Автомобиль йөртүчеләр көне белән

шоферлар коне белэн котлаулар ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Сезнең игътибарга автомобиль (машина) йөртүчеләр, шоферлар көне белән котлаулар тәкъдим итәбез. Һәр елны, октябрь аеның соңгы якшәмбесе көнне, безнең илебездә транспорт хезмәткәрләре көне билгеләнеп үтә. Шушы матур, истәлекле көн белән якыннарыгызны-дусларыгызны котларга онытмагыз.

Җиңел һәм шатлыклы булсын юллар
Кайтуыңны сагынып торсыннар
Яшел утлар гына янсын алда
Бәла-казалар урап узсынннар

Тимер атың арымыйча чапсын
Фәрештәләр юлда сакласын
Гаишниклар сине туктатмасын
Сәфәрләрең уңышлы булсын!



Шоферлар көненә котлау (автомобиль йөртүчеләр көне белән)

Октябрьнең соңгы якшәмбесе,
Җылы әле һаман урамда.
Кемдер өйдә генә бәйрәм итә,
Кемдер чыга ерак юлларга.

Шофер көне белән тәбрик итәм,
Сез дусларга телим исәнлек.
Машинагыз йөрсен ватылмыйча,
Булсын чыккач, кайтып җитәрлек.

Төрле хәлләр була юл йөргәндә,
Хәвеф-хәтәр сезгә тимәсен.
Ялгыш кына тизлек артса әгәр,
Радар- фәлән сезне күрмәсен.

Тик бер кагыйдә бар: хәмер эчсәң,
Син утырма рулең артына.
Үз башыңа олы бәла алма,
Чит кешене салма кайгыга.

Исән-имин, бәла-казаларсыз,
Язсын дуслар безгә йөрергә.
Бигрәк кыен, кайчан кайтыр диеп,
Безне өйдә көткән кешегә.

Без йөрисе юллар якты булсын,
Сузылсын ул әллә кайларга.
Фәрештәләр «Амин»- диеп торсын,
Без чыкканда ерак юлларга.

(Рәзиф Дәүләт Бикбаулы)

Шоферлар коне белэн котлау

Хөрмәтле автотранспорт хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.

Безнең илебез өчен автомобиль транспорты аеруча да зур роль уйный, күп яктан икътисадның барлык тармакларының һәм социаль өлкәнең өзлексез һәм ышанычлы эшен тәэмин итә.

Юлдагы хәвефсезлек, иминлек руль артына утырган шоферлар кулында. Алардан зур игътибарлылык, саклык таләп ителә. Автомобиль транспорты хезмәткәрләре халык ихтыяҗын канәгатьләндерү буенча авыр һәм мактаулы эш башкаралар. Шоферлар иртәдән-кичкә кадәр юлда. Юллар сезгә бары тик шатлык-сөенеч кенә китерсен. Исәнлек-иминлек, саулык-сәламәтлек юлдашчыгыз булсын! Сезгә бәхет, җан тынычлыгы телибез.

*****

Юллар…. юллар…юллар…..
Әллә кая алып баралар.
Онытмагыз шуны һичкайчан,
Өйдә сезне көтеп калалар…

Ашыкмагыз зинһар,юлга чыккач,
Гомерләр бит ике килмиләр.
Сез кайтканны көтеп өйдәгеләр,
Изге теләк бары телиләр.

Сак булыгыз зинһар юлларда,
Гомерләр бит кыска болай да..
Зур тизлектә бару рәхәттер,
Сак булырга кирәк шулайда.

Бер-береңне юлда хөрмәтләп,
Һәр кешене күрик тигезләп.
Мин бит крутой,миңа ярый диеп,
Үтеп китмик әле көязләп.

Юлларда бит бар да бертигез,
Артык баймы,әллә ярлырак…
Тормыш юлларында ниләр булмас,
Барыр юллар әле бик ерак.

Халидә Асхадуллина

***

Алда юллар артта юллар
Унда да сулда юллар.
Хәерле генә булсын да
Исән йөрсен шоферлар.

Чат саен сакламасын
Хәвеф-хәтәрле үлем.
Һәйкәлләр дә куелмасын
Көткәннәр булсын түзем.

Яшел утлар һәрвакытта
Янсын барыр юлларга.
Кеше гомерләре юлда
Бул аек акылларда.

Юл яратмый шаярганны
Санламаганны үзен.
Ашыкмыйча гына ашык
Бул шофер һәрчак түзем.

Бәйрәм белән котлыйм сезне
Исән-имин йөрегез.
Бер-беребезгә карата
Мәрхәмәтле булыйк без.

***

Бәйрәм белән Сезне шоферлар, ак юллар Сезгә!

Очрамасын юлда кадак
Һәм дә аклы-каралы таяк.
Ватылмасын тимер атың
Азрак килсен «бәхет хаты».

Яшел төсләр күбрәк булсын
Барасы юлларыңда
Күңелең дә, моторың да
Торсыннар җырлап кына.

шоферлар коне белэн

Бәйрәмнең беренче исеме Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне була. Ул 1996 елда билгеләп үтелә. 2000 елдан башлап Россиядә юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне октябрьнең өченче якшәмбесенә күчерелә, Автомобильчеләр көне дүртенче якшәмбегә кала.

Бүгенге тормышны автомобильләрсез күз алдына китереп булмый. Машина йөртүне гомерлек һөнәре итеп сайлаганнар өчен ул, гомумән, яшәү рәвеше. Машина йөртү таныклыгын яңа алганнар өчен дә, гомерләрен машина йөртүгә багышлаганнар өчен дә бу — уртак бәйрәм, дияргә була.Хәвеф-хәтәрсез юллар, сәламәтлек телибез, имин юллар насыйп булсын һәркемгә дә!

транспортник, автотранспорт хезмэткэрлэре коне

ИХЛАСТАН