Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Һәр елны июнь аеның өченче якшәмбесендә безнең илебездә медицина хезмэткэре коне билгеләп үтелә. Шушы изге кешеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлау өчен сезнең игътибарга берничә котлау тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле …..  сезне чын йөрәктән һөнәри бәйрәмегез — медицина хезмэткэре коне белән котлыйм! Сезнең хезмәт гадәттән тыш җаваплы һәм иң олугъ хөрмәткә ия. Сез дөньядагы иң кадерле кыйммәтләр – кешеләр сәламәтлеге, кеше гомерләре өчен җавап бирәсез. Ак халатлы кешеләр — безнең һәрберебез өчен өмет һәм шәфкатьлелек билгесе. Һәрберебезнең язмышы сезнең һөнәри осталыгыгызга һәм тәҗрибәгезгә бәйле. Әлеге бәйрәм көнендә сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек,  иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Исән-сау булыйк!



Җиңел булмаган көндәлек хезмәтегез белән сез кешенең иң кыйммәтле нәрсәсен — гомерен һәм сәламәтлеген саклыйсыз. Табиб һөнәре тулысынча кешегә хезмәт итүгә багышлана. Ул Гиппократ антына тугры булу һәм белем белән бергә, чиксез түземлек, ныклык, сизгерлек таләп итә. Медицинада очраклы кешеләр була алмый. Рухи байлык, гуманизм, шәфкатьлелек һәм үз-үзеңне аямау — бу бәя биргесез сыйфатлар чын медицина хезмәткәрләренә хас. Сезнең эчкерсез хезмәтегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм. Сезгә һөнәри уңышлар һәм имин тормыш телим. Сәламәт яшәү шатлыгы бүләк иткән пациентларыгызның елмаюлары һәм рәхмәтләре сезгә иң зур бүләк булсын! Бәйрәм белән!

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Барыгызны да һөнәри бәйрәмегез белән ихластан тәбрик итәм, гаиләләрегезгә иминлек, йортларыгызга бәрәкәт телим. Һәр кеше гомерлек һөнәрен, хезмәтен йөрәге кушканча сайлый. Ә сез, хөрмәтле табибларыбыз, илебезнең иң зур байлыгы – кешеләр сәламәтлеге сагында тору бурычын үз өстегезгә алгансыз. Сәламәтлекне бернинди байлык белән дә чагыштырып булмый, ул бәхет һәм тулы кыйммәтле тормышның нигезе булып тора. Шуңа бәйле сезнең хезмәтегез кешеләр өчен кирәк һәм һәрвакыт ихтирамга лаек. Кешеләр сәламәтлеген саклап калуда күп нәрсә сезнең һөнәри осталыгыгызга бәйле.

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Без сезгә халык сәламәтлеген саклауда зур өметләр баглыйбыз. Игелекле һәм җаваплы хезмәтегездә бетмәс көч, рух ныклыгы, саулык һәм күңел көрлеге телибез.

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Хөрмәтле ак халатлы шәфкать ияләре! Медицина хезмэткэрлэре — иң мактаулы һәм хөрмәткә ия һөнәр кешеләре. Һәркайсыбызның гомере бер генә һәм без аны сезгә ышанып тапшырабыз. Кеше өчен иң кыйммәтле байлык, хәзинә саналган тән саулыгын бернинди бәяләр белән дә үлчәп булмый. Сез сайлаган һөнәр халык өчен иң кадерлесе һәм иң мөһиме. Иңегездә гаять олы җаваплылык тойган хәлдә сез бик күпләргә яшәү сулышы өрәсез, киләчәк көнгә өмет-ышаныч уятасыз. Сезгә гаять җаваплы, белем һәм тәҗрибә таләп иткән эшләрегездә зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете, рәхмәт сүзләрен ешрак ишетүегезне телим.

Син ярдәм кулы сузасың
Авыру-сырхауларга.
Өмет утын кабызасың
Өметен җуйганнарга

Иң яман чирдән дә гүя
Терелтә нурлы күзең
Һәммә дарудан сихәтле
Синең ягымлы сүзең.

Шәфкатьле йөрәгең өчен,
Булганың өчен түзем,
Чын күңелдән рәхмәт Сиңа,
Сау-сәламәт бул Үзең!
(Рафис Корбан)

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Табигатькә охшаш гомерләр дә,
Язлы да ул, җәйле-кышлы да.
Сездәй кеше булган өчен генә
Дөнья җәйле, моңлы-җырлы да.

Сезнең гомер үзе җәйгә охшаш,
Яшәү генә бүләк итәсез.
Үзегезгә кайтсын шатлык булып
Мәрхәмәтле һәрбер иртәгез.

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Чәчәкләргә төренеп җәй дә килде
Бәйрәм арты бәйрәм башлана
Бүген ак халатлы фәрештәләр көне
Бигрәкләр дә олы тантана.

Олы җанлы табиблар булганда
Якты килер язлар-җәйләр дә.
Теләгебез изге — бәхет нуры
Гел балкысын иде йөзләрдә!

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

Табиб дигән һөнәр иясе ул,
Күктән иңгән, гүя фәрештә.
Сабырлык та, түземлек тә мөһим,
Гаделлек тә кирәк бу эштә.
…күктән иңгән, гүя фәрештә.
Хаста өчен үзен корбан итә,
соңгы көчен биреп көрәшә.
Ак халатлы, изге җанлы кеше,
күктән иңгән, гүя фәрештә.
…күпме түзем кирәк бу эштә.
Үзе гадел, үзе ягымлы ул,
Күпме сыйфат анда берләшә.
Беркем белән аны тиңләмәгез,
Күктән иңгән, гүя фәрештә.
(Аделина Багданова)

Медицина хезмәткәрләре көне белән котлаулар

На русском: Поздравление с Днем Медика в прозе

ИХЛАСТАН