Ягез әле егетләр. Бәйге

СЦЕНАРИЙЛАР
«ЯГЕЗ ӘЛЕ ЕГЕТЛӘР»
 Конкурс башланыр алдыннан популяр музыка яңгырый. Фанфара уйнала.
 2.А.б. Хәерле көн, кадерле дуслар! Дуслар, безгә еш кына урамда һәм җәмәгать урыннарында ир затының тапкырлылыгын, акыллылыгын, түземлелеген һәм ягымлылыгын күрергә туры килә, ләкин шуңа карамастан, ир-заты тарафыннан, дорфалык һәм гөрбиянлек, тупаслык дигән кире сыйфатлар белән дә очрашырга насыйп. Кайчак, хәзерге ир-затлары романтика хисен бөтенләй югалткан кебек тоела, хатын-кызга игътибар күрсәтеп, аңа чәчәк бүләк итү, чын күңелдән ягымлылык һәм мәхәббәт белән язылган хатлар җибәрүне онытмадык микән?
 1 а.б. Безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» конкурсына әйтелгән сүзләрнең киресен исбатлау өчен менә дигән егетләр килде.
 2. а.б. Бүгенге кичәдә катнашучылар белән без сезне шатланып таныштырабыз. (Исем фамилияләрен әйтеп катнашучылар сәхнәгә чакырыла).
         ————————————————————————
         ————————————————————————
         ————————————————————————
         ————————————————————————
 1 а.б. Менә без үзебезнең егетләр белән таныштык һәм инде үзебезнең конкурсыбызны башлап җибәргәнче, сезне үзебезнең гадел жюри белән таныштырып китәбез.
 2.а.б. Бер акыллы хатын-кыз болай дигән: «Һәрбер ир-затының өстенлеге аның тапкырлылыгында». Шуның өчен без иң беренче конкурсны, кайсы егетнең тапкыррак икәнлеген белү ниятеннән башларбыз.
 Ә конкурсның шарты бик гади: сезнең һәркайсыгызга, бирелгән шаян сорауларга, оригиналь һәм дөрес җавап бирергә. Җюри катнашучыларны 1 балл очко белән бәяли. Шулай итеп, әйдәгез башлыйбыз.
 1 нче конкурс.
 1а.б. 1.Зур бәйрәмнәр вакытында күк йөзендә чәчәкләр? (салют)
 2. Күмәк эшнең файдасы турында әкият? (шалкан)
 3. Бармакларда бию? (балет)
 4. Табигать кочагында йөгерү ярышы? ( кросс)
 5. Мин барам, ә ул кала? (эз)
 6. Какое слово всегда пишется неправильно? (неправильно)
 7. 11 метрдан тибү? (пенальти)
 8. Алар 50 ел бергә яшәделәр? (алтын туй)
 2 а.б. Зур рәхмәт. Әйдәгез үзебезнең жюридан сорыйк әле, кем инде үзенә беренче балларны туплаган икән? (Жюри  1 нче конкурсның нәтиҗәләрен әйтә).
 2 нче конкурс.
 1 а.б. «Егет кешегә 70 төрле һөнәр дә аз» — безнең алдагы конкурс шулай дип атала. Безнең уйлавыбызча безнең егетләр кадак белән чүкечнең нәрсә икәнлеген ишетеп кенә белмиләрдер. Шулай булгач алдагы конкурс биремен мәшәкатьсез генә үтәп чыгарлар дип уйлыйбыз. (Булышучылар һәрбер катнашучыга чүкеч, кадак, һәм рейкалар алып чыгалар).
 2а.б. Чүкеч, кадак һәм билгеле инде рейкаларны кулланып, 2 минут вакыт эчендә сез һәрберегез рама ясарга тиеш буласыз. Эшне башлыйбыз. (2 минут буе күңелле музыка яңгырый).
 1 а.б. Әйе, безнең барысы да әзер! Ә хәзер без жюри әгъзаларының берсен сәхнәгә чакырабыз. Жюри эшләгән эшләргә бәя бирә. (Жюри эшли конкурска йомгак ясала)
 2 а.б.   «Ул миңа елмайда да күзен кысты
              Ни өчен икәнен мин беләм –
              Чөнки ул танышырга тели
              Минем белән».
 Дуслар, сезнең һәркайсыгызга да кызлар белән танышырга туры килгәне бардыр. Төрле кеше була бит инде. Кайберәүләр танышкан вакытта уңайсызлана, ә кемгәдер танышу бик гади, күңелле һәм җиңел бирелә. Менә шуның өчен дә инде без үзебезнең конкурсыбызның берсен танышу конкурсы дип игълан итәргә булдык. Ләкин без конкурсны бераз катлауландырырга уйладык: бу гади танышу гына булмаячак, ә һәрбер егет образга керергә тиеш булачак. Ә менә танышу вакытында кайсы егетебез кайсы образга керүне жирәбә билгеләр. Хәзер минем булышчылар сезгә биремнәр язылган карточкалар өләшерләр, шунда язылган образлар буенча сез залга төшеп үзегезгә охшаган кызны сәхнәгә чакырып, микрофон алдында танышу уенын күрсәтерсез. Егетләр рәхим итегез, кызлар сезне залда көтә.(Тыныч инструменталь көй яңгырый. Егетләр залга төшеп үзләренә пар сайлап сәхнәгә менәләр).
 3 нче конкурс.
 1 а.б. Әгәр сез әзер булсагыз, танышу конкурсын башлыйбыз. Беренче булып үзләренең танышуларын беренче № лы пар күрсәтә. (Парлар берсе артыннан икенчесе килеп «танышу» сценасын уйныйлар).
 Егетләр өчен образлар:
  1. солдат – десантник
  2. спортсмен
  3. эстрада йолдызы
  4. зур фирма директоры
  5. авылдагы беренче егет
  6. «Ягез әле егетләр» конкурсында җиңүче егет.
2 а.б. Рәхмәт, егетләр! Егетләр, зинһар кызларны залга, үз урыннарына озатып куегыз.
Ә без шушы вакытта жюриның бу конкурска бәясен һәм гомуми нәтиҗәне ишетербез. (Жюри бәя бирә).
1.а.б. Дуслар! Әйдәгез әле безнең гадел жюрины, аларның җиңел булмаган хезмәтләрендә уңыш теләп кул чабулар белән аларга рәхмәтебезне белдерик.
4 нче конкурс.
2 а.б. Теләсә нинди бәйрәм, шаяру һәм көлүдән башка була алмый, шуңа күрә безнең алдагы конкурсыбыз – шаярулы спорт. Хәзер конкурсның тәртибе белән таныштырабыз. Хәзер безнең егетләребез – 4 аяклап —
  Яки тез һәм кулларда йөреп үзенең алдындагы  теннис шарын өреп, билгеләнгән урынга кадәр килеп җитәргә тиеш.
  1. урынга – 3 очко
  2. урынга – 2
  3. урынга – 1
  4. урынга – 0                конкурсны башлыйбыз!!!
А.б.Дуслар, жюри безгә егетләребезнең кайсы спорт — шаяру конкурсында өстенрәк икәнлеген әйтеп таныштырып китәр. Ләкин башта безнең кыю ир – егетләребезне, аларның бәйрәмнәре белән котлап         ____________________________ җыр бүләк итә.
5 конкурс.
А.б. Рәхмәт! Дуслар безнең егетләребез үзләренең белемнәрен хәзер этикет кагыйдәләрен белүдә күрсәтерләр. Хәзер сезнең һәрберегезгә этикет сораулары һәм шул сорауларга җавап вариантлары биреләчәк. Сезнең бурыч дөрес җавапны сайлап алу. (булышучы егетләргә сораулар белән кәгазьләр өләшеп чыга)
А.б. Шулай итеп этикет биремнәрен башлыйбыз.
Беренче сорау:
  1. Яшь кеше үзеннән шактый өлкән кеше белән әңгәмә корып җибәрә аламы?
А)Әңгәмә кора ала, үзенең инициативасы һәм настойчивостьне кулланса;
Б)Әңгәмә кора ала, әгәр өлкән кеше әңгәмәгә үзе тартса;
В)Әңгәмә кора алмый.
(егетләр җавап бирә бер-бер артлы)
  1. Сез кунаклар җыясыз.Сезнең кунаклар өчен торт алдан әзерләнгән. Әгәр кунаклар торт алып килгән икән, бу торт белән кунакларны сыйлау мәҗбүри булырга мөмкинме?
А)тортны кисеп кую мәҗбүри – бу ягымлылык билгесе;
Б)бу тортны табынга куймаска да мөмкин;
В)тортны кисмичә генә табынга куярга.
  1. Егет таныш кызның өенә килә. Кызның әти-әнисе егеткә утырырга тәкъдим итәләр. Кайда утырырга? Дивангамы, креслогамы, урындыккамы?
А)конечно диванга – анда кыз да һәм аның әти- әнисенәдә утырырга урын кала;
Б)кресло – анда утыру уңайлырак;
В)урындык – бу кызның әти — әнисенә яхшы тәэсир калдырыр.
    4.  Соңга калучы кунакларны күпме көтəргə ?
а) Килгəн кунакларның түземлеге купмегə җитəр шуның кадəр көтəргə була.
Б) 15минуттан да артык көтмəскə.
В) Бөтенлəй көтмəскə,чөнки кунаклар əйткəн вакытта килеп җитəргə тиеш.
5)Эңгəмəдəшлəрегезнең бəйрəм костюмында сезчəч күрдегез. Нəрсə эшлəргə?
А)Сиздермичə генə чəчне алып ташларга
Б)Күрмəмешкə салышу
В)Энгəмəдəш рөхсəте белəн чəчне алып ташларга.
6)Йөргəн кызыңа фотоңны бүлəк итəргə ярыймы?
А)Ярый аның нəрсəсе бар.
Б)Ярамый бу əдəпсезлек.
В)Ярый əгəр сораса.
7)Эгəр авызга капкан ризык артык тозлы булса нəрсə эшлəргə?
А)Янəшəдəге кешелəргə сиздермичә генә авыздагы ризыкны йотып җибәрергәкирәк
Б)Өстәл арасыннан торып, чыгып китәсез дә авызыгыздагы ризыкны төкереп керәсез.
В)Хуҗабикәнең бик тозлы ризык пешергәнен җашка кунакларга белгертеп, аларны кисәтеп куясыз.
8)Сездән еракта торган ризыкны ашап карау нияте белән сез ни эшләргә тиеш?
А)Үзегезнең тарелкагызны алып өстәл арасыннан чыгып, ризык янына барып тарелкагызга аласыз.
Б)Якынрак утыручы кешеләрдән аны алып бируне (передовать итүне) үтенергә.
В)Күршеләргә тарелканы биреп, ризыкны тарелкага салып бирүне үтенү.
                                         6нчы конкурс
А.б.   Җюри нәтиҗәләрне исәпләгән арада без егетләребезгә алдагы конкурсны игълан итәбез.Һәр катнашучының 1 аягына шар бәйлибез һәм егетләр икешәр акбур белән сызылган түгәрәк эченә кереп, сигнал биргәннән соң, круг эченнән чыкмыйча берсе икенчесенең шарын шартлатырга тиеш була кемнең шары шартламый шул җиңүче дип атала. Ә хәзер егетләрне жирәбә алырга чакырабыз.
(жирәбә алына, булышучы алдан әзерләнгән буенча)
А.б. 1 – парны түгәрәк эченә чакрабыз. Түгәрәкнең диаметраль ике ягына бер-берегезгә карап басасыз. Уенны башладык.
А.б. 1 – парның җиңүчесе _______________________булды.
А.б. 2 – парны чакырабыз. Әзерләндек. Уенны башладык.
А.б. 2 – парның җиңүчесе _______________________ булды.
А.б. Хәзер ике пардагы җиңүчене түгәрәк әченә чакырабыз.
А.б. Бу конкурсның җиңүчесе билгеле булды. Ул _____________________________________.
А.б. Хөрмәтле жюри юу конкурсны түбәндәгечә бәяләвегезне сорыйбыз.
Финалда җиңүчегә — 3 балл
Финалда җиңелүчегә — 2 балл
Ярымфиналда җиңелүчеләргә — 1 әр балл
А.б.Ә хәзер сүзне хөрмәтле жюрига биргәнче ир-егетләрне котлап
__________________________________ җырлый.
А.б. Сүз жюрига бирелә.
7 нче конкурс.
А.б. Дуслар 2005 ел бик зур юбилейларга бай.. Быел – Бөек Җиңүнең  — 60 еллыгы. Туган Татарстаныбыз башкаласы Казан шәһәренә — 1000 ел. Менә шушы бөек даталарга кагылышлы сорауларга җавап бирергә  безнең егетләребез әзер диеп уйлыйбыз.
Конкурста һәрбер катнашучыга 2 шәр сорау бирелә. Җавапның дөреслелеген жюри бәяли.
А.б. Сораулар ике савытта . Бер савытта 4 сорау Җиңүнең 60 еллыгына карата. Ә икенче савытта 4 сорау Казанның 1000 еллыгына карата. Я, егетләр кайсыгыз башлый? (Уенчылар жирәбә буенча сорауны ала һәм шул сорауда ничәнче булып җавап бирәсе язылган)
А.б.Һәм менә дуслар безнең конкурста катнашучыларның соңгы сынавына да вакыт җитте. Безнең соңгы конкурсыбызда егетләр үзләренең образларын үзгәртергә тиеш булалар. Һәрбер егет команда бирелү белән безнең булышчыларыбыз алып чыккан керәшен күлмәкләрен киеп, яулыкларын бәйләп, беренче булып керәшен көенә биеп китәргә тиешләр.Бер, ике, өч … конкурсны башладык!(фонограммада керәшен  халкының бию көе башкарыла)
  А.б. Ә хәзер гомуми нәтиҗә ясарга һәм җиңүчене билгеләр өчен сүзне хөрмәтле жюрига бирәбез. (жюри нәтиҗә ясый, җиңүчеләр билгеләнә, истәлекле бүләкләр тапшырыла)
  А.б.Шулай итеп, дуслар, безнең бүгенге «Ягез әле егетләр» бәйгесендә җиңүче булып _____________________ калды. Җиңүчене һәм бәйгедә катнашучы егетләрне тагын бер тапкыр котлап аларга үзебезнең аларга үзебезнең алкышларны бүләк итәбез.
  А.б.Бүгенге кичә безнең егетләребезнең чыннан да егет икәнлекләрен раслады. Кызлар, сез алар белән горурлана аласыз. Ә безгә дуслар сезнең белән саубуллашасы гына кала. Сезгә иҗади уңышлар. Киләсе очрашуларга кадәр.

ИХЛАСТАН