Рамазан ае башлану белән котлаулар
Килде безгә изге Рамазан,
Мәчетләрдә яңгырады азан.
Тәравихлар укып шатлык белән
Без кайтабыз бүген намаздан.
Аллаһ Тәгалә бәрәкәтле итсен,
Көтеп алган изге аебызны!
Кабул итсен тоткан уразалар,
Һәм кылган догаларыбызны!
Каршыларга язсын шатлык белән
Изге айның һәр туар таңын
Рамазандагыдай әҗер-савап
Башка бер айда да юк тагын.
Ихсан Нурисламов
Рамазан ае башлану белән шигырьләр
Мөбәрәк ай – изге Рамазанда
Кабул булсын изге теләкләр
Сау-сәламәт, таза яшик дуслар
Иман белән тулсын йөрәкләр
Гөнаһларны ярлыкасын Аллаһ
Әүвәлгесен, һәм дә соңгысын
Тоткан руза, тәравих намазлар,
Догаларыбыз кабул булсын
Ихсан Нурисламов
Авыз ачу догасы шигъри рәвештә
Әй, Аллаһым, шушы уразамны
Синең өчен генә мин тоттым,
Сиңа гына иман китердем мин,
Сиңа гына тәвәккәл кылдым
Синең ризыгың белән авыз ачам
Әй, Аллаһ мине ярлыкагыл
Минем әүвәлге гөнаһларымны,
Һәм соңгыларын да гафу кыл.
Ихсан Нурисламов
Рамазан ае башлану белән котлаулар прозада — МОНДА