Иртә таңнарда карыйм талларга

җыр сүзләре ТАТАРЧА ҖЫРЛАР СҮЗЛӘРЕ (ТЕКСТ ҺӘМ АУДИО)

Белегез шуны… жыр сузлэре (слова песни)

Иртә таңнарда карыйм талларга,
Өзә үзәкне кошларның моңы.
Аерылсам сездән якын дусларым,
Саргаер идем, белегез шуны.

Иртә таңнарда карыйм талларга

Кышлар китүен, көзләр җитүен,
Күпме кичерде гомерләр юлы.
Кояшлы язым, чәчәкле җәем,
Сез ул дусларым, белегез шуны.

Иртә таңнарда карыйм талларга

Ямьләнә күзләр, тәмләнә сүзләр,
Бетә таралып күңелнең моңы.
Күрсәм яңадан сезне дусларым,
Бәхетем арта, белегез шуны.

җыр сүзләре

ИХЛАСТАН