Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

БАЛА ТУУ/С РОЖДЕНИЕМ РЕБЕНКА

ӘЛЕГЕ ТЕМАГА БАШКА ЯЗМАЛАР:

Балага исем кушу тэртибе, бәби туе уздыру
Бала тугач гакыйка корбаны чалу
Балаларга телэклэр, котлаулар

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Ниһаять энҗе бөртегедәй кызыгыз туу белән котлыйбыз сезне.
Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен генә, кызсыз йортның яме дә аз. Бүгенге көннән, өегезнең яме тагын да артты. Җан җимешегез шәфкатьле, тәүфыйклы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.
Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын үзегезгә.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык бәдәнле, зирәк акыллы, үзегез кебек тәмле сүзле булсын!
Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар, эзле булырга да язсын үзегезгә!

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Хөрмәтле … ханым!
Сине бөек исем, зур бәхет иясе — Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда.

Нәниеңнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез.

Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы тәгалә холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Үзеңә тагын матур-сәламәт бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйнауларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табып яшәргә насыйп итсен.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Елмаю ул — кешенең җанындагы, тәнендәге бөтен күзәнәкләрен уятучы сихри көч. Елмаюга сусаган күзләр, бу көч тәэсирендә кая карарга белмичә камашалар. Чынлап та, бу төссез тормышта елмаю, дөньяны төрле төсләргә күмә алырга сәләле. Ә сабыең — үз сабыең елмаюы, эчкерсез, саф, гади, якын, яктылык, җылылык бөркетә торганы,  уеңдагы барлык борчу-хәсрәтләрне оныттыра, сөйдерә, яраттыра торганы…..

Кадерле, … ! Котлыйм! Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан  кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай, акыллы-тәүфыйклы, чын кеше булыр өчен туганлыгына ышанабыз.  Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис — нәкъ шул елмаюдан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз!

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Кадерлеләрем, бүгеннән сез Җир йөзендәге иң бөек исем –әти белән әни исеменә лаек булдыгыз.Моны сезгә нәни мәхәббәт җимешегез бүләк итте. Сезне сабыегыз тууы белән чын күңелдән тәбрик итәбез.Нәниегез тормышыгызның иң нәфис ,иң кадерле чәчкәсе булып ,тормышыгызга ямь,мәхәббәтегезгә — көч,сафлык өстәп,сау-сәламәт,зирәк акыллы булып үссен! Сезгә сабыегызны тәрбияләүдә түземлелек ,чын әти-әниләр акылы телибез.  Үзегезгә һәм сабыегызга тыныч,аяз күк йөзе гомерлек юлдаш булсын!

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Хөрмәтле…..!
Өегезгә нур өстәп, шатлыклы зур бәхет алып килгән сөенечегез белән котлыйбыз!
Ата-ана бердәм булса, бала күркәм туа, күркәм үсә. Нәсел агачын дәвам итүче улыгыз нык билле, дәү, таза, аталы-аналы, үзегез кебек тәмле сүзле, шат йөзле, үткен күзле, бәхетле, «менә терәк нишләтә, әтисенең малае!”-диярлек акыллы, нәзакәтле үссен. Улыгыз шук та булсын, ут та булсын.

Үзегезнең җаныгызга тынычлык, тәнегезгә сихәтлек телибез. Улы барның үзе бар, кызы барның эзе бар. Мул ризыклары белән тагын бер чибәр кыз да алып кайтырга насыйп итсен Аллаһы Тәгалә үзегезгә.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Кадерле….!
«Ак кәгазь, кызыл бизәк, кызыгам бизәгенә, хатын һаман бер кыз тапмый, тиядер үзәгемә”,- дип йөри идегез, теләгегез кабул булган. Колактан шатлыкка чумгансыз.

Ювелир эшенә дә мачтыр икәнсез. Ниһаять, энҗе бөртегедәй кыз алып кайтуыгыз белән котлыйбыз! Җимешсез агач – утын, яңгырсыз болыт – төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен. Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь дип тормас, бик тиз кияүгә китәр. Бирсен ходай. Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер-берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә язсын.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Бәхетле, тәүфыйклы итеп
Үстерегез нәнине.
Тәүфыйк булса, бәхет була,
Онытмагыз шул сүзне.
Итагатьле, нәзәкатьле,
Сәламәт булып үссен!
Йортыгызга шушы сабый
Чиксез бәхет китерсең.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Хөрмәтле ….. !
Сине бөек исем, зур бәхет, Ана булуың белән тәбриклибез. Әни булудан да олы бәхет, куаныч, шатлык, горурлык юктыр дөньяда. Нәнинең якты дөньга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сәгадәтле булуын телибез. Кадерле нәниеңә күкрәк сөтең белән Аллаһы Тәгалә холык, тәүфикъ, ягымлылык, тапкырлык бирсен.

Үзеңә тагын матур — матур бәбиләр табып, аларның чыркылдашып көлүләреннән, уйларыннан, «Әни» дип кочуларыннан ямь, тәм, шатлык табырга насыйп ит.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Җимешсез агач — утын, яңгырсыз болыт — төтен дигәндәй, җан җимешегез шәфкатьле, тәүфиклы, сылу вә ягымлы, мәхәббәтле вә бәхетле үссен.

Нишләтәсең, бәйләм итеп өзәр өчен үстерелә чәчәкләр. Йөзек кашыдай кызыгыз бер вакыт үсеп җитәр, мин яшь диеп тормас, бик тиз китә. Бирсен Ходай.

Икегез дә пар килгәнсез, тагын бәбиләр алып кайтыгыз, һәрвакыт бер -берегезнең җан сулышын тоеп яшәргә булсын.

Бәби туу белән котлау / Поздравления с рождением ребенка на татарском

Бала туу хөрмәтенә дога кылу

Йә, Раббым! Ошбу балага хәерле гомер, хәерле сәламәтлек, хәерле гыйлем, хәерле һөнәр, хәерле кәсеп биреп, динебезгә, илебезгә, милләтебезгә файдалы, әти-әнисенә миһербанлы, шәфкатьле бала булып үсеп җитүен насыйп ит.

Ошбу баланы Ислам динен күәтләүче һәм Пәйгамбәребезнең өммәте кыл.

Әти-әнисенә бу баланы шатлык-сөенеч, тигезлек белән үстереп, шатлык-сөенечләрен генә күрергә насыйп кыл.

Үсеп җиткәч, хәерле бәндәләреңне насыйп итеп, матур гаилә коруларын да насыйп кыл. Әмин.

ИХЛАСТАН