Гашура уразасына ният һәм дога

ДОГАЛАР

Гашура көне уразасына сәхәр вакытында ничек ният кылырга, авыз ачу (ифтар) догасын ниндине укырга? Шул хакта кыскача мәгълүмат.

Ният иң элек күңелдә булырга тиеш. Тел белән әйтеп ниятләргә дә мөмкин, мәсәлән болай:

“Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен, таң вакытыннан башлап, кояш баеганчыга кадәр, Гашура көне уразасы тотарга ният кылдым.

Кич белән авыз ачкач ифтар догасы:

“Аллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә галәйкә тәүәккәлтү үә галәә ризкыйкә әфтартү фәгъфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мәә әххәртү”.

“Әй Аллаһым, шушы уразамны Үзеңнең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм фәкать бер Сиңа гына бөтен эшләремне тапшырдым. Син биргән ризык белән ифтар кылдым. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, киләсе гөнаһларымны да ярлыка”.

Гашура коне уразасын Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе вә салаватлар булсын) ике көн рәттән тотарга кушкан: Гашура көне алдыннан бер көн һәм Гашура көнне яисә Гашура конне һәм аннан соң бер кон өстәп. Бу көнне тоткан ураза өчен бик күп әҗер-саваплар вәгъдә ителә.

ИХЛАСТАН