Уз сузен белән котлау / Поздравления своими словами

ТЕЛӘК ТЕЛӘҮ / ПОЖЕЛАНИЯ

Халыкара хатын кызлар көне белән

Мөхтәрәм  ………………!
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең бар матурлыгы йолдызларында, кешелекнең бөтен гүзәллеге хатын-кызларда. Рөхсәт итегез сезне, кешелекнең бизәге булган гүзәл затны, шушы искиткеч матур яз бәйрәме — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәргә…
Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендәге елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!
Котлы булсын бәйрәмегез!

Безнен телэк

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр синең күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын. Таң җилләренең назлысы, җан тынычлыгы, чиксез бәхетләр, эшеңдә зурдан-зур уңышлар, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын сиңа. Бөтен гомереңне, көчеңне кешеләр бәхете өчен биргән гүзәл зат буларак эчкерсезлегең, ихласлыгың, ягымлылыгың белән кешеләр күңелен яуладың. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа!

17 яшь

Бердәнберем! Йөрәгемнән ташып чыккан хисләр, Таң җилләре аша, 17 яшең тулган көндә сиңа Котлау булып барып ирешсен! Әгәр дә син ай нурлары булып кичтән килсәң, Кояш булып иртән көлсәң, Яшьлегеңнең таңнарында ташкын булып агармын, Бәгъремә тамчы-тамчы булып тамармын. Кояшларга мнеп китсәң, Мәхәббәтле күзләреңне күрер өчен, Кояштан да табармын. Яшьлегең күмелсен гөлләргә, Изге ниятләрем, изге теләкләрем бедән, бу мин әле – дустың …   .

18 яшь

Кадерле … ! Бүген сиңа 18 яшь. Балигъ булып, тормышның ыгы-зыгылы, аклы-каралы, шатлыклы һәм бер үк вакытта мәшәкатьле дә юлына чыгып бастың. Аның һәр мизгеле җаваплы да, рәхәт тә, авыр да, күңелле дә. Шушы шатлыклы, куанычлы көнеңдә сиңа язның дәртле сулышын, җәйнең сафлыгын, айның серлелеген, йолдызларның гүзәллеген, җан-бәгырьнең түземлеген, мәхәббәтнең олысын, бәхетнең тулысын телим!

20 яшь

… ! Туган көнең белән!
20 яшь ул, май аеның үзе кебек, иң дәртле, иң көчле, искитмәле шәп, гүзәл, күңелле чак. Бәхет инешең тулып аксын, көннән-көн артсын, мәхәббәт чишмәң чиста, саф булсын. Йөрәгеңә дә, беләгеңә дә ил танырдай көч-куәт өстәлсен. Имәндәй тазалык, саулык телим. Яшьлегең гомере озын булсын.

Балага котлау

….  бик тырышып укый, бик сөйкемле һәм тәртипле бала. Алдагы тормышында да гел шундый булып калсын. Үз бәхете тәүфигы белән үссен, сәламәт булсын, бер дә авырмасын. Һәрвакыт көләч йөзле, тәмле телле булсын!

…. исемле (кызга яки малайга) бу шатлыклы көнендә бәхетле, сәламәт, шат күңелле булып, әти-әнисенә гел сөенечләр китереп үсүен, тырышлык, укуында зур уңышлар телибез.

Энигэ котлау сузлэре

Үзебез Әни булгач баланың нинди газиз, кадерле булуын аңладык.
Чынлап та, бала гомернең һәр мизгелен сөенеч, шатлык  белән тутыручы икән. Уйласаң без һәммәбез дә балалар. Безнең дә әниебез бар. Иң якын, иң хөрмәтле кешебез- әниебез бар.  Безнең әни (авыл) авылында яшәүче (исеме, әтисенең исеме (отчество).
Ул — безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат.
Ул — әтиебез белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр  кичергән кеше.
Ул — һәркөнне күңел җылылыгы бирүче, киләчәккә өмет, ныклылык, таяныч булучы үрнәк.
Ул — бар туганнарны, балаларны, кияү-оныкларны бер түгәрәк өстәл янына туплаучы.
Ул — гомер уртасына якынлашучы  гап-гади хатын кыз.
Кадерлебез, сине шушы бәйрәмең белән ихластан тәбриклибез. Теләкләрнең бары изгесен, бары яктысын чын күңелдән сиңа юллыйбыз.

Энигэ котлау

Кадерле әниебез, бүген барыбыз өчен дә якты, иләһи зур бәйрәм. Җир йөзендә әнидән дә якын, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр.
Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән Иман иңдерүче Әни. Без сырхаулап ятканда, күкрәгенә кысып, «җан җимешем, балам» дип, чын күңелдән борчылучы әниебез.
Син булмасаң, без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде.
Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Озын гомер, тән сихәтлеге, саулык, күңелеңдәге җан җылысының нуры сүнмичә, сүрелмичә без балаларыңа яшәеш чыганагы булып торуын телибез.

Никах коне белэн

Сезне бүгенге изге, матур бәйрәмегез – никах көнегез, белән ихластан тәбрик итәбез.
Чәчәк атсын тормыш гөлләрегез, яңгыр түгел бәхет яусын сез узасы юлларга. Бүгенгедәй бик күп язлар, җәйләр сезне көтеп торсын, теләп сезгә изге теләкләр. Пар канатлар булып яшәгез сез, һәрбер кеше сезгә соклансын. Һәрчак шулай шат яшәгез күрмичә тормыш зарын. Бер-берегезгә терәк булып, кирәк булып үтегез сез гомер үрләрен. Тигезлектә узсын гомер юлларыгыз кагылмыйча язмыш ачысы. Фәрештәләр сезгә һәрвакытта канат җәйсен, саклап сезне хәвеф-хәтәрдән. Күңел түрләрегез һәрвакытта аяз булсын, чикләп узсын болыт-яңгырлар. Туар көннәрегез шатлык куанычлар, тазалык — саулык, тик бәхет кенә алып килсен.
Я, Раббым, сезгә хәерле озын гомерләр, корычтай нык сәләмәтлек, татулыкта, тигезлектә бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп, бүгенге хисләрегезне гомерлеккә саклап, үзегезнең дәвамыгыз итеп сау-сәламәт игелекле, иманлы, миһербанлы, шәфкатьле балалар үстерергә сезгә насыйп ит!

Никах мэжлесенэ

Йә, Раббым! Синең әмереңне үтәп, бу яшьләребезгә никах укылды, никахларын төзек кылып, мәхәббәтләрен дәвамлы кыл. Ошбу парларга хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, тәкъдирләнгән гомерләрендә тигез яшәүләрен насыйп кыл.
Сездән туган балалар да динебезне, илебезне, милләтебезне куәтләүче, үзегезгә миһербанлы, шәфкатьле, исән вакытта хөрмәт кылучы, вафат булсагыз, догачы балалар булса иде. Шул балаларны шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә Аллаһ Тәгалә насыйп итсә иде.
Тормыш дигән озын авыр юлны бер-берегезгә таяныч булып, бер-берегезне хөрмәт итеп, хаталарыгызны гафу итеп, бер-берегезгә юл куеп үтәргә күркәм сабырлыклар бирсә иде. Әмин.

Котлау яна елга

Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйм! Бәйрәмегез мөбарәк, күңелле, куанычлы булсын. Эшләрегез уң булсын, чәчәк атсын, күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен. Бусагаларыгыздан караңгылык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен. Гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын.

60 яшь

Безнең өчен бүген гаять шатлыклы көн. 60 яшь әле ир- ат өчен тормыш тәҗрибәсе тупланган бер чор гына.
Үз гомерегездә сез, шактый авыр, сикәлтәле юллар узып, күпне күреп, күпне белеп, күпне кичергән булсагыз да, кар­таймагансыз, саргаймагансыз.

Карлыгачтан көнне, сандугачтан төнне сорамыйча эшлә­гәнсез, түзгәнсез, дәшмәгәнсез, ялгыз агач сыман сынмагансыз.

Инде лаеклы ялга китәсез. Ходай сезнең барлык изге те­ләкләрегезгә, ниятләрегезгә, догаларыгызга җавап бирсен.
Яшәү дәфтәрегезгә озын, тыныч гомер язылсын шушы изге минутларда.

Аккан сулар кебек еллар үтә,
Һич туктатып булмый вакытны.
Һәр ел саен туган көннәр уза
Якынайтып безгә картлыкны.
60 яшьлек гомер гомермени
Яшә әйдә тагын алтмышны!
Хатын-кызны 60 яше тулу унаеннан котлау

Сине шушы иң зур, шатлыклы бәйрәмең белән, җан тиб­рәлешең яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнең белән котлыйбыз!

60 яшь ул нибары 60 кыш, 60 җәй һәм 60 яз гына. Йөзләреңдә нур уйнап торганда, синең өчен ул гомереңнең җәе генә. Әле аның көзе дә, кышы да, кабат әбиләр чуагы да булыр.

Сиңа бездән бер генә теләк — саулык, ә тән сихәтлеге ул — озын гомер, шатлык, бәхет һәм күңелеңдәге илаһи нур тамчысы.

Киләчәктә балаларың вә оныкларыңнан игелек, шәфкать күреп, тормышка сөенеп яшәргә язсын.

60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.

Туйда эти-энигэ рэхмэт сузе

Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышка аяк баскач сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.

Бүген минем иң бәхетле көнем. Сез бүген минем язмышымны яраткан кешемнең кулларына тапшырасыз. Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем.

Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен дә. Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк. Сәламәт булыгыз!

Ихлас кунелдэн котлыйм

Кадерле … ! Сине ихлас күңелдән туган көнең белән котлыйм. Сиңа аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телим. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән кадерле син. Киләчәктә дә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле булып кал. Ходай на­сыйп итеп сиңа алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән го­мер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.

… ! Сине туган көнең белән котлап, иң изге, якты, ма­тур теләкләребезне юллыйбыз: көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт бул! Уй-теләкләрең тиң, туар таңнарың тыныч, саулыгың ныклы, гомерең бәхетле булсын! Тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүеңне, гаилә шатлыгы, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп яшәргә язсын Ходай! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормыш­та яшәвеңне телибез.

55 яшьлек юбилеен белэн

Кадерле … !
Сине олы бәйрәмең — 55 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлы­гы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, ба­лаларыңның һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, иге­лекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүеңне телибез. Ки­ләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын.
Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшә!

Һәр яңа көн бәхет алып килсен,
Алсу таңнар күмсен шатлыкка.
Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә,
Картаерга һич тә ашыкма

Ана булу белән (бала туу белән) котлау сүзләре

Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.

Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.

Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.

Иманлы бала булып усуен телибез

Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..

Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!

Туган конен белэн тэбриклибез

Кадерле … !
Сине кояш нурлары ак карларны, пакь җаннарны җылыткан көндә, якты дөньяга килгән иң олуг бәйрәмең, туган көнең белән тәбриклибез.

Дөньяның саф һавасын сулап, ризыкларын татып, гүзәллеген күреп, үз аякларың белән йөреп, балаларың, туганнарың белән бергә гомер кичерүең сине ифрат зур бәхетле итә. … ел эчендә Ходай биргән гомереңдә күпме авырлыклар күтәреп узгансың, газаплар кичергәнсең, сынмагансың, сыгылмагансың, ә берсеннән-берсе чибәр, энҗе бөртегедәй балалар үстереп, хәзер шуларның уртасында балкып утырасың.

Ходай тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.

50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм

……! Сине олы бәйрәмең, 50 яшьлек юбилеең белән чын күңелдән котлыйм!
Син җирдәге һәрнәрсәгә гашыйк.
Гашыйк таңга, зәңгәр кичләргә.
Син яшисең шундый матурлыкка
Тагын матур бер ямь өстәргә.

……! Бүген гомер мизгелеңнең матур бәйрәме, хатын-кызның акыл туплаган, асыл, иң күркәм чоры. Киләчәктә дә сәламәтлек, җан тынычлыгы, яңадан-яңа куанычлар, мул тормыш телим. Әрнү-сагыш белмә, гел шулай чибәр бул, изге дөньяның барлык рәхәтлекләрен күреп, бергә-бергә күңелле итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Изге теләкләр белән ….

Ир-атны илле яше белән котлау

… ! Син, тормыш баскычлары аша күтәрелеп, 50 яшеңне тутырдың.
Син, далаларның мәгърур лачыны сыман, күп нәрсәләрне алдан күрә белдең, алдан сиземләп, абый буларак, беренче ярдәмгә килдең, гаделсезлекләрдән яклап, безне үз канатың астына алдың. Рәхмәт сиңа.

«Ир кеше — иген басуы, хатын — иген тулы келәт», — диләр. «Иген»не кадерләп саклаучы «келәт»ең белән бергә, балаларыгызның тәүфыйклылыгына, оныкларыгызның бәхетенә куанып, соң сулышларыгызга кадәр кулга-кул тотынышып, тигезлектә, тынычлыкта озын гомер кичерергә насыйп итсен.

Илле яшьлек юбилей белән хатын-кызны котлау

… ! Сине 50 еллык юбилеең белән тәбриклибез!
Ярты гасыр күп тә сыман, юк та сыман. Синең гомердә дә авыр көннәр аз булмады. Сынмадың, сыгылмадың, югал­мадың. Менә дигән Ана булдың. Кешене бәхет тудырмый, бәхетне кеше ясый. Син үз бәхе­теңне үзең тудырып, иреңә, балаларыңа, туганнарыңа да өлеш чыгардың. Рәхмәт сиңа һәрвакыт якты чыраең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Киләчәктә дә ул хәзинәңнең чиш­мәсе саекмасын, бәхетеңә авырлыклар килмәсен. Балаларың берсе-берсе ун егеткә торсын, башлы-күзле булып үзең кебек матур тормыш корсын. Өең шулай элеккечә нурга чумсын.

ИХЛАСТАН