Бавырсак пешерү серләре / Бавырсак рецепт по татарски

БӘЙРӘМ ТАБЫНЫ

Нинди генә олы бәйрәм булмасын, татар халкында иң зур күчтәнәч булып һәрвакыт бавырсак санала.Татарларда кунакчыллыкны күрсәтүче иң тәмле милли ризыкларның берсе ул. Майга салып пешерелгән, балга  катырылган, бу тәмле камыр ризыгын туй табынына да куялар, кунакка барганда күчтәнәч итеп тә алалар.

Бавырсак ясау серлэре

Бавырсакны һәркем уңдырып пешерә белми һәм кызганычка каршы, бавырсак пешерә белүчеләр көннән-көн азая бара. Элекеге татар авылында бавырсак осталары күп булган, ә хәзер исә – бөтен авылга булса бер-ике генә оста. Шуңа күрә бүгенге туйга никахка бавырсак пешерү өчен аларга мөрәҗәгать итәләр..

Әлеге күркәм ризыкны пешерүнең иң беренче сере: камыр ясар алдыннан йомыркаларны туңдыру кирәк. Мәсәлән, үзең өчен генә бер-ике кило бавырсак пешерү өчен камырны 5 йомыркага басу да җитә. Йомырканы туңдыру камыр уңуга сәбәп диелә. Кыш көне аларны урамда, җәй көне морозильникта туңдырырга була.

Туңдырган 5 йомырканың кабыгын эрчеп, бүлмэ температурасында эретү кирәк. Аннан соң алар өстенә ике аш кашыгы усемлек мае, бер чеметеп тоз, чеметем генә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салына, яхшылап болгатыла. Шушыңа он кушып, сыек кына итеп камыр ясала. Ул – коймак камырыннан бераз куерак, токмачныкыннан әзгә йомшаграк булырга тиешле. Аннан тактага салып, аңа аз-азлап он куша-куша камырны үзләндерү кирәк. Камыр әзерләнеп беткәч, аны 5-кә бүлеп, һәрбер кисәкне кул белән тактада әвәләп озынча таяк формасында сузасың. Әлеге озынча камырларның хәркайсысын пычак белән ике-өч см. зурлыкта, ромбик формасында кыеклап кисәкләргә киселә.

Бавырсак пешерүнең тагы бер сере сере: камыр пешәчәк майга су салырга кирәк. Бу бавырсакларны купертү һәм пешеру очен кирәк. Ин элек киң зур тимер савыт эченә (эмаль савыт ярамый!!!) салкын усемлек мае, алдан аерым савыттта эретелгән тунмай белән бер стакан салкын су салып болгатыла. Барсы бергә кушыла. Бавырсак пешәчәк май суык булырга тиеш. Савыт төбенә, сыйган кадэр, чи бауырсак кисәкләре тезелә һәм тулы көченә янып торган газ плитәсенә утыртыла. Май җылынгач, бавырсаклар төпкә ябышмаска савытны әкрен генә селкеткәләргә.

Бавырсак әзерләү эшендә иң авыры камыр ясау түгел, ә аны пешерү. Май кайнап чыгуга, бавырсакларны акрынлап болгатып тору кирәк. Ике-өч сантиметр зурлыктагы камыр кисэкләре күз алдыгызда күпереп, җиде-сигез сантиметрга кадәр җитә. Су кайнап беткэч, алар савыттагы калган майда кызарыша башлый.

Бавырсак пешкәнлеген белү өчен аның берәрсе майдан алынып, читкэ алып куела. Әгэр дә бауырсак шиңә икән, ул эле пешеп җитмэгән дигән суз.

Билгеле булганча 1 савытка куп камыр сыйдырырга мөмкин түгел. Шунлыктан чи бавырсакларны бер-бер артлы пешерергә туры килә. Пешкәннәрен майдан арындыру өчен дуршлакка яки кәгазьгә бушатырга кирәк. Һәр пешергән вакытта да камырны суытылган майга салу кирәк.

Бавырсак пешерү серләре / Бавырсак рецепт по татарски

 

Ни один татарский большой праздник не проходит без традиционного национального блюда — баурсак. А как приготовить баурсак. Этот вопрос волнует многих хозяек, особенно в период никаха или другого торжества как юбилей или свадьба.

Надобные ингредиенты для начатки: песок сахарный – две большие ложки; сода пищевая – ½ маленькой ложки; мука пшеница – добавлять до густоты теста; куриные яйца крупные – 10 шт.; молоко свежее нежирное – 1 стакан; подсолнечное масло – 500 мл (для фритюра); соль йодированная – пара щепоточек.

Татарский бавырсак, рецепт которого изумительно прост, следует приступать делать с приготовления густого теста. Для этого необходимо разбить куриные яйца в глубокую посуду, а затем интенсивно взбить их венчиком, понемногу всыпая сахарный песок, пищевую соду и йодированную соль. Далее в основу требуется залить молоко и добавить муку пшеничную. В следствии перемешивания вы должны получить крутое тесто, которое без труда отстраняется от ладоней.

Придерживаясь всех вышеописанных требований по замешиванию теста, вы обязательно получите лакомый татарский баурсак. Рецепт его приготовления также советует поместить на несколько часов яичную основу в холодильную камеру или на 30 минут в морозильник. Так десерт получится более прекрасным, ровным и шикарным.

Перед тем как приготовить баурсаки по-татарски, следует взять небольшой кусочек теста, скатать его в длинную и тонкую колбаску диаметром до 10 миллиметров, а затем раскромсать на небольшие бруски длиной в 3-4 сантиметра. Формировать таким образом полуфабрикаты рекомендуется по мере обжаривания во фритюре предыдущей партии. Ведь если приготовить изделие заранее и оставить его лежать на столе, то оно потеряет свою идеальную форму.

Для обжаривания баурсака необходимо поставить утятницу на плиту, влить в нее 2 стакана подсолнечного масла и довести до кипения. После этого в жир требуется по одному выложить ранее приготовленные полуфабрикаты и постоянно мешать их при помощи шумовки. Когда изделие значительно увеличится в размерах и станет румяным, его следует отбросить на дуршлаг для полного лишения масла, а в посуду выложить новую партию полуфабрикатов и повторить процедуру снова.

Вкусный татарский баурсак: рецепт приготовления сиропа Необходимые ингредиенты: вода питьевая – 2 стакана; сахарный песок – неполный стакан; мед цветочный – пара больших ложек. Готовый баурсак следует выложить горкой в глубокую посуду, а сверху полить самостоятельно приготовленным сиропом. Для этого требуется смешать питьевую воду, сахар и цветочный мед, а затем слегка их разогреть, чтобы сладкий продукт полностью растаял. Такая процедура сделает и без того вкусное татарское блюдо сладким и красивым. Как правильно подавать к столу После застывания сиропа баурсак следует преподнести гостям вместе с крепким чаем и молоком

ИХЛАСТАН