Мин бу туйда кәләш тарафыннан шәһит буларак, аны якларга тиешле. Мин шахит буларак, … не дөня мәшәкатләре белән вакланмаган, тапланмаган килеш, саф көе кияү кулына тапшырам. Аны шулай саф, садә, мсатур килеш озак яшәтү өчен кияүнең үзеннән зур тырышлык сорала.
Беренчедән ул юк-бар сүзләр, юк-бар таләпләр куеп аның теңкәсенә тимәскә тиеш. Хатын-кызның аз гына кәефе китсә дә, йөзе җыерчыклана сүзе тәмсезләнә.
Икенчедән ул һәр иртәне … не йокыдан уятканчы иртәрәк торып, иртәнге ашны әәзерләгәч кенә ике як битеннән үбеп уятсын. Ире ашарга китергәндә тәмле төшләр күреп ята алган хатын аның бүтән гаепләрен дә сизмичә калачак. Бу инде гаиләдә тату яшәү өчен иң кирәкле сыйфат.
Өченчедән, ул … не килен кеше ким кеше дип карамаска тиеш. Шулай да артык узындырып та җибәрмәсен, хатын-кыз вакыт-вакыт чама хисен югалтучан, чыннан да мине иремнән артыграк яраталар, дип масаеп китүе бар.
Дүртенчедән, ир — үзенең баш, хатын — муен икәнен, муен теләмәсә, башның бер якка да селкенә алмавын онытмасын.
Хатын-кызны хатын-кыз итүнең кагыйдәләре күп, әмма әһәмиятлесе менә шулар. Шушы дүрт шартны төгәл үтәсә, калганнарын үтәсәң дә үтәмәсәң дә ярый.
… нең үзенә дә бер киңәш: ирен юк бар эше өчен дә теле белән майлап, җайлап торса, юк кимчелекләрен эзләп интекмәсә, булганнарын күпертмәсә, җаныем бәгрем синнән батыррак, башлырак, әйбәтрәк ир дөняда юк дип мактап торса, чыннан да аның ире дөнядагы иң әйбәт иргә әвереләчәк.
Бәхет сезгә тигез озынгомер телим.