Яңа ел серләре. Зурлар өчен яңа елга сценарий

(Яна елга сценарий)

Зал бэйрэмчэ бизэлгэн.
Кара песи белэн Убырлы керэ.

Убырлы. Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.

Песи. (Чыршыга сокланып).
Ой, ой, ой!
Шундый матур чыршысы,
Бизэк кенэ ылысы,
Беркем дэ юк янында,
Икэү генэ без монда.
Булмасын бэйрэмнэре,
Бер бала да килмэсен.

Убырлы. Ярар, матурым, күрсэтермен мин аларга бэйрэмне, гомер буе онытмаслар мине.

Песи. Эх, бэйрэмнэрен бозарга иде,
Нэрсэ булса да уйларга иде.

Убырлы. Шып! Күп сөйлэшмэ.

Убырлы. Фу, кеше исе килэ. эйдэ, моннан ычкыныйк.

Китэлэр. Тылсымлы музыка яңгырый.

Кулга – кул тотынышып балалар түгэрэк эйлэнэлэр.

Җыр “Яңа ел”.

Самат.

Гаҗэп күркэм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бэйрэмен
Котлы булсын Яңа ел!
Котлы булсын Яңа ел!

Исламия.

Без җыелдык бүген залга
Яңа ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ
Җыр җырлап эйлэнергэ.

Б. Ильяс.

Менэ килде Яңа ел,
Җитте күңелле чаклар.
Яшел чыршы янына,
Без чакырдык кунаклар.

Алып баручы. Балалар, ай нинди кызганыч
Ашыга-ашыга без бизэндек.
Бэйрэмгэ диеп килдек.
Юк икэн бит чыршыбыз,
Без юкка тырышканбыз.
Тукта, тукта, ут сүнде,
Кемнэрдер бире килде.

Алып баручы. Балалар, безгэ булыша алмассыз микэн? Без бэйрэмгэ килдек, чыршыбызда утлар юк, тирэ-юньдэ бик караңгы. Карсылуны ярдэмгэ чакырыйк бергэ-бергэ.

Балалар. Карсылу-у! Карсылу-у!

Кулына тылсымлы таяк тоткан Карсылу керэ.

Карсылу. Исэнмесез, дусларым! Ник чакырдыгыз мине?

Алып баручы. Балалар бэйрэмгэ килгэннэр, э чыршыбызның уты юк бит

Карсылу.

(Тылсымлы таягы белэн хэрэкэтлэр ясый.)

Яшел чыршы, басып торчы
Залның түрендэ.
Утлар сибеп балкып тор син
Бэйрэм көнендэ.

(Чыршының утлары яна.)

Килегез чыршы янына,
Түгэрэккэ басыгыз.
Яңа елны уйнап-көлеп,
Җырлап каршы алыгыз.

Җыр «Чыршы янында».

Алып баручы. Утырыйк, бераз ял итик,
Чыршыны читтэн күзэтик.
Бэйрэм башланды гына,
Серле хэллэр булыр сыман.

Балалар утыралар. Ут сүнэ. Убырлы карчык песие белэн керэ.

Убырлы. Бигрэк күңелле икэн бер иптэшең дэ булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмэкне алдым. Бэйрэмгэ киярмен дип тырыштым инде. Тик берэү дэ чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрэк күңелсез.

Песи. э син сихерлэ.

Убырлы. Бер, ике, өч, миндэ сихер, миндэ көч.
Нэрсэ күрэм алда?

Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтэлэрдер алар.

Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи. Юк.

Убырлы. Хи-хи-хи! Менэ эш табылды. (Җырлап-биеп, шатланып йөри.)

Песи. Нинди эш, сөйлэп бир эле.

Убырлы. Мине, чибэр апаларын, бэйрэмгэ чакырмадылар алар. Барыбер бэйрэмнэрен бозам.

Песи. Минем дэ сиңа булышасым килэ.

Убырлы. Песи, ханым, мин сиңа порошок бирэм, шуны Кыш бабайга сип. э мин Кыш бабай булып балаларны үземэ каратам. Кара аны, тиз йөр. Капчыгын ал да, монда кил.

Песи мыраулап чыгып китэ.

Убырлы балалар янына килэ.

Убырлы. Исэнмесез, балаларым, оныкларым!
Сезне Яңа ел белэн котлыйм.
Яңа елда телим сезгэ кайгылар,
Зурдан-зур начарлыклар,
Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

Алып баручы. Убырлы, син бүген нишлэптер, үзең шикле, үзең юмарт күренэсең.

Убырлы. Син нэрсэ, матуркаем. Өйрэнеп беткэнсез, мине гел начар итеп күрэсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

Алып баручы. Без мэрхэмэтле кунакларга бик шат. Бэйрэмебезгэ рэхим итегез.

Убырлы. Мин бэйрэмгэ шундый эзерлэнеп, бизэнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белэн чыршы тирэсендэ йөрисем, җырлыйсым килэ.

Балалар ярым түгэрэккэ басалар.

Җыр “Кыш җитэ”

Исламия.

Чын күңелдэн котлыйм сезне,
Яңа ел белэн, дуслар!
Бүген монда яңгырасын,
Шат авазлар,шат җырлар.

Никита.

Ап-ак мамык карлар ява,
Акка төреп дөньяны.
Бүген безне үз янына
Җыелган дусларың.

эмир.

Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың
Бүген синең яныңа
Җыелган дусларың.

Сэйдэш.

Көтэ чыршы сабыр гына
Безнең җыр җырлаганны.
Тирэсендэ эйлэн-бэйлэн
Уеннар уйнаганны.

Г.Ильяс.

Исэнме, чыршы, исэ
Тагын да бер ел үтте.
Күңелле чыршы бэйрэмен
Балалар күптэн көтте.

Мансур.

Нинди генэ уенчыклар,
Муенсалар юк анда.
Серле шарлар, алмалар
Бөрелэр дэ бар анда.

Убырлы. Шэп булды бу. Бэйрэмне матур каршыладык. Шуның белэн бэйрэм тэмам. Өегезгэ кайтып китегез.

Алып баручы. Син нэрсэ, Убырлы. Без эле Кыш бабайны көтэбез. Нинди чыршы бэйрэме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткэн.

Алып баручы. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның эле бер елны да килмичэ калганы юк. Балалар, бергэлэп чакырыйк эле.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Алып баручы. Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. эбекэй, бу хэллэр миңа бер дэ ошамый эле.Бу эшкэ синең катнашың юкмы? эйт эле, кая Кыш бабай?

Убырлы (үчеклэп). Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигэч, юк инде.

Алып баручы. Яхшылык белэн Кыш бабайны җибэр, эгэр дэ юлына син аркылы чыгарга уйласаң, кара аны.

Убырлы. Сез нэрсэ? Мине куркытасызмы? Менэ сынашып карыйк эле, кем җитезрэк, хэйлэкэррэк, акыллырак икэн? Минме, синме?

Уен. Киез итеклэр киеп чыршы тирэли йөгерү. (Татар көе)

Убырлы. Ярар, сез җитезлек белэн, мин хэйлэкэрлек белэн алдырдым. Минем турында матур шигырьлэр сөйлэсэгез, Кыш бабайны китерэм.

Балалар.Убырлы убырлы
Бөтен бите пудырлы.
эй, бизэнгэн, ясанган.
Караучысы булырмы?
Аяклары кэкре,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибэр дип масая

Убырлы. Сез мине үпкэлэтэсез!

Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы. Ярар, ярар, Мин дэ шаярырга яратам. Сезгэ Кыш бабай кирэкме, каршы алыгыз.

Себеркесе белэн сихерли.

Музыка астында Кыш бабай керэ.

Кыш бабай. Килэм, килэм, балалар. Сезнең янга ашыгам. Бар халык качкан, күрэсең, суыктан курыккан. (Чыршыны эйлэнэ.) Суыкмы сезгэ, балалар? Суыкмы сезгэ, кунаклар?

“Кыш бабай белэн күмэк җыр”

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Кыш бабай. э хэзер суыкмы, балалар?

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Убырлы. Җылы-суык, җылы-суык. Җитэр инде сиңа чыршы тирэли йөрергэ. Кунакка килгэч исэнлэшергэ кирэк, э син йөгерэсең дэ йөгерэсең.

Кыш бабай. Чынлап та, нэрсэ булды соң минем белэн? (Кинэт үзгэреп.

Исэнмесез, балаларым!
Минем матур алмаларым,
Зур улларым, зур кызларым,
Иң кадерле күз нурларым!
Яңа ел белэн сезне!

Балалар. эй, Кыш бабай, Кыш бабай!
Туңдырма безне болай!

Кыш бабай. Юк, юк! Суык- салкыннарны,
Җиллэрне , бураннарны.
Барысын да калдырып килдем,
Барлык йөрэк җылысын
Сезгэ бүген китердем.

Балалар.

Рэхмэт сина Кыш бабай,
Чыршы китергэн өчен.
Яңа елга һэммэбезне,
Матур бизэгэн өчен.

Кыш бабай. Бигрэк матур бэйрэмегез,
Бигрэк матур чыршыгыз.
Яңа елда шушылай гел бэхетле булыгыз.
Танышыйм эле башта
Сезнең белэн мин.
Бер, ике, өч… диюгэ
Һэркем эйтсен исемен.

(Һэр бала исемен эйтэ).

Кыш бабай.Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда эйлэн-бэйлэн
Җырлап биеп алыгыз.

Җыр «Кыш бабайны биетү».

Кыш бабай. эй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белэн уйнарга яратам инде мин. Туңдырып алыйм эле үзегезне.

Уен «Туңдыру». (Татар көе)

Кыш бабай. Берегезне дэ туңдыра алмадым, җитмэсэ бик арыдым, утырып торыйм эле.

Лэйлэ. Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичэ,
Китмисең биимичэ.
Башта безне карап тор
Аннан үзең эзер бул.

“Полька” биюе

Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бэйрэменэ килеп,
Булмас биеми калып.

Кыш бабай биюе. Утыра. (Татар көе).

Кыш бабай. Уф, арыдым, җылындым.
Кайда минем суыгым.
Яусыннар ап-ак карлар.
Минем дусларым алар.
Кар бөртеклэре биюе.

Кыш бабай. Менэ хэзер ял итим,
Шигырьлэр тыңлап китим.

Шигырьлэр.

Б. Ильяс.

Дуслар, бергэ җыелдык,
Барыбыз бергэ булдык.
Бергэ шундый күңелле,
эллэ шулай түгелме?

Сөлэйман.

Чыршы килгэн бүлмэбезгэ
Тэмле ислэр аңкытып.
Тора залның уртасында
Нурлы йөзен балкытып.

Эмиль.

Чыршыны без бизэдек,
Нэрсэнедер сизмэдек!
Чыршыбыз балкып торсын.
Утлары янып торсын!

Арсен .

эйтерсең лэ энҗе ява,
Энҗе ява, кар түгел.
Карлар оча ак мамыктай,
Шуңа шатлана күңел.

Сөмбел.

Гүзэл, матур, сылу кызга
Чыршы сине тиңлибез
Уенчыклар, шарлар белэн
Үзебез дэ бизибез.

Рамазан. Бүген иртэн экрен генэ,
Эре-эре кар ява.
Сулышлар иркенэялэр
Нинди саф, чиста һава.

Яңа ел керэ.

Яңа ел. Мин Яңа ел, Яңа ел
Сезгэ бүген килгэн ел.
Нинди матур бүген безнең бэйрэм
Ничек матур утлар яналар
Тизрэк кайтсын балаларым диеп,
Тауны көтэ безнең балалар.
Мин яратам киек җэнлеклэрнең,
Кыш бабайны сырып алуын
Көлэч йөзле, юмарт Кыш бабайның
Телэр идем мэңге калуын.

Зэлия.

эй күңелле Яңа ел.
Нинди була Яңа ел?
Тэмлеме ул Яңа ел?
Тэмлесен бик тэмле дэ,
Бик тик бетеп китэ ул.
Ямьлесен бик ямьле дэ
Бик тиз үтеп китэ ул.

Убырлы. (чыршы артыннан чыга.) Кыш бабай, миңа бик оят булып китте. Мин бит сине йоклатмакчы идем. Син мине гафу ит инде.

Кыш бабай. Убырлыны гафу итэбезме, балалар?

Балалар. Гафу итэбез!Гафу итэбез!

Убырлы. Рэхмэт Кыш бабай! Рэхмэт балалар.

Кыш бабай. Балалар, миңа бит китэргэ вакыт. Мине башка балалар
бакчаларында да көтэлэр.

Алып баручы. э бүлэклэр, Кыш бабай?

Убырлы. эйе, эйе, бүлэклэр.

Кыш бабай. эй, онытып торам икэн. Кая эле, чыршы төбендэ генэ иде бит капчыгым. (Эзлэп китэ) Менэ икэн. (Өстерэп алып килэ. Ача. Песи чыга.) Син нэрсэ эшлисең монда?

Песи. (киерелеп) Йоклап киткэнмен бит.

Кыш бабай. Бүлэклэр кая соң?

Песи. Нинди бүлэклэр?

Убырлы. (песигэ). Син нишлэдең?

Песи. Мин барысын да синеңчэ эшлэдем. Бүлэклэр Кыш бабай өендэ калды.

Кыш бабай. Бүлэклэремне алып ташлап, капчык эченэ син үзен кереп яттыңмыни эле? эйдэ, өйдэн карап килик эле.

Песи. Үзем, үзем. Мин аның кая икэнен белэм. (Чыгып китэ. Капчыкны күтэрэ алмый. Ишектэн кычкыра.) Килегез эле булышырга.

Кыш бабай, Убырлы капчыкны күтэреп керэлэр.

Кыш бабай.

Менэ сезгэ бүлэклэр
Рэхим итеп алыгыз.
Яңа елның күчтэнэчен
Өйгэ алып кайтыгыз.
Сезнең белэн саубуллашып
Тагын бер елга китэм.
Исэн-имин булыгыз,
Тагы да зур үсегез.
Килэсе елга бэйрэмгэ
Барыгыз да килегез.
Яңа ел котлы булсын,
Яңа ел нурлы булсын!
Сэламэтлек, шатлыклар,
Телим бары уңышлар!

Убырлы. Бик күңелле сезнең белэн
Мине яратасыз, белэм.
Онытмагыз чакырырга
Килэсе елга да килэм

Бүлэклэр өлэшэлэр, китэлэр. “Веселая песенка”

Балалар. Яңа ел нурлы булсын! Яңа ел котлы булсын!
Тэрбияче: Зэкиева Г.Н.
Эгълэмова Ф.Н.