80 яшькә юбилейга / Юбилей 80 лет

ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН / С ЮБИЛЕЕМ

80 яшь ул әле картлык түгел,
Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.
Аллаһ безгә гомер бүләк иткән,
Иман белән кирәк яшәргә.
Оныт әле сагышларны,
Елмай әле күбрәк.
Бирелмә төшенкелеккә,
Бездән сиңа шул теләк.
Әле тагын бик күп еллар,
Нык типсен синең йөрәк.
Син безнең бердәнберебез,
Син әле безгә бик кирәк



Гади, сабыр, олы җанлы да син,
Кылганнарың бары изгелек.
Кайгыларсыз үтсен һәрбер көнең,
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Туган көннәр ел да кабатлана
Ләкин кабатланмый үткәне.
Бәхет, шатлык һәм тазалык белән
Килеп торсын иде көткәне.

* * *

Бәхетле кешегә олуг
Юбилейлар насыйп була.
Матур булып олыгаеп, .
Җитмеш, сиксән, туксан тула.
Быел безнең әнинең дэ
Юбилее — сиксән яше.
Әниебез безнең өчен
Иң кадерле, изге кеше.
Тәрбияле, тыйнак, уңган.
Булганына шөкер итә.
Күпне өмет итми генә,
Сабыр гына тормыш көтә.
Балачактан әниебез.
Күпне күргән, күп кичергән.
Әти белән тормыш корып,
Биш бала сөеп үстергән.
Кайнанасын хөрмәт итеп,
Килен Вазыйфасын үткән.
Әбиебез белән бергә.
Егерме ел гомер иткән.
Куркытмаган әниемне
Авылдагы авыр хезмәт.
Күрше-тирә, авылдашлар.
Күрсәтәләр аңа хөрмәт.
Хэзер инде әниемнең
Оныклары җиткән буйга.
Алты оныкчыгы туган,
Тиздән алар җитәр туйга.
Оныкчыклар туенда да
Булсын әни урының түрдә.
Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул — әни.
Безнең терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар
«Әни» диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.
Фирдәүсә Кәримова шигыре

* * *

Әле генә унсигезең
Ташып тулган яз идең.
Ай-һай үткен чәнечкеле
Кагылып булмас кыз идең.
Кайчан гына илле тулган — 
Җәйдән назлы көз идең.
Шаулы тормыш диңгезенең
Ак корабы син идең
Инде менә сиксән тулган…
Юк, унсигез ләбаса!
Син яшь әле, син — мәңгелек
Безнең белән янәшә.
(Алмаз Хәмзин)

ИХЛАСТАН