Сонгы кынгырау, звонок сценарий / Выпускной вечер

СЦЕНАРИЙЛАР

З.Минһаҗеваның “Мәктәп еллары” җыры яңгырый. Укучылар залда бер-берсе белән сөйләшеп тора.

“Хәтерлим мин әле бүгенгедәй” җыры башлана, шул көй астында 2 алып бару­чы чыга. (11нче сыйныфтан егет һәм 9нчы сыйныфтан кыз)

11а.б. Сәлам, күрше! Хәлләр ничек?

9а.б. Сәлам! Аллага шөкер өле! “Соңгы кыңгырау”ны икәү алып барабызмы әллә?

11а.б. Шулай булып чыга инде. Бүген Фәнис Дамирович мәктәп белән идарә итүне безгә тапшырды.

9а.б. Кыңгырауны да үзебез шалты­ратабызмыни? Дәресләрне дә үзебез башлыйбызмы?

11а.б. Әйе, нәкъ шулай. (Залга карап әйтә) Бүген мин — директор.

9а.б. Ә мин — завуч. (Бер-берсенә карап көлешәләр)

11а.б. 5 ел ничек тату яшәдек ә, күр­шеләр булдык. Бездән күреп, сезнеке­ләр дә кайчак тәртип бозарга өйрәнә башлады.

9а.б. Ул бездәге кызыклы хәлләр та­рихка сыймый. Тәнәфес саен гел бергә идек инде.

11а.б. Әйдә, башлап җибәрик, көтәләр бит (кыңгырау шалтырата)

9а.б. Бүген игътибар үзәгендә 9 сыйныф егетләре һәм кызлары 8 гә 5 (9 кл сәхнәгә чыгып баса).

11а.б. 11 сыйныф егетләре һәм кызла ры 8 гә 3 бөртек, (сәхнәгә чыгалар) Икесе бергә. Карагыз һәм сокланыгыз! (кул чабалар)

9а.б. Эчтәлекле, файдалы, кызыклы кирәкле, мавыктыргыч,

11а.б. “Соңгы кыңгырау” бәйрәме бу! (кул чабалар) (Кыңгырау шалтырата)

9а.б. Бүген апа: “Соңгы дәрес,” -диде Яңгырады соңгы кыңгырау.

11а.б.Әй, кыңгырау, күрсәт туры юлны Зур юлларга чакырып яңгыра! (Кыңгырауны яңадан чыңлата!)

Ашкын кешем” җыры 2 куплет баш­карыла.

11а.б. Ишетәсезме, соңгы кыңгырау чыңын? Ул безне 11 ел буена озата килде.Беренче Белем көне дө безнең хәтерләрдә нык саклана әле.

9а.б. Балачакның иң кадерле, якты һөм мөкатдәс бәйрәме -тәүге кат мәктәп бусагасын атлап кергән көндер.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар-безнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый,

Алар шулай ап-ак калачак.

Ак болытлар-безнең балачак.

11а.б. Әйдәгез, аяз күкле, якты кояш­лы, гамсез-уйсыз балачакка яңадан әйләнеп кайтыйк әле. Сүзне мәктәп дип аталган “Балачак иле” патшасына- хөрмәтле директорыбызга бирик. Тәүге кат шушы урында басып торганда, ул безне белем иленә чакырган иде. Ә хәзер балаларына олы юлга фатихасын бирсен. Рәхим итегез!

Фәнис Дамирович чыгышы.

Укучы. Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен, Ничек кенә табыйм сүзләрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен. Директорга чәчәкләр бирелә.

1 ук.

Шук кызчыктай уйнап, болын­нардан

Ромашкалар җыйдым бер кочак.

Яланаяк басып яр читенә

Кулын болгый миңа сабый чак.

Балачагым, җәйге йомшак җилдәй

Битләремне назлап сөясең.

Шаян гына хушлашасың үзең:

Дәү булдың ич, китәм,-диясең.

Йөгерек дулкыннардай ашыгасың,

Тукталмыйсың хәтта беразга…

Ашыкмачы, зинһар, сабый чагым,

Калчы әле, тагын бер язга!

2ук. Эх, балачак!

Мәктәбемә илтер юллар буйлап

Бала булып килә узасым.

Еллар үткәч, килә: “Исәнме! – дип

Балачакка кулым сузасым.

Эх, балачак үткән сукмаклардан

Яланаяк йөгереп үтәргә.

Бар дөньяны онытып, сабый булып,

Күбәләкләр куып китәргә.

Тапмам микән, әгәр ул юлларны

Әкиятләрдән эзләп карасам,

Алар бармас микән үткәнемә,

Йомгакларым сүтеп карасам?

3 ук.

Зәңгәр күктә кояш елмайгандай,

Чакырдың син белем иленә

Һәм беренче сүздән хәрефтән үк

Кереп калдың минем күңелемә.

4 ук

Онытмамын сине беркайчан да,

Изге йортым минем мәктәбем

Биргән белемең һөм тәрбияң өчен

Сиңа мең-мең рәхмәт әйтәмен.

“Әй мәктәбем” җыры җырлана.

11а.б. (кыңгырау шалтырата) Укучылар, дәрескә звонок булды.

9а.б. Сез балачакка, башлангычка кире кайттыгыз. Әнә беренче сыйныфка ка­бул итеп алган беренче укытучыларыгыз килә. Укучылар парталар артына утыралар.

1 ук. Малайлар, безне Гөлназ Рухулловна укытты, ә сезне кем?

2 ук. Безнең беренче укытучыбыз — Кадрия апа.

3 ук. Киләләр, каршылагыз. (Торып басалар)

Башлангыч сыйныфта укыткан укыту­чылар керәләр.

11нче сыйныфларның беренче укыту­чылары сөйли.

9нчы сыйныфларның беренче укыту­чылары сөйли.

1ук.

Бусагаңны атлап керү белән,

Әлифбадан хәреф өйрөндем.

Ишеттерде синең ярдәмеңдә

Үз тавышын илгә йөрөгем.

2ук.

Өйрәттең син язгы бөреләрнең

Күзгә рәхәт нурын сөяргө

Һөм уяттың Тукай җырларына,

Сәйдәш язган моңлы көйләргә.

3 ук.

Укытучы якты кояш кебек,

Күңелемне назлап җылыта.

Авыр чакта ярдәм кулын суза,

Сабыр сүзе белән юата.

4 ук.

Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

“Балачагым хатирәсе итеп…” җыры

башкарыла.

5ук.

Син җитәкләп мендең мине

Тауларның биегенә,

Алып киттең далаларга

Диңгезләр киңлегенә.

Син яратырга өйрәттең

Һәрбер бизәген җирнең,

Йолдызлы зәңгәр күкләрнең

Серләрен ачып бирдең.

6 ук.

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен,

Ничек кенә табыйм сузлөрен?

Менә бүген чәчәк бәйләменең

Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

Беренче укытучыларга чәчәкләр би­релә.

Кыңгырау шалтырый.

Укучы. Ура! Дәрес бетте! Әйдәгез, тәнәфескә чыгабыз.

Укучылар залга төшәләр.

11а.б.Әллә төштә генә булдымы бу? Балачагыма барып кайткандай булдым.

9а.б. Беренче укытучыларыбызны сагынганбыз икән.

11а.б. Бу иң кадерле бәйрәм!

9а.б. Бу иң хәтерле бәйрәм!

11 а.б. Бу иң тылсымлы бәйрәм!

9а.6. Бу — иң кызыклы бәйрәм!

11а.б. “Соңгы кыңгырау» бәйрәме ул!

9а.б. Беренче укытучылар — иң кадерле укытучылар!

11а.б. Без бүген мәктәп еллары белән саубуллашабыз, күрше..

9а.б. Әйе, мәктәп еллары белән безнең балачагыбыз да артта кала бит. Балачак уеннары да онытыла. Әйдәгез, соңгы тапкыр булса да, җырлы-биюле уен уйнап калыйк. “Малайлар яки кызлар” дип атала.

11а.б. Әлбәттә, балачакны искә төшерү бер дө начар булмас иде. Ләкин бу уенның кагыйдәләрен аңлатып кит өле, зинһар.

9а.б. Бер башлап җырлаучы билгели­без. Ул малайларга яки кызларга карап җыр җырлый. Җыр кемгә багышлана, җырның ахырын шулар кычкырып әйтергә тиеш булалар. Малайларга багышланса, “малайлар» дип, кызларга багышланса “кызлар” дияргә кирәк. Җырчы берәүне алып, алар култыкла­шып өйләнәләр, ул кемне ала, 2 нче куплетны шул дәвам итә.

“Замечателная…» көенә җырлана.

Әнә килә бер машина төягәннәр калайлар

Тимер-томыр җыеп йөри, кемнәр булсын? … (малайлар)

Җем-җем килеп янып тора һавадагы йолдызлар.

Курчаклар белән уйнаучы, әлбәттә, инде …(кызлар)

Исе китеп карап тора урамдагы агайлар.

Әллә нәрсәләр ремонтлый кемнәр дисез? …(малайлар)

Яңгыр астында чыланып, эреп бетедер тозлар.

Чәчләренә чәчәкләрдән такыя үрә …(кызлар)

Әниләре курка-курка тәрәзәдән карыйлар.

100 гө басып, матай куа һаман безнең … (малайлар)

Гүзәллеккә чикләр юк шул, тәмам камаша күзләр.

Борынгы алъяпкычлардан басып то­ралар …(кызлар)

Кайтасы юл кибет аша, туктап акча саныйлар,

Төмөкегө акча җитми, тартмый безнең …(малайлар)

Сәгать буе ләчтит саткач, каян та­барга сүзләр?

Ничек армыйлар диген син, кем бул­сын инде? …(кызлар)

Көч сынашып мактанырга бигрәк ярата алар.

Кызлар карап торган чакта, әтәч кебек …(малайлар)

Көн саен бизәнә хәзер, күзен буяр, каш сызар.

Бантик тагып йөргәннәрен оныткан мәллә …(кызлар)

Чәчтән тартып, кулдан тота, резин­каны алалар.

Борыннарын хуш ис яра, кызлар коча … (малайлар)

Кыңгырау шалтырый. Укучылар, сәх­нәгә менеп, урыннарына утыралар.

ук. Малайлар, безгә хәзер нинди дөрес икән?

ук. Әнә “директор белән завуч” бе­ләдер.

11а.б. Безгә тормыш дөресләре бир­гән укытучыларыбыз — сыйныфыбыз әниләрен чакырыйк.

9а.б. Дөрес, дөрес, алар безне бе­ренче укытучыларыбыздан кабул итеп алдылар.

11а.б. Бүгенге көндә без нәрсәгә бул­са да ирешкәнбез икән, димәк, аларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

9а.б.

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар — безнең хыяллар.

Хыялларга очар канат кирәк,

Алар шулай акка буялган.

Ак болытлар — безнең хыяллар.

11а.б. Безнең тормышыбыз, тәртибе­без һәм укуыбыз өчен янып-көеп йө­рүче, һәр адымыбызны күзәтеп, ялгыш­лардан саклаучы сыйныф җитәкчебез!

9а.б. Мәктәп елларында Сез безгә терәк, кирәк чакта язгы җилдәй йом­шак, ө кайчагында кырыс та идегез. Сез безгә җил-яңгыр тидермичә, үз балагыздай якын күреп, ярдәм кулын суздыгыз. Безнең киңәшчебез һөм сердәшебез булдыгыз. Сезнең акыллы киңәшләрегезне, үгет -нөсихөтлөрә- гезне беркайчан да исебездән чыгар­мабыз. Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дө.

1ук. Әһә, безгә татар теле дәресе икән!

2ук. Ә безгә география. Тсс, өнә Фә­ридә Әнвәр кызы белән Фәрзия Гомөр кызы үзләре дө керә.

3нче сыйныф җитәкчесе чыгышы.

нчы сыйныф җитәкчесе чыгышы.

3ук.

Минем өчен бик күптәннән таныш

Зур тырышлык куеп йөрүең,

Һәр дәрескә керсез иман белән,

Авыр багаж белен керүең.

Кемнәр үлчәр Сезнең хәзинәдә

Тулып яткан акыл байлыгың,

Диям бүген: шуны саклар өчен

Күбрәк булсын иде саулыгың.

ук.

Без беләбез: Сезгә җиңел түгел,

Күпме язмыш сезнең кулларда,

Ләкин ышан: һәрчак булырбыз без

Сез күрсәткән тугры юлларда.

Еллар үтәр, очар кошлар сыман,

Без очарбыз туган төбәктән.

Кайда гына, ләкин, булсак та без

Гел сакларбыз сезне йөрөктө.

ук.

Белем сере белән сукмаклардан

Ачтың миңа юлның яктысын.

Укытучым, җырларымда чагыла

Изге уйларымның чаткысы.

4ук.

Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңел­дән,

Безне балагыздай күргән өчен;

Безнең хисләр белән янып яшәп,

Күңелләргә шатлык биргән өчен.

11а.б. Ул — иң кайгыртучан укытучы!

9а.б. Ул — иң серле укытучы!

Җыр “Сез иң гүзәл кеше икәнсез.» Кыңгырау шалтырый.

9ук. Ура! 2 нче дәрестә бетте, әйдәгез, биергә!

Укучылар сәхнәдән залга төшеп бии башлыйлар. Алып баручылар, биюче­ләрне артта калдырып, алгы планга чыга.

11а.б. Резидә, кара әле, ничек дәртлә­неп бииләр. Бу тәнәфесләрне, күңелле мөктөп елларын сагынырбыз инде. Нигә мәктәптә укыган еллар шулай тиз уза икән?

9а.б. Гомерләр дө шулай тиз узар ми­кәнни инде, Марат? Ләкин нигәдер бер дө ышанасы килми. Һаман шулай яшь булып калырбыз төсле.

11а.б. Бер дө белмим шул, вакыт күр­сәтер өле, күрербез, алла бирсә, исән булсак.

9а.б. Сез китәсез инде. Безгә китәргә әле тагын башланмаган 2 ел бар. Кайберөүлөребез, китәбез, дип тора­лар да, ничек булып чыгар.

11а.б. Карасыннар инде. Бу дөньяда һәркемнең дә үз юлы. Кара өле, сезнең малайларыгыз 8нче сыйныф кызла­ры артыннан чабалар бит. Тозлы су сипкәннәр, диярсең. Югыйсә, үзегез дө, күз тимәсен, бик чибәрләр, ө шуны күрмиләр.

9а.б. Әйтмә дө инде, нәрсәләрен тап­каннардыр шуларның. Кызык, ахры. Күрше тавыгы күркә булып күренә, ди бит. Ярый өле күршедә сез бар, һәр тәнәфес саен хәлне белеп торырга. Рәхмәт инде сезгә, күрше, кайчак чыккан кадакны да кагып куярга кирәк була бит.

11а.б. Без-дуслар шул. Безнең кызлар да сезнең белән гәпләшергә ярата.

Дуслык авыр чакта сы­нала ул.

9а.б. Тукта әле, “Озын тәнәфес” бара бит. Күрдеңме, ничек басалар? (укучылар залда бииләр).

11а.б. Әйе, дуслык шулай була ул.

Әйдә, биибез, (үзләре дә биеп алалар). Кыңгырау шалтырата.

1ук. Ух! Өченче дәрес башлана, ма­лайлар. Завуч дөресе, завуч!

2ук. Тарих дөресен Элиза Фаварисовна ике класста берьюлы үткәрә бүген.

Шауламагыз.

Гибадуллина Элиза Фаварисовна сөйли.

3ук. Даталарны ятлап йөрим,

Сөйләргә була, белгәч,

Тарих дәресләре дә

Кызык икән, сез кергәч.

4ук. ЕГЭ белән башлар катты,

Контрольный, тест та мест

Приказ булгач, приказ инде

Бирербез үтәрбез, есть!

Укытучыга чәчәкләр бирелә.

11а.б. Ул-иң тыйнак укытучы!

9а.б. Ул-иң көчле укытучы!

Кыңгырауны шалтырата.

Концерт номерлары, җыр булырга мөмкин.

11а.б. Дәрескә ашык, дәрескә.

9а.б. Нинди дәрескә тагын?

11а.б. Хәтер, хатирәләр дөресенә!

9а.б. Андый дөрес тө буламыни?

11а.б. Әйе, бу — иң соңгы дәрес! Кыңгырау шалтырый.

Укучылыр тезелеп басалар.(өстәлләр алып куелган була)

1ук. Рәмзия апа, урыс телен

Сез булганга яраттык,

Һәрбер әдәби образны

Күңелләргә тараттык.

Рус телендә, Пушкин кебек,

Безнең җаннар аваз сала:

“Все те же мы: нам целый мир — чуж­бина.

Отечество нам» — Молвинская школа.

2ук. Математика дәресеннән Резидә апа, Сания апа Мәсьәлә чишелешенең

Иң дөресен аңлата.

ЕГЭ дип куркыталар

Укытучылар — бичара

Теш үтмәслек булмас әле,

Ходай бирер бер чара.

ук. Гомәр абый үзе физик,

Үзе химик, астроном.

Йолдыз чүпләп тамак туймый,

Кирәк безгә гастроном.

Химик реакцияләрдә

Нинди форма була соң?

Гомәр абый, әйтеп күрсәт

Гастроном формуласын.

11а.б. Ул — иң камил укытучы!

9а.б. Ул — иң тырыш укытучы!

11а.б. Ул — иң гадел укытучы!

9а.б. Ул — иң тыныч укытучы!.

Булат. Инглиз теле белгечләре. Флера һөм Фәридә апалар. “Яратам”ны “Ай лав ю”, дип,

Бик тырышып өйрөтөлөр.

Зөһрә. Чит илләргә барып чыксак,

“Ай лав ю”, дип, әйтү кирәк.

Инглиз телен беләбез без,

Французча өйрәник тизрәк.

Җыр. Я на солнышке лежю,

Я на солнышко гляжю,

Все лежю и гляжю:

“Же не манж эн па сис жюр!”

11а.б. Ишеттеңме, теләге булган кешегә телне өйрәнү кыенмыни?

9а.б. Әйе, полиглот булу бер дә зыян итмәс иде.

11а.б. Ул — иң яхшы укытучы!

Ул — иң зәвыклы укытучы!

ук. Миләүшә апа супер безнең — Универсаль белемле.

Нинди генә эшкә куйма,

Эшли белә, иренми.

1ук. Рамил абый бик тө төгәл Документлар тутыра.

Нинди киңәшкә килсәң дө,

Ярдәм итәргә тора.

2ук. Физкультура, көрөш сөйдек Шәкүров абый барда.

Чемпион да, рекордсмен да Булырбыз әле алда.

3ук. Исмәгыйль абый хезмәтне Яратырга өйрөтте.

Станокта эшли-эшли,

Шактый такта шомарттык.

4ук. Информатика укыйбыз Зилә апа — компьтер.

Виртуаль челтәрләр буйлап Интернетка алып керер.

5ук. Безнең көрөш түгәрәген Читтән күрми узмагыз.

Көрөш батырларын да сез Бездән генә эзләгез.

11а.б. Афәрин! Буддырасыз, дусларым. 9а.б. Безнекеләр кайда да сынатмас. 11а.б. Ул -иң ягымлы укытучы!

9а.б. Ул — иң таләпчән укытучы!

11а.б. Ул — иң батыр укытучы!

9а.б. Ул — иң тәвәккәл укытучы!

11а.б. Ул — иң зирәк укытучы!

9а.б. Безнең укытучылар бит алар!

11а.б. Көрөш батырлары — 9а.б. Габитов Ильвир Илдус улы!

11а.б. Саттаров Илнур Гомәр улы!

9а.б. Җамалиев Рөстөм Рәхимулла улы! Укучылар бергә хор белән:

Көрәш батырларына дан!

11а.б. Хәтер, хатирәләр…Чиге булыр­мы боларның?

9а.б. Тукта, тагын нәрсәдер хәтерлиләр өле болар.

7ук. Малайлар, башлангычтагы тәрби­ячеләрне хәтерлисезме?

8ук. Зөлфирә Мирзиевна! Зөләйха Давлетшовна! Сөйлә, Рания, аларга багышланган шигырьне.

9ук. Яшьләр дө, хәтта өлкәннәр дә Килә сезгә, килә киңәшкә.

Җырчы да Сез, оста педагог та,

Гадел дус та, тугры иптәш тө. Кырыслыкка заман өйрәтсә дө,

Иртә чал керсә дө чәчләргә,

Сезнең эшләр җирдә озак яшәр Сез тәрбия биргән яшьләрдә. Иа.б.Ул — иң оста тәрбияче!

9а.б.Ул — иң яхшы тәрбияче!

1ук. Алыгыз Сез бүген, бүләк итеп, Чәчәкләрнең шушы бәйләмен.

Каршылагыз тагын бик күп еллар Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен. Укытучыларга чәчәк бирәләр.

(Кыңгырау шалтырата)

2ук. Кулларыңны суздың, кыңгырау- сорау

Тынгы бирмәгәнгә күңелгә.

‘’Укытучым, җырым кыңгыраудай Юлдаш булсын гомер — гомергә.

11а.б. Безнекеләр соңгы тапкыр мәктәп сәхнәсендә чыгыш ясап калырга телиләр. Син нәрсә диярсең, күрше? 9а.б. Мин каршы түгел. Рәхим итегез,

нчеләр.

11а.б. Кадерле укытучыларыбыз! Хөр­мәтле мәктәп хезмәткәрләре, тәмле — тәмле ризыклар пешерүче апаларыбыз!

9а.б. Сезгә авыр, ләкин мактаулы эше­гездә зур уңышлар, бәхет, сәламәтлек телибез һөм Сезгә багышланган чыгы­шыбызны тәкъдим итәбез.

Концерт номерлары.

11а.б. Өлкәннәргә озын гомер — Яшәргә дө яшәргә!

Ә яшьләргә армый — талмый Эшләргә дә эшләргә!

9а.б. Безнең алда озын юллар — Үтәргә дө үтәргә!

Катлаулы тормыш йомгагын Сүтәргә дә сүтәргә!

11а.б. Балаларга китап сүзен Эчәргә дө, эчәргә!

Тылсымлы белем серләрен Ачарга да ачарга!

9а.б. Күрәсеңме, беренчеләр килә котларга.

11а.б. Әнә, безгә алмашка килә алар. Тормыш дәвам итә!

Беренчеләр чыгышы.

1ук. Бездән сезгә бүләк булсын,

Шул китапны алыгыз,

Китапларны яратыгыз,

Белем алып калыгыз!

9а.б. Болар — алдынгылар булыр.

11а.б. Болары да үсеп җитәр Өлкәннәр юлыннан китәр.

Кыңгырау чыңлый.

2ук. Бүгенгесе, менә бүгенгесе

Нигә китми һаман күңелдән?

Нигә чыңлый бүген болай озак, Ник ул чәчәкләргә күмелгән?

3ук. Соңгы звонок яңгырый — сихри аваз —

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу, олы бәйрәм үзе — Үзгәртә дә куя язмышны.

4ук.

Көмеш тавыш тынмый,

Йөрәкләрдә чыңлый,

Соң мәртәбә чыңлый кыңгырау!

Якты юллар теләп,

Матурлыкка өндәп,

Саубуллаша көмеш кыңгырау.

Җыр. “Саубуллашу вальсы”

11а.б. Сау бул, мәктәбем,

Мин онытмам сине!

9а.б. Сау булыгыз, сөекле укытучыла­рыбыз! Без онытмабыз сезне!

11а.б. Бу — иң матур мәктәп!

9а.б. Бу — иң якты мәктәп!

11а.б. Бу — иң кадерле мәктәп! Кыңгырау чыңлый.

9а.б. Көмеш тәңкә чыңлавыдай, Нәфис тавышың.

Хәтерләтә таудан төшкән Чишмә агышын.

11а.б. Соңгы звонок, соңгы звонок Чакыра алга!

Соңгы звонок, соңгы звонок Озата юлга!

11а.б. Сау булыгыз! (Кул изи)

Без китәбез инде ерак юлга!

9а.б. Сау булыгыз. Хәерле юл сезгә

(Кул изи)

“Кыңгыраулы мәктәп еллары» җыры яңгырый.

 

***

“Соңгы кыңгырау” бәйрәме уңаеннан язылган шигырь.

Күгәрченнәр очырам!

Күгәрченнәр болыт булып

Килеп керде дөньяма,

Гөрли-гөрли, җырлый-җырлый

Ияләште ояма.

Канатлары ныгыганчы

Яме булды бакчамның.

Очарга дип талпыналар,

Үсеп җиткән барчасы.

Күгәрченнәрне очырам

Далаларга, кырларга.

Кунар урын табарлармы

Биеклеккә, үрләргә?

Күгәрченнәрне очырам –

Үзәкләрем өзелә,

Гөр-гәр, гөр-гөр тавышлары

Бәгыремә сызыла.

Очарга дип талпыналар,

Тарсыналар күгемне;

Киңлекләргә ашыгалар,

Кузгаталар күңелемне.

Күгәрченем, очкан чакта,

Канатларың талмасын,

Сагыш җиле, каршы чыгып,

Кайгыларга салмасын.

Хәтер йомгагым сүтелә,

Чыга алмыйм очына.

Бәхет теләп, зур тормышка

Күгәрченнәр очырам!

(Фәридә Нурул­лина)

 

НУРУЛЛИНА Фәридә Әнвәр кызы

Яшел Үзән районы Мулла Иле мәктәбе

ИХЛАСТАН