Туйда әти-әнигэ рәхмәт сүзе / Слова благодарности родителям на свадьбе на татарском

ТУЙ, НИКАХ / СВАДЬБА, НИКЯХ

Ничек түләп бетерербез,
Гомер биргән өчен безгә,
Балам диеп янып-көеп
Яшәгәнгә рәхмәт сезгә.
 
Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без
Бик аз булыр кебек күңелгә.
Бәхет шатлык кына юлдаш булсын.
Әткәй-әнкәй сезгә гомергә!!!
* * *
Сез мине кадерләп һәм назлап пар канат астында үстердегез. Зур тормышка аяк баскач сыгылмый һәм сынмый яшәрлек көч бирдегез. Туган йортта мин кадерле бала булдым. Итагатьле, инсафлы һәм белемле итеп тәрбияләдегез. Сезнең киңәшләрегез, бетмәс-төкәнмәс йөрәк җылыгыз тормышта үз урынымны һәм үз тиңемне табарга ярдәм итте.
Бүген минем иң бәхетле көнем. Сез бүген минем язмышымны яраткан кешемнең кулларына тапшырасыз. Минем бәхетле, шатлыклы гомер кичерүемне телисез. Мин сезнең үрнәктә ир хакын, ата-ана һәм бала хакын хакларга өйрәнеп үстем.
Гомер елгасын кичкәндә: «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», дигән гыйбарәне һәрчак истә тотармын. Сезгә минем өчен кызарырга туры килмәс дип уйлыйм. Рәхмәт сезгә барысы-барысы өчен дә. Киләчәктә дә саулык белән, безнең бәхетебезгә куанып, тигезлектә яшәргә насыйп булсын үзегезгә. Сез безгә һәрвакыт кирәк. Сәламәт булыгыз!

ИХЛАСТАН