Корбан чалу тэртибе. Аллаһы Тәгалә әйтте: «Укыган намазларым, бугазлаган корбаннарым, тере булуым һәм үлүем һич тиңдәше булмаган, галәмнәр хуҗасы Аллаһы ризалыгы өчен. Мин Аңарга бернәрсәне дә тиңдәш кылмаска һәм Аның гына колы булырга боерылдым, һәм мин мөселманнардан дип әйт» (Әнгам сүрәсенең 162, 163 нче аятләрендә)
Аллаһы Тәгалә тагын бер сүрә «Кәүсәр» сүрәсендә болай дип әйтә: «Намазыңны Аллаһы Тәгалә өчен укы һәм шулай ук хайваннарыңны аның өчен генә бугазла».
Корбан чалу тэртибе
Бу аятләрдән без хайваннарны бары тик Аллаһы ризалыгы өчен генә бугазларга икәнлеген күрәбез. Мәсәлән элек заманда кешеләр төрле сыннар ясап шуларга табына торган булганнар һәм шул сыннарга атап корбан чалганнар. Хәзерге заманда кешеләр сыннарга табынмаса да бу аятләр малны бары тик Аллаһы исеме белән аның ризалыгы өчен генә чалу тиешле икәнлеген күрсәтәләр.
Корбан чалганда укый торган дога
«Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһүммә һәзә минкә үә иләйкә иннә саләти үә нүсүки үә мәхйәя үә мәмәти лилләһи раббил галәмин. Лә шәрикә ләһү үә бизәликә үмиртү үә әнә әүвәлүл мүслимин. Аллаһүммә тәкаббәл миннә һәзиһил әдхыййә»
Шушы доганы укып кем исеменнән чалуыңны әйтеп «Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр» — дип бугазлыйсың.
Әлеге гарәпчә доганы белмәгән кешегә — » Я Раббым (Фәлән улы Фәлән яки Фәлән кызы Фәлән) исеменнән Корбан чаламын Аллаһым әлеге корбанны бездән кабул ит» дип татарча дога кылып, «Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр» диеп чалса дөрес була. Чөнки малны суйганда «Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр» (мәгънәсе: Аллаһы исеме белән Аллаһ Бөек) дип Аллаһы исеме белән чалу иң төп шарт булып тора. Әлеге шарт үтәлсә ит хәләл санала, белә торып әйтелмәсә хәрам була. Онытып әйтелмәсә хәләл санала. Шуңа күрә Бисмилләһи Аллаһү Әкбәр дип Аллаһ исеме белән малны чалуга җитди карарга кирәк.
Корбан малын гына түгел көндәлек ит өчен суйган барлык кош-корт һәм хайваннарны суяр алдыннан да Бисмиллә әйтелергә тиеш.