Балага исем кушу тэртибе, бәби туе уздыру

БАЛА ТУУ/С РОЖДЕНИЕМ РЕБЕНКА

Бала тугач та аңарга тиз арада исем кушарга кирәк, бу йола татарларда атна-ун көн эчендә башкарыла.

Балага исем кушу өчен имам чакырыла, гадәттә бәби туе уздырыла. Балага матур һәм бигрәк тә мәгънәле исем сайларга кирәк, чөнки бернинди мәгънәсез татарларга хас булмаган исемне имам кушмаска хаклы.

Исем кушу мәҗлесе  әти-әни, әби-бабай, гаилә әгъзалары һәм туганнар катнашында үтсә яхшы. Исем кушу Аллаһ Тәгалә, милләт һәм баланың үзе каршында зур җаваплылык. Чөнки пәйгамбәребез саллалаһү галәйһи вәссәләм әйткән «Кыямәт көнендә үзегезнең һәм атагызның исеме белән чакырылырсыз» — дигән. Шуна күрэ дә исем илаһи, милли һәм аһэнле булырга тиеш. Шулай ук исемнен күп вакытта жисеменә туры килүен истэ тотарга кирэк. Чонки исем ул яшәү туграсы, гомер тамгасы.

 

Балага исем ничек кушыла?

Имам баланың уң колагына азан, сул колагына камәт әйтә. Синең исемең Фәлән Фәлән улы яки кызы дип колагына пышылдап әйтә.  Аннан соң, Коръәни Кәримнән бер сүрә укылып, дога ителер. Баланың иленә, милләт һәм диненә файдалы кеше булып җитешүе өчен дога кылына. Әти-әнисе тәбрик ителә.

Ни өчен намаз алдыннан кебек азан белән камәт әйтелә дигән сорауга дин галимнәре әлеге азан белән камәт адәм баласына җеназа намазы укыр өчен дип аңлаталар. Чөнки күбебез белә — җеназа намазы алдынннан азан да әйтелми камәт тә төшерелми, чөнки алар инде кешегә тугач та әйтелгән. Бу безнең гомеребезнең шулкадәр тиз үтеп китүен аңлатыр өчен һәм күбрәк изгелекләр эшләп калырга соңга калмаска үзенә күрә бер кисәтү дә булып тора.

ИХЛАСТАН