Габдулла Тукайның туган көненә сценарий

СЦЕНАРИЙЛАР

Мәктәпләрдә, мәдәният сарайларында Габдулла Тукай туган көненә багышланган әдәби- музыкаль кичәләр уздыру өчен сценарий

Тамаша залына балаларның Тукайга багышлап язган шигырьләре, рәсемнәре, газеталар эленә. Мәктәп китапханәсе Тукай китаплары күргәзмәсен әзерли. Тукайның тормыш юлын сурәтләүче рәсемнәр, фотолар куела.
Сәхнә элеккеге авыл өе рәвешендә җиһазлана. Алсәхнәгә компьютер экраны эленә. Сулда — Тукай портреты. Аңа тере чәчәкләр куелган. Экранда «Туган көнең белән, Тукай! 1886 ел, 26 апрель» дигән сүзләр. Ерактан акрын гына «Тәфтиләү» көе ишетелә. Сәхнә алдына милли киемнәр киенгән алып баручы Кыз белән Егет чыга.

Кыз.
Әйләнәңдә — гөлләр…
Сүзен, гүя,
Шулар аша әйтә күңелләр:
— Туган көнең белән! — дигән сыман
Елмаялар кебек бу гөлләр.

Егет.
Килә, Килә… Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомрен
кушкан сыман Синең бөек, кыска гомергә.

Кыз.
Бәйрәмнәрең алда икән әле,
Кара, шагыйрь, бүген текәлеп —
Халкың килде сиңа, мәхәббәтен
Ал чәчәкләр белән күтәреп.

Егет.
Син күрмәгән яңа буын килде, Котлап бүген туган көнеңне: Киләчәккә барган улларыңнан Ишетәсең «Туган тел»еңне.
«Туган тел» көе яңгырый. Акрын гына җырлап укучылар төркеме чыга. Җыр көчәя. Аларга залдагылар кушыла. Җыр тәмамлангач, укучылар сәхнәгә урнаштырылган эскәмияләргә утыра

Кыз.
Ул ятим дә,
ул мескен дә диеп,
Сөйләнелгән
элек-электән.

Егет.
Күз алдына аны
бөек итеп Китерергә
күпләр күнеккән.

Экранда рәссам М.Казаковның «Кечкенә Тукай» рәсеме проекцияләнә. Кушлавыч авылындагы музей-йортны сурәтләгән видеофильм фрагментлары күрсәтелә.

1 нче укучы. Кушлавыч авылында Мөхәммәтгариф мулла гаиләсендә дөньяга килә булачак шагыйрь.
Салмак кына «Бишек җыруы» көе ишетелә. Ана бишек янына килеп утыра. Тирбәтә-тирбәтә халык көенә Г.Тукайның «Бишек җырын» җырлый.
Әлли-бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу.
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу…

2 нче укучы. Сабый ата-ана
мәхәббәтен татып кына кала: ул дөньяга килүгә биш ай да үтми, әтисе вафат була.

3 нче укучы. Габдуллага ике яшь тулганда, аны ярлы карчык Шәрифә тәрбиясенә калдырып, әнисе Мәмдүдә Сасна авылы мулласына кияүгә китеп бара.

4 нче укучы. Бераздан ул Габдулланы үз янына алдыра. Әмма бер елдан,1890 елда, Мәмдүдә ханым үлеп китә.
Сәхнә алдына нәни Тукай ролендәге бала чыга. Өстендә камзул, читек-кәләпүш. Экранда ул сөйләгән күренешләр проекцияләнә.
Нәни Тукай. Мин әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә, капка астыннан, үкереп җылый- җылый, йөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне бирегез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәтерлим.

5 нче укучы. Әнисе үлгәч Габдулла Сасна мулласының өенә сыймый башлый, һәм аны Өчиле авылындагы бабасына кайтаралар.

Нәни Тукай. Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган гаилә эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрчене эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Ни күрсәм дә — күргәнмен, ни булса да — булган, һәрничек мин бу гаиләгә сыймаганмын. Бер көнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылыбыздан Казанга бара торган бер ямщикка мине утыртып, Казанга озаткан.

Экранда «Асрамага бала бирәм, кем ала?» рәсеме проекциясе.
нчы укучы. Кечкенә Габдулланың сабыйлык еллары менә шулай ятимлектә, кимсетелү, кагылу-сугылуларда үткән. Сабый балага бик күп гаиләләрдә булырга, авылдан-авылга, кулдан-кулга күчеп йөрергә туры килгән.
нчы укучы. Казан арты авылларының җанга рәхәт бай табигате,тәмле сулы чишмәләре бәләкәй Тукай күңелендә онытылмас тирән эз калдыра һәм шагыйрь бу якты хатирәләрне үзенең үлемсез шигырьләренә сала.
Тукайга охшатып киенгән егет «Туган авыл» шигырен укый.

8 нче укучы. Кайларда гына йөрсә дә, шагыйрьнең хәтереннән, күз алдыннан туган ягы китми. Егет булып танылган шагыйрга әверелгәч тә ул уйлары белән шул якларга әйләнеп кайта, Казан урамнарына да пар атларга утырып килеп керә. Экранда Татар дәүләт фольклор ансамбленең «Пар ат» җыры видеоязмасы.

Кыз.
Син ерактан күргән кырларның
Ал гөлләрен сибеп юлыңа,
Баш ия ил, -ятимгә түгел,
Сиңа — үзенең бөек улына.

Егет.
Якты йолдыз булып атылган ул,
Зәгыйфь чәчәк булып сулмаган.
Туры Тукай, моңлы Тукай булга
Бөек булган, боек булмаган.

9 нчы укучы. Габдулла Тукайның балаларга багышлап язылган әсәрләре күп. Аның бөеклеге, аның даһилыгы бигрәк тә әнә шул шигырьләрендә, әкиятләрендә ачык күренә.

7нчы укучы. Тукайның шигырләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга, сакларга өнди. Тырышып эшләргә, белемле булырга чакыра

Сәхнәдә «Эш беткәч уйнарга ярый» шигыре сәхнәләштерелә; Өстәл янына Бала килеп утыра. Өй тәрәзәсеннән Кояш, Сандугач» Алмагач күренеп Бала белән сөйләшәләр. Автор сүзләре тавыш көчәйткеч аша ишетелеп тор; Экранда шигырьнең исеме языла; Күренеш тәмамлануга алга егет-Тукай чыга:

Яз, газиз угълым: кара тактаны
Сыз акбур белән!
Һәм кара күңелеңне ялт иттер
Сызып ак нур белән!
Өч наданга алмашынмас —
Бер язу белгән кеше;
Мәгърифәт эстәр, иренмәс һич —
Кеше булган кеше.
(Г. Тукай «Ата илә бала»)

11нче укучы. Шагыйрьне мәктәп мәдрәсәләрнең күпчелегендә яшьләргә белем һәм тәрбия бирүне түбән дәрәҗәдә куелуы борчый һәм ул «Таз» шигыре белән наданлыктан ачы көлә.

Пантомима яки шаян бию алым белән «Таз» шигыренең эчтәлеге сәхнәләштерелә. Автор сүзләр тавыш көчәйткеч аша ишетелә.

12нче укучы. Тукай балалар белән үзе дә сабыйларча сөйләшә алар дөньясында яши. Халык әкиятләренә нигезләнеп берсеннән-берсе матур әсәрләр яза. Шундыйларның берсе — «Кәҗә белән Сарык» әкияте.
Мәктәп курчак театры «Кәҗә белән Сарык» әкиятеннән өзекләр күрсәтә.

* * *
Экранда «Тукайга шигъри гөлләмә» дигән сүзләр. Тукай һәйкәле каршындагы шигырь бәйрәме фрагментлары күрсәтелә. Сәхнәгә укучылар чыга. Ярымтүгәрәк булып тезеләләр. Ике алып баручы аларның ике ягына баса.
«Бәйрәм бүген» җыры башкарыла. (Г. Тукай сүз., Җ. Фәйзи муз.)

Егет.
Тукай исән.
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Кыз.
Заман таный аны:
Кәләпүштән
Килә иде Кырлай юлыннан…
Сизмәгәндер үзе дә Зур Апушка
Әверелгәнен авыл улыннан.

1нче укучы.
Мәхәббәте сүнми кешелекнең:
Гомер үткән саен яңара.
Алгы рәткә куеп һәрбер юлын,
Жырларыңны тыңлый замана.

2нче укучы.
Язларыңны каршы алган чакта
Яшәрәсең кебек тагын да.
Эстафетаң ерак илтер өчен
Такташларың килә яныңа.

3нче укучы.
Мусаларың кайта илләр гизеп,
Йөрәкләре утта чыныккан.
Елмаерга әзер карашларын
Синең җырың шулай җылыткан.

4нче укучы.
Буын арты буын алмашыныр,
Гасыр арты узар гасырлар.
Шигъриятнең һәйкәленә шулай
Язлар һаман гөлләр ташырлар.

5нче укучы.
Китапларың янда, күкрәгемдә
Кадер-хөрмәт белән саклана;
Әгәр кайгым артса, күңлем азса –
Утлы шигырең укып сафлана.

6нчы укучы.
Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!

7нче укучы.
Әй, Тукай, ил һәм гасырда
ялкының янган Тукай;

8нче укучы.
Ай-кояштан, хөррияттән
яктылык алган Тукай!

9нчы укучы.
Туган көнең бәйрәм итәр вакыт,
Уйна, әйдә, «Тукай маршы»н.
Ишетсен ул
Үзенең алгы сафта
Безнең белән атлап барышын.

«Тукай маршы» яңгырый.

Экранда Республика Президенты Минтимер Шәймиев сүзләре языла: «Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек, егерме беренче гасырда да аның белән булырбыз. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр. Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр!»

Кичәне дәвам итеп укучылар үзләре язган шигырьләрен укыйлар.

Инсценировкада Г.Тукай, Х.Туфан, Ш.Галиев, Р.Әхмәтҗанов, Р.Гәрәй, Н.Арсланов, Х.Хөснуллин шигырьләре файдаланылды.
Фәрит ВАФИН,
Яңа Кенәр мәктәбе укытучысы. Арча районы.

ИХЛАСТАН