Мәүлид Ән-нәби — пәйгамбәребезнең туган көне

ДИНИ БӘЙРӘМНӘР

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) дөньяга килү вакыты булып рабигыль-әүвәл аеның унбереннән уникесенә каршы төн санала, һәм бу вакыйга  григориан ел исәбе буенча 571 нче елда булган.

Рабигыль-әүвәл – Ислам  тарихында иң сөекле айларның берсе, чөнки бу ай бар Галәмгә рәхмәт буларак соңгы Пәйгамбәр килүе белән истәлекле.

Аллаһы Тәгалә Кәламе шәрифтә болай ди:
«Ий Мөхәммәд ! Кешеләргә Аллаһның юмартлыгы вә рәхмәте  илә иңдерелгән Коръән белән сөйлә һәм аларны Коръән белән гамәл кылырга өндә! Коръән иңдерелгән өчен һәм аның белән гамәл кылганнары, Аның рәхмәтләре өчен шатлансыннар!»  «Юныс», 10:58

Башка сүзләр белән әйткәндә, Аллаһы безгә иңдерелгән рәхмәт өчен шатланырга боера, ә Пәйгамбәребез Мөхәммәд s – иң бөек рәхмәт, чөнки Яратучы шулай ук болай дигән:
«(Ий Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек».  «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:107
Мәүлид Ән-Нәби ае безгә яңадан Аллаһы Илчесенең s тормыш юлын һәм мирасын, аның образын хәтеребездә яңартырга һәм искә төшерергә ярдәм итә. Пәйгамбәребезнең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) йөзеннән яктылык, нур бөркелеп торган, бу хакта Гайшә g болай дип сөйләгән: «Пәйгамбәрнең йөз-кыяфәте айның ундүртенче кичендә балкыган айдан да яктырак, нурлырак иде. Мин хәтта әлеге яктылыкта җеп белән энә саплый алдым».

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (салаллаһу галәйһи вәссәләм) дөньяга килүе дөнья тарихының агышын тулаем үзгәртә, дөнья мәдәниятен, фәнне югары баскычка күтәрә, җир шарының геосәяси торышы көйли.

Мөхәммәд пәйгамбәр (салаллаһу галәйһи вәссәләм)  тормышының кай ягын гына карасак та – ул һәр яктан үрнәк. Әти буларак, гаилә башлыгы буларак, рухи остаз, хәрби җитәкче, сәүдәгәр, иптәш – ул һәркайда безнең өчен идеал һәм соклану өчен зур мисал. Яшь буынга Пәйгамбәр өйрәтеп калдырган кыйммәтләрне яхшылап сеңдерергә, үзләштерергә кирәк.

Аллаһы Тәгалә барчабызны Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәднең мөбарәк Сөннәте белән яшәүләрне насыйп әйләсә иде! Әмин!

Туды бу айда Расүлемез
Мөхәммәд Мостафа
Яудырабыз без бү көн
Тәбрик сәләмен аңа.

Каршылыйбыз бу мөкаддәс
Айны без шатлык белән
Бер авыздан әйтәбез һәм
Мәрхәбә, йә Мәрхәбә.

Мәрхәбә и гали солтан мәрхәбә
Мәрхәбә Аллаһүны тану чыганагы мәрхәбә
Бар кылучы Аллаһүның сөеклесе, мәрхәбә
Чын күңелдән булган шатлык, мәрхәбә.

Һәм әйтәек: » Йә, Расүлүллаһ»
Сәләмнәр булсын сиңа
Бу мөкаддәс көнне котлап
Мәрхәбә, йәә, Мәрхәбә.

Аллаһүммә салли галә сәйидинә
Мөхаммәдин вә галә әли Мөхаммәд
Пәйгамбәребез туган көндә әйтик күп саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Уттан буласыгыз килсә азат
Күңел илә дәрт илә әйтик саләвәт
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә йә Хабибәллаһ.

Әмин диеп дога кылыйк барыбызда
Кылган догаларыбыз кабул булсын
Фәрештәләр әмин дигән
Сәгатләргә туры килсен.

Саләвәтү вәссәләмү галәйкә
Йәә Расүлүллаһ
Саләвәтү вәссәләмү галәйкә
Йәә Хабибәллаһ.

Содержание
  1. * * *
  2. * * *
  3. * * *
  4. * * *

* * *

571-нче елның
Рабигул – әувәлендә.
12 сендә тудың син,
Җирне нурга кумдең дә,
Әй, Мостафа Мөхәммәд.

Тәкъдир булган Аллаhтан,
Ятим калган атадан.
Һәм шәфкатьле анадан,
Ул – Мостафа Мөхәммәд.

Аллаhының дусты син,
Әй Мостафа Мөхәммәд.
Безгә шәфәгатьче син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.

Шәригатьне сузләдәң син,
Тарикатьне эзләдең,
Хакыйкатьне кузләдең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Җиде кат куккә мендең син,
Гарештән дә аштың син,
Аллаh белән серләштең син,
Йә Мостафа Мөхәммәд.

Атам-анам димәдең,
Балам – чагам димәдәң,
Бары өммәтем дидең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Өммәтең өчен көйдең,
Бик куп хәсрәтләр курдең,
Бик куп михнәтләр уттең,
Син Мостафа Мөхәммәд.

Дога укып сорадың син,
Бер Аллаhка ышандың,
Кәферләргә каршы көрәштең син,
Сыңмадың, сыгылмадың.
Син Мостафа Мөхәммәд.

Ялганны яратмадың,
Гайбәтне таратмадың.
Уз хокукың сакладың,
Мөселманны якладың.
Син Мостафа Мөхәммәд.

Узеңне өстен курмәдең.
Шайтанга бирелмәдең.
Уразасын да тоттың,
Намазны калдырмадың.
Йә Мостафа Мәхәммәд.

Чиксез рәхмәт булсын сиңа,
Куп сәлам булсын сиңа,
Шәфкать әйлә син безгә,
Әй Мостафа Мөхәммәд.

Кыямәтнең көнендә,
Ахирәтнең өнендә.
Шәфәгать ит син безгә,
Без – газиз өммәтеңә.
Әй Мостафа Мөхәммәд.

* * *

Бер Аллаһтан Коръән иңде расулгә
Яхшы аңлап ихлас илә саф күңеленә
Өммәтемә насыйп булсын җәннәт диде
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Коръән укы намаз укы иртә кичен
Расулебез шәфкать итәр мәхшәр көндә
Салават әйт яшь китереп ике күзгә
Салаватны көтә расүл белдегезме

Салават әйт расулгә сәгать саен
Аның рухын шат кылсак хәр көн саен
Расүлемә өммәт кылган бер ходаем
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Гамәл кылсак кабул булыр ин шә Аллаһ
Күңелебездән Коръән хәдисләрне алма
Әзер булыр анда диде җимеш бакча
Өммәтемә диде расүл белдегезме

Әлвән әлвән хәзерләнгән нигъмәтләрен
Сезгә бирәм теләсәләр өммәтләрем
Коръән укып пакъласыннар калебләрен
Иман өчен килде расүл белдегезме.

Хак тәгалә сүзе диеп Коръән сүзен
Бәян кылды расулулла хәдисләрен
Мәңге җәннәттә булсын диеп өммәтләрем
Өммәт өчен килде расүл белдегезме

Инде мәгълүм Коръән сүзен белдегезме
Расулуллаһ сөннәтләрен тоттыгызмы
Яхшы-яман бергә мәхшәр көндә
Өммәтем дип яклар расул белдегезме

Ислам дине кадерле дин белдегезме
Кадрен белеп шөкер хөрмәт кылдыгызмы
Галимнәрнең мәҗлесендә булдыгызмы
Ни гамәлең бар дип сорарлар мәхшәр көндә

Елый елый ике ике күзе беткән иде
Кыям торып аяклары шешкән иде
Өммәт өчен кайгы михнәт чиккән иде
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

Әй дусларым моны белгән өммәт кайда
Әгәр белсәң моннан артык нигмәт кайда
Кыямәт көн андин изге шәфкать кайда
Кемнәр өчен килде расүл белдегезме

Расүлебезгә өммәт булыйк дисәк
Ихлас илә салаватны күп күп әйтсәк
Ин шә Аллаһ кыямәт көн кылыр мәрхәмәт
Безнең өчен килде расүл белдегезме.

* * *

Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләр рухына,
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләрнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Рәсүлулла рухына,
Әйтик әле салаватны
Рәсүлулланың үзенә.
Әйтик әле салаватны
Әминәнең рухына,
Әйтик әле салаватны
Әминәнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Хәдичәнең рухына,
Әйтик әле салаватны
Хәдичәнең үзенә.
Әйтик әле салаватны
Фатыйманың рухына,
Әйтик әле салаватны
Фатыйманың үзенә.
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләр рухына,
Әйтик әле салаватны
Пәйгамбәрләрнең үзенә.

* * *

Ул туды, башкарды. Үзгәрде бөтен җирнең йөзе,
Чөнки балкытты бөтен җирне хакыйкать йолдызы.

Нур белән тулды җиһан – шатланды күк, җир, барча җан,
Әйттеләр шатлык белән күктә мәлаиклар азан.

Мәккәдә шатлык белән мәҗлес өчен мал суйдылар,
Һәм дә зур сөенеч белән исмен Мөхәммәд куйдылар.

Атты шайтанларны, екты күктә йолдызлар уты,
Сүнде Кайсарның гыйбәдәткә ягып куйган уты.

Төштеләр җиргә авып батыйл гыйбәдәтханәләр…
Чыкты диңгез башка җирдән, иңде бәхре Савәләр.

Тетрәде җир, күк. Кояш, ай җиргә нурлар чәчтеләр,
Иттеләр сәҗдә агач, ташлар тәсбих әйттеләр.

Кәгъбәдә булган санәмләр төште җиргә йөзтүбән,
Күп кеше белде расүл килгәнлеген чын төш белән.

Әбрәһә чыккан иде гаскәр белән, зур фил белән,
Мәккәне алмак булып сугышып шушы зур ил белән.

Ул да пәйгамбәр туа торган вакытка очрады,
Таш белән итте һәлак күктән Эбабил кошлары.

Ул туды, үзгәрде, яктырды бөтен җирнең йөзе,
Чөнки балкытты бөтен җирне хакыйкать йолдызы!

* * *

Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла.
Салляллаһы галә Мөхәммәт,
Салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Җа Расуле саләмен галяйк,
Җа Хабибе саләмен галяйк,
Җа Нәбие саләмен галяйк,
Салаватуллаһы галяйк.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.

Бу яратылмыш бөтенләй буш иде,
Бер Ходадан башка бер ни юк иде.

Бер Хода юктан бар итте дөньяны,
Мостафаныж нуры белән нурлады.

Һәм бар итте элек шул нурны ул,
Һәм барлыкның зурысы булды ул.

Ошбу нурдан күк йөзенең сафлыгы,
Ошбу нурдан җир йөзенең барлыгы.

Гарше Көрси ул шул нурдан бар була,
Дөньяның күрке шушы нурдан гына.

Булмаса ул булмас иде бер ни дә,
Һәм яратмас иде җирне, күкне дә.

Булмаса ул булмас иде бер адәм,
Һәм яратмас иде дөньяны тәмам.

Яратылды аның өчен һәммәсени,
Аның өчен бар итте бәндәсени.

Хак яратты хәзрәти Адәмне ул,
Балкыды һәм маңгаенда бер нур.

Ялтырады маңгаенда ошбу нур,
Шул сәбәпле мәртәбәле булды ул.

Ошбу нур итте хәлифә һәм аны,
Һәм фәрештәләргә юлдаш итте аны.

Сәҗдә кыйлды бар фәрештә сул сәбәп,
Күккә ашты хөрмәти һәм шул сәгать.

Соңра бу хәл бар баласына күчеп,
Килде Габдуллага хәтле ул үсеп.

Һәм аның да маңлаенда чыкты нур,
Нәкъ кояш күк ялтырады ошбу нур.

Вакты җиткәч күчте нур Габдулладан,
Балкыды ул хәзрәти Әминәдә.

Йөкле булды ул хәбибнең анасы,
Җитте туар вакты энҗү данәсе.

Килде җәннәттән ике изге хатын,
Берсе Мәрьям, берсе Асия аның.

Һәр ягындан Әминәне сырдылар,
Һәм кирәкле хезмәтен башкардылар.

Йөкле булу вакты тулды шул сәгать,
Басты шунда дөньяга бер хуш аять.

Мәрхабә я фәхре галәм мәрхабә,
Кыйл шәфәгать я Мөхәммәт Мостафа.

Хәзрәти Гайса соңында бер заман,
Дөньяда артты бозыклыклар һаман.

Хакны белгән җир йөзендә юк иде,
Һәм дә азгынлык бозыклыклык күп иде.

Бер тәхлимдә хаҗәт бик зур иде,
Хак тәгалә салды рәхмәте үзе.

Ул җибәрде җир йөзенә бер рәсүл,
Булды нәбиләр нурысы ул рәсүл.

Ул килеп коръән хөкемен уздыра,
Һәм нәбиләрнең заманын торгыза.

Бирде өммәткә шәригатьне һаман,
Дөньяга хак динени белдерде тәмам.

Мәккәдә ислам динени нигез сала,
Һәм Мәдинәгә күчеп шунда кала.

Ул эшен гайрәт белән итте дәвам,
Утка табынуны бетерде ул тәмам.

Бик зур эшләргә кереште көн төни,
Анда вакытта җәйде ул ислам динен.

Хаклыкына күнде дөнья шул сәгать,
Һәм фәрештәләр сөенде шул сәбәп.

Ул юк итте бар кяферлек бинасын,
Һәм ул юк итте бар бозыклык дөньясын.

Ултырышып нәкъ егерме өч сәна
Һәм ышануның сараен ул сала.

Дин тарату аркасында дөньяга
Барча мөэмин вә мөселман көч ала.

Күп сугышлар күрде ул хак дин өчен,
Хак ризасына багышлап һәр эшен.

Ул тырышты Алла ризасы өчен,
Тәкъвалыкка куйды ул барлык көчен.

Тәкъвалык ит, син аның өммәти,
Барлык эшнең тәкъвалыкта кыйммәти.

Өммәт итсән мәүлидин зурла һаман,
Һәм дә әйт һәр заман салаватилә сәлам.

Тугды бу айда Мөхәммәт Мостафа,
Шунда аның нуры күкләргә аша.

Килде дөньяга изге адәм,
Рухына мең салават илә сәлам.

Теләгең булса газабыңдин азат,
Һәрвакыт әйт ихлас илә салават.

Я илаһым рәхмәтең сал дустыңа,
Алина, асхабина һәм барсына.

Салляллаһы галә Мөхәммәт, салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Аллаһөммә салигалә вәссәлимә вә Мөхәммәдин вә бәрик галяйһи

Аллаһының дусты Рәсүлнең сыйфатын
Тыңлагыз сезгә сөйлибез кыйссасын.

Пакъле сыйфаты иң мөбарәк зат иде,
Төрле яктан да гүзәл һәм саф иде.

Иң гүзәл күркәм яратты бер Хода,
Шундай юк күркәм диди холкыда.

Бар гүзәл сыйфатны ул җыйган иде
Барча яктан мөхтәрәм кыйлган иде.

Хак яраткач пакъ олуг зат улды ул,
Әнбияләрдән югары торды ул.

Мәрхәмәтле һәм гамәлле тәкъва иде,
Нәкъ сыйфаты айрата башка иде.

Ул түбәнчелекле иде һәр заман,
Булса да түбән аңардан һич җиһан.

Ул ефәк атлас киемен һич кимәде,
Арпа икмәген туярлык җыймады.

Һич вакытны җамалы дип көймәде,
Һәм фәкыйрьләргә бирергә димләде.

Кулына мал керсә дә чиксез заман,
Ул таратты ярлыларга шул заман.

Патшалардан күп бүләкләр килсә дә,
Ул өләшә барды мохтаҗ кемсәгә.

Сәхабалардан узып һич йөрмәде,
Кем бүләк бирсә дә алмыйм димәде.

Йорт эчендә хезмәт итте ул үзе,
Бар кешегә бар иде тәмле иде сүзе.

Сөйләгәне изге сүз булды һаман тәмам,
Һәм хәләл харамны белдерде һаман.

Җамый иде ул киемен ертыгын,
Ярлыларга бирде хәтта актыгын.

Кайда булса да гарип вә бер ятим,
Һәм аларга һәрвакыт булды якын.

Шәфкать итте барча мескеннәргә ул,
Алдына кем килсә дә итте кабул.

Мин халыкның бер колымын һәм диде,
Кол кебек ашыйм утырам һәм диди.

Пакъ сыйфатын күпме язса да каләм,
Ул турыда сүз һаман булмас тәмам.

Ни кадәр язсаң үтеп булмас барын,
Пакъ сыйфаты барчасы олуг аның.

Өммәт өчен фидакый итте үзен,
Чикте өммәт кайгысын кич көндезен.

Дөньяга килгәндә ул өммәт иде
Киткән дә дә һәм шулай хәсрәт җыйды.

Өммәт итсәң син дә ит фида үзең,
Сөннәтен тот, үтә аның һәр сүзен.

Тугды бу айда Мөхәммәд Мостафа,
Шунда аның нуры күкләргә аша.

Килде дөньяга бүген изге адәм,
Рухына мең салават илә сәлам.

Я илаһым, рәхмәтең мсал дустына,
Алина әсхабына һәм барсына.

Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла.
Салляллаһы галә Мөхәммәт,
Салляллаһы галяйһи вәссәлим,
Җа Расуле саләмен галяйк,
Җа Хабибе саләмен галяйк,
Җа Нәбие саләмен галяйк,
Салаватуллаһы галяйк.
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Расулюлла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Хәбибулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Нәбиулла,
Ассәләме вәссәләме галяйк, җа Шәфигулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Хәбибулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Нәбиулла,
Әссәләме вәссәләме галяйк җамалиһыл вәҗиһы җа Шәфигулла.

Мәүлид кыйссасын укыдым. Һәммәсенә багышлыйбыз, егерме буынга чаклы әрвахларга, шушы йортта вафат булганнарга, ике як күршеләргә.

Коръәннән сурәләр укый һәм багышлый:

Аллаһым Йә Раббым безнең ошбу мәҗлесебездә сөекле пәйгамбәребезнең рухын шат кылып һәммәбезгә аның шәфәгатен насыйп итсәң иде. Йә Аллаһым ошбу мәҗлестә укыган Коръән кәрим вә салават шәрифләребезне кимчелек-хаталары белән кабул кылып савабын Мөхәммәд галәйһиссәләмнең барча өммәтенә ирештерсәң иде. Әмин. Йә Раббым Мөхәммәд Мостафа саллалһу галәйһи вәссәләмнең рухын шат итсәң иде. Барча әһле бәйте җәмәгатьләренә ирештерсәң иде. Барча дин кардәшләребезне һәрвакытта расулебезнең сөннәтләрен тотмакны вә аның мәүлид шәрифен укыган вә тыңлаган вакытта күзләребезгә яшләр китереп Аллаһы тәгаләдән пәйгамбәребезнең шәфәгатен насыйп ит дип сораган вакытыбызда Йә Раббым фазлың вә карәмең белән кабул итсәң иде. Әмин!

ИХЛАСТАН