70 яшькэ юбилей / Юбилей 70 лет

ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН / С ЮБИЛЕЕМ

Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.

Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.
* * *
Җитмеш бит ул – җитмеш кенә,
Туксан түгел, йөз дә түгел.
Картайсыннар әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел.

Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен —
Оныкларың гөрләп үссеннәр.




Җитмеш бит ул,
Җитмеш бит.
Туксан түгел йөз дә түгел,
Картаймасын бары күңел,

Шатлыкларың ешрак булсын,
Кайгыларың урап узсын!
Һәр сөлгенең пар башы күк
Як-якка каерылмыйча,
Тотынышып яшәгез сез,
Гомергә аерылмыйча

Син изге җан дустым син — әүлия!
Безнең намус яшәү маягы.
Гел бәхеттән торсын килер көнең,
Сәламәт бул, яшә шатланып…
* * *
Чибәрлекне еллар ала,
Гөлләр дә көзен сула.
Тик көзен дә табигатьнең
Үз матурлыгы була…
Картлыкның да үз яме бар
Сокланып туялмаслык.
Сиңа шундый картлык телим:
Булсын ул оялмаслык —
Эшләгән эшләрең өчен,
Үткән елларың өчен,
Үзеңнән соң яшәп калыр
Кыз һәм улларың өчен.

ИХЛАСТАН