Жину коненэ сценарий / День победы сценарий на татарском

СЦЕНАРИЙЛАР

Җиңү көненә сценарий

Сәхнә чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән. Сәхнә түренә «Сезнең тормыш — үзе батырлык» дип языл­ган. Сәхнәнең бер почмагына «Хезмәттәге батырлык өчен» медаленең макеты эшләнгән. Кунаклар өчен өстәлләр, урындыклар куелган, өстәлләрдә чәчәкләр.

Сәхнә ябык. Лирик көй ишетелә. Сәхнә ачыла. Көй ак­рыная. Ике алып баручы чыга.

Беренче алып баручы. Исәнмесез, кунаклар, тыл батырлары!

Икенче алып баручы. Исәнмесез, авыл уңганнары! Исәнмесез, апалар-абыйлар, әтиләр-әниләр, әбиләр һәм бабай­лар!

Беренче алып баручы. Бүген без, сезнең батыр­лыкларга яңадан бер кабат сокланыр өчен, сезгә дан һәм мәдхия җырлар өчен һәм сезнең түземлегегез, сабырлыгыгыз алдында баш ияр өчен бу залга җыелдык.

Икенче алып баручы. Безнең бүгенге бәйрәмдә район җитәкчеләре катнаша. Сүзне (Фәлән)гә бирәбез. (Чы­гыш.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле ветераннар, (Фәлән) башкаруында халкыбызның Нәкый Исәнбәт сүзләренә иҗат ителгән «Илкәем» җыры сезгә музыкаль сәла­мебез булып яңгырасын. (Җыр.)

Икенче алып баручы. Сезнең язмыш сугыш уты белән бергә үрелгән.

(«Изге сугыш» («Священная оойна» ) көе ишетелә.

Көй яңгыравы астында шигырь укыла.)

Ул елларны ничек онытасың, —
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген, өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барысы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
(Музыка бетә.)

Беренче алып баручы. Әйе, авылда картлар, ха­тын-кызлар һәм балалар гына калды. Ә тормышны алып ба­рырга кирәк иде — игенен дә игәргә, балаларны да ач-ялан- гач итмәскә, сугышка төрле җылы киемнәр дә әзерләп җибә­рергә, гомер буе бетмәс төсле тоелган налогын да илтеп түләргә кирәк иде. Ләкин сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз.

Хәзер шул чорда сезнең яратып җырлана торган җырларыгызның берсен — «Уракчы кыз» җырын ишетерсез. Нәкый Исәнбәт сүзләре, халык көе. Аны … авылының сугыш һәм хезмәт ветераны (Фәлән) ага (Фәләнов) башкара. (Җыр.)

Хәзер шул еллар турында әйтеп китү өчен сүзне … авы­лы ветераннары исеменнән пенсионер-укытучы (Фәлән) апа­га бирәбез. (Фәлән) апа сөйли.)

Икенче алып баручы. Күпләрегез, корыч айгыр­ны иярләп, тракторларга утырдыгыз. Ул тракторлар еш ва­тыла, әле бер урыны туктап кала, әле башкасы коелып төшә. Ә сабан артында — әле яңа гына сабыйлыктан чыгып килә торган япь-яшь кызлар. Ә хәзер … авылы ветераннары исе­меннән, сугыш вакытында механизатор булып эшләгән (Фәлән) апага сүз бирәбез. (Фәлән) апа сөйли.)

Беренче алып баручы. Хөрмәтле механизатор бу­лып эшләгән хатын-кызлар! Сезнең сөеклеләрегез, әтиләрегез, абыйларыгыз танкларга каршы атакага күтәрелсә, машиналар белән азык-төлек, корал ташыса, сез тимер айгырларыгыз белән җир сөрдегез, чәчтегез, сукаладыгыз. Һәм тылда икмәк җитештереп, сугышка озатыштыгыз. Сез бу батырлыгыгыз белән Җиңү көнен якынайттыгыз. Рәхмәт сезгә!

Икенче алып баручы. Сезнең өчен (Фәлән) җыр­лый. (Җыр яңгырый.)

Беренче алып баручы.
Чабатадан, тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калган,
Җилкәләргә күчкән симәнә.
Бу турыда бүген сөйләгәндә
 Әнкәй һаман елап җибәрә.
Кырык, илле чакрым язгы суда —
Кайталмасаң, илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт —
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан безгә гомер булып,
Без ни бирдек икән кайтарып?
…Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп.
Бер шырпысыз түзгән, керосинсыз,
Чәй-шикәрсез түзгән авыл ул.
Сыер боты кадәр малайлары
Ил туйдыра — шундый авыл ул.
Тәпи йөрер-йөрмәс бала-чага,
Буразнадан билчән утаган.
Илгә — икмәк, авыл үзе өчен
Көлчә салган алабутадан.
Бер бәләкәй көлтә ега алган
Ул чорларның нужа хуҗасын.
Олылар күк күтәргән бит шулар
Ил хәсрәтен, Ватан нужасын.

Икенче алып баручы. Ә хәзер сезнең каршыгыз­га (Фәлән) әбине чакырабыз. (Чыгыш.)

Беренче алып баручы. Балачагын, яшьлекләрен сугыш урлаган, шулай да эштән арып кайткан килеш, ач-ялан- гач килеш, су буйларында, кичке уеннарда, аулак өйләрдә күңел ачарга үзләрендә көч-дәрт тапкан сугыш чоры яшьлә­ре өчен (Фәлән) җырлый. «Әйләнеп кайтыгыз». Р. Хәсәнов көе, М. Шиһапов сүзләре. (Җыр.)

Икенче алып баручы. Хөрмәтле тыл фидакарьлә­ре! Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да сезнең кул­дан үткән. Ил язмышы да сезнең язмышыгыз иде. Шул чор­ларны искә алу өчен сүзне … авылы ветераннары исеменнән … булып эшләгән (Фәлән)гә бирәбез. (Чыгыш.)

Беренче алып баручы. Бөтен булган физик авыр­лыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агыла. Алма кебек хатыннар балаларын кочаклап ирсез, са­быйлар — әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калалар. Ләкин, хөрмәтле хезмәт ветераннары, сез сынып та, сыгылып та төшмәдегез. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк сезне тагын да тырышыбрак эшләргә өндәде. Бик зур рәхмәт сезгә!

(Концерт номеры.)

Икенче алып баручы. Сүзне … ветераннары исе­меннән пенсионер (Фәлән) апага бирәбез. (Чыгыш.)

Беренче алып баручы. Сугыш ятим иткән яшьләр, исән калган әтиләр кайтканда, сезнең йөрәкләр сык­рады, күзләргә яшь килде, башкаларның әтиләрен күргәндә: «Их, минем дә әтием исән булса иде», — дип авыр сулады­гыз, башкалар «минем әти» дип сөйләгәндә сезнең «әти» дип авыз тутырып әйтер көнегезне каһәр суккан сугыш мәңгелеккә алып калган иде. Үз тырышлыклары белән сугыш бетүен якы­найткан үсмерләр гомергә ятим булып калдылар.

Сезнең өчен (Фәлән) А. Имаеваның Р. Миңнуллин сүзләренә язылган «Әткәм моңы» җырын башкара.

Икенче алып баручы. Сугыш беткәч тә, сез, тыл каһарманнары төнне көнгә, көнне төнгә ялгап эшләвегезне дәвам иттегез. Чөнки сугышка киткән ир-атларның яртысын­нан күбесе һәлак булган, ә илдәге сугыш китергән хәрабәләр­не торгызырга кирәк иде. Сез тагын ил язмышына кушылып, хезмәткә җигелдегез. Сезнең арада әле хәзерге көнгә кадәр намус белән үз хезмәтләрен башкаручылар байтак. Күпләре­гез гаиләдә олы ихтирамлы кешеләр, балаларыгызның тая­нычы, оныкларыгызның юанычы. Сез әле дә олы йөрәкле, нык бәдәнле, саф күңелле әүлия затлар, сугыш чоры кешеләре. Та­гын бер кат рәхмәт сезгә.

Халкыбызның «Сибелә чәчем» җырын (Фәлән) башка­ра. (Җыр.)

Беренче алып баручы.

Картаймагыз әле, ветераннар,
Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.

ИХЛАСТАН