Татарча жырлар №1 Җырларны тыңлау, эзләү системасы

татарча жырлар

Әлеге язмабыз татарча жырлар хакында. Биредә без сезнең игътибарга иң популяр җырларны китердек. Аларны сез аудио плеер аркылы тыңлый аласыз.

Татарча жырлар


Лилия Хәмитова — Озата барма

Бәширә Насыйрова — Иделләрем күлләрем

Динә Гарипова — Ай былбылым

Фирдус Тямаев — Уз-узенне алдама

Ришат Тухватуллин — Талларым

Гузель Уразова — Көнбагышлар

Радика Юльякшин — Уфтанма

Илсия Бәдретдинова — Камыш әйтә мин әйтәм

Рамиль Галимзянов — Утыр эле эни яннарыма

Татар җырларының тарихы

Татарча жырлар тынлау өчен ясалаган әлеге бүлектә без кыскача гына татар җырларының тарихы хакында да мәгълүмат биреп китәргә уйладык.

Тулырак әйткәндә, Идел буе татарларының милли мирасы 3 төп төркемгә бүленгән, алар:

  1. Казан татарлары
  2. Мишәрләр
  3. Керәшеннәр

Казан татарлары белән мишәрләрнең жанрында охшашлыклар, уртаклыклар күп. Күбрәк уенннар өчен, такмак рәвешендә кыска җырлар. Дини темага мөнәҗәтләр формасында да сакланган.

Ә керәшен фольклорында күбрәк көнкүреш вакыйгалары, туйлар, календарь бәйрәмнәре, солдат озату һ.б. вакыйгаларга багышланган.

Татар халкында, шулай ук, дини темага музыкаль жанрлар күп: «Бимилляһ эшләр башы», «Әҗәл ширбәтем», «Килер Газраил», «Әй туганнар» һәм башкалар күп кешегә таныштыр бәлки.

Татарча жырлар кубесе көндәлек вакыйгалар белән бәйле рәвештә барлыкка килгән: туй җырлары, заманча җырлар, такмаклар — алдынгы урыннарны биләп тора.

Революциягә якын чорларда татарча жырлар яңача төсмер алган, чөнки бу вакытларда инде татар халкының иң яраткан музыка уен коралы булып гармун киң таралган. Саратов гармуннарында сиптергәннәр генә. Ләкин, тора-бара андый осталар сирәйгән һәм бүгенге көндә гармунчылар бик сирәк һәм татарча җырлар инде заманча уен коралларында уйнала.

татар халык җырлары

Татар халык жырлары — аларны тыңлау, күңелдә саклауның файдасы

Татарча жырлар безнең газиз бабаларыбыздан калган иң кадерле һәм иң кыйммәтле мирасның берседер. Татар җырларының энҗе-җәүһәрләрдән дә кыйбат икәнен белгән һәр татар жырларга зур әһәмият бирергә тиеш. Ядкарь булган мирасны кадерләп, югалтмыйча, буыннан буынга тапшырыру безнең зур бурычыбыз. Татарча җырлар, халык җырлары, халык көе – ул, халкыбызның моңлы тарихы, ераклардан килгән кайтавазы, татарның хисләре һәм татарча фикернең турыдан-туры чагылышы, аның жырлары теле.

Адәм баласы үзенең хисләрен-тойгыларын җыр белән белдерә, сагышланса да, шатланса да ул җырлап җибәрә, җыр белән күңелен юата.

Җырлар алар беркайчан бетми, татарча жырлар алар һәрвакыт һәр дәвердә туып кына тора һәр буынның үз җыры. Татарлар гына түгел һәр халыкның үзенең җыр, үзенең яраткан уен кораллары бар.

Кеше тугач та музыка белән бәйләнеш таба. Тәүге тапкыр ишеткән җыры аның, билгеле, бишек җыры. Соңрак уен, көнкүреш һәм башка темага җырлар тыңлап үсә бит ул.

Җыр, моң – ул кешене туганнан алып гомеренең ахырына кадәр, аерылмас юлдаш булып, озата бара. Җыр сөюче кеше, билгеле, матурлыкны да сөя. Андый кешенең күңеле нечкә, үзе ул мәрхәмәтле була. Ә инде күңелле нечкә, матурлык сөюче кеше бервакытта да яманлык эшләмәс. Ул кешеләрне яратыр, читкә китеп, чит җирләрдә яшәсә дә ватанын сагынып яшәр, зәгыйфь кешеләргә карата ярдәмчел һәм мәрхәмәтле булыр.

Халыкның жырларын, татар халкының моңлы көйләрен, уен-жырларын бөтен нечкәлекләрен туры китереп, зур осталык белән, матур итеп башкару – ул шулай ук үзе бер олы сәнгать. Татар халкында төрле уен җырлары элеккеге заманнарда бик тә киң таралыш тапкан булган. Кичләрен болын-әрәмәләрдә, авыл тирәсеннән аккан елга буйларында, аулак өйләрдә, клубларда “Наза” дигән уен, түгәрәкле-жырлы уеннар, кара-каршы басып жырлап үткәрелә торган уеннар, “Йозек салыш”, “Йолдыз санарга чыгу” һәм башка кызыклы уеннар киң таралыш алган. Кызганычка каршы, заманаларның үзгәрүе белән бу жырлар һәм уеннар акрын-акрын гына онытылып, югалып баралар.

«Халыкның иҗатын белмичә, хезмәт халкының чып-чын тарихын белеп булмас», — дигән, урысның бөек язучыларыннан берсе булган, Максим Горький.

Газиз халкыңның яраткан улы яки кызы булу өчен аның бөтен гореф-гадәтләрен, җырларын-моңнарын, әкият-дастаннарны, күп гасырлык тарихын, әхлак-тәрбия тәртипләрен бишектән үк сендереп үсү кирәк шул. Халыкта киң таралган әйтем дә бар бит: “Ана сөте белән кермәгән, тана сөте белән кермәс”.

Музыка – ул хисләр теле теле дисәк тә була. Күп кенә тикшерүчеләр музыка белгечләре татар халык жырлары репертуарын өч төргә бүлә:

  1. озын көй,
  2. кыска көй,
  3. катнаш көйләрнең элементлары катнашуында туган көй.

Мәсәлән, “Салкын чишмэ”, “Сибелэ чэчэк” һәм башка җырлар.

Татар халык җырлары балаларның күңелләрендә кечкенә яшьтән үк тирән эзләр калдыра. Халкыбызның бөек шагыйрләренең берсе булган  Габдулла Тукай биографиясе моның ачык мисалларыннан. Бу шагыйрь сабый чактан ук халык җырларын бик яратып үскән. Ул җырларны бөтен булган нечкәлеклэре белэн анлап бала күнеленә сеңдерә, үзе дә жырларга яраткан.Ул үзенең истәлеклэрендэ 6 яшь чакта ук татар халык җырлары башкаруын әйткән. Татар халык жырлары моңлы һәм озын көйле булуларына карамастан, аларда халыкның шат күңелле тормышка гашыйк икәнен, дэртле омтылышларын яңгырата.

Җыр – татар халкының киң таралган, иң зур хөрмәткә ия булган иҗат җимешләренең берсе. Жыр – бер-берсенэ нык бэйләнгэн ике өлештэн – көйдэн һәм поэтик сузлэрдән тора. Җыр сөйлэр өчен түгел, ә көйлэр өчен чыгарылган. Әгәр халыкның монлы, аһэнле матур көйләре аның тиңе булмаган һәм оста композитор булуы турында сөйлэсэлэр, шул көйлэрнең нэфис сүзлэре аның акыллы һәм талантлы шагыйрь да булганлыгын дәлилли.

Татар халкы җыры хәзинәсе — ул, үзенә күрә бер тарих та булып тора. Анда без ерак дәверләрдән килгән тавышны да, бугенге көннэр аһәңен дә тыңлый алабыз.

Безнең сайтта җырлар күп һәм алга таба да яңалары өстәлеп барылыр дип ышанып калабыз.  Җыр күңелләрне күтәрә безгә яшәргә этәргеч бирә.

Оцените статью
ИХЛАСТАН
Татарча жырлар №1 Җырларны тыңлау, эзләү системасы
Белем бәйрәменә / С днем знаний