Рамазан аенда ураза тоту турында вәгазь.
Безнең Рамазан аена исән-сау халәттә ирешүебез — ул Аллаһы Тәгаләнең бик зур нигъмәте, бүләге. Узган еллардагы Рамазан айларында безнең белән бергә уразалар тотып йөргән кардәшләребезнең ничәсе инде бу Рамазан аена ирешә алмады. Ә безнең өчен бу Рамазан соңгысы түгел, дип кем гарантия бирә ала? Беркем дә бирә алмый. Шулай булгач, акыллы мөселман бу айның һәр мизгелен кадерләп үткәрергә, аңа салкын карамаска тиеш һәм һәрберебез үзенә сорау бирсен: мин Рамазан аен кадерләүчеме, әллә минем өчен Рамазан белән башка айлар арасында аерма да юкмы?..
Бөек Аллаһ Үзенең Китабы Коръәндә: «Әй, иманлы колларым, әүвәлге кавемнәргә әмер иткән кебек, Мин сезгә дә ураза тотуны әмер итәм! Бәлки, ураза тоту сәбәпле сез тәкъвалыкка ирешерсез», — ди («Бәкара», 183).
Бу аятьне игътибар белән укысак, ураза тотуның асылын, нигезен аңлый алабыз (ә күпме кешеләр ураза тотып та, аның асылын аңламыйлар!). Ягъни Аллаһ Тәгалә әйтә: «Бәлки сез ураза тоту сәбәпле тәквалыкка ирешерсез, иманыгызны ныгытырсыз ди. Ураза тотып ябыгырсыз, яки анда… сәламәтлегегезне ныгытырсыз, ашауда экономить итәрсез дә дими. Ә әйтә, бәлки тәкъвалыгыгзны ныгытырсыз ди. Димәк ураза тотуның төп максаты — «тәкъвалык» дигән халәткә ирешү.
Ә нәрсә соң ул «тәкъвалык»? Галимнәрнең аңлатуы буенча, тәкъвалык — ул Аллаһыдан курка белү, Коръән буенча яшәргә тырышу, булганына канәгатьлек, шөкер күрсәтү һәм ахирәт сәфәренә әзер булу. Күргәнебезчә, ураза тоту, авыз ачу белән дә түгел, ә кешенең калебе белән бәйле. Ягъни, күпләр уйлавынча, ураза — ул көнозын ач тору түгел. Ураза тотканда, тәнең зәгыйфьләнеп тә, авыз эче кибеп тә калебең йомшармаса (Аллаһка карата, дингә карата, ач яшәүче кешеләрнең ничек яшәүләрен аңлап, аларга карата кызгану уянмыйча), уразаңның файдасы юк, дигән сүз!
Шуның өчен дә сөекле пәйгамбәребез әйткән (аңа Аллаһның салаваты вә сәламе булсын): «Кем уразада килеш бозык сүз сөйләп, бозык эш кылып йөри икән, Аллаһы Тәгаләгә аның ач торуы бер дә кирәкми». Димәк, чын ураза — ул сине тәрбияли торган ураза булырга тиеш: сабырлыгыңны, канәгатьлегеңне, иманыңны, тыйнаклыгыңны… Мисал өчен, Рамазан аенда ураза тотучы төрле файдасыз эшләрдән ерак булып, күбрәк изгелекләр, өстәмә намазлар, Коръән уку, зикер итү, мәчеткә тәравихка йөрү, савап эшләү белән мәшгуль булырга тиеш.
Гамәлләрне язып баручы фәрештәләр безнең изгелек кылганны көтә, үзеңне кулда тота алмыйча, төрле файдасыз эшләргә тотынасың икән, димәк, уразаң сине тәрбияләү дәрәҗәсенә җитмәгән. Адәм баласы Рамазан аенда күп саваплар җыйсын һәм җәннәткә керергә лаеклы була алсын дип, Аллаһы Тәгалә бу айда зур һәм көчле җен-шайтаннарны богаулап куйган. Шуңа күрә баштарак Рамазан аенда гына булса да, аннары башка айларда да буш вакытларыбызны өстәмә изгелекләр кылу өчен кулланырга насыйп булсын!
(ураза турында вәгазь)