Укытучыга нәрсә бүләк итәргә?

ЯЗМАЛАР

Мәктәп белән хушлашканда яисә укытучылар көне җиткәч һәркемнең яраткан укытучысына нинди дә булса игелек кыласы килә. Бәйрәм алдыннан сыйныф белән җыелышып, мөгаллимгә нинди бүләк алырга, дип баш катыручылар да бар. Уйланырлык та шул, синең бүләгеңне укытучы ничек кабул итә бит әле?

Әгәр ул аны ришвәт дип уйлап, баш тартса, нишләрсең. Шуңа күрә бу җитди мәсьәләне уртага салып сөйләшми булмый.

Укытучыга нәрсә бүләк итәргә?

Укытучыны нинди бүләк белән сөендерергә мөмкин соң? Монда инде ул укыткан фәнне, аның холык-фигылен исәпкә алырга кирәктер. Әйтик, чит телләр укытучысына плеер, колакча хуш киләчәк. Мөгаллимнәргә танылган фирмаларда ясалган ручкалар бүләк итсәгез дә максатыгызга ирешерсез. Чөнки андый ручкалар бик уңайлы, икенчедән, озак хезмәт итә.

Китап бирергә уйласагыз, монда да бик сак булырга кирәк. Әйтик, кулинария китабы, гәрчә ул бәяле һәм яхшы сыйфатлы булса да, укытучыны рәнҗетергә мөмкин. Гадәттә, андый китапларда кыйммәткә төшә торган экзотик рецептлар бирелә. Укытучының айлык хезмәт хакы шундагы ризыкларның берсен әзерләргә дә җитмәскә мөмкин бит.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, укытучылар төрле сорттагы чәй коллекцияләрен, чүлмәккә утыртылган тере чәчәкләрне, төрле чит ил сувенирларын, хатын-кызлар исә хушбуйлар, башка төр бизәнү әйберләрен яратып кабул итә.

Соңгы елларда мөгаллимгә интернетта үз сайтын ачарга матди ярдәм күрсәтү дә гадәткә керде.

Хәер, укытучыга бирү өчен бүләк әзерләү формуласы юк, моны һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып эшли. Фәкать бер нәрсәне онытмаска кирәк, бүләк нинди генә булса да, кыйммәтлеме ул, очсызмы, кечкенәме, әллә инде зурмы эчке бер ихтирам белән тапшырылырга һәм укытучыга ихлас сөенеч китерергә тиеш.

Укытучыга күп кирәкми

Укып чыккач мәктәпләрдән
Балалар китә.
Яхшы хәбәрләре килсә —
Аңа шул җитә.
Исәнләшеп китә белсә —
Яктырып китә.
Укытучыга күп кирәкми
Хәл белү җитә.
Исәнләшеп тә китмәсә
Кәефе китә.

Рәзинә Госамова

ИХЛАСТАН