Сонгы кынгырау / Последний звонок

ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Чәчләремә кунган күбәләкләр
Балачагым болынында калды.
Әй, мәктәбем, бүген бусагаңнан
Зур тормышка ясыйм тәүге адым.

Юк, шомыртлар түгел кочагымда,
Ак канатлы ярсу хыялларым.
Пар канатлар куйдың иңнәремә,
Яулар өчен тормыш кыяларын.

Шаулап-гөрләп узган кичәләргә
Күпме дәште көмеш кыңгыраулар.
Мәктәбемнең серле авазлары
Төшләремә кереп яңгырарлар.

Хәерле юл теләп озатып кала
Шомыртларның ап-ак тәлгәшләре.
Еллар узгач, бер кайтырбыз әле,
Сау булыгыз, апа, яшьтәшләрем…



Кайчан гына бу көн, бик еракта
Килеп җитмәс кебек тоелды
Күңелемә мәктәп бала чактан
Китмәс өчен кереп уелды.

Сонгы кынгырау / Последний звонок

Хуш мәктәбем, дуслар, остазларым
Балачагым, яшьлек, мәхәббәт
Барлык хисләр монда ихлас һәм чын
Бөтенесе өчен мең рәхмәт.

***

Канат ярган нәни кошлар сыман
Талпынасыз очып китәргә
Яшь күңелегезне җилкендергән
Хыялларны чынлык итәргә
Аерыласыз сөйгән мәктәп белән
Гомерегезнең алсу таңында
Хәерле юл теләп озатабыз
Саф чәчәктәй тормыш язына…

Сонгы кынгырау / Последний звонок

Уй хыялларыбыз канатлы
Кулыбызда чәчәк бәйләме
Еларгамы көләргәме бүген
Күңелләрнең иләс бер мәле…
Бәйрәм бүген барлык мәктәпләрдә
Хис ташкыны дулый күкрәктә
Укытучының моңсу карашлары
Озату сүзен яза йөрәккә.

Сонгы кынгырау / Последний звонок

Ун ел буе звоноклар чыңы
Чакыру булды һәрбер дәрескә
Бүген алар чакыру һәм озату
Алда торган бөек, зур эшкә.

Кеше гомере мәктәп юлы аша
Моңлы бер җыр кебек сузыла
Белем сукмакларын ера-ера
Киләчәккә юлы сызыла…

ИХЛАСТАН