Гульнара Нургаязова — Зарипова иҗаты / Автор поздравлений на заказ

ТАТАРЧА ШИГЫРЬЛӘР / СТИХИ НА ТАТАРСКОМ

Һәр кешегә дә бертөрле әйбер ошамый — кемгә болай, кемгә тегеләй. Ә кем иҗадилыкны, төрлелекне ярата — һәркемнең үз гаиләсенә, үз хәсрәтенә, үз шатлыгына багышланган, үзе әйтергә теләгән фикерләр белән кабатланмаган КОТЛАУЛАР һ.б. (шигъри формада, заказ буенча) язам. Теләгәннәр мөрәҗәгать итә аласыз.
Котлауларның үрнәкләрен шушы адрес буенча табарга була.
Минем группага рәхим итегез!
КОТЛАУЛАР һәм БӘЕТЛӘР.(Гөлнара Нургаязова)
https://vk.com/public85249408

Сабыр булып тумагыз

Башкаларны көйли-көйли,
Үзем төштем шул көнгә.
Минем хәлләрдә калырга
Язмасын, тик, беркемгә?!

Үз баламнан артык күрдем
Башка кеше баласын.
Белмәдем шул алдан(ы)рак
Бу көннәргә каласын.

Үзем ничек, бүтәннәр дә
Шундыйдыр,- диеп белдем.
Битлек артындагы йөзне
Соңгарак калып күрдем.

Тумагыз сез сабыр булып,
Бер файдасы юк аның?!
Асты-өскә килә икән,
Бер мизгелдә, дөньяның.

Кешегә әйбәт булмагыз,
Гаиләң булсын иң бөек?!
Терсәк ерак — тешләп булмый,
Булмагыз минем кебек?!

50 яшең апа, котлы булсын (сеңлесе исеменнән)

Бар туганнар, дуслар җыелышкан,
Кочакларда — чәчәк бәйләме.
Нинди истәлекле көн соң бүген?! –
Апабызның гомер бәйрәме!

…Кайчан гына кебек, төп нигездә,
Барыбыз да бергә вакытлар.
Борчуларны күмәк бүлешкән чак,
Уртаклашкан бәхет, шатлыклар.

Апай, энем – дус һәм тату үстек,
3 кә бүлеп ипи телемен.
Икәү калдык, авыр кичердек без
Идүс энебезнең үлемен.

Әти дә юк инде бу табында –
Китеп барды безне калдырып.
Шушы матур бәйрәм көнне, алар,
Искә төшә йөрәк яндырып.

Миңсәрия апа, 50 яшең бүген,
Төп нигезнең бит сез терәге!
Зур һәм матур өйләр җиткердегез –
Әй, сөенә әни йөрәге!

Һәр туганны якты йөзең белән,
Ишек ачып каршы аласың.
Тәмле ризыкларың белән сыйлап,
Киңәш биреп озатып каласың.

Авыр чагы булды тормышыңның,
Инде, шөкер итеп яшисез.
Дамир җизни белән бик-бик тырыш,
Төгәл, кайгыртучан кеше сез!

Теләкләрнең иң изгесен телим,
Рәхмәтләрнең әйтәм зурысын!
Гомер юлыгызның бәхетләргә
Илтә торган иң-иң турысын!

50 яшь ул, апа, картлык түгел,
Гомернең иң матур бер чагы!
Берләштереп торсын туганнарны,
Төп нигезнең җылы кочагы???!!!

Бер-беребезгә терәк булып яшик (Апасы сеңлесен 55 яшьлек юбилее белән котлый)(заказ буенча)

Аккан сулар кебек уза гомер,
Сизелми дә еллар үткәне.
Әле генә туган 5 баланың
(Бер-бер артлы)
55 кә килеп җиткәне.

Кече Күккүз урамнарын таптап;
Тузанында аунап, тәгәрәп.
5 бертуган – 3 кыз, 2 малай,
Әүмәкләшеп үстек бергәләп.

Зөя елгасында, Үләмәдә
Балык тоттык, сулар коендык.
Җиләк җыйдык; табигатьнең барлык
Бүләкләре белән туендык.

Ерак калды гүзәл балачаклар,
Артта калды мәктәп еллары.
Туган йортыбыздан төрле якка
Юнәлделәр гомер юллары.

Һәрберебез инде үз тормышлы,
Үзебезчә гомер итәбез.
Ялда, бәйрәмнәрдә җыелышып,
Авылыбызга кайтып җитәбез.

Яшәсәк тә Апас, Казаннарда,
Онытмыйбыз туган нигезне.
Әтиебез каб(е)ре көтә анда,
Әни үзе көтә шул безне.

Чын йөрәктән чыккан хисләр белән,
Котлыйм бүген Роза сеңлемне.
Аның олы юбилее көнне,
Бер бушатыйм әле күң(е)лемне.

Сабырлыгың, тырышлыгың белән
Килеп җиттең бәйрәм көнеңә.
Хөрмәт итеп утырттык без сине
Табынның да иң-иң түренә.

Шома юлдан гына бармый тормыш,
Түмгәкләр дә чыга каршыңа.
Борчулары, сөенечләре дә –
Барысы да килде башыңа.

Айдар кияү белән өйләнешкәч,
Бүрәтиягә сез киттегез.
Чит җирләрдә бәх(е)тегезне эзләп,
Хәйран гына гомер иттегез.

Туган җирләр бар(ы)бер үзенә тартты,
Насыйп булды кире кайтырга.
Тормыш арбасына нык җигелеп,
Дилбегәне монда тартырга.

Ул һәм кызга гомер бирдегез сез,
Инде үсеп буйга җиттеләр.
Айназ белән Айгөлегез хәзер
Үз юллары белән киттеләр.

Бик тырышып өйләр җиткердегез,
Тартып-сузып әз-мәз керемне.
Тегүчелек эшең ярап куйды,
Ялгар өчен җитмәс җиреңне.

Без — шәһәрләр, сезгә еш кайтабыз,
Тарсынмыйча каршы аласың.
Мунча ягып, бәлешеңне салып,
Кунак итеп (о)затып каласың.

Бүген — синдә, ә иртәгә — миндә –
Ярдәмләшеп гомер көтәбез.
Юмартлыгы, сабырлыгы өчен,
Сеңлебезне хөрмәт итәбез.

Эшеңдә дә син хөрмәтле кеше,
Дәрәҗәле шөг(ы)лең бар тагын.
Бәйрәмнәрен, ялын, чараларын,
Һәрчак оештырып йөргән чагың.

Тормыш булгач төрле чаклар була,
Бирешмичә алга атлыйсыз.
Айдар кияү белән бергә-бергә,
Гаиләгезне матур саклыйсыз.

Бүген синең юбилеең, сеңлем,
Бар туганнар, дуслар җыелган.
Сый-нигъмәттән табын сыг(ы)лып тора,
Шампан шәраблары куелган.

Котлыйм әле сине, чын күңелдән,
Телим әле изге теләкләр.
Аз булыр күк сиңа бүләк итеп
Алып килгән безнең бүләкләр.

Иң кирәге – сәламәтлек бит ул,
Ул булганда барысы да була.
Сау-сәламәт яшәгәндә генә,
Күңелләргә сөенечләр тула.

Язсын сезгә әле оныкларның
Шау-гөр килгәннәрен күрергә.
Кияү, килен; уллар, кызлар белән
Тату гына гомер сөрергә?!

Тагын бер кат саулык телим сиңа,
Рәхәтләнеп язсын йөрергә.
Бер-беребезгә һәрчак кирәк булып,
Терәк булып яшик гомергә?!

Солдат хәтере

Һәр ел саен, февраль якынлашкач,
Хәтирәләр телә бәгырен.
Туган йортларыннан читкә киткәч,
Кем белә соң солдат кадерен?

Һич онытмый: армиягә дигән
Повестканы тотып кайтканын.
Сөйгән ярын кочагына кыскач,
Сизмәде дә таңның атканын.

Әти-әни фатихасын алып,
Иртәгесен чыгып киттеләр.
Иптәшләре белән кочаклашып,
«Авыл көе»н җырлап үттеләр.

Муенына тезгән яулыкларны
Болгады ул кулы талганчы.
Тау башына җитеп, туган авылы
Күренмәслек булып калганчы.

Әнисенең яшьле күзкәйләрен
Җилләр инде ерак алдылар.
Күз алдында алар ике елга
Он(ы)тылмаслык булып калдылар.

Военкомат ишек алларында,
Шеренгага алар тезелде.
Туган яклар, райондашлар белән
Бик озакка юллар өзелде.

Дулкынланып торган чәчләре дә
Пеләш башка хәзер әйләнде.
Дед-солдатлар, әллә кемнәр кебек
Тик торганда килеп бәйләнде.

Әни бәлешләрен алыштырды —
Кәбестәнең тонык шулпасы.
Авыр шинельләрдән йөгергәнне,
Һичкенә юк инде он(ы)тасы.

Солдат киемнәрен, минут санап,
Ничә тапкыр киеп-саласы.
«Марш-бросок» дигән приказларны
Килми хәзер искә аласы.

«Отбой»лары көтеп алынса да,
«Подъём»ына килми торасы.
Килә иде кайчак командирның
Авыз-колакларын борасы.

Казарманың пычрак идәннәрен
Юган чаклар һаман исләрдә…
…Иң рәхәте — туган яктан килгән
Хатлар уку иде кичләрдә!…

Җиде йөз дә утыз көнне солдат,
Минутларны санап уздырды.
Ничә күн итекнең баш(ы)на җитте,
Күпме портянкалар туздырды.

Сагындырды, бик-бик сагындырды,
Туган яклар керде төшләргә…
…Авылына кайтып җитте әнә…
Ниләр көтә??? Белмим. Нишләргә???

Туган йорты. Каршы алырга дип,
Бар туганнар килгән җыелып.
Әни елый… Әнә сөйгән кызы,
Көчкә генә тора тыелып.

Ул тешләгән ипи кисәккәен,
Куйган булган, ана, сакларга.
Шул телем бит аны исән-имин
Алып кайткан туган якларга.

…Еллар узды. Саг(ы)нып көтеп алган
Сөйгән яры әл(е)дә янында…
…Һәр ел саен, бәйрәм якынлашкач,
Хәтирәләр кайный җанында.

Туй котлавы

Бәйрәм бүген, матур бәйрәм –
Җырлата, сөйләндерә.
Нургаязовлар иң тәүге
Оныкны өйләндерә!!!

Азат белән Әдиләнең
Аягы җиңел булсын??!
Шушындый матур бәйрәмнәр
Алда гел булып торсын??!

Азат энем, иң беренче
Сүз сиңа багышлана.
Чөнки, гаиләнең ныклыгы
Ир кешедән башлана.

Ирне ир иткән дә хатын,
Чир иткән дә шул,- диләр.
Бабайлар бик дөрес әйткән,
Алар белеп сөйлиләр.

Ләкин, дусларым, бу мәкаль
Тик икенче урында.
Беренчесе : Ир хатынны —
Хатын итү турында.

Азат, әгәр Әдиләне
Хөрмәт итсәң чын-чынлап.
Гаиләдә бөтен эшегез
Барыр тик биеп, җырлап.

Хатын да ирне — ир итәр,
Нур балкыр өегездә!
Кадерле булыр балалар,
Әти-әниегез дә!

Тормыш – тәмле кәнфит түгел,
Авырлыклар күп булыр.
Ләкин, бергә тырышсагыз,
Алар тиз онытылыр.

Тормышта иң явыз дошман –
Ул мәкерле кешеләр.
Алар шундый матур була,
Түгел безнең ишеләр.

Биеп йөрерләр каршыңда,
Алырга серегезне.
Алар капкыныннан, берүк,
Саклагыз үзегезне??!

Зәһәр елан – аракыны,
Өегезгә кертмәгез??!
Гайбәтчене һәм көнчене,
Яныгызда йөртмәгез??!

Һәрчак шулай иман нуры
Балкысын йөзегездә.
Гомерлек матур мәхәббәт
Телибез үзегезгә!!!

8 март котлавы

3 кызыгыз сезгә “әни”,- диеп,
Яратып һәм назлап эндәшә.
Ирегезнең тугры хатыны сез,
Сез пар килгән, сез гел янәшә.

Кайнанагыз, кайнатагыз өчен,
Уңган килен — сез бу гаиләдә.
Әти-әниегез “балам” ,- диеп,
“Кызым”,- диеп сөя әле дә.

Абыегыз өчен сез — сеңлекәш,
Энегезнең туган апасы.
Сез — мөгаллим, бүген сезнең өчен,
Матур сүзләр килә табасы.

Бәйрәм бүген, сезнең бәйрәмегез,
Әй, хөрмәтле, затлы хатын-кыз!
Якты тормыш юлы тели сезгә,
Күк йөзендә янган һәр йолдыз!!!

Ананы да сугыш сындырды

Батыр хатын уллар таба,- диләр,
Өч улы бар батыр ананың.
Бәхетләре генә булса иде,
Ул үстергән һәрбер баланың.

Әтиләре генә бик-бик яшьли,
Калдырды шул үзенең гаиләсен.
Таянычка, ярый, уллары бар,
Күзләр генә тия күрмәсен?!

…Әллә күзләр тиде, әллә инде,
Ачы көлүе бу язмышның.
Өч улы да китте, тезелешеп,
Тәүге көнендә үк сугышның.

Ачы хәсрәт йотып яши ана,
Шомлы уйлар килә башына.
Сискәнепләр китә, куркып куя,
Хат ташучы чыкса каршына.

Күрәчәктән качып буламыни,
Сыный язмыш батыр ананы.
Аннан да зур кайгы бармы икән,
Югалтуы газиз балаңны,

Олы улдан кара кәгазь килгәч,
Күз яшьләрен ана яшерде.
Ай-һай, авыр яшерен янулары,
Телеп-телеп ала бәгырьне.

Икенчесе “һәлакь булды”,- диеп,
Хәбәр килде сугыш кырыннан.
Авылдашлар ана кайгысын,
Сизде бары моңсу җырыннан.

Түзде ана, тешен кысып түзде,
Каян алды икән бу көчне?!
Икесенә сабыр итә алды,
Ә менә югалтуы өчне…

Түзәлмәде ана, бу авырлык,
Иңнәреннән басты таш кебек.
Өч улы да “әни, әни”,- диеп,
Килеп керерләр күк йөгереп.

Берөзлексез түрдә (э)ленеп торган,
Буш бишекне барып тирбәтте.
“Әлли-бәлли”,- диеп көйләүләре
Телеп-телеп алды йөрәкне…

…Аналарның,- диләр,- сабырлыгын,
Үлчәр берәмлекләр юк җирдә.
Бу тормышта булса матурлыклар
Һәм тынычлык булса, әгәр, илдә…

Ләкин, сугыш, каһәр төшкән сугыш,
Сыгылдырды батыр ананы.
Сабыр итәр көчләр каян килсен,
Югалтканда соңгы балаңны.

Көтеп алу насыйп булмады…

Сугыш кайный илдә. Ир-егетләр
Яу кырына китте барысы.
Тылда калды хатын-кызлар гына,
Бала-чага, карчык-корысы.

Ир күәте җитмәс, зур эшләрне,
Хатын-кызлар тартты җигелеп.
Авырлыкка түзә асыл затлар,
Дошман гына китсен чигенеп.

Ирләребез, берүк, исән-имин,
Кайта күрсен туган якларга??!
Соңгы көчебезне куйсак куйыйк,
Без бурычлы сезне сакларга.

…Әнә шулай диеп хатын-кызлар,
Җигелеп тартты тормыш арбасын.
Ни эшләргә белми бәргәләнде,
Ачка интеккәндә баласы.

Әтиләре, әгәр, өйдә булса,
Яшәр идекме соң тилмереп.
Алабута күмәчләре ашап,
Черек бәрәңгеләр кимереп.

Бик-бик тиздән сугыш тәмамланып,
Җиңеп кайтуларын көттеләр.
“Бәлки әле кайтып җитәр,”- диеп,
Бик күп еллар өмет иттеләр.

Һәйкәлдәге алтын хәрефләрне
Укый-укый үтте еллары.
Кызлар инде әни кеше булды,
Әти булды газиз уллары.

Гомер узды, тик ирләрен генә
Көтеп алу насыйп булмады.
Каһәр төшкән сугыш, хатыннарның
Тулы бәхетләрен урлады.

Гульнара Нургаязова-Зарипова

ИХЛАСТАН