Эбилэргэ котлаулар / Поздравления бабушке

ТУГАН КӨН БЕЛӘН / С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ

Чал чәчәләрең бигрәк күркәм,
Күзләреңдә горур сабырлык.
Ягымлы сүз тыйнак акыл
Барысы да үрнәк алырлык.

Сөеклебез, безнең өчен,
Изгенең изгесе син.
Авыр чакта сиңа таянабыз,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Гомер юлың озын-озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен!
* * *
Күзеңдәге бәхет чаткылары
Яшәү яме бирсен һәркемгә!
Фәрештәләр сиңа юлдаш булсын,
Изге дога йөртсен гомергә!

Сикәлтәсез булсын үткән юлың,
Җылы җилләр генә иссеннәр!
һәрвакыт та барган юлыңда
Ак чәчәкләр генә үссеннәр!

Чын йөрәктән телик әле
Бу җиһанның аяз, зәңгәр күген.
Еллар өстәлсә дә, иңсәләрең
Тоймасалар иде тормыш йөген

Тормыш сукмагыннан үткән чакта
Сикәлтәсез булсын барыр юлың.
Хезмәтеңә күрә хөрмәт белән
Түрдә булсын һәрчак синең урын.

Эзләсәң дә табып булмый
Сезнең кебек изге җаннарны.
Кулдан килсә, бүләк итәр идек,
һавадагы йолдыз — айларны.

Киң күңелегез, юмартлыгыгыз өчен,
Кояш белән Сезне тиңлибез.
Шатлык тулы, куанычлы,
Озын гомер Сезгә телибез.
* * *
Әбиебез, кадерлебез безнең,
Иң өлкәне шушы гаиләдә.
Чын йөрәктән сине котлар өчен
Җыелыштык бүген бәйрәмгә.
Ак яулыкта күңелең чисталыгы,
Гомерең узган хезмәт кырында.
Сабырлыгың белән юк иткәнсең
Киртәләрне тормыш юлыңда.
Әлегәчә ару белмәс үзең,
Куандыра татлы ризыгың.
Кышын һәрберебез аягында
Булa синең мамык оегың.
Өй түреңне бизи һәрчак гөлләр
Алар сине күреп сөенә.
Шул чәчәкләр кебек безне дә син
Куандырып яшә гомергә!
Рәхмәт, әби, сине күрү шатлык,
Беркайчан да авыру белмә син!
Саф күңел ул картаюны тоймый,
Йөзләреңне кояш бизәсен!

ИХЛАСТАН