтергә ярый. «Газинур» романын язганда мин яңадан врач образын бирергә тырыштым — ул Катя Бушуева иде. Күрәсең, бу ике образ гына минем врач турындагы хыялымны канәгатьләндермәгән. 1955 елда авылдашым һәм якын дустым атаклы хирург Әхмәт абый Айдаров турында очерк язу нияте белән Әгерҗе тимер юл больницасына киттем. Байтак вакыт Әхмәт абый янында кунак булып, аның больницасында йөреп, ул ясаган операцияләрне карап, уннарча авырулар белән сөйләшеп, көннәремне үткәрдем. Әмма Әхмәт абый турында очерк яза алмадым. Ә Әгерҗедән кайткач, врачлар турында берәр зуррак нәрсә язу теләге көчәйде. Ләкин ул арада «Сүнмәс утлар» белән мавыгып киттем һәм ул «утлар» миңа бик кыйбатка төште. Һәдия әйткәнчә, юри түгел, чын-чынлап авырып больницага эләктем. Шунда мин үземне «иҗат командировкасында» итеп хис иттем һәм больницадан Татарстан язучыларының IV съездына җибәргән хатымда да шулай язган идем. Больницадан чыкканда, калын бер дәфтәр шушындагы күзәтүләр белән тулган иде. Берничә елдан соң яңадан йөрәк чыгымлый башлады. Нәтиҗәдә яңадан больница койкасы һәм яңадан калын бер дәфтәр күзәтүләр, һәм булачак геройлар күз алдына ачыграк, конкретрак итеп килеп бастылар. Өченче тапкыр больницада ятканда, «Ак чәчәкләр» язылып беткән иде инде. Шушы ук больницада эшләүче Диләрә ханым Хаджаева романны укып чыкты, аннары икенче бер больницада эшләүче терапевт Зөмәрә ханым Зарипова укып чыкты. Әмма минем төп консультантым һәм миңа ярдәм итеп торучы кеше Әхмәт абый Айдаров булды. Романны укучы башка врачлар арасында аның улы — яшь хирург Марат Андаров та бар иде. Профессор Әбүбәкер абзый Терегулов беләп без бер палатада яттык һәм… дуслашып киттек. Әмма ана роман язарга теләгем барлыгын ул чакта әйтмәдем. Әгәр белгән булса, ул миңа бернәрсә дә сөйләмәгән булыр иде. Аның сөйләгәннәрен мин үзенә күрсәтмичә генә язып бардым. Мин беренче тапкыр больницада ятканда да, икенче һәм хәтта өченче тапкыр ятканда да атаклы артист Николай Иванович Якушенко белән бергә туры килдем… Кыскасы, Казанда яшәүче һәм медицина эшчеләре белән беркадәр аралашучы иптәшләр әсәрнең прообразларын азмы-күпме төсмерлиләр. Хәтта урамда туктатып бу турыда әйтәләр, кайберәүләр исә бөтенләй мин күздә тотмаган кешеләргә дә юрыйлар. Әмма иҗат эшендә иң кыены, иң авыры прообраздан образга бару юлы. Бу юл бик катлаулы, бик сикәлтәле һәм шулхәтле үзгәрүчән, кайчакта прообразлардан бернәрсә дә калмый диярлек, һәм моны аңлатуы да бик читен, чөнки бу ничектер үзеннән-үзе эшләнә, кайдадыр акыл артында эшләнә дип әйтсәм, әллә нәрсәләргә юрарга урын кала кебек. Шуңа күрә фикеремне ачыклар өчен бер мисал китерим. Менә җиргә яңгыр тамчылары төшкән. Менә алар бу булып яңадан һавага күтәрелә, кайдадыр, ниндидер хәрәкәтләр ул тамчыларның буларын бергә җыя, укмаштыра, температурасын, сыйфатын үзгәртә, ниндидер җилләр аларны каядыр алып баралар. Аннары яңадан яңгыр ява. Иҗат эшендә дә шуңа охшашлырак бернәрсә була. Хәтта мин әйтер идем, иҗат эше катлаулырак та, серлерәк тә. Син героеңның прообразын тапкансың, ләкин ул әле образ түгел. Ул образ булсын өчен тагын шуның ише уннарча, йөзләрчә прообразларның сыйфатлары кирәк. Сиңа гүя образ иҗат итәр өчен бер мәрмәр кисәге тоттырганнар. Шушы мәрмәр кисәгеннән конкрет прообразның сурәтен тудырыр өчен таштагы бөтен артык кисәкләрне алып ташлау да җитә. Әмма образ тудырыр өчен мондый хезмәт кенә аз, образ тудырыр өчен тагын да зуррак хезмәт салырга кирәк, чөнки анда бөтенләй яңа сыйфатлар, яңа чалымнар килеп чыга. Мичек, нинди юллар белән эшләнә бу? Моны фәкать язучының бетмәс-төкәнмәс караламаларын җентекләп өйрәнгәндә генә ачыкларга мөмкин. Бездә исә, кызганычка каршы, язучыларның караламалары җыелмый, без аларны язабыз да ертып кәрзингә ташлыйбыз. Шулай итеп, бик күп образларның туу серләре мәңгегә югала (кабатлап әйтәм, язучы моны соңыннан бөтен нечкәлекләре белән сөйләп бирә алмый, чөнки иҗат иткән чагында ул боларны теркәп бармый). Серләр бозгаланган, сызгаланган, яңадан өстәлгән, яңадан мең кат сызылган, бозылган һәм өстәлгән сүзләр, юллар эчендә яшеренеп кала. Образ тууның серен ачканда, әнә шул бозылган, сызылган, өстәлгән барлык сүзләрне, юлларны яңадан торгызырга, аларны җентекләп йөрәнергә, чагыштырырга, очраклыларын ташларга һәм шушы бик авыр хезмәттән соң гына теге яки бу образның ничек тууын күрсәтергә мөмкин. Рус әдәбиятында моның мисаллары бар. Кызыксынучы иптәшләр, мәсәлән, Анна Каренина образының ничек барлыкка килүе турында укый алалар.

Пушкин бер вакытны: «Бу Татьяна мине кызык итте әле, кияүгә чыгып куйды», дип әйтә. Нәрсә бу, бөек шагыйрьнең шаяруымы? Юк, бу иҗат процессының иң мөһим законнарының берсе — характер логикасы турында кисәтү. Укучыларның үтенечләре дә булгач (Гөлшаһидә белән Мансурны кавыштыру турында), бу турыда да беркадәр аңлатып китүне кирәк дип табам.

«Ак чәчәкләр»не уйлап йөргәндә, Мансур белән Илмираны өйләнештерергә һич ниятем юк иде, Мансур Диләфрүзгә өйләнер дип хафаланмадым, ә менә Диләфрүзнең аның тәкъдимен кире кагарга көче җитмәс дип бик каты борчылдым. Ә Гөлшаһидә Янгурага кияүгә чыгып куймагае дип, роман тәмам булганчы котым алынып торды! Ә кайбер укучылар язучы үзенең геройларын теләсә нишләтә ала дип уйлыйлар. Юк шул, художество дөреслеген дуамалланып бозмаганда, җимермәгәндә язучы үз геройларын теләсә нишләтә алмый инде, чөнки алар язучының колы түгел, алар ирекле, җанлы кешеләр, аларның үз үсеш законнары, үз юллары, үз характер логикалары бар. «Сүнмәс утлар»дагы ике башлы Сөләйман абзый, романга килеп кергәч, минем алда корган барлык планнарымны җимереп ташлады, чөнки алар аның өчен тар иде. «Алтын йолдыз»дагы сөйкемле Һаҗәрнең үлеме өчен әле дә йөрәгем әрни, шулай ук Әбүзәр абзыйның үлеме турында язганда күземдә яшь иде. Хәтта Әбүзәр абзыйның прообразы исән булган хәлдә шундый хәл килеп чыкты бит! Хәзер бик күпләр, бигрәк тә Әбүзәр абзыйның прообразын белгән кешеләр, нишләп сез болай эшләдегез дип мине әрлиләр. Художество дөреслеге шулай таләп иткәч, минем бүтән чарам калмады. Тагын да ачыграк итеп әйткәндә, эш болай тора: дөрес художество образы гына әдәбиятта мәңге яши. Мин Әбүзәр абзый образын әдәбиятыбызда озак яшәсен дип иҗат итәргә тырыштым.

Инде ни өчен Гөлшаһидә мине шулкадәр борчыды? Укучылар дөрес сиземләгәннәр, мин Гөлшаһидәне бик яратам, ә яраткан кешең, гәрчә ул бер әдәби образ гына булса да, күбрәк борчылырга мәҗбүр итә.

Мәсьәлә ачыклансын өчен, башта Мансур һәм Янгура турында берничә сүз әйтергә кирәк. Чөнки бу өч кешенең язмышы бер-берсенә бик нык үрелгән һәм алар арасындагы конфликт та аларның характерларыннан туа. Мансур, мисал өчен генә гадиләштереп әйткәндә, акыл һәм бурыч кешесе (бурыч дигәне бу урында долг мәгънәсендә), Янгура коры исәп кешесе, Гөлшаһидә хисләр кешесе. Федосеев дамбасындагы мәгълүм вакыйгалардан һәм кичерешләрдән соң, җәйге матур кичләрнең берсендә Мансурның күңеле дә кузгала башлый, ул Гөлшаһидәне кочып ала, үбә. Соңыннан ул курка, чөнки аның хисләре Гөлшаһидәнеке кебек гөрләп ташып китә алмый (һәр кешедә дә мәхәббәт бер үк вакытта кабынмый бит, хәтта бер үк төрле агачлар да берсе алданрак, берсе соңрак чәчәк ата). Яхшы мәгънәдә интеллигентный семьяда һәм хатын-кызга тирән хөрмәт һәм намуслылык принципларында тәрбияләнгән Мансур Таһиров үзе тирәнтен ихтирам иткән кызны — Гөлшаһидәне алдарга теләми, чөнки тигез мәхәббәт булмаганда, яхшы семья, бәхетле семья булмавы турында ул күп укыган, күп ишеткән. Шуңа күрә ул, яшьлеге һәм тәҗрибәсезлеге аркасында, үз халәтен һәм хисләрен дә аңлап бетермичә, бүтән рәтле чара да тапмагач (Гөлшаһидәгә турыдан-туры әйтергә көче җитми, чөнки күңелендә әле үзенә дә аңлашылып бетмәгән тагын нәрсәдер бар һәм ул бу чаткыны сүндерергә теләми, вакыт ихтыярына калдыра), Гөлшаһидәне «азат» итәр өчен кая булса китүне артыграк күрә, әмма төньякта ул Гөлшаһидәне оныта алмый, ул өн шикелле якын да, ерак та. Дәү әнисе кисәтеп тә куйгач, Мансур Илмирадан саклана. Ләкин Илмира аның муенына тагылырга омтылмый, ул, вак җанлы кайбер хатыннар кебек, ир эзләми. Менә шул намуслылыгы белән ул тора торгач Мансур каршында тирән хөрмәт казана. Ниһаять, алар төньякта бер авыруны коткарырга баралар. Авария вакытында Илмира яралана. Мансур аңа операция ясын һәм соңыннан аның баш очында утырганда кулы белән Илмираның маңгаена кагыла. Илмира аның кулын тотып яңагына кыса… Илмирага өйләнгәннән соң да Мансур Гөлшаһидәне оныта алмый, тик ул ераграк, томан эченәрәк чигенә, ләкин чак кына томан тарала башлауга калкып чыга. Әгәр Илмира һәлак булмаса, Мансур аңа хыянәт итмәс иде, ул аңа мәңгегә турылыклы булып калыр иде, чөнки алдашырга вөҗданы кушмый аның. Ә Гөлшаһидәне кабергәчә хыялында йөртер иде. Ләкин тормыш Мансурны яңа сынаулар алдына куя. Илмира һәлак булып, Мансур Казанга кайткач, аның юлында Илһамия калкып чыга. Илһамия яктысында Мансурның Гөлшаһидәгә булган хисләре инде чынлап торып кузгалып, ачыкланып китә. Хәер, болары бар да эчтә генә була, бүтәннәргә күренми, беленми. Шуңа күрә дә укучылар хаклы рәвештә нигә бу Мансур хатын-кызга карата бу кадәр салкын дип сорыйлар. Хәлбуки, эш салкынлыкта түгел, эш Мансурның холкында. Яңгура исә югарыда әйткәнебезчә, коры исәп кешесе, ул мәхәббәтне бар дип тә белми, хатын-кызга мөнәсәбәте дә аның эгоистлыгыннан ургып чыга. Шуларның барысы өстенә ул шактый мәкерле дә әле, төсен дә бик шәп алмаштыра белә. Менә шуңа күрә дә йөрәк хисе белән эш итүче Гөлшаһидә, үзенең мәхәббәт уңышсызлыгыннан соң, Яңгураның тозакларын сизмәс, аның җәтмәсенә үзе барып керер дип курыккан идем, йөрәк бит ул бүген болай, иртәгә тегеләй. Аңа нинди закон бар? Татьяна Пушкиннан рөхсәт алмыйча гына кияүгә чыккан икән, нигә шуны ук Гөлшаһидә дә эшләмәскә тиеш ди.., …Башлаганда башлый белмичә аптырап беткән булсам, инде тәмамлый алмыйча интегәм. Күрәсең, сөйләшәсе сүзләр дә күп, сөйләшү тәҗрибәсе дә җитенкерәп бетми, әле бер якка, әле икенче якка сугыласың һәм адәм аңларлык бернәрсә дә әйтеп булмый кебек. Шулай да беренче адымның атлануы хәерле. Моннан соң түгәрәк өстәл янына ешрак утырыйк. Коммунизм төзүче халык алдындагы бурычлар үсә барган саен, әдәбият һәм сәнгать алдындагы бурычлар да катлаулана бара. Халыкны коммунистик идеялелек һәм матурлык рухында тәрбияләү көннең иң актуаль бурычы булып кала. Бу бурычны кулга-кул тотынып эшләгәндә генә хәл итәргә мөмкин.

Габдрахман Әпсәләмов

Поделиться с друзьями
ИХЛАСТАН