Мөбәрак булсын Ураза гаете

ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

Менә Аллага шөкер ел буе сагынып көтеп алган изге Рамазан аебыз да тәмамланды. Шушы Бөек айда без иртәнге бәракәтле вакытларда сәхәр ашадык, кичләрен мул табыннар артында ифтар кылдык. Көндезләрен ашау-эчү, якынлык кылудан гына түгел ә телебезне начар сүзләрдән дә тыеп ураза тоттык. Кичләрен тәравих намазлары укыдык.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд сәллаһу галәйһиссәләм әйткән: — «Кемнең Рамазанда тоткан уразасы кабул булса, ул бәндә анасыннан яңа туган сабый кебек гөнаһсыз калыр дигән». Бу бик олы шатлык. Шушы изге айда тоткан уразаларыбыз, укыган тәравих намазларыбыз, биргән фитыр сәдакаларыбыз һәм башка гыйбәдәтләребез Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабуллардан булсын.

Раббыбыз Аллаһ шушы айда алган сабакларыбызның файдасын ел дәвамында күрергә насыйп итсен. Илләребезгә, гаиләләребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә сәламәтлек биреп хәерле гомерләр насыйп кылсын һәрбарчабызга да. Мөбәрак булсын Ураза гаете!

ИХЛАСТАН