Саләти нәрия догасы — пәйгамбәребез Мөхәммәдкә ( صلى الله عليه وسلم салләллаһү гәләйһи вәсәлләм) укыла торган салаватның бер төре. Имам Куртуби китабыннан алынган диелә. Халыкта бу салаватны укып Аллаһтан сорасаң, ихтыяҗың кабул була дигән ышану киң таралган.
Салатул нария догасын укыганнан соң авыр хәлдән чыккан кешеләр чыннан да бар. Берәр төрле хәерле, шәригать тарафыннан тыелмаган, теләк-максатларга ирешү, бәла-казадан котылу өчен, һәм шулай ук авыру кешегә багышлап укыганда 4444 тапкыр укырга кирәк диелә. Берничә кеше бергә җыелып бүлешеп укый ала дип тә язалар.
Шулай итеп, ничек тә булса кирәкле санны тутыргач, чын күңел белән багышлап, Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылына. Багышлауның аерым бер догасы юк, ниятеңнең ихлас булуы кирәк.
Безнең бу дөньяга килүебез генә түгел, китүебез дә Аллаһы Тәгаләдән. Ләкин Раббыбыз Аллаһ: «Сакланганны саклармын, сораганга бирермен» — дигән.
Имам Мөхәммәд Сануси: «Кем бу салаватны көн саен 11 мәртәбә укый, шул күктән яңгыр яуган, җирдән үсемлекләр шытып чыккан кебек үзенең насыйп өлешен алыр», — дигән.
«Сәлати нәрия догасы» шушы була:
اَللَّهُمَّ صَلِّ صلاةً كَامِلَةً وَسَلِّمْ سَلاَمًا تَامًّا عَلَى سَيِّدِنَا مُحَمَّدٍ الَّذِي تَنْحَلُّ بِهِ الْعُقَدُ وَتَنْفَرِجُ بِهِ الْكُرَبُ وَتُقْضَى بِهِ الْحَوَائِجُ وَتُنَالُ بِهِ الرَّغَائِبُ وَحُسْنُ الْخَوَاتِمِ وَيُسْتَسْقَى الْغَمَامُ بِوَجْهِهِ الْكَرِيمِ وَعَلَى آلِهِ وَصَحْبِهِ فِي كُلِّ لَمْحَةٍ وَنَفَسٍ بِعَدَدِ كُلِّ مَعْــلُومٍ لَك
«Әллааһүммә салли саләтәң кәмиләтән үә сәллим. Сәләмәң тәәммән гәләә сәййидинә Мүхәммәдинил-ләзии тәнхәллү биһил гүкадү үә тәңфәриҗү биһил-күрабү үә түкъда биһил хәүәәәиҗү үә түнәәлү биһир рагааибү үә хүснүл хаүәәтими үә йүстәскал гамәәмү биүәҗеһиһил-кәрииим. Үә галәә әәлиһи үә сахбиһи фии күлли ләмхәтин үә нәфәсин бигәдәди күлли мәглүмилләк».
Хәрефләрне дөрес итеп әйтеп укырга тырышырга кирәк. Моның өчен тыңлап өйрәнергә түбәндәге аудионы кабыза аласыз:
Мәгънәсе: «Аллаһым! Ирештер Үзеңнең рәхмәтеңне, сәламеңне сөекле расулебез Мөхәммәдкә. Аның хөрмәтенә авырлыктан чыгу юллары ачыла, кайгы-хәсрәтләр юкка чыгалар, ихтыяҗлар канәгатьләндерелә, теләкләр чынга аша, игелекле эшләр хәере белән төгәлләнә һәм күктән яңгырлар ява. Аның гаиләсенә һәм сәхабәләренә Үзеңнең сәламеңне, рәхмәтеңне бир. Һәр сулышыбыз, һәр мизгел саен, Үзең генә белгән микъдарда күп итеп ирештер».
***
Ирек мәйданы газетасыннан:
«Улымны дога гына коткарды»
Кияүгә соң чыктым. 38 яшемдә генә гаиләле булсам да, барысын да күрергә өлгердем, шөкер, ике бала тәрбияләп үстердем, оныклар сөяргә дә насыйп булды, ир хыянәтен дә кичердем. Иремне яманлап сөйлисем килми. Ул инде күптән гүр иясе, урыны җәннәттә булсын. Дога көче турында сөйләргә телим.
Әбиебез дини кеше иде. Ул төрле догалар өйрәтеп калдырды. Тормыш үз җаена барганда, олы улым авырып китте. Ул — укытучы. Өйгә кайткач, кинәт хәле начарланган, һава җитми башлаган, куллары оеган кебек булган. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Улымны хастаханәгә алып киткәннәр. Инсульт бәргән икән.
Әзмәвердәй улым да аяктан калырмы икәнни дип, көн-төн еладым. Балама катлаулы операция кирәк, диделәр. Бертуктамый Аллаһтан улыма сәламәтлек сорадым, әби өйрәткән догаларны кабатлап йөрдем. Ана догасы балага каршылыксыз ирешә, дип ишеткәнем бар. Шуңа да өметемне өзмәдем.
Шул вакыт кулыма бер китапмы, журналмы килеп керде. Анда авырганда укыла торган “Саләти нәрия” догасы өйрәтелгән иде. Шифасы булсын өчен, аны 4444 тапкыр укырга кирәк икән. Аннары авырган кешегә сәламәтлек сорап, чын күңелдән багышларга. Берничә кеше бүлеп укысаң да ярый диелгән. Киленем, кызым, үзем шул доганы бер атна дигәндә укып бетердек.
Улыма катлаулы операция ясадылар. Шөкер, барысы да уңышлы узды. Табиблар баламның савыгуын могҗизага тиңләде. Элекке кебек йөгереп йөрмәсә дә, машина йөртә, кайтып, печәнемне дә чабып китә. Бу хәлләрдән соң намазга бастым. Тормышта бернәрсә дә юктан килеп чыкмый, кайчак туры юлга керү өчен сынаулар аша узарга кирәк. Яшел Үзәннән газета укучыгыз…
Саләти нәрия догасы уйлап чыгарылган дога диючеләргә…
Соңгы арада еш кына — саләти нәрия догасы уйлап чыгарылган дога, аны укырга ярамый бидгать (дингә яңалык кертү була) дигән сүзләр күренә. Әйе, бу хакта хәдисләр юк, ләкин бу доганы кылу шәригатькә каршы килми. Дога кылу — намаз, ураза тәртипләре кебек катгый билгеләнмәгән. Дога ул Аллаһтан сорау, ә сорау ирекле — кем ни тели шуны сорый ала (билгеле шәригатька каршы килмәгән нәрсәне). Аллаһы Тәгалә сораганны ярата.
Саләти нәрия уйлап чыгарылган дога дип кешене дога кылудан мәхрүм итү дөрес түгел… Дога ул, билгеле, Коръән аяте кебек үзгәрешсез түгел, аны үз ихтыяҗыңа туры китереп, сүзләрен үзеңнән уйлап әйтеп кыласың.
Дога кылу бидгать (дингә яңалык кертү) була алмый. Дога кылу, салават уку әле ул Коръәндә Аллаһ тарафыннан безгә әмер ителгән.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә:
«Аллаһ Үзе вә фәрештәләре пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез». «Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56
Ә саләти нәрия догасы пәйгамбәребезгә салават.
«Кыямәт көнендә миңа иң якыныгыз – үземә күпләп салават әйтүчегез булыр!» дигән расүлебез үзе дә.
Билгеле пәйгамбәребез безгә әйтеп калдырды нинди салават уку яхшы дип, ләкин ул башка төрлене укымагыз дип әйтмәде, тыймады. Һәм моннан чыгып әлеге саләти нәрия догасын укуны начар эш дип әйтеп булмый. Салаватлар алар күп төрле. Әле хәдис тә бар пәйгамбәребез үзе бер сукырга салават әйтеп дога кылырга кушкан һәм теге кеше яңадан күрә башлаган.
Шуңа күрә коткы таратып, кешенең күңеленә шик кертеп, аны дога кылудан да мәхрүм итеп соңгы өметен өзәргә кирәкми. Салаватлар уку, догалар кылу начар гамәл була алмый ул…