Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итә.Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 78 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек.
Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
Без, сугыштан соң туган буыннар, бүген Сезнең алда баш иеп, тиңдәшсез батырлыгыгызга, рухыгызның ныклыгына сокланабыз. Бүген дә сафта булуыгыз белән горурланабыз. Бай тормыш тәҗрибәгез, зирәк киңәшләрегез белән яшь буында туган җиргә мәхәббәт, Ватанга хөрмәт тәрбиялисез. Барысы өчен дә зур рәхмәт Сезгә!
Кадерле ветераннар! Ихлас йөрәктән Сезне Җиңүнең 78 еллыгы белән тәбрик итәм. Тән яраларыгыз сугыш елларын мөмкин кадәр сирәк искә төшерсен, олыгайган көннәрегездә Аллаһы Тәгалә җан яраларыннан сакласын. Сез күргәннәрне, Сез кичергәннәрне кабат кичерергә язмасын. Сезгә сәламәтлек, гаилә иминлеге телим. Дөньялар тыныч булып, иминлектә балаларыгыз, оныкларыгызның кадер-хөрмәтендә яшәргә Ходай насыйп итсен.
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын!
Тарих битләренә коточкыч газаплары, чиксез югалтулары белән кереп калган сугыш сөреме илебезнең бер генә гаиләсен дә читләп үтмәгән. Сөекле улларын, яраткан ирләрен, әтиләрен югалткан аналарның, хатыннарның, балаларның кайгы-хәсрәте йөрәкләргә мәңгелеккә уелды, сугыш яралары гомерлеккә төзәлмәс җәрәхәтләр салды. Ләкин батыр йөрәкле ил халкы Бөек Җиңүгә ышаныч белән яшәде.
Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, хөрмәтле сугыш чоры балалары! Ил өчен барган данлы көрәш елларында күрсәткән батырлыкларыгыз, көчле ихтыярыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез һәм бүгенге якты тормышыбыз өчен сезгә олуг рәхмәтебезне белдерәбез.
Ватаныбызны өзелеп яраткан данлы буын вәкилләренә карата ихтирам-хөрмәтебез чиксез зур. Беркемнең дә, беркайчан да бу дәһшәтле сугыш фаҗигаләрен онытырга хакы юк. Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге һәм якыннарыгызның җан җылысын тоеп яшәвегезне телибез. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты, күңелләр һәрчак шат булсын.
Ветераннар килә бәйрәмнәргә
Кичәләргә, очрашуларга.
Орденнары балкый
Ә малайлар
Карап тора әнә шуларга.
Малайларга кызык
Әнә алар
Истәлекләр тыңлап утыра
Тере батырларның батырлыгын
Тыңлаулары үзе ни тора.
Истәлекләр…
Йөрәкләрдә алар
Онытылмаган бит берсе дә
Кем онытсын,
Ут эченә үзе
Аягурә барып керсен дә.
Бирешмиләр әле
Ә шулай да
Чәчләр ап-ак
Йөзләр талчыккан
Күкрәкләре тулы орден-медаль
Күкрәкләре тулы ярчыклар.
Ветераннар китә берәм-берәм
Йөрәкләрдә тынмый «Ур-ра»лар
Юк үлмиләр алар ә сугышта
Батырларча һаләк булалар.
(Роберт Миңнуллин)
Җиңү килде җирне нурга күмеп
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн — горур күкрәкләрдә
Орден-медальләрне чыңлатып.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
Туган ил хакына,
Туган җир хакына
Авылдашлар башын салдылар.
Безнең гомер өчен алар
Мәңгегә чит илдә калдылар!
Җиңү көне —Халык тантанасы,
Яз төренгән янар комачка.
Җир чәчәкләр тезгән күкрәгенә,
Йөз балкытып карый кояшка.
Ул елларны ничек онытасың, —
Ил язмышы кылыч йөзендә.
Ир-егетләр китте яу кырына,
Алып көче тоеп үзендә.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Шаулап калды иген, өлгереп.
Басу капкасына чаклы озата барды
Яше, карты, барысы өзелеп.
Ирләр китте, кызлар елап калды,
Елап калды күпме хатыннар.
Туйда кигән күлмәкләре калды,
Күпме бала калды, ятимнәр.
Сугыш килде безгә сорамыйча,
Шакымыйча керде ишектән.
Кабатладык шулчак тешне кысып:
«Без җиңәргә тиеш ничек тә!»
Туп тавышы аяз күкне түгел,
Күңелләрне ныграк тетрәтте.
Ник уяттың, сугыш, вәхшилекне,
Ник уяттың кеше нәфрәтен?
Ни эзлисең, сугыш, илләр буйлап? —
Син кермәгән өйләр калмады.
Тик берәү дә сине колач җәеп,
Кунак итеп каршы алмады.
Туган җирнең азатлыгын тою,
Җир җылысын тою мең рәхәт! —
Дошманнарга нәфрәт арткан саен,
Туган җиргә артты мәхәббәт.
(Разил Вәлиев)
Кырык бердә
Җырлап ирләр китте…
Онталмыймын шушы иртәне.
Күңел кыры һаман бушап бара,
Хәтер саклый әле күпләрне.
Ул чагында
Дошман явы килде,
Сөремләнде офык читләре.
Канга сусап улап чыкты
Чик буеннан фашист этләре.
Ата-улын,
Ана кызын озата,
Мәхшәр көне мени шул чаклы.
Сафлар булып көрәш мәйданына
Күтәрелде бөтен ил халкы.
Ташкын төсле,
Ургып нәфрәт таша,
Йөрәк сызлый, күңел яралы.
Һәрбер кеше
Ил язмышын
Үз язмышы итеп карады.
Тез чүкмәдек
Дошман каршысында —
Ихтыяр да, көч тә җитәрлек.
Көрәш кырын узган
Ал байракны,
Рейхстаг өстенә үк күтәрдек.
Тарих белми
Мондый батырлыкны,
Һәйкәлләрдә чәчәк бәйләме.
Планетабыз буйлап аваз сала
Тантаналы Җиңү бәйрәме.
(Фәрит Суфияров)
Минем бабай орденнарын,
Медальләрен такты бүген.
Ялт-йолт итеп тора алар –
Шуңа күрә якты бүген!
Бүген бигрәк егетләрчә,
Солдатларча атлый бабам.
Бабам белән, җитәкләшеп,
Мин парадка бүген барам.
Җиңүчеләр кебек итеп
Атлыйм мин дә, атлый ул да.
«Син – батыр!» – дим мин бабама,
«Син – батыр!» – дип мактый ул да.
Ул иң батыр солдат булган,
Мин дә солдат булачакмын.
Бабам тыныч ял итсен дип,
Ил чигендә торачакмын!
Борчылмагыз! Үсеп килә
Батырларның оныклары.
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.
Иртә тусам, мин үзем дә
Бабам кебек булыр идем…
Тынычлыкның туган көнен
Бәйрәм итә бүген илем!
(Роберт Миңнуллин)
Җиргә тагын килә ямьле язлар,
Тарихларга уелып кала еллар.
Хәтерләрдә мәңге сакланырлар
Ветераннар узган данлы юллар.
Бүгенге көн тыныч булсын өчен,
Кызганмыйча гомерләрен, көчен.
Утка кергән алар, канын биргән,
Азат илдә без яшәсен өчен!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
Ничек яши бүген ветераннар,
Төзәлгәнме сугыш яралары?
Күңелләрдә бары тик бер теләк:
Кабынмасын утның яңалары!!!
Рәхмәт Сезгә, батыр ветераннар,
Саклап калган өчен илебез.
Мәңгелек дан Сезгә, каһарманнар,
Тыныч булсын җир һәм күгебез!
(Людмила Аланлы)