Каз — ул кешеләр тарафыннан кулга ияләндерелгән иң борынгы кошларның берсе. Безнең борынгы әби-бабайлар да бу кошны, әлбәттә бик теләп асраганнар. Беренчедән аның мамыгыннан мендәр, түшәк, ястыклар ясаганнар. Гомумән, мендәр өеменнән башка татар өен күз алдына китереп тә булмый. Икенчедән, каз итеннән бик оста итеп аш-су әзерләгәннәр: каз бәлеше, каз коймагы, каз тәбикмәге, каклаган каз дисеңме. Җәй көне кипкән каз ите белән ит юклыгы да бик сизелмәгән. Каз маен хәтта дәвалау өчен саклаганнар: кышкы суыкларда бит, колак очлары өшесә, каз мае сөрткәннәр, салкын тигәндә дә каз маен эретеп эчкәннәр.
Инде борынгы йолаларга килсәк, анда каз билгеле бер урын алып торган. Улы яки кызының үз тормышын корыр вакыты җитсә, ана кеше берничә казын туйга дип саклап тоткан. Чөнки пар каз туйның хөрмәтле күчтәнәче. Матур табакка салып, казны туй мәҗлесенең түренә чыгарганнар. Аны бүлүне бу эшне җиренә җиткереп, йолаларын үтәп башкаручы, үрнәк тормышлы мөхтәрәм осталарга тапшырганнар. Каз күтәреп килгән “күчтәнәчле кунак” һәрвакыт аерым хөрмәткә лаек саналган.
Каз өмәләре авыл тормышының күренекле вакыйгасы булган. Аны бигрәк тә кызлар көтеп алганнар. Каз өмәсеннән читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә ошарга, ярарга тырышканнар, йорт эшләрендә булышканнар.
Каз өмәсе ул эш кенә түгел, ә матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы да булган. Ә эшенә килгәндә – күмәкләшеп эшләгәч, каз йолку бәйрәм сыйфатын алган. Кызларның осталары үзләренең булганлыкларын шунда күрсәткәннәр.
Йолкыган казларны көянтәгә асып, кызлар чишмәгә, су буена юл тотканнар. Анда барып казларны салкын чишмә суында чайкый-чайкый юганнар. Чишмәгә бару үзе дә йола белән бәйле. Кызларга, гадәттә, гармуннарын алып, егетләр иярә торган булган. Монда да җыр җырланган, такмак әйтелгән, чишмә буенда биюләр башкарылган.
Казларны юып кайтышка хуҗабикә каз маенда бик әйбәтләп коймак, я тәбикмәк пешереп, чәй әзерләп көтеп торган. Ә аш-бәлешләр кичкә әзерләнә. Монда инде кызлар белән бергә башка кунаклар, егетләр дә чакырыла. Кичке мәҗлес уенга халык иң матур киемнәрен киеп, бизәнеп ясанып килгән.
Күргәнебезчә, каз өмәсе – ул нигездә авыл тормышының бер бизәге булган. Кайбер җирләрдә ул әле дә шулай дәвам итә.
Көзге байлык! Көзге муллык!
Авылда каз өмәсе!
Яше-карты, бала-чага —
Шау-гөр килә һәммәсе!