Сабантуй бәйрәме белән котлау сүзләре, шигырләр

Сабантуй бэйрэме белэн котлау ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Кешелекнең үзе шикелле үк,
Борынгыдан килә бәйрәмнәр.
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше —
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Сабантуй бэйрэме белэн котлау сузлэре

Барчагызга да, татар халкының иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе булган, Сабантуй бэйрэме белэн ихластан котлау сузлэре җиткерәсем килә! Сабантуй бәйрәме — бик олугъ мәгънәле. Чөнки ул язгы басу эшләренең бетүен генә билгеләп калмыйча, татар халкының хезмәт сөючән, кунакчыл, киң күңелле һәм оста игенчеләр булуын да гәүдәләндерә. Татарлар, Рәсәйнең кай тарафында гына яшәмәсен, алар Сабан туен бик хөрмәтләп уздыралар. Башка милләт вәкилләренә дә бу бәйрәмнең бөтен матурлыгын күрсәтәләр, алар да бу бәйрәмдә бик теләп катнашалар. Сабан туенда борынгы гореф-гадәт, җыр-бию, төрле йола һәм уеннар бер-берсе белән үрелеп бара. Быелгы Сабантуйлары да күңелләрдә бары матур хатирәләр калдыручы, шатлыклы булыр, алга таба да игелекле гамәлләр кылу өчен көч-куәт, дәрт һәм илһам бирер дип ышанып каласы килә.

***

Котлы булсын, бәйрәмебез
Ямьле Сабан туйлары
Һәр кешенең якты булсын
Барлык хыял-уйлары.

***

Хөрмәтле авылдашлар, авылыбызны сагынып кайткан хөрмәтле якташларыбыз, кадерле кунаклар! Сезне милләтебезнең горурлыгы булган зур бәйрәм — Сабантуй бэйрэме белэн ихлас күңелдән тәбрик итәм. Бу олы бәйрәм һәрбарча кешегә күтәренке кәефләр һәм яшәү дәрте бүләк итсен! Күңелләргә якты хисләр бирсен, киләчәккә өмет һәм ышанычны арттырсын!

***

Сезне Сабантуй бәйрәме белән чын куңелдән котлыйбыз! Сезгә исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телибез! Сабантуй бәйрәменә рәхим итегез! Котлыйбыз! Бәхетле булыгыз!

Сабантуй бэйрэме турында шигырьлэр

Бәйрәм итик әле бергәләп

Сабантуйлар җитте, сихри моңнар
Мәйданнарга тарта күңелне.
Моңлы, җырлы халкым бу бәйрәмне
Авыр елларда да үткәрде.

Туган яклар газиз һәркемгә дә,
Авылдашлар кайта читләрдән.
Сагындырып килгән бу көннәрне
Кем бар икән зарыгып көтмәгән?!

Заманында милләт бакчасына
Кемнәр генә пычрак атмаган.
Тик шулай да минем газиз җирем
Асыл йөзен әле саклаган.

Йөрәгемә минем тәүге хисләр,
Тәүге моңнар тынгы бирмиләр.
«Шәмдәлләрдә генә лә утлар яна,
Җиткән кызлар киндер эрлиләр».

Шәмдәлләрдә генә утлар янган,
Өй эченә иңгән серлелек.
Шунысын беләм: тукымасы булган
Мәйдан батырына сөлгелек.

Хәзер инде киндер тукымыйлар,
Онытылган аның серләре.
Бүләкләр күп хәзер мәйданнарда,
Дәшеп тора табын түрләре.

Кырларымда эшләр тынган ара,
Күңел тыныч, табын түгәрәк.
Үпкәләмә, якташ, бу бәйрәмдә
Игенчегә табын түрдәрәк.
Милли рухыбызны бер яңартып,
Бәйрәм итик әле бергәләп.

Чыңгыз Мусин

Сабан туе җитте

Газиз халкым, Сабан туең җитте,
Чал тарихлы милли бәйрәмең.
Колгаларда җилферди бит, әнә,
Мәйданнарга дәшеп әләмең.

Чәчү беткән, ә игенче уйда,
«Кем соң быел сабан батыры?!»
Борынгыдан калган гадәт инде
Бүләк көтә хаклы батырны.

Авылымның иң көчлесен көтә
Хуҗалыкның иң зур тәкәсе.
Авыл кызы яшереп сөлге чигә,
Җиңүчегә бүләк итәсе…

Көязләнеп кенә чүлмәк көтә
Быел үзен ватар хуҗасын.
Күзне бәйләп чүлмәк ваталмаска
Татар инде татар буламы соң?!

Салам тутырылган тукмак көтә,
Стан көтә «сугыш чукмарларын».
Күрсәт әле, халкым, мәйданнарда,
Татар булган җирдә ни барын?!

Бау тартышы, йөгерү ярышлары
Җилкендереп тора йөрәкне.
«Камыр батырлар» да утын яра
Көчләндерер өчен беләкне.

Бик ямьләнгән инде инеш буе,
Көязләнгән чибәр таллар да.
Сабантуйга дан, мәдхия җырлый
Сандугачлар өзелеп таңнарда.

Чабыш атлар ярсып көтә, әнә,
Сизә алар бәйрәм җитәсен.
Сөйгән халкым, туган җирем көтә
Сабантуйның якты иртәсен.

Әлфирә Низамова

Сабан туе

Сабан туе! Бәйгеләрдә
Барча халык катнаша.
Гер күтәрә, бау тартыша,
Бу — гаҗәеп тамаша.

Сабан туе мәйданында
Күтәрелә күңелләр.
Җилдәй җитез атлар чаба,
Көрәшә ир-егетләр.

Һәр кешегә дә мәйдан киң,
Сәләтлеләр — уртага.
Язгы чәчү батырлары
Бүген итә тантана.

Киленнәр бизәкләр чиккән,
Нурдандыр өлгеләре.
Ел-чорлар аша җилферди
Сабантуй сөлгеләре.

Асия Корбангалиева

Сабантуй

Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар сые бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.

Чаптар өстендә чабып,
Катыктан тәңкә табып,
Колга башына менеп,
Узышлыга йөгереп

Һәм татарча көрәшеп,
Аркан белән сөйрәшеп,
Ватмый йомырка ташып,
Тапкырлыкта сынашып

Җиңсәң әгәр,
Сабантуй –
Эчкә шатлык
сыймас туй!

Э. Шарифуллина

Сабантуйда

Колга тора мәйданда –
Биегрәк Айдан да!
Әтәч – колга башында,
Кызыктыра барсын да.

Тик менә алмый беркем дә –
Мин дә бар шул төркемдә.
Менә – миңа да чират.
Менәм, мин дә бит ир-ат!

Менеп киттем тиз генә,
Тиз генә, җитез генә!
Һәм карадым түбәнгә –
Ай-ай… биек менгәнмен,
Ничек менә белгәнмен?

Ничекләр төшим җиргә?
Куркыта карарга да.
Торам шулай килалмый
Бернинди карага да…

Үч иткәндәй, әтәч тә,
Бөтен көчкә кычкырып,
Китте кулдан ычкынып!

Ычкынды, җиргә очты,
Йоны гына – учымда.
Әтәч урынында мин
Калдым колга очында.

Кирәкми әтәчегез,
Кирәкми бүләгегез –
Мине алырга гына
Менегез берәрегез!

Роберт Миңнуллин

Сабантуй

Ник безгә дә көрәшмәскә,
Мәйдан тотмаска әле.
Көрәшик, әйдә, бергәләп,
Бүген бит яз бәйрәме.

Сабан туенда көрәшеп,
Бил бирмәскә өйрәник.
«Без һәрвакыт әзер!» – дигәч,
Җиңелмәскә өйрәник.

Куәтебез ташып тора,
Һәркемдә – ярсу йөрәк.
…Без беләбез: әтиләргә
Лаеклы алмаш кирәк!

Г. Морат

Сабантуй

Сабан туе, Сабан туе,
Без бакчада уйныйбыз.
Ярышабыз, узышабыз,
Матур җырлар җырлыйбыз.

Билгә сөлге салабыз да
Көрәшергә чыгабыз.
Әле батыр булмасак та,
Үскәч чынлап егарбыз.

Иң өлгерләр, иң җитезләр
Бүләк яулап алалар.
Бөтен җирдән җыелганнар
Сабантуйга балалар.

Рафис Корбан

Сабантуй батыры

Быел батыр кем дисәң,
Батыр калды Шәвәли.
Зур мәйданда берүзе
Басып калды Шәвәли.

Басып калды Шәвәли,
Екты ул барчасын да.
Батыр калды Шәвәли
Балар бакчасында.

Шәүкәт Гәлиев

Сабантуй бүген бездә!

Шатлыклар – күңелебездә.
Ал кояш – күгебездә.
Килегез, дуслар, кунакка,
Сабан туй бүген бездә!

Иң уртага утырканнар
Иң озын бер колганы –
Колганың да бик тиз генә
Менеп булмый торганы.

Җиңгиләр биреп җибәргән
Бизәкле бүләкләрен,
Ә малайлар көрәшергә
Сызганган беләкләрен!

Ә кызлар киеп чыкканар
Иң матур күлмәкләрен.
Латыйп бабай төяп килгән
Иң ныклы чүлмәкләрен.

Абыйлар алып килгәннәр
Иң җитез юртакларын.
Гармунчылар алып чыккан
Җырларнын уртакларын.

Җилферди чиккән сөлгеләр.
Бүләкләр – күбебезгә!
Көрәшик тә, узышыйк та –
Сабантуй бүген бездә!

Роберт Миңнуллин

Бүген бездә сабантуй

Бүген бездә сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.

Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Узыгыз мәйданнарны.

Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз,
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый сабантуй,
Колагыңа киртеп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез.

Картлар чулмәк ватканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.

Карасагыз – бәйрәм бар.
Сусасагыз – әйрән бар.
Ял итәрсез – арсагыз,
Үкенмәссез – барсагыз.

Фәнис Яруллин

Сабантуй

Сабантуй бәйрәме
Тора гел алыштан:
Ул көнне теләгән
Һәр кеше ярыша.

Иң элек батырлар
Көчләрен сынаша:
Кем калыр батырга
Бу көрәш-сынашта?!

Яшүсмер малайлар
Көрәшә иң элек.
Бабайлар да хәтта
Алалар җилкенеп.

Судьялар күзәтә,
Җиренә җиткереп.
Кешеләр торалар,
Кул чабып, көч биреп:

– Хәрәмләшмә, егет, алдашма!..
– Хәйләләп егарга маташа!..
– Биленнән урап тот, биленнән!..
Бирешмә!…

Егып сал, егып сал тиз генә!..
Һоп әйдә! Һоп!Һоп! Һоп!

– Молодец икәнсең – булдырдың!
– Ну, малай, шәп аста калдырды!..

– Егетнең асылы икәнсең, асылы!..
– Менә бит кем быел Сабантуй батыры.

Гөр килеп батырны
Чөяләр һавага.
Иң олы бүләкне
Бирәләр аңарга.

Иң матур сөлгене
Бәйлиләр биленә!
Зур, симез тәкәне
Салалар иңенә!

Чәчәккә күмелгәч тугайлар,
Июньнең иң матур көнендә
Болынның иң матур җиренә
Килегез Сабантуй күрергә!

Э. Мөэминова

Сабантуйга кайта зимагурлар…

Сабантуйга кайта зимагурлар,
Авылыннан качкан балалар
Кендекләрен җирдән өзгәч,
Сагындык, дип оран салалар.

Кайта алар текә машинада
Киемнәре ай-һай кәттә соң!
Борыннары күккә кадәр тигән
Маңка, иде диеп әйтмәссең.

Җир сөрмәгән алар, җил сөймәгән
Тормышлары шаулы шәһәрдә
Өйрәнгәннәр әзер һәм бәзергә
Җиңел генә рәхәт яшәргә.

Сабантуйлар авыл халкы өчен
Көчен түккән ферма-кырларда
Көнне-төнгә ялгап эшәүчеләр
Бүген хаклы биеп-җырларга.

Киемнәре кыйммәт булмаса да
Йөрәкләре алтын аларның
Бу кытыршы каткан кулларында
Җылысы бар җәйге таңнарның.

Күңелләре юмарт, кунакчыллар
Һәрбер эштә батыр, уңганнар
Колач җәеп каршы чыга алар
Зимагурлар, сезгә туганнар.

Сабантуйга мактанам, дип
Күңел ачам, диеп кайтмагыз
Сезгә икмәк, ит-сөт биргән шушы
Җир кешесен чөеп мактагыз.

Бүләк белән, күчтәнәчләр белән
Кайтыгыз сез туган йортларга
Сабантуйда һич тә онытмагыз
Кыр батырын ихлас котларга.

Күрешүләр кирәк, җанда-сагыш,
Сыйныфташлар әле исәндер
Җанга дәва була алган җилләр
Туган якта гына исәдер.

Зимагурлар кайта Сабантуйга,
Көтә авыл, көтә ул сабыр…
Мин дә кайтам, мин дә ташлап киттем
Җир сөрмәдем, мин дә-зимагур!

Мирһади Разов

ИХЛАСТАН