Өлкәннәр көне белән котлау шигырьләре

өлкәннәр көне белән котлау ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Өлкәннәр көне белән котлау шигырьләре көзнең иң матур вакыты 1 октябрь көнендә безнең олы яшьтәге якыннарыбызның, туганнарыбызның күңелләрен күтәрсен, бәйрәм кәефе бирсен.

Өлкәннәр көне белән котлау шигырьләре

Сезнең тормыш юлы матур тарих,
Күпләр өчен үрнәк булырлык.
Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,
Сезнең гомер — безнең горурлык.

Өлкәннәр көне белән кадерлеләрем минем!!!

***

Картаям, дип, һич тә хафаланма,
Өлкәннәрдә акыл-сабырлык,
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә син бар үрнәк алырлык.
Безнең кайгы синең кайгы булды,
Безнең уңышларга куан гел.
Үткәннәрең җиңел булмаса да
Киләчәгең булсын матур гөл.

***

Авыртмасын саның, сыкрамасын җаның,
Көләч йөзең һаман яктырсын.
Ходай сиңа картлык көннәреңдә
Рухи өмет, шатлык артырсын.
Теләкләрне кайсын теләсәк тә,
Аз булыр күк синең хөрмәткә.
Аяз булсын мәңге күңел күгең,
Без калабыз шушы теләктә.

***

Күзеңдәге бәхет чаткылары
Яшәү яме бирсен һәркемгә!
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын,
Изге дога йөртсен гомергә!

Сикәлтәсез булсын үткән юлың,
Җылы җилләр генә иссеннәр!
һәрвакыт та барган юлыңда
Ак чәчәкләр генә үссеннәр!

Чын йөрәктән телик әле
Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә, иңсәләрең
Тоймасалар иде тормыш йөген

Тормыш сукмагыннан үткән чакта
Сикәлтәсез булсын барыр юлың.
Хезмәтеңә күрә хөрмәт белән
Түрдә булсын һәрчак синең урын.

Эзләсәң дә табып булмый
Сезнең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә, бүләк итәр идек,
һавадагы йолдыз — айларны.

Киң күңелегез, юмартлыгыгыз өчен,
Кояш белән Сезне тиңлибез.
Шатлык тулы, куанычлы,
Озын гомер Сезгә телибез.

Өлкәннәр көне белән котлау

Өйгә кайтсам — өй балкыган,
Өйгә нур иңгән.
Ерак җирне якын итеп
Әбием килгән.

Үзен ничек сагынганны
Белгән ул, белгән.
«Күрим әле улымны» дип,
Әбием килгән.

***

1 октябрь Олылар коне белэн эбигэ котлау

Әбиебез, кадерлебез безнең,
Иң өлкәне шушы гаиләдә.
Чын йөрәктән сине котлар өчен
Җыелыштык бүген бәйрәмгә.

Ак яулыкта күңелең чисталыгы,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең
Киртәләрне тормыш юлыңда.

Әлегәчә ару белмәс үзең,
Куандыра татлы ризыгың.
Кышын һәрберебез аягында
Була синең мамык оегың.

Өй түреңне бизи һәрчак гөлләр
Алар сине күреп сөенә.
Шул чәчәкләр кебек безне дә син
Куандырып яшә гомергә!

Рәхмәт, әби, сине күрү шатлык,
Беркайчан да авыру белмә син!
Саф күңел ул картаюны тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!

Бабайларны Олкэннэр коне белэн котлау сузлэре татарча

Бабабыз акыл иясе,
Бабабыз уңган кеше.
Нәрсәгә тотынса да,
Һәрвакыт гөрли эше.

Барыбыз да сине, бабай,
Чын күңелдән котлыйбыз.
Бәхет-шатлык, сөенеч тулы
Озын гомер телибез

Гөрләп яшә, картаюны белмә,
Куанып яшә һәр көнгә.
Күңелең синең һәрчак шулай,
Ачык булсын һәркемгә.

Без телибез ак бәхетләр,
Туасы һәр көнеңә.
Зур сәләтең, эш сөюең,
Гадилегең сүнмәсен.
Әйбәтлегең, игелегең,
Гомергә сүрелмәсен.

***

Яшиләр безнең авылда
Әбиләр һәм бабайлар.
Нинди генә авырлыклар
Күрмәгәннәрдер алар.

Безнең дә бар картаясы,
Булышыйк без аларга.
Утын ярыйк су китерик,
Шатлансыннар алар да.

Алар кечкенә чактан ук
Баш ими эшләгәннәр.
Кыенлыклар алдында да
Бөгелеп төшмәгәннәр.

Сугышларда катнашканнар
Авырлыкларга түзеп.
Яхшылыкларга өйрәник
Әби-бабайдан күреп.

***

Бер күрешү — бер гомер дип,
Дога кыла әбиләр.
Яңа төсмер, мәгънә ала,
Борынгы җыр, иске көйләр.

Ак әбиләр бер елмайса
Үсә күңел офыклары.
Яннарында уйнап йөри
Орчык буе оныклары.

Ходайның һәр бирмеш көнен
Дога кылып сәламлиләр
Ил шатлыгы, ил аклыгы —
Ак яулыклы, ак әбиләр.

***

Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел
Һәр көн яңа бәхет килсен
Моңаерга кирәк түгел

Шатлыгыгыз ешрак булсын,
Кайгылар урап үтсеннәр.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныклар гөрләп үссеннәр

***

Җир йөзенең бөтен матурлыгын
Килә сезгә бүләк итәсе.
Дөньядагы матур сүзләрнең дә
Иң җылысын килә әйтәсе.
Илгә һәрчак көч – дәрт иңеп торыр
Өлкән затлар ихлас елмайса…
Картайдым дип һич тә кайгырмыйк без.
Безнең гомер байлык ләбаса.

***

Читайте также: Поздравления с Днем пожилых в прозе на русском языке

Картаймасын һич йөрәгең,
Сырланса да маңгаең
Күңелең гел изгелектә
Беләсең тормыш җаен.

Озын-озак еллар үтеп
Җиттең син (яшь) кә
Гаиләдә игелек кылып
Гомерең узмый бушка.

Яшь вакытта көрәштә
Һич бирмәдең билеңне.
Шатлык һәм тынычлык белән
Уздыр бар гомереңне.

Олкэннэр коне белэн котлаулар сезнең күңелләрне күтәрсен исән-сау булыгыз, кайгы-хәсрәт килмәсен, һәрчак шундый матур мөләем булып калыгыз, күп еллар буена бергә-бергә шатланышып яшәргә язсын.

ИХЛАСТАН