Өй туена котлау / Поздравления с новосельем на татарском

өй туена котлау сүзләре ГАИЛӘ БӘЙРӘМНӘРЕ/СЕМЕЙНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Өй туена котлау сүзләре. Йортыгызда һәрвакыт тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен! Кайгы-хәсрәтләр, төрле бәла-казалар урап үтсен. Шушы йортыгызда матур итеп яшәгез! Бәрәкәтле булсын яңа нигез, яңа йорт!

Яңа йортка күчү бәйрәменә котлаулар

Адәм баласына фарыз үткәрергә өч туйны: кызыл туйны, бәби туен, өченчесе —  соңгы юлга зурлап озату туен. Динебездә күркәм гадәт — дога кылып, Коръән укып үткәрергә өй туен.

Яңа йортның нигезе
Корычтай ныклы булсын,
Ут-күзләрдән, явызлардан
Фәрештәләр сакласын.

Җаннарыгыз тыныч булып,
Куанычы күп булсын.
Үзегезнең нигездә
Картаю насыйп булсын.

Бәрәкәтле йорт булсын,
Дусларыгыз чын булсын.
Туганнар ныклы булсын
Дошманыгыз юк булсын.

Балалар иманлы булсын,
Күңелләре саф булсын.
Олылыйган көнегездә
Сезгә таяныч булсын.

Оныклар да сезнең өчен
Олы юаныч булсын.
Яшәгез бергә гомергә,
Амин, ул шулай булсын.

Яңа сауган җылы сөттәй,
Карашлар җылы булсын.
Бәхетегез тулы булсын,
Яңа йорт котлы булсын.

Ой туена шигырь

Дөньяның үз җае бар —
Барча җанның өе бар,
Өе барның сые бар,
Җырлау өчен көе бар.

Ходай безгә җан биргән.
Җан биргәнгә җүн биргән.
Рәхмәт безнең туганга
Бик күркәм йорт җиткергән!

Бусагасы алтыннан…
Егылып уңды хатыннан…
Яши белеп яши туган —
Әүлияләр затыннан!

Йортта аш-су мул булсын!
Бала-чага ун булсын!
Йөзләрегез якты булсын!
Эшләрегез уң булсын!

Хуҗага саулык бирсен!
Ә йортка байлык иңсен!!!

Яна ойне котлап телэклэр

Яңа өегез белән чын күңелдән котлыйм! Яңа урында күңелле, шатлыклы һәм бәхетле яшәвегезне телим! Сезнең йортыгыз бәла-казалардан имин булсын, ишегегезне һәрвакыт шатлык һәм яхшы хәбәр алып килүчеләр генә шакысыннар, бусагагыздан һәрвакыт көтелгән кунаклар һәм йөрәккә кадерле кешеләр генә үтеп йөрсен.

***

Яңа йортка күченүегез белән котлыйм! Сезнең хыялыгыз чынга ашканына мин бик шат, шушы өегездә күгәрченнәрдәй гөрләшеп озак һәм бәхетле яшәүегезне телим! Йортыгызның нигезе ныклы, тормышыгыз якты булсын!

***

Сезне яңа йортка (фатирга) күчүегез белән котлыйм! Яңа урынга күченү һәр гаилә өчен бик мөһим вакыйга. Яңа йортыгыз бәхет һәм мәхәббәт белән тулсын, һәрвакыт шатлыклы көлү авазлары гына яңгырасын. Сезгә яңа урында иминлек һәм озын бәхетле еллар телим. Котлы булсын йортыгыз!

***

Яңа йортка күчүегез белән чын күңелебездән тәбрик итәбез! Яңа урында яңа шатлыклар, яңа тәэсирләр, яңа уңышлар телибез. Бәхетле яшәгез!

***

Әгәр ир кеше 45 яше җиткәнче өй салып керә алса, ул җир йөзендә үзенең иң зур вазифасын гамәлгә ашырган була.

***

Карурманның уртасында кошлар куна куакка, барган өең ямьле була, дуслар килгәч кунакка.

***

Өегезнең матурлыгы, зурлыгы, мәһабәтлеге тәрәзәлерегезнең елмаюеннын күренеп тора.

***

Йә, Раббым, шушы өегездә бергә – бергә чөкердәшеп, гөлдердәшеп, тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп булсын.

***

Өегез кунаклы, ямьмле, мәхәббәтле, килгән кешеләре олы күңелле булсын, бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кызда, ата улдан уңсын.

Өй туена теләк, котлау сүзләре

Йа, Раббым, шушы өегездә бергә-бергә чөкердәшеп, гөлдерәшеп, тынычлыкта, муллыкта картаерга насыйп итсен.

“Карурманның уртасында кошлар куна куакка,
Торган өең ямьле була, дуслар килсә кунакка”.

Өегез кунаклы, ямьле, мәхәббәтле, ә якыннарыгыз олы күңелле булсын, бүлмәләрегез бала тавышына тулсын, ана кыздан, ата улдан уңсын.

Яңа йортка күчкәндә дога кылу

Яңа өйгә күчкәндә түбәндәге дога кылына:

«Аллааһүммә әңзилнәә мүңзәләм мүбәәракә үә әңтә хайруль мүңзилиинә раббәнәә әәтинә фиддүньйәә хәсәнәтә үә фил әәхыйрати хәсәнәтә үә кыйнәә гәзәәбә ннәәр»

Әй, рәхимле, шәфкатьле Раббым, җирләр дә, күкләр дә Синең әмереңә буйсына! Бөтен сөенечләр һәм хәсрәтләр Синең кулыңда! Әй, Раббым, теләгән бәндәләреңә һәм теләгән җирләргә Син бәрәкәтләр иңдерәсең! Теләсәң, ул бәрәкәтләрне ала да аласың.

Әй, Раббым, шушы нигезләргә бәрәкәтеңне, рәхмәтеңне, нурыңны һәм сакчы фәрештәләреңне иңдер. Шушы нигездә яшәүче бәндәләреңнең тәннәренә — сихәт, җаннарына — тынычлык, калебләренә хидәят нурын иңдер һәм араларына өлфәт мәхәббәтләр насыйп ит.

Әй, Хафиз булган Аллаһ, аларның нигезләрен һәм үзләрен күзләр күрә алган һәм күрә алмаган бөтен начарлыклардан сакла! Бигрәк тә ут бәлаләреннән, су басулардан, җил-давыллардан, каракларның начар эшләреннән сакла!

Шушы нигезләрендә сөенеп, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып озын гомерләр яшәүләрен насыйп ит.

Амин!

ИХЛАСТАН