Татар мөселман хатын-кыз исемнәре

БАЛА ТУУ/С РОЖДЕНИЕМ РЕБЕНКА

Хатын — кызлар исемнәре

Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа күркәм исем кушарга тиеш. Ул татарча, йә гарәпчә бер үк мәгънәгә ия булсын. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була. Исем кушучы бу исемне кире кагарга тиеш. Чөнки ул баланың исеме аталган саен әти-әнисенә дә, исем кушкан кешегә дә гөнаһ язылып бара. Аллаһыдан курыккан кеше моны эшләмәс….  (Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые)

Шулай ук карагыз «Татар мөселман ир-ат, малайлар исемнәре»

А һәм Ә гә башланган

Азадә — юмарт, игелекле

Азадия — азат, ирекле, хөр

Айбану — ай+бану

Айбүләк — ай + бүләк

Айгөл — ай+гөл. Ай һөм гөл сыйфатлы

Айдария — айлы, ай сыйфатлы

Айзадә — ай кебек бала

Айзифа — ай+зифа

Айназ — ай+наз. Ай кебек сөйкемле, назлы

Айнура (Айнурия) — ай+ нур. Ай нуры

Айсылу — ай кебек» сылу, чибәр

Акбүләк — ак (яхшы, олы, асыл) бүләк

Алсу — алсу йөзле

Ансария — ярдәмчеләр, яраннар, тарафдарлар

Асилә — затлы, асыл

Асия — дәвалаучы, үрнәк

Аслия — төп, аслы, беренчел, чын

Асыл — бик яхшы, кыйммәтле, күркәм, матур, асыл затлы

Асылъяр — асыл+яр (дус, иптәш)

Ахак — хаклырак

Әгния — байлар

Әдгыя — догалар

Әдибә — әдәпле

Әдһәмия — кара тутлы кеше, кара тулпар, куе бакча, карурман

Әзирә — ярдәм итүче

Әзхәрия — ак йөзле, бик матур, чибәр, чәчәкле

Әйсәрия — җиңелрәк, кулайрак

Әкълимә — аң, акыл, интеллект. Адәм пәйгамбәр кызының исеме

Әлсинә — телләр

Әлферүз — бәхетле, өстенлек

Әлфизә — билгеле, танылган көмеш

Әлфиназ — мең наз иясе

Әлфинур — мең нурлы, мең төрле нур иясе, бик күркәм, үтә чибәр, дуслык нуры

Әлфирә — артыклык, өстенлек

Әлфируз — билгеле, танылган, бәхетле

Әлфия — мең яшәр (кыз), мең юллы поэма

Әминә — ышанычлы, тугърылыклы, куркусыз, тыныч. Пәйгамбәребезнең әнисенең исеме

Әмирә — боеручы, әмер бирүче, берәр өлкә яки дәүләт башлыгы, идарәче

Әнвәрия — бик нурлы, бик якты

Әнгамә — нигъмәт, ләззәт, рәхәтлек

Әндәрия — бик сирәк, бик затлы әйбер

Әндүзә — казанучы, туплаучы

Әнзимә — тәртип урнаштырам, тәртипкә салам

Әнзифә — пакьләүче

Әнзия — якты, нурлы

Әнирә — якты

Әнисә — күнегелгән, якын күргән дус, иптәш (кыз), ахирәт

Әннурә — нур, яктылык, аклык

Әнсария — к. Ансария

Әсгадия — иң бәхетле

Әсимә — яклаучы, тыючы, саклаучы

Әсифә — тәүбә кылучы, үкенүче

Әсма — матур

Әфруза — якты, нурландыручы

Әфтаб — кояш, кояш кебек матур

Әхсәнә — иң күркәм, иң матур, иң чибәр

Б

Бадъян — чәчәк исеме

Бадирә — башлау, беренче адым (гаиләдәге беренче кыз балага кушудан калган)

Бакирә — гыйффәтле кыз

Басыйрә -үткер күзле, күңел күзе белән күрүче, зирәк

Баһирә — ачык, якты, нурлы, матур, асыл, гүзәл

Бәдига — искиткеч чибәр, иң матур, оста телле

Бәдрия — тулган ай кебек, иртә, иртәнге вакыт, иртәчел

Бәкирә — яшь, саф (кыз)

Бәнат — кыз бала

Бәрия — җан иясе, кеше

Бәрира — әракь агачының татлы җимеше

Бәрра — ата-анасына изгелек кылучы

Бәсбәсә -хуш исле үсемлек, тәмләткеч

Бәширә — сөендерүче, сөенечле, шатлыклы хәбәр китерүче Бәян — ачык

Бәһия — матур, гүзәл, бик күркәм

Биби — кыз бала, бикә, ханым

Бибигайшә

Бибиәсма

Бибизифа

Бибисара

Бүләк

В

Вагыйзә — вәгазьләүче, әхлак өйрәтүче, үгетләүче

Вазыйхә — ачык, анык, ачык итеп аңлатучы

Вазыйфә — йөкләтелгән бурыч

Вакыйфә — хәбәрдар, белемле, акыллы, аңлаучы, белүче, эшнең төбенә төшенүче

Варисә — мирас иясе

Васига — киң, иркен, киң күңелле

Вафирә — киң күңелле

Вафия — сүзендә торучы, тугры, тотнаклы

Вәгыя — игътибарлы

Вәдига — сакларга куелган

Вәдүдә — яратучы, сөеп яратып торучы

Вәзига — җайлаучы, көйләүче, төзәтүче

Вәзинә — сабыр, җитди

Вәзирә — вәзир хатын

Вәкилә — вәкаләтле, ышанып эш тапшырылган, ярдәмче

Вәкыя — саклаучы

Вәлидә — кыз бала Вәлимә — кунак, күңелле мәҗлес, туй Вәлия — якын дус

Вәрдә — чәчәк, роза чәчәге

Вәрисә — мирас алучы

Вәсилә — якынлык, Аллаһка якынаю

Вәсимә — матур, күркәм

Вәсфи — ачыклы, тасвирлы

Вәсыйфә — яшь кыз

Вәфидә — килүче

Вәхидә — бердәнбер

Вәҗиһә — матур, гүзәл, чибәр йөзле

Вөҗдания — намус(лы)

Г

Габидә — гыйбадәт кылучы, табынучы, хезмәт күрсәтүче, кол

Гадения (Гадәния) — диңгез буенда яшәүче

Гадилә — тугърылыклы, дөрес хөкем титүче, гадел (Адилә, Әдилә, Азилә)

Гаҗилә — ашыгучы

Газалия — антилопа, матур, сөйкемле, зифа буй-сынлы, көчле

Газзә — болан баласы

Газизә — хөрмәтле, көчле, бик кадерле

Гайшә — тере, яшәп торучы

Гакыйлә — акыллы, акыл иясе

Галәби — калын муенлы, җиңүче

Галимә — белемле

Галия — бөек, олы, югары дәрәҗәле, кыйммәтле

Гамәлия — шш, хезмәт, гамәл

Гамилә — гамәл кылучы, эшләүче, хезмәт иясе, эшчән

Гамирә — төзек, бөтен, җитеш, чәчәк аткан, бик шәп Ганбәрия — хуш исле

Гандәлиб — сандугач, былбыл

Гарифә — билгеле, атаклы, танылган хатын-кыз, белемле хатын-кыз

Гасилә — балчы, умартачы

Гасмә — аяклары гына ак төстәге болан яки кыр кәҗәсе

Гатифә — нечкә хисле, тиз әсәрләнүчән, ,ягымлы, мәхәббәтле, берәүгә мәхәббәт тотучы, дуслык тарафдары

Гатия — бүләк

Гатуфа — бик шәфкатьле, йомшак күңелле

Гафифә — абруйлы, әдәпле, намуслы, гыйффәтле

Гафия — сәламәт (кыз)

Гафия — гафу итүче, кичерүче, сау-сәламәт

Гөлара — гөлләр белән бизәнгән

Гөбәйдә — коллык күрсәтүчән

Гөлгенә — гөлдән генә гыйбарәт мәгънәсендә

Гөлдәр — гөлгә күмелгән, гөл йөртүче, гөл иясе

Гөлзидә — гөл+зидә

Гөлисә — гөл кебек хуш ис килеп торучы

Гөлия — гөл кебек

Гөлназ — гөл+наз

Гөлнисә — гөл+нисә (нисә — хатын-кыз)

Гөлнәһар — кенә гөле

Гөлсинә — һаман яшь, буй җиткән

Гөлфинә -чәчәклек

Гөлфирә -өстен гөл

Гөлфия — гөлгә охшаш

Гөлчәчәк — гөләп (роза) чәчәге

Гөлшан -чәчәк бакчасы, розарий

Гөлшат — гөл кебек шат

Гөләндәм — гөл кебек зифа, гөл гәүдәле

Гөлүсә — гөл булып үс (үсә)

Гөлҗамал — күркәм, матур

Гөлҗимеш — чәчәк

Гөлҗиһан — гөл+җиһан

Гутәйбә — гөнаһтан кайтучы, тәүбә кылучы

Гүзәл — бик матур

Гүзәлия — гүзәллек иясе

Д

Дагыя — чакыручы, өндәүче, вәгәзьләүче, дога кылучы

Дана — белемле, укымышлы, галимә

Даһия — зур акыл иясе, алдан күрә белүче, иң югары иҗатчы Дания — якын

Дәлилә — танык, билге, дәлил, исбат итү, юл күрсәтүче, юлбашчы, җитәкче

Дәлия — георгин гөле, йөзем тәлгәше

Дәрисә — дәрес бирүче, укытучы

Диларә — күңелне хушландыручы, юатучы, сөйгән яр

Дилбәр (Дилбәрә, Дилбәрия) — сөекле, күңелне үзенә тартучы

Дилдарә (Дилдария) — сөекле, сөелгән, күңелне тоткын итүче, кыю, батыр

Дилә — күңел, йөрәк, акыл

Диләфрүз — күңелне сөендерүче, күңел хушлыгы, күңел яктырткычы

Дилия — күңел кебек, йөрәк кебек

Дилияр — күңел дусты, күңел сөеклесе

Дилназ — күңел назы

Дилфәр — яктыртучы

Дилшат — шат күңелле

Дөррия — җемелдәп нур сибүче

Җ

Җамалия — йөз матурлыгы, гүзәллек, күркәмлек

Җәгъфәрия — инеш, чишмә, кизләү

Җәдирә — ятышлы, лаек

Җәзилә — күп, мул, иркен, бай яшәүче, таза, нык

Җәлилә — олы, дәрәҗәле, хөрмәтле

Җәмалия — матурлык, гүзәллек

Җәмилә — матур, чибәр, гүзәл

Җәнанә — йөрәк, күңел, сөйгән кыз, кәләш

Җәннәт — җәннәт, оҗмах бакчасы

Җәрия — кыз бала

Җәсимә — кыю

Җәсмин — җәсмин чәчәге

Җәүһәрия — гәүһәр, асылташ, зөбәрҗәт, фирүзә кебек асылташларның исеме

Җофар — кыйммәтле мех бирүче су җәнлеге, эссе якта үсә торган хуш исле үсемлек, шунын мае, мускус, хуш ис

Җүвәйрия — кечкенә кыз бала

3

Заирә — күрешергә килүче, зиярәт кылучы

Закирә — телгә алучы, искә алучы, Аллаһыны мактап искә тешерүче, зекер итүче

Залия — ак чәчле кыз

Заһидә — изге, тәкъва, тыйнак, суфый, аскет

Заһирә (Заһрия) — ачык, нур чәчеп, ялтырап торучы, чәчәк кебек чибәр, матур

Зарифа — ягымлы, нәзакәтле, чибәр, тапкыр, үткен телле Зәбибә -йөзем бөртеге

Зәбидә — акмай

Зәбирә — ныклы, көчле, куәтле, даһи

Зәйнә — бизәк

Зәйнәп (Зәйнәб)- матур, хуш исле агач

Зәйния — бизәлгән

Зәйтүнә — зәйтүн агачының гөле

Зәкия — ярдәмчел, шәфкатьле, игелекле, зирәк, үткен, сәләтле

Зәмзәмия — зәмзәм суы исеме

Зәмилә — дус, иптәш, коллега

Зәһәрә — чәчәк:

Зәһия (Зәһинә) — ялтырап торган, ачык

Зәһра — ак, якты йөзле, нурлы

Зәрия — (фарсы телендәге «зәр» (алтын) сүзенә ия кушымчасы ялганып ясалган) «Алтын, алтынлы» мәгънәсен белдерә

Зәрринә — алтын бизәкле

Зәүрә — нурлы

Зиафәт — кунакчыллык, ачык йөзлелек

Зилә — миһербанлылык

Зиләйлә — төнге чәчәк

Зилия — шәфкать, миһербанлык

Зинира — нурлы

Зиннәтбану — зиннәтле

Зиннура — нур иясе, нурлы, нур-бизәк

Зирәк — үткен акыллы

Зифа — чибәр, сылу, зифа

Зиядә — үсү, арту, күбәю, көчәю

Зөбәйдә — кечкенә май йомарлагы

Зөбәрҗәт — зәңгәр төстәге асылташ, изумруд

Зөлалә — саф, чиста, үтә күренмәле, тонык су

Зөләйха — кече кыз, кече сеңел

Зөлҗамал — күркәмле

Зөлкамал — тулылык

Зөлфә — бөдрә чәч, чәч бөтеркәсе, сөекле кызның чәчләре, таң кызы

Зөлфирә — өстенлек, артыклык иясе, бөдрә чәчле

Зөлфия — бөдрә чәчле, сөйкемле, чибәр

Зөлхәбирә — хәбәрче Зөлхәя (Зөлхая, Зөлхия) — әдәпле, тыйнак, әдәп-хая иясе

Зөлхиҗҗә — һиҗри ай исеме

Зөмәррәт (Зөмәррә) — зөбәрҗәт, күк һәм яшел төстәге изумруд, гүзәл, сылу, күркәм

Зөһрә — нур чәчеп, балкып торучы, чәчәк, Зөһрә йолдызы, Чулпан, Венера

И

Илгизә — ил гизүче, сәяхәтче

Илдәнур — илдә нур, илнең нуры

Илдусә — ил дусты, илен сөюче

Илзидә — илнең үсүе, көчәюе

Илһамия — дәрт, рухлану, илһамга ирешү

Илсөя — илен, ватанын сөюче, илгә сөекле

Илфирә — ил өстене

Инсафия — инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык

Иһтидә — һидаятькә ирешү

Ирадә — изге теләк (иясе)

Исламия — Аллаһыга буйсынучы хатын-кыз

К

Кавия — көчле, куәтле, актив

Кадрия — кадерле

Камал — тулылык, өлгергәнлек, һәръяктан җитлеккәнлек, кимчелексез, камил

Камалия — тулылык, өлгергәнлек, һәръяктан җитлеккәнлек, кимчелексез, камиллек иясе

Камилә — тулы, бөтен, һәрьяктан җитешкән

Камәрия — айга охшаш

Кария — китап укучы, Коръәнне яттан белүче, Коръән хафиз

Карибә — якын, кардәш, туган

Касыймә — бүлүче, өләшүче, уртаклашучы

Каттә — үлән исеме

Кафи (Кафия) — булдыклы

Кәбирә — зур, олы, мөһим

Кәлимә — мәшхүр сүз

Кәмаль — житешкәнлек, өлгергәнлек

Кәмрән — теләгенә ирешкән

Кәнҗия — хәзинә: кыйммәтле нәрсә, яңа гына җитлеккән кыз

Кәсира — малы яки туганнары күп булучы

Кәтибә — язучы

Кәшифә — яңалык ачучы, уйлап табучы

Кәүсәрия -җәннәт чишмәсенең исеме, муллык, баллы ширбәт

Кифая — җитешле

Күмәйлә — кечкенә Камилә

Л

Лалә — лалә чәчәге (тюльпан), яктыртучы, энҗе

Латыйфә — ачык йөзле, мөлаем, шәфкатьле, гүзәл, нәфис, шаян, үткен, күңелле

Ләбибә — акыллы, зирәк

Ләзизә — татлы

Ләзимә — кирәкле, тиешле

Ләйлә -төн, кич, кичә, кара чәчле

Ләйсән — гарәпчәдән (юмартлык) сүзеннән

Ләмига — балкыш, нур чәчүче

Ләмисә — иркәләүче

Ләүзимә — миндаль, татлы хәлвә

Лилия — төнбоек, ак төстәге лалә

М

Майҗәмал — матур

Майсәрә — муллык

Майшәкәр

Максудә — омтылу

Маликә — байлык иясе, хуҗа, ил хуҗасы, патша

Маһигөл — маһи+гөл

Маһидә — ай кебек чибәр бала

Маһиҗиһан — дөнья ае

Маһинур — маһи+нур

Маһирә — оста, мастер, һөнәр иясе, җитез, уңган, булдыклы

Маһия — ай, айныкы, ай йөзле, күркәм, гүзәл мәгънәсендә

Маһияр — ай кебек гүзәл яр

Маннура — нур чишмәсе, нурлы, саф сулы чишмә

Мансафа — инсафлы, тәртипле, тугърылыклы, гаделлекле

Мансура (Мансурия) — җиңүче, өстен чыгучы

Мәбрүр — мәрхәмәтле, яхшы, диндар, тәкъва

Мәгүзә — сөйкемле

Мәгшия — бөркәнгән

Мәгъмүрә — тәрбияле

Мәгърифә — аң, белемле

Мәгъшүкә — сөекле

Мәгыйнә — ярдәмче

Мәгыйшә — тереклек

Мәдинә — изге шәһәр

Мәдихә — мактаулы

Мәдхыя — мактаулы

Мәймуна — шат, бәхетле

Мәккә — Мәккә шәһәре атамасыннан

Мәликә — падишаһ

Мәлихә — сөйкемле, ягымлы, гүзәл, татлы

Мәмдүха — мактаулы

Мәмләкәт — дәүләт

Мәнзилә — иңүче

Мәрвәр — яхшы

Мәрвәрә — әнҗе таш

Мәргубә — теләп алган

Мәргыя — яратып алу

Мәрдүмә — күз карасы

Мәрҗән — асыл таш

Мәрҗәния — энҗе, коралл, мәрҗән

Мәрзия — күңелгә ятышлы, ягымлы

Мәрмәр

Мәрүә — яхшы хәбәр, яхшы галәмәт

Мәрфуга — югары дәрәҗә

Мәрхәбә — хуш килегез

Мәрхәмәт — мәрхәмәле

Мәрьям — сөекле, газиз, кадерле. Мәрьям ана (Гайсә пәйгамбәр әннсе) исеменнән

Мәрьямбану — мәрьям+бану

Мәрьямбикә — мәрьям+бикә

Мәсгудә — бәхетле, игелекле

Мәсирә — ара

Мәснәвия — икелек сан, игезәк, игезәкләрнең берсе

Мәсрурә — шатланган, сөенгән, куанган

Мәстүрә — гыйффәтле, намуслы, вөҗданлы

Мәстурә — капланган

Мәүдүдә — сөекле, дус, якын

Мәүҗүдә — яшәүче

Мәүзүнә — үлчәнгән

Мәүлиха — ак сөяк

Мәүһибә — бүләк, бүләккә бирелгән

Мәфтүха — ачыш

Мәхбүббикә — мәхбүб+бикә

Мәхбүбә — сөелгән, яратылган

Мәхбүбзадә — мәхбүб+задә, сөекле бала

Мәхбүзә

Мәхдүдә — санаулы

Мәхдүмә — остазбикә

Мәхмүлә — күтәреп йөртелүче

Мәхмүтниса — мәхмүт+ниса

Мәхрусә — сакланган,

Миләүшә -миләүшә чәчәге

Минжиһан

Миңлегөл

Миңлениса — хатын

Миңлеруй

Минсылу — матур

Минхәҗәр

Мөслихә — төзәтүче, яхшыртучы, реформа ясаучы

Мөхлисә — ихлас күңелле, чын дус, самими кеше

Мөхсинә — намуслы хатын

Мөбәшширә — яхшы хәбәр белән сөендерүче, сөенеч китерүче, дин таратучы

Мөбинә — чын белән ялганны аера белүче, гадел

Мөгафия — сәламәт

Мөгәззәмә — дәрәҗәле, кадерле

Мөзәянә — зиннәтле

Мөкәррәмә — кадерле, хөрмәтле

Мөнәүвәрә — нурландыручы

Мөнҗия — котылучы

Мөнибә — туры юл күрсәтүче

Мөнирә — яктыртучы, якты йөзле, нурлы

Мөнисә -дус, ахирәт

Мөршидә — җитәкче, хаклыкка өндәүче, акыл бирүче

Мөсаллия — намазчы

Мөсәббиха — тәсбих кылучы (Аллаһны зекер кылучы)

Мөсәмирә — җимеш бирүче

Мөслимә — ислам динендәге кеше, мөселман

Мөслиха — игелекле

Мөстәбширә — шатландыручы

Мөсыйбә — теләгенә ирешүче

Мөхлиса — ихласлы

Мөхлисә — ихласлы

Мөхсинә — изгелекле, яхшылык әшләүче, пакьлек саклаучы, гыйффәтле (кыз)

Мөшһүдә — күзе белән күргән

Мөшфика — йомшак күңелле

Мөэминә — Аллаһка инанучы, ислам динендәге кеше, мөселман

Мүҗәһидә — Аллаһ юлында тырышучы

Н

Надирә — сирәк очрый торган (чибәр)

Надия — иртәнге чык, юмарт

Наҗия — якын дус, сердәш, тиз ярдәм итүче, котылган, котылучы

Наза — назлы, иркә кыз, назлы, чибәр

Назгөл — назлы гөл

Назилә — иңүче

Назира — көләч, тулы йөзле, чәчәк атып торучы

Назифә — таза, пакъ, чиста, саф

Назыймә — төзүче, тәртипкә салучы, оештыручы.

Назыйхә — тазартучы

Наилә — бүләк, буләккә лаек

Наимә — бәхетле йоклау

Наһар — көн үзәге, төш вакыты

Наримә — кадерле, нәфис

Насиха — үгет-нәсихәт бирүче, яхшылыкка өндәүче, киңәшле.

Нәбибә — акыллы, зирәк

Нәбирә — онык,

Нәвал — бүләк

Нәгыйзә — яхшы, гузәл

Нәгыймә — бәхәт, иминлек, мул тормыш, татлы тәм, ләззәт, нигъмәт, йомшак күңелле.

Нәдимә — сердәш, дус, матур сүзле

Нәҗибә — затлы, асыл, акыллы, сәләтле, асыл нәселдән

Нәҗия — котылучы

Нәзилә — якын, үз, кунак

Нәзирә — куркыныч барлыкны аздан кисәтүче, хәбәр итүче

Нәйрә — ачык, үтә күренмәле, нурлы, ялтыраучы, балкышлы, яктыртучы, мәгърифәтле, мәдәни

Нәкыя — пакь, чиста, саф

Нәсибә — кардәш, затлы нәселле:

Нәсимә — йомшак күңелле, мөлаем, йомшак җил, җиңелчә сулыш

Нәфисә — нәфис, күркәм, чибәр

Ниса — хатын-кыз

Ниязия — ихтыяҗ, үтенү, ялвару, теләү, бүләк

Нурания — яктыртучы, нурлы

Нурҗамал

Нурҗиһан — нур+җиһан

Нурзидә — үсәчәк нур

Нурия — нурлы, якты йөзле (кыз)

Нуркамал

Нурсибә

Нурфизә — нурлы көмеш

Р

Рабига — дүртенче, гаиләдә дүртенче бала булып туган кыз балага кушылган, яз фасылы, яз кызы мәгънәсендә, шулай ук әлеге исемдәге изге хатын-кыз яшәве риваятләрдән билгеле

Равия — риваять сөйләүче, хикәя кылучы

Рагибә — теләк, хыял

Разифа — җитез, тиз

Разия — канәгать, риза булучы, килешүчән, тактлы, күңелгә ятышлы

Раигә — матур йөзле

Раиха — хуш исле

Райханә — зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)

Ракига — Аллаһка бил бөгүче

Ракыя — үсеп баручы, алга  китүче

Расиха — төпле, җитди, ныклы

Раудия — бакчалы

Рауза — чәчәклек, гөл бакчасы, җәннәт бакчасы

Раушанә, Раушания — нур иясе, нур сибүче, нур чәчеп торучы, якты.

Раушан исеме ир-атка да, хатын кызга да кушыла

Рафия — пальма агачының бер төре, хөрмә җимеше

Раянә — тулы, төз, һәр яктан тулы үсеш алган

Рәгыйдә — бай, җитешле, тыныч, сабыр холыклы

Рәдифә — арттан баручы

Рәҗихә — иң яхшы, иң өстен, иң алдынгы

Рәҗия — сораучы, үтенүче, өмет итүче

Рәзинә — тыныч табигатьле, басынкы, җитди, ышанычлы, олысымак

Рәимә — йомшак күңелле

Рәисә — башлык, җитәкче, мәрхәмәтле

Рәифә — кызганучан, мәрхәмәтле

Рәмзия — үрнәк, билге, символ, тамга, ишарә

Рәмизә — үрнәк күрсәтүче

Рәмүзә — үрнәк

Рәһинә — залог

Рәсилә — илче, вәкил

Рәсимә — сызымчы, тиз йөрүче

Рәсифә — нык, таза

Рәүфә — куәтле, йомшак күңелле, кайгыны уртаклашучы

Рәфәга — югары дәрәҗә, сан

Рәфидә — булышчы ярдәм итүче

Рәфика — иптәш, дус, юлдаш, йомшак күңелле

Рәфия — югары дәрәҗәле, яхшы билге

Рәшидә — туры юлдан баручы, батыр, кыю, зирәк кеше.

Резеда — зәңгәр төстәге хуш исле гөл

Руза — көн

Рузия — бәхетле, ризыклы

Румия — римлы, византияле

Рухия — жанлы

Рушания — (карагыз Раушан)

С

Сабира — түземле, сабыр

Сабиха — якты йөзле, матур

Садисә — алтынчы

Саҗидә — сәҗдә кылучы, баш июче

Саимә — ураза тотучы

Саирә (Сайра.) — баручы, юлчы, тамаша кылып йөрүче, сәяхәтче.

Сайфия — жәйге

Салиха — яхшы, изге, игелекле

Самимә — чын, саф

Самирә — җимеш бирүче, җимеш агачы, әңгәмәдәш, гәптәш

Сания — икенче, гаиләдә икенче бала булып туган кыз балага кушылган

Сара — шатландыручы, ыруг анасы, Ибраһим пәйгамбәр хатыны

Саримә — үткен, ныклы

Сафия — саф, катышсыз, чын, сайланган, эчкерсез дус

Сафура — холкы саф

Сахибә — иптәш

Сәвия — тигезлек, тиңлек, турылык

Сәгадәт — бәхет, рәхәтлек, уңыш

Сәгъдия — бәхетле, бәхет иясе, бәхет китерүче

Сәгъдүнә — безнең бәхет

Сәгыйдә — бәхетле, рәхәт яшәүче, мул тормышлы

Сәдидә — туры, дөрес, хак, лаеклы

Сәйидә — башлык, ханым

Сәкинә — тыныч, гомер итүче

Сәлвә — юаныч, кош исеме

Сәлимә — сәламәт, исән — сау, саф күңелле

Сәлисә — өченче, гаиләдә 3нче бала булып туган кыз балага кушылган

Сәлия — юатучы (кыз)

Сәмания — сигез, гаиләдә сигезенче бала булып туган кыз балага кушылган

Сәмәрия — җимешле, җимеш әйбере

Сәмига — ишетүче

Сәмихә — юмарт

Сәмия — югары дәрәҗәле, кыйммәтле

Сәнә — мактау

Сәһилә — җиңел

Сәрби — зифа буйлы

Сәрбиназ — зифа буйлы һәм назлы

Сәрирә — шатландыручы

Сәрия — чишмә, шатлыклы җыр, асыл, затлы

Сәүдә — ташлы кара җир, тау итәге

Сәүдия — кара ташлы тау бите

Сәүсәнә — лилия чәчәк

Сәфинә — зур көймә

Сәхәрия — таң кызы

Сәхибә — дус, юлдаш, иптәш, сердәш

Сәхыя — юмарт

Сираҗия — яктырткыч, шәм, лампа, факел

Солтания

Сөембикә — сөемле (сөекле) бикә, сөекле кыз

Сөмбел (Сөмбелә) — башак, сөмбел чәчәге (гиацинт)

Сөмәйрә — кара тутлы

Сөмәя — исем бирү

Суфия — начар эшләргә бармаучы, суфи, гыйбадәтчел, тәкъва

Сүвәйбә — кечкенә бал корты, кечкенә савап, кечкенә тәүбә кылучы

Сүмәййә — исемле

Т

Таҗелбәнат — кызлар таҗы

Таҗирә — сәүдәгәр

Таҗия — таҗлы

Таибә — яхшы, күркәм, хуш, әйбәт, тәүбә итүче

Такыя — тәкъва

Талибә — баручы, эзләүче, таләп итүче, шәкерт, студент

Талига — таң башлану

Талия — сөйкемле, ягымлы, кызыклы

Таһирә — саф, пакь, гөнаһсыз

Таңйолдыз — Чулпан,

Таңсылу — таң+сылу, таңдай матур

Тасфия — сафландыру, тазарту, пакьләү

Тәгзыймә — хөрмәтле, макталган, олугъ кылынган

Тәгъзия — аш бирүче, тукландыручы

Тәзкирә — истәлек, ядкарь, үгет-нәсыйхәт, зикер

Тәзкия — сафлык, пакьлек

Тәкыя — диндар, тәкъва, бозыклыктан сакланучы

Тәмизә — таза, пакь, чиста

Тәнзилә — иңдерелүче

Тәнзия — үзен начарлыктан ерак тотучы

Тәслия — куаныч, шатлык

Тәсния — мактау

Тәсфия — пакьләүче

Тәхсинә -ныгыту, яхшырту, төзәтү

Ф

Фагыйлә — эшләүче, ясаучы, шөгельләнүче, эшчән, тырыш

Фазилә — өстен, камил, дәрәҗә, абруй, намуслы, кешелекле, галим

Фаизә — теләгенә ирешүче, тантана итүче, җиңүче, тулы, муллыклы

Фалихә — бәхетле, сәламәт яшәүче

Фариза — фард, тиеш

Фасхия — матур сөйли

Фатиха — ачылу, башлау, кереш, коръәннең беренче сүрәсе, хәер — дога бирү

Фатыйма — имчәктән аерылган кыз, үскән кыз

Фатыйнә — бик үткен, зирәк

Фаягөл — бәһале, кыйммәтле гөл

Фаязә — мул, юмарт, нигъмәтне мул итүче

Фәйзия — рәхимле, юмарт, иркен тормышлы

Фәйрузә (Фирузә) — яшел төстә асыл таш

Фәкиһә — җимеш

Фәнгизә — фән+гиз

Фәндария — фән иясе

Фәндүсә — фән дусты

Фәнзилә — фән һәм зөл (зил) — «иясе» сүзләре кушылып ясалган исемнәр. «Фән иясе» дигән мәгънәгә ия

Фәнзия — фән һәм зыя (яктылык, нур) сүзләре кушылып ясалган. «Фән яктылыгы, нуры» дигән мәгънәгә ия

Фәнилә — белемле, гыйлемле

Фәһимә — аңлы, зирәк фәһемле

Фәнисә — маяк

Фәннура — фән нуры, фән яктылыгы

Фәнүсә — фонарь, шәм, яктырткыч

Фәраһия — зирәк, җитез

Фәрвазә — очу, һавага күтәрелү

Фәргыя — зифа буйлы

Фәрданә, Фәрзанә — галим, белемле, укымышлы кеше, акыллы, зирәк

Фәридә — әнҗе бөртеге, бриллиант

Фәрия — гаҗәеп

Фәрханә — бәхетле хатын-кыз

Фәрхиназ — назлы

Фәрхинур — шатлык нуры

Фәрхия — шатлыклы, куанычлы, сөенечле

Фәсәхат — оста телле

Фәсихә — татлы телле, матур сөйләүче

Фәсхия — матур сөйләүче, тәмле телле, чәчән

Фәтхия — җиңүгә ирешкән, җиңү яулаучы, җиңү җыры

Фәтыйнә — аңлаучы, белүче, төшенүче

Фәүзия — җиңүче, уныш казанучы, тантана, триумф

Фәүкыя — өстенлек:

Фәүрия — ашыгыч

Фәхирә — мактаучы бик шәп

Фәхрия — мактаулы

Фиразия — калкулык, биеклек

Фирая — гаҗәеп матур (кыз)

Фирдания — ялгыз бердәнбер

Фирдәвес (Фирдәүсә) — җәннәт, оҗмах бакчасы.

X

Хадимә — эшче хатын

Хадисә — булган сөйләүче

Хаҗибә — капланучы (хиҗаб киюче)

Хазимә — каты , ныклы, тәвәккәл, акыллы, сак, уйлап эш итүче

Хазия — эченә алган

Халидә — мәңгегә керүче

Халисә — аеруча саф, чын, һичнәрсә катнашмаган,

Халлия — тышкы зиннәт

Хамисә — бишенче (5нче балага кушыла)

Хамия — яклаучы

Хария — кара бөрлегән

Хасби — затлы

Хасибә — хисапчы

Хасия — сизгер

Хасияр — аксөяк

Хатибә — үгетләүче, вәгазь сөйләүче, оратор

Хаулә — глазәл, болан

Хафизә — саклаучы, күңелдән ятлаучы, коръәнне яттан белүче, истәлек, хәтер

Хашига — куркучан, түбәнчелекле

Хашия — куркучы

Хәбибә — сөекле, сөелгән, дус

Хәбирә — хәбәрче

Хәдичә — җитлекмәгән, вакытынна элек туган (кыз). Мөхәммәт пәйгамбәрнең хатынының исеме

Хәҗәр — таш

Хәйрия — игелекле

Хәлилә — якын дус, чын дус, никахлы хатын

Хәлимә — сабыр, йомшак, тыйнак, түземле

Хәмзия — мактаучы

Хәмидә — мактаулы, мактауга лаеклы

Хәмнә — вак төшле кечкенә йөзем

Хәнифә — тугъры күңелле, чынны сөюче

Хәния — кызганучан, миһербанлы

Хәннә — мәрхәмәтле

Хәннүнә — чәчәк

Хәридә — тишелмәгән энҗе, гыйффәтле кыз

Хәрифә — иптәш, һөнәрдәш

Хәсәнә — күркәм

Хәтимә — тәмамлау

Хәтирә — истәлек

Хәфсә — чеби

Хәят — тереклек

Хөллә — дуслык, якынлык, мәхәббәт

Хөсна — иң күркәм, иң яхшы, тиңсез гүзәл, иң асыл

Хувәйлә — кечкенә Хаулә

Хузәмә — хуш исле чәчәк исеме

Хүббә — сөекле

Һ

Һава — кызгылт кара төстә

Һаҗәр — ил гизүче. Ибраһим пәйгамбәр хатынының исеме

Һаҗирә — иң яхшы, гүзәл әйбер

Һалә — балкыш

Һани (Һания) — ягымлы (кыз)

Һашимә — тураучы, кабилә исеме

Һәва — исем

Һәдия — бүләк, юл күрсәтүче

Һәлә — кояш

Һәния — ягымлы

Һибә — бүләк, бүләк итеп бирү, багышлау

Һидая — туры юлга керүче, дөрес юл әзләүче

Һилалия — яңа туган ай, айның беренче чиреге

Һинд — ил исеменә бәйле

Һиндәбә — үсемлек исеме (цикорий)

Ч

Чәчкә (Чәчәк) — гөл чәчәге, матурлык, гүзәллек

Чулпан — ак, нурлы, таң йолдызы, Зөһрә

Ш

Шакирә — шөкер итүче, рәхмәт әйтүче, бар булганына риза кеше, рәхмәтле кеше кадерен белүчән

Шамилә — бөтен яхшы сыйфатларны бергә туплаган, үз эченә алган

Шаһидә — шаһид, күрүче

Шаһия — татлы

Шәкыйка — бертуган

Шәкүрә — шөкер итүче, бик канәгать

Шәмсебәдәр — кояш ай

Шәмсекамәр — кояш ай

Шәмсия — кояшка охшаш

Шәһика — бөеклек

Шәһирә — бик данлыклы, бик атаклы

Шәрафәт — данлыклы

Шәрифә — хөрмәтле

Шәүкыя — кызыктыручы

Шәфа — ирен ( татлы)

Шәфәгать — яклаучы

Шәфика — җәлләүче

Шөкирә — шөкер кылучы

Шөһрәт — дан, данлылык, абруй

Э

Энҗе — таш

Ө

Өммегөлсем — өмме+гөлсем, тулы битле

Өммелхәят — тереклеккә, яшәргә омтылучы

Өркыя — (карагыз) Рокыя

Я

Яминә — уң кул, уң булсын, тугрылыкка ант итүче

Ясинә — Коръәндәге бер сүрәнең исеме

Ясирә — кечкенә

Ясминә — ясмин гөле

ИХЛАСТАН