Ураза догалары

ДОГАЛАР

Ураза тотарга ниятләгән кеше ризыктан, судан, җенси якынлык кылудан тыелырга тиеш. Кояш чыкканчы 2 сәгать алдан (иртә намазына ярты сәгать кала) сәхәр ашап бетерелә.

Аннан соң түбәндәге сүзләрне укып, тел белән ният кылу яхшы гамәл:

Нәүәйтү ән әсъуумә съаумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисъан лилләһи тәгалә.

Мәгънәсе: Аллаһы Тәгалә өчен, ихласым белән таң вакытыннан башлап, кояш батканчы ураза тотарга ният кылдым. (Гарәпчә уку авыр булса яисә укуның дөреслегендә шик туса, татар телендә ният кылынса да дөрес була)

Кояш баегач хөрмә җимеше яисә башка төрле җимеш белән шулай ук су белән дә ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәт гамәл (саваплы, пәйгамбәребездән калган гамәл).

Авыз ачкач, ягни җимеш яисә су капкач түбәндәге дога кылына:

Әллаааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәлә́ ризқъыйкә әфтартү фәгъфирли́ йә гаффа́рү мә қъаддәмтү үә мәә әххартү.

Мәгънәсе: Әй Аллаһ, ошбу уразамны мин Синең өчен генә тоттым һәм Сиңа гына иман китердем. Сиңа тәвәккәл кылдым. Синең ризыгың белән авызымны ачамын. Әй гөнаһларны гафу итүче Аллаһ, инде минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка (Шулай ук татарчасын уку да дөрес була)

ИХЛАСТАН