Дога и хәбиб укырга

ДОГАЛАР

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим

Риваять кылынадыр ки, әмирел мөэминин Гали Разый Аллаһы гәнһүдән:

«Көннәрдән бер көнне Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһи вәссәлләм мәсҗедтә утырмыш иде, янына Җәбраил гәләйһиссәлләм килде һәм аңа сәлам бирде:

«Әссәләмүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәтүһ! Йә, Мөхәммәд, Аллаһы Тәбәракә үә Тәгалә сиңа Үзенең сәламен җибәрде. Сәламнән соң минем аркылы, сине олуглап «Дога и хәбиб»не җибәрде.

Ошбу мөбарәк доганы сиңа кадәр һичбер Пәйгамбәргә иңдермәде. Син Аллаһы Тәгаләнең сөекле хәбибе.

Йә, Мөхәммәд, әйт өммәтеңә:

«Һәркем ошбу «Дога и хәбиб»не иртә вә ястү намазыннан соң ихлас күңелдән укыса, яки үзе белән йөртсә, ул бәндәнең гөнаһлары кичерелер, ахирәт көнендә ул бәндә Аллаһы Тәгаләнең газабына тартылмас. Җиде кат күк, җиде кат җирдәге фәрештәләр бу бәндәнең һәрдаим «Дога и хәбиб»не укуына шаһит булырлар һәм ахирәттә ярдәм кылырлар.

Әгәр инде бәндә, Коръән Кәримне укыганнан соң, «Дога-и-хәбиб”не укып, әҗер савабын күптән вафат булган ата-анасына багышласа, бу бәндәнең ата-анасының гөнаһлары кичерелер.

Һәрдаим ошбу доганы укыган бәндәнең мәхшәр көнне йөзе айның ундүртенче кичәсе кебек якты булыр.

Гарасат мәйданындагы бәндәләр хәйран калып:

”Бу кайсы Пәйгамбәр?» — дип сорарлар.

Шул заман мәхшәр мәйданында Җәбраил (с.г.с.) пәйда булыр, ул әйтер:

«Бу Пәйгамбәр дә түгел, әүлия дә түгел, бу сезнең кебек Ходай бәндәсе, тик ул дөньяда чакта намаздан соң һәрдаим «Дога-и-хәбиб»не укымыш иде. Шуның бәрабәренә бу бәндә дөньяда да, ахирәттә дә зур мәртәбәләргә иреште», — дияр.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, ошбу саваплардан мәхрүм калмагыз! Һәрдаим намаздан соң ошбу «Дога-и-хәбиб»не укыгыз!

Дога и хәбиб укырга

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим.

Аллаһүммә бәәрик галәйнәә үәдьфәг гәнәә бәләә икә йәә раүфү ләббәйкә ирхәм ләббәйкә үәшфәг ләббәйкә үә әнналлаһә йәбегәсү мән фил-кубүүри үә салләллаһү галәә Мүхәммәдин үә галә әәлиһи үә әсхәбиһи әҗмәгин әттайибинәәт-таһирин.

Үә галәә мәң тәбьгәһем биәхсәни иләә йәүмиддиин.

Аллаһү әкбәр.

Ләә иләәһә илләллааһү,

йәә Аллаһү, йәә Аллаһү, йәә Аллаһү,

йәә Рахмәнү, йәә Рахмәәнү, йәә Рахмәәнү,

йәә Рахимү, йәә Рахимү, йәә Рахимү,

йәә Әхәду, йәә Әхәду, йәә Әхәду,

йәә Хәмиидү, йәә Хәмиидү, йәә Хәмиидү,

йәә Самәәдү, йәә Самәәдү, йәә Самәәдү,

йәә Фәрдү, йәә Фәрдү, йәә Фәрдү.

Ләә хәүлә үә ләә күвәтә илләә биллиәәһил галийил газыйм.

Йәә дааимү йәә Фәрдү, йәә зәл Җәләәли үәл Икрам, үә салләллааһү галәә сәйидинә Мүхәммәдин үә гәлә әәлиһи үә әсхәбихи әҗмәин. Әмин.

(«Догаи хәбиб» китапчыгыннан алынды)

ИХЛАСТАН