Мәзәкләр

КЫЗЫК-МЫЗЫК

Адвокат клиентка:

—  Миннән бернәрсә дә яшермәгез.

Һөҗүм ясап, банктан бер миллион сум акча алуыгыз дөресме?

—  Ант итәм, юк!

—  Ул вакытта мин сезне яклаудан баш тартам. Кем миңа
гонорарны түләр?

***

Хатыны төнлә саташып уяна да ирен төрткәли башлый.

— Сыптыр тизрәк, ирем кайтты!

Ире күлмәк-штанын эләктерә дә тәрәзәдән сикерә. Үзе
очып бара, үзе уйлый: “Тукта, мин кем булып чыгам соң алайса?”

***

Укытучы үзенең коллегасына зарлана:

—  Ай, эләкте миңа аңгыра балалар. Аларга теорема аңлатам — аңламыйлар. Икенче тапкыр аңлатам — аңламыйлар. Өченче мәртәбә аңлатканда үзем дә аңладым, барыбер аңламыйлар.

***

Төн. Караңгы почмакта ике кеше очраша. Шуларның берсе сорап куя:

— Якын-тирәдә милиция юктыр бит?

—  Юк, — дип җавап бирә икенчесе.

—  Ул вакытта өс киемеңне сал.

***

Хатын иренә:

—  Кадерлем, син “Ничек итеп йөз яшькә кадәр яшәргә?” —
дигән китап алып кайткан идең. Шуны һич тә таба алмыйм.
Кая китте икән ул?

—  Синең әниең укый башлагач, мин аны чыгарып ташладым.

***

Татлы җимешем, синнән бер нәрсә сорыйм әле.

—  Сора, кадерлем.

—  Син мин үлгәннән соң бүтән беркемне дә яратмаска ант
итә аласыңмы?

—  Әгәр үлмәсәң?

***

Мәзәкләр

Төрмә камерасында:

—  Сине ни өчен утырттылар?

—  Яңа елга бүләкләрне бик иртә әзерли башлаганга.

—  ?!

—  Кибет әле ачылмаган иде…

***

Суд бара.

—  Хатын-кыз булып киенгән кешенең җинаятьче икәнен каян белдегез?

—  Ул бер витрина янында да тукталмады.

***

Төнлә ир кеше ниндидер тавыштан уянып китә. Күзен ачса, берәү шкаф тартмаларын актарып маташа.

—  Әй, син, нәрсә эзлисең анда?

—  Акча!

Ир кеше аркасы белән үк борылып ята.

—  Тапсаң — уят.

***

—  Әнием, мин тыныч кына утырсам, син бер теләгемне үтим дидең.

—  Әйткән идем шул. Я, нинди теләгең бар?

—  Хәзер кычкырыйм әле?

***

Рушан мәктәптән кайткач, әтисе сорый:

—  Улым, сине бүген такта янына чакырдылармы?

—  Әйе.

—  Я, шуннан!

—  Иртәгә сине чакырырлар.

***

Ит сата торган кибеткә ашыгып бер хатын-кыз килеп керә.

—  Сездә тавык бармы?

Сатучы суыткычта калган бердәнбер тавыкны чыгарып үлчәүгә куя. Үлчәү төгәл бер килоны күрсәтә.

—  Ы-һы. Ә зуррак юкмы?

Сатучы тавыкны кире куя да яңадан шуны ук алып сала һәм үлчәүгә бармагы белән баса. Үлчәү кило ярымны күрсәтә.

—  Шәп! Миңа икесен дә бирегез!

***

Ике дус сөйләшә:

—  Рәшиттән хатыны киткән.

—  Шулаймыни? Кәефе ничек соң?

—  Хәзер тынычланды инде. Башта шатлыгыннан хыялланыр дип курыккан идек.

***

—  Илдус, Ирекнең башына таба белән син суктыңмы?

— Әйе. Тик аның аяклары моңа кадәр үк кәкре иде.

***

—  Нишләп кәефең юк?

—  Ахыры күңелсез тәмамланган бер китап укыдым.

—  Нинди китап соң ул?

—  Минем саклык кенәгәм.

***

Шотландияле редакциягә хат җибәрә. “Әгәр дә сез шотландиялеләрнең саранлыгы турында мәзәкләр язуны туктатмасагыз, мин газетагызны күршеләремнән алып укымаячакмын!”

ИХЛАСТАН