Ягез әле Әниләр. 8 март әниләр көненә сценарий

СЦЕНАРИЙЛАР

Фойеда конкурста катнашучы хатын-кызларның пешергән, теккән, чиккән, бәйләгән, кулдан эшләгән хезмәтләренә күргәзмә оештырылган. Сәхнәдә, арткы планда нурларын сибеп торган зур кояш рәсеме эленгән. Кояш түгәрәге уртасына: «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дип язылган.

Түрдә өстәлләр тезелгән һәм бәйгедә катнашучыларның һәрберсе өчен урындыклар куелган. Бәйгедә биш-алты хатын-кыз катнашырга мөмкин. Сәхнәгә егет белән кыз чыга.

Кыз. Кем дөньяга кеше бүләк итә,
Ә кешегә якты дөньяны?
Тойгылары кояш кебек кайнар.
Эретерлек гранит кыяны?

Егет. Кем күңеле тулган айдай серле.
Язлар сыман назлы, ягымлы?
Шатлыкларын башкаларга бүлеп.
Кайгыларга түзем, сабырлы?

Кыз. Кем елмая җәйге таң аткандай.
Балкып китә шундук тирә-як?
Нәфислеге гөлләр сокланырлык.
Көләчлектә аңа тиңнәр юк?

Егет. Кем куллары өйне, җирне ямьли.
Изгелеге үлчәү тапкысыз?
Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,
Тормыш яме — Әнкәй, хатын-кыз!

Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар! Исәнмесез!

Икенче алып баручы. 8 нче март — Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Ягез әле, әниләр!» исемле бәйгене башларга рөхсәт итегез.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезнең барыгызны да язның беренче бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән котлыйбыз.

Икенче алып баручы. Сезнең барыгызга да озын гомер, нык сәламәтлек, тыныч, матур тормыш, шатлыклы, бәхетле көннәр телибез.

Беренче алып баручы. Хәзер яңгыраячак җыр, кадерле хатын-кызларыбыз, сезгә бүгенге бәйрәм сәламе булып ирешсен. И. Закировның Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әнкәмнең догалары» җыры.

Икенче алып баручы (җырдан соң). Хөрмәтле тамашачылар, хәзер бәйгедә катнашучы әниләрне сәхнәгә чакырабыз. Рәхим итегез, кадерле әниләр!

(Хатын-кызлар сәхнәгэ чыгалар.)

… белән якыннан таныштырып үтәбез мәктәбендә

… елга якын укытучы булып эшли. Тормыш иптәше … белән … исемле кыз һәм … исемле егет үстерәләр. … һәм кечкенә … дә бүгенге бәйгедә әниләрен яклаучы булып катнашачаклар. (Шул тәртиптә әниләр белән таныштыралар.)

Беренче алып баручы. Бәйгене башлаганчы, сезне бүгенге кичәдә исәп-хисап алып баручы жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез.

Икенче алып баручы (жюри әгъзалары белән таныштыра ). Хөрмәтле жюри, билгеләнгән урыннарыгызны алыгыз.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр, бәйгене башлыйбыз. Беренче тур «Каенанага хат» дип атала.

Икенче алып баручы. Бәйгенең шарты белән таныштырып үтәбез: сез үзегезне каенана белән аерым яшисез дип хис итегез. Алай гына да түгел, сез ирегезнең әти-әнисеннән бик еракта яшисез һәм инде бер ел буена алар белән очрашмагансыз һәм шушы вакыт эчендә бер хат та язмагансыз. Һәм менә, ниһаять, бер ел вакыт узгач, каенанагызга хат язарга булгансыз.

Беренче алып баручы. Бу катлаулы бурыч алдында кыен хәлдә калмасыннар өчен, әниләргә хатны өйләрендә язып килергә мөмкинлек биргән идек. Хәзер без ал арның каенаналарга өйдә язып килгән хатларын тыңлыйк. Рәхим ите-
гез, киленнәр. (Хатлар укыла.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар! Без әниләр белән таныштырганда, һәрбер катнашучы әнинең яклаучылары да килгән дип әйткән идек инде. Хәзер сәхнәне …нең яклаучылары: тормыш иптәше …га һәм кызы …га бирәбез. Рәхим итегез.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, бәйгебезне дәвам итәбез. Кадерле әниләр, сезнең һәрберегезнең газиз балалары бар. Бала йоклатканда нинди бишек җырлары җырладыгыз икән?

Икенче алып баручы. Бәйгебезнең икенче туры — бишек җыры башкару. (Сәхнәгә өстән бау белән бишек төшерелә. Бишектә бәби урынына курчак ята.) Рәхим итегез, кадерле әниләр. (Әниләр җыр башкара.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, әниләребез алдагы турга әзерләнгән арада, без сәхнәгә аларның яклаучыларын чакырабыз. Рәхим итегез.

(Яклаучылар концерт номерлары башкаралар.)

Беренче алып баручы. Бәйгебезне дәвам итәбез. Балалар бишек җырлары гына түгел, ә әкиятләр сөйләгәнне дә бик яратып тыңлыйлар. Әмма бер сөйләгән әкиятне берничә кат сөйләп тә булмый. Шуңа күрә бөтенләй булмаган яңа әкиятләр уйлап чыгарырга туры килә.

Икенче алып баручы. Кыскасы бу тур — әкиятләр туры. Бу турга да әниләргә өйләрендә үк әзерләнеп килергә мөмкинлек бирелгән иде. Хәзер без аларның үзләре чыгарган әкиятләрен тыңлыйк. Рәхим итегез!

(Әкиятләр сөйләгәннән соң әниләргә ял бирелә һәм концерт номеры башкарыла.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, кадерле әниләр, белгәнегезчә, безнең райондагы … дә …, … авылында …, … авылында … кебек шигырь осталары яши. Безнең теләгебез: шигырь язучылар һәм шигырь сөючеләр күбрәк булсын иде. Шуны искә алып, без бүгенге бәйгегә шигъри сәләт турын керттек.

Икенче алып баручы. Бәйгенең шарты; без әниләргә конвертлар әзерләдек. Конвертлар эченә уникешәр сүз язылган кәгазьләр салынган. Шул сүзләрне кертеп, әниләр өч куплетлы шигырь язарга тиешләр. Рәхим итегез, әниләр, конвертларны алыгыз. Сезгә ун минут вакыт бирелә. Башладык. Конверт эченә язылган сүзләр: «әнкәй», «бишек», «шатлык», «кайгы», «назлап, «игелек», «изгелек», «җырлар», «гомер», «үскән», «хәтерлим», «кадерле».

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, күргәнегезчә. Мәдәният йортының фойесында без әниләр хезмәтләренә күргәзмә оештырдык. Жюри әгъзалары бу күргәзмә белән таныштылар һәм хәзер аларга бирелгән бәя белән сезне дә таныштырып үтәчәкләр. Рәхим итегез.

Жюрига сүз бирелә, күргәзмәдәге әйберләргә урын билгеләнә.

Икенче алып баручы яклаучыларга сүз бирә.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле шагыйрьләр, без сезнең шигырьләрегезне тыңларга әзер. Рәхим итегез!

(Шигырьләр укыла.)

Икенче алып баручы. Кадерле әниләребез бәйгенең алдагы турына әзерләнә торсын, ә без сәхнәгә аларның яклаучыларын чакырабыз. (Яклаучылар сүз ала.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле дуслар, бу турда катнашучылар үзләре теләгән номерны башкаралар — гаилә әгъзалары белән җырлыйлар, бииләр, фокуслар күрсәтәләр яки берәр комедиядән өзек куялар. Бу турда да аларга өйләрендә хәзерләнеп килергә мөмкинлек бирелде. Рәхим итегез!

Икенче алып баручы. Соңгы алтынчы турга кадәр әниләргә бераз ял бирәбез. (Җыр.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, әниләр! Бүгенге бәйгенең соңгы туры — үзешчән сәнгать туры. Бу турда безнең әниләребез төрле халыкларның биюләрен башкарырга, артистлар булып җырларга тиешләр.

Икенче алып баручы. Без аларга имтихан биргәндәге кебек билетлар әзерләдек. Билетларда кайсы артистка булып җырларга һәм кайсы милләт биюен башкарырга икәнлеге күрсәтелгән. Рәхим итегез, әниләр, билетларны алыгыз. Әниләр билетларны алалар. Билетта язылган номерларны башкаралар.

Беренче алып баручы. Хөрмәтле тамашачылар, «Ягез әле, әниләр!» бәйгесенең җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Сүзне жюрига бирәбез. Жюри бәйгенең барлык турларына да йомгак ясый, җиңүчеләрне билгели. Балалар җыр һәм бию ансамбле бәйгедә катнашучы хатын кызларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшыралар һәм Ф. Әхмәдиевнең Г. Зәйнашева сүзләренә язылган «Җырлыйм әнием турында» дигән җырын башкаралар.

Беренче алып баручы. Кадерле әниләр, сезгә бүгенге бәйгедә катнашуыгыз өчен зур рәхмәт. Ә без, хөрмәтле тамашачылар, сезнең белән саубуллашабыз. Киләсе очрашуларга кадәр!

ИХЛАСТАН