
Хатын – кызлар исемнәре
Шулай ук карагыз “Татар мөселман ир-ат, малайлар исемнәре”
Бала дөньяга килүгә, әти-әнисе аңа күркәм исем кушарга тиеш. Ул татарча, йә гарәпчә бер үк мәгънәгә ия булсын. Әгәр исем мәгънәсез икән, әти-әнисенең бурычы үтәлмәгән була. Исем кушучы бу исемне кире кагарга тиеш. Чөнки ул баланың исеме аталган саен әти-әнисенә дә, исем кушкан кешегә дә гөнаһ язылып бара. Аллаһыдан курыккан кеше моны эшләмәс…. (Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстанның баш казые)
А һәм Ә гә башланган
Азадә – юмарт, игелекле
Азадия – азат, ирекле, хөр
Айбану – ай+бану
Айбүләк – ай + бүләк
Айгөл – ай+гөл. Ай һөм гөл сыйфатлы
Айдария – айлы, ай сыйфатлы
Айзадә – ай кебек бала
Айзифа – ай+зифа
Айназ – ай+наз. Ай кебек сөйкемле, назлы
Айнура (Айнурия) – ай+ нур. Ай нуры
Айсылу – ай кебек” сылу, чибәр
Акбүләк – ак (яхшы, олы, асыл) бүләк
Алсу – алсу йөзле
Ансария – ярдәмчеләр, яраннар, тарафдарлар
Асилә – затлы, асыл
Асия – дәвалаучы, үрнәк
Аслия – төп, аслы, беренчел, чын
Асыл – бик яхшы, кыйммәтле, күркәм, матур, асыл затлы
Асылъяр – асыл+яр (дус, иптәш)
Ахак – хаклырак
Әгния – байлар
Әдгыя – догалар
Әдибә – әдәпле
Әдһәмия – кара тутлы кеше, кара тулпар, куе бакча, карурман
Әзирә – ярдәм итүче
Әзхәрия – ак йөзле, бик матур, чибәр, чәчәкле
Әйсәрия – җиңелрәк, кулайрак
Әкълимә — аң, акыл, интеллект. Адәм пәйгамбәр кызының исеме
Әлсинә – телләр
Әлферүз – бәхетле, өстенлек
Әлфизә – билгеле, танылган көмеш
Әлфиназ – мең наз иясе
Әлфинур – мең нурлы, мең төрле нур иясе, бик күркәм, үтә чибәр, дуслык нуры
Әлфирә – артыклык, өстенлек
Әлфируз – билгеле, танылган, бәхетле
Әлфия – мең яшәр (кыз), мең юллы поэма
Әминә – ышанычлы, тугърылыклы, куркусыз, тыныч. Пәйгамбәребезнең әнисенең исеме
Әмирә – боеручы, әмер бирүче, берәр өлкә яки дәүләт башлыгы, идарәче
Әнвәрия – бик нурлы, бик якты
Әнгамә – нигъмәт, ләззәт, рәхәтлек
Әндәрия – бик сирәк, бик затлы әйбер
Әндүзә – казанучы, туплаучы
Әнзимә – тәртип урнаштырам, тәртипкә салам
Әнзифә – пакьләүче
Әнзия – якты, нурлы
Әнирә – якты
Әнисә – күнегелгән, якын күргән дус, иптәш (кыз), ахирәт
Әннурә – нур, яктылык, аклык
Әнсария – к. Ансария
Әсгадия – иң бәхетле
Әсимә – яклаучы, тыючы, саклаучы
Әсифә – тәүбә кылучы, үкенүче
Әсма – матур
Әфруза – якты, нурландыручы
Әфтаб – кояш, кояш кебек матур
Әхсәнә – иң күркәм, иң матур, иң чибәр
Б
Бадъян – чәчәк исеме
Бадирә – башлау, беренче адым (гаиләдәге беренче кыз балага кушудан калган)
Бакирә – гыйффәтле кыз
Басыйрә -үткер күзле, күңел күзе белән күрүче, зирәк
Баһирә – ачык, якты, нурлы, матур, асыл, гүзәл
Бәдига – искиткеч чибәр, иң матур, оста телле
Бәдрия – тулган ай кебек, иртә, иртәнге вакыт, иртәчел
Бәкирә – яшь, саф (кыз)
Бәнат – кыз бала
Бәрия – җан иясе, кеше
Бәрира – әракь агачының татлы җимеше
Бәрра – ата-анасына изгелек кылучы
Бәсбәсә -хуш исле үсемлек, тәмләткеч
Бәширә – сөендерүче, сөенечле, шатлыклы хәбәр китерүче Бәян – ачык
Бәһия – матур, гүзәл, бик күркәм
Биби – кыз бала, бикә, ханым
Бибигайшә
Бибиәсма
Бибизифа
Бибисара
Бүләк
В
Вагыйзә – вәгазьләүче, әхлак өйрәтүче, үгетләүче
Вазыйхә – ачык, анык, ачык итеп аңлатучы
Вазыйфә – йөкләтелгән бурыч
Вакыйфә – хәбәрдар, белемле, акыллы, аңлаучы, белүче, эшнең төбенә төшенүче
Варисә – мирас иясе
Васига – киң, иркен, киң күңелле
Вафирә – киң күңелле
Вафия – сүзендә торучы, тугры, тотнаклы
Вәгыя – игътибарлы
Вәдига – сакларга куелган
Вәдүдә – яратучы, сөеп яратып торучы
Вәзига – җайлаучы, көйләүче, төзәтүче
Вәзинә – сабыр, җитди
Вәзирә – вәзир хатын
Вәкилә – вәкаләтле, ышанып эш тапшырылган, ярдәмче
Вәкыя – саклаучы
Вәлидә – кыз бала Вәлимә – кунак, күңелле мәҗлес, туй Вәлия – якын дус
Вәрдә – чәчәк, роза чәчәге
Вәрисә – мирас алучы
Вәсилә – якынлык, Аллаһка якынаю
Вәсимә – матур, күркәм
Вәсфи – ачыклы, тасвирлы
Вәсыйфә – яшь кыз
Вәфидә – килүче
Вәхидә – бердәнбер
Вәҗиһә – матур, гүзәл, чибәр йөзле
Вөҗдания – намус(лы)
Г
Габидә – гыйбадәт кылучы, табынучы, хезмәт күрсәтүче, кол
Гадения (Гадәния) – диңгез буенда яшәүче
Гадилә – тугърылыклы, дөрес хөкем титүче, гадел (Адилә, Әдилә, Азилә)
Гаҗилә – ашыгучы
Газалия – антилопа, матур, сөйкемле, зифа буй-сынлы, көчле
Газзә – болан баласы
Газизә – хөрмәтле, көчле, бик кадерле
Гайшә – тере, яшәп торучы
Гакыйлә – акыллы, акыл иясе
Галәби – калын муенлы, җиңүче
Галимә – белемле
Галия – бөек, олы, югары дәрәҗәле, кыйммәтле
Гамәлия – шш, хезмәт, гамәл
Гамилә – гамәл кылучы, эшләүче, хезмәт иясе, эшчән
Гамирә – төзек, бөтен, җитеш, чәчәк аткан, бик шәп Ганбәрия – хуш исле
Гандәлиб – сандугач, былбыл
Гарифә – билгеле, атаклы, танылган хатын-кыз, белемле хатын-кыз
Гасилә – балчы, умартачы
Гасмә – аяклары гына ак төстәге болан яки кыр кәҗәсе
Гатифә – нечкә хисле, тиз әсәрләнүчән, ,ягымлы, мәхәббәтле, берәүгә мәхәббәт тотучы, дуслык тарафдары
Гатия – бүләк
Гатуфа – бик шәфкатьле, йомшак күңелле
Гафифә – абруйлы, әдәпле, намуслы, гыйффәтле
Гафия – сәламәт (кыз)
Гафия – гафу итүче, кичерүче, сау-сәламәт
Гөлара – гөлләр белән бизәнгән
Гөбәйдә – коллык күрсәтүчән
Гөлгенә – гөлдән генә гыйбарәт мәгънәсендә
Гөлдәр – гөлгә күмелгән, гөл йөртүче, гөл иясе
Гөлзидә – гөл+зидә
Гөлисә – гөл кебек хуш ис килеп торучы
Гөлия – гөл кебек
Гөлназ – гөл+наз
Гөлнисә – гөл+нисә (нисә – хатын-кыз)
Гөлнәһар – кенә гөле
Гөлсинә – һаман яшь, буй җиткән
Гөлфинә -чәчәклек
Гөлфирә -өстен гөл
Гөлфия – гөлгә охшаш
Гөлчәчәк – гөләп (роза) чәчәге
Гөлшан -чәчәк бакчасы, розарий
Гөлшат – гөл кебек шат
Гөләндәм – гөл кебек зифа, гөл гәүдәле
Гөлүсә – гөл булып үс (үсә)
Гөлҗамал – күркәм, матур
Гөлҗимеш – чәчәк
Гөлҗиһан – гөл+җиһан
Гутәйбә – гөнаһтан кайтучы, тәүбә кылучы
Гүзәл – бик матур
Гүзәлия – гүзәллек иясе
Д
Дагыя – чакыручы, өндәүче, вәгәзьләүче, дога кылучы
Дана – белемле, укымышлы, галимә
Даһия – зур акыл иясе, алдан күрә белүче, иң югары иҗатчы Дания – якын
Дәлилә – танык, билге, дәлил, исбат итү, юл күрсәтүче, юлбашчы, җитәкче
Дәлия – георгин гөле, йөзем тәлгәше
Дәрисә – дәрес бирүче, укытучы
Диларә – күңелне хушландыручы, юатучы, сөйгән яр
Дилбәр (Дилбәрә, Дилбәрия) – сөекле, күңелне үзенә тартучы
Дилдарә (Дилдария) – сөекле, сөелгән, күңелне тоткын итүче, кыю, батыр
Дилә – күңел, йөрәк, акыл
Диләфрүз – күңелне сөендерүче, күңел хушлыгы, күңел яктырткычы
Дилия – күңел кебек, йөрәк кебек
Дилияр – күңел дусты, күңел сөеклесе
Дилназ – күңел назы
Дилфәр – яктыртучы
Дилшат – шат күңелле
Дөррия – җемелдәп нур сибүче
Җ
Җамалия – йөз матурлыгы, гүзәллек, күркәмлек
Җәгъфәрия – инеш, чишмә, кизләү
Җәдирә – ятышлы, лаек
Җәзилә – күп, мул, иркен, бай яшәүче, таза, нык
Җәлилә – олы, дәрәҗәле, хөрмәтле
Җәмалия – матурлык, гүзәллек
Җәмилә – матур, чибәр, гүзәл
Җәнанә – йөрәк, күңел, сөйгән кыз, кәләш
Җәннәт – җәннәт, оҗмах бакчасы
Җәрия – кыз бала
Җәсимә – кыю
Җәсмин – җәсмин чәчәге
Җәүһәрия – гәүһәр, асылташ, зөбәрҗәт, фирүзә кебек асылташларның исеме
Җофар – кыйммәтле мех бирүче су җәнлеге, эссе якта үсә торган хуш исле үсемлек, шунын мае, мускус, хуш ис
Җүвәйрия – кечкенә кыз бала
3
Заирә – күрешергә килүче, зиярәт кылучы
Закирә – телгә алучы, искә алучы, Аллаһыны мактап искә тешерүче, зекер итүче
Залия – ак чәчле кыз
Заһидә – изге, тәкъва, тыйнак, суфый, аскет
Заһирә (Заһрия) – ачык, нур чәчеп, ялтырап торучы, чәчәк кебек чибәр, матур
Зарифа – ягымлы, нәзакәтле, чибәр, тапкыр, үткен телле Зәбибә -йөзем бөртеге
Зәбидә – акмай
Зәбирә – ныклы, көчле, куәтле, даһи
Зәйнә – бизәк
Зәйнәп (Зәйнәб)- матур, хуш исле агач
Зәйния – бизәлгән
Зәйтүнә – зәйтүн агачының гөле
Зәкия – ярдәмчел, шәфкатьле, игелекле, зирәк, үткен, сәләтле
Зәмзәмия – зәмзәм суы исеме
Зәмилә – дус, иптәш, коллега
Зәһәрә – чәчәк:
Зәһия (Зәһинә) – ялтырап торган, ачык
Зәһра – ак, якты йөзле, нурлы
Зәрия – (фарсы телендәге «зәр» (алтын) сүзенә ия кушымчасы ялганып ясалган) «Алтын, алтынлы» мәгънәсен белдерә
Зәрринә – алтын бизәкле
Зәүрә – нурлы
Зиафәт – кунакчыллык, ачык йөзлелек
Зилә – миһербанлылык
Зиләйлә – төнге чәчәк
Зилия – шәфкать, миһербанлык
Зинира – нурлы
Зиннәтбану – зиннәтле
Зиннура – нур иясе, нурлы, нур-бизәк
Зирәк – үткен акыллы
Зифа – чибәр, сылу, зифа
Зиядә – үсү, арту, күбәю, көчәю
Зөбәйдә – кечкенә май йомарлагы
Зөбәрҗәт – зәңгәр төстәге асылташ, изумруд
Зөлалә – саф, чиста, үтә күренмәле, тонык су
Зөләйха – кече кыз, кече сеңел
Зөлҗамал – күркәмле
Зөлкамал – тулылык
Зөлфә – бөдрә чәч, чәч бөтеркәсе, сөекле кызның чәчләре, таң кызы
Зөлфирә – өстенлек, артыклык иясе, бөдрә чәчле
Зөлфия – бөдрә чәчле, сөйкемле, чибәр
Зөлхәбирә – хәбәрче Зөлхәя (Зөлхая, Зөлхия) – әдәпле, тыйнак, әдәп-хая иясе
Зөлхиҗҗә – һиҗри ай исеме
Зөмәррәт (Зөмәррә) – зөбәрҗәт, күк һәм яшел төстәге изумруд, гүзәл, сылу, күркәм
Зөһрә – нур чәчеп, балкып торучы, чәчәк, Зөһрә йолдызы, Чулпан, Венера
И
Илгизә – ил гизүче, сәяхәтче
Илдәнур – илдә нур, илнең нуры
Илдусә – ил дусты, илен сөюче
Илзидә – илнең үсүе, көчәюе
Илһамия – дәрт, рухлану, илһамга ирешү
Илсөя – илен, ватанын сөюче, илгә сөекле
Илфирә – ил өстене
Инсафия – инсафлылык, тәртиплелек, намуслылык
Иһтидә – һидаятькә ирешү
Ирадә – изге теләк (иясе)
Исламия – Аллаһыга буйсынучы хатын-кыз
К
Кавия – көчле, куәтле, актив
Кадрия – кадерле
Камал – тулылык, өлгергәнлек, һәръяктан җитлеккәнлек, кимчелексез, камил
Камалия – тулылык, өлгергәнлек, һәръяктан җитлеккәнлек, кимчелексез, камиллек иясе
Камилә – тулы, бөтен, һәрьяктан җитешкән
Камәрия – айга охшаш
Кария – китап укучы, Коръәнне яттан белүче, Коръән хафиз
Карибә – якын, кардәш, туган
Касыймә – бүлүче, өләшүче, уртаклашучы
Каттә – үлән исеме
Кафи (Кафия) – булдыклы
Кәбирә – зур, олы, мөһим
Кәлимә – мәшхүр сүз
Кәмаль – житешкәнлек, өлгергәнлек
Кәмрән – теләгенә ирешкән
Кәнҗия – хәзинә: кыйммәтле нәрсә, яңа гына җитлеккән кыз
Кәсира – малы яки туганнары күп булучы
Кәтибә – язучы
Кәшифә – яңалык ачучы, уйлап табучы
Кәүсәрия -җәннәт чишмәсенең исеме, муллык, баллы ширбәт
Кифая – җитешле
Күмәйлә – кечкенә Камилә
Л
Лалә – лалә чәчәге (тюльпан), яктыртучы, энҗе
Латыйфә – ачык йөзле, мөлаем, шәфкатьле, гүзәл, нәфис, шаян, үткен, күңелле
Ләбибә – акыллы, зирәк
Ләзизә – татлы
Ләзимә – кирәкле, тиешле
Ләйлә -төн, кич, кичә, кара чәчле
Ләйсән – гарәпчәдән (юмартлык) сүзеннән
Ләмига – балкыш, нур чәчүче
Ләмисә – иркәләүче
Ләүзимә – миндаль, татлы хәлвә
Лилия – төнбоек, ак төстәге лалә
М
Майҗәмал – матур
Майсәрә – муллык
Майшәкәр
Максудә – омтылу
Маликә – байлык иясе, хуҗа, ил хуҗасы, патша
Маһигөл – маһи+гөл
Маһидә – ай кебек чибәр бала
Маһиҗиһан – дөнья ае
Маһинур – маһи+нур
Маһирә – оста, мастер, һөнәр иясе, җитез, уңган, булдыклы
Маһия – ай, айныкы, ай йөзле, күркәм, гүзәл мәгънәсендә
Маһияр – ай кебек гүзәл яр
Маннура – нур чишмәсе, нурлы, саф сулы чишмә
Мансафа – инсафлы, тәртипле, тугърылыклы, гаделлекле
Мансура (Мансурия) – җиңүче, өстен чыгучы
Мәбрүр – мәрхәмәтле, яхшы, диндар, тәкъва
Мәгүзә – сөйкемле
Мәгшия – бөркәнгән
Мәгъмүрә – тәрбияле
Мәгърифә – аң, белемле
Мәгъшүкә – сөекле
Мәгыйнә – ярдәмче
Мәгыйшә – тереклек
Мәдинә – изге шәһәр
Мәдихә – мактаулы
Мәдхыя – мактаулы
Мәймуна – шат, бәхетле
Мәккә – Мәккә шәһәре атамасыннан
Мәликә – падишаһ
Мәлихә – сөйкемле, ягымлы, гүзәл, татлы
Мәмдүха – мактаулы
Мәмләкәт – дәүләт
Мәнзилә – иңүче
Мәрвәр – яхшы
Мәрвәрә – әнҗе таш
Мәргубә – теләп алган
Мәргыя – яратып алу
Мәрдүмә – күз карасы
Мәрҗән – асыл таш
Мәрҗәния – энҗе, коралл, мәрҗән
Мәрзия – күңелгә ятышлы, ягымлы
Мәрмәр
Мәрүә – яхшы хәбәр, яхшы галәмәт
Мәрфуга – югары дәрәҗә
Мәрхәбә – хуш килегез
Мәрхәмәт – мәрхәмәле
Мәрьям – сөекле, газиз, кадерле. Мәрьям ана (Гайсә пәйгамбәр әннсе) исеменнән
Мәрьямбану – мәрьям+бану
Мәрьямбикә – мәрьям+бикә
Мәсгудә – бәхетле, игелекле
Мәсирә – ара
Мәснәвия – икелек сан, игезәк, игезәкләрнең берсе
Мәсрурә — шатланган, сөенгән, куанган
Мәстүрә — гыйффәтле, намуслы, вөҗданлы
Мәстурә – капланган
Мәүдүдә – сөекле, дус, якын
Мәүҗүдә – яшәүче
Мәүзүнә – үлчәнгән
Мәүлиха – ак сөяк
Мәүһибә – бүләк, бүләккә бирелгән
Мәфтүха – ачыш
Мәхбүббикә – мәхбүб+бикә
Мәхбүбә – сөелгән, яратылган
Мәхбүбзадә – мәхбүб+задә, сөекле бала
Мәхбүзә
Мәхдүдә – санаулы
Мәхдүмә – остазбикә
Мәхмүлә – күтәреп йөртелүче
Мәхмүтниса – мәхмүт+ниса
Мәхрусә – сакланган,
Миләүшә -миләүшә чәчәге
Минжиһан
Миңлегөл
Миңлениса – хатын
Миңлеруй
Минсылу – матур
Минхәҗәр
Мөслихә – төзәтүче, яхшыртучы, реформа ясаучы
Мөхлисә – ихлас күңелле, чын дус, самими кеше
Мөхсинә – намуслы хатын
Мөбәшширә – яхшы хәбәр белән сөендерүче, сөенеч китерүче, дин таратучы
Мөбинә – чын белән ялганны аера белүче, гадел
Мөгафия – сәламәт
Мөгәззәмә – дәрәҗәле, кадерле
Мөзәянә – зиннәтле
Мөкәррәмә – кадерле, хөрмәтле
Мөнәүвәрә – нурландыручы
Мөнҗия – котылучы
Мөнибә – туры юл күрсәтүче
Мөнирә – яктыртучы, якты йөзле, нурлы
Мөнисә -дус, ахирәт
Мөршидә – җитәкче, хаклыкка өндәүче, акыл бирүче
Мөсаллия – намазчы
Мөсәббиха – тәсбих кылучы (Аллаһны зекер кылучы)
Мөсәмирә – җимеш бирүче
Мөслимә – ислам динендәге кеше, мөселман
Мөслиха – игелекле
Мөстәбширә – шатландыручы
Мөсыйбә – теләгенә ирешүче
Мөхлиса – ихласлы
Мөхлисә – ихласлы
Мөхсинә – изгелекле, яхшылык әшләүче, пакьлек саклаучы, гыйффәтле (кыз)
Мөшһүдә – күзе белән күргән
Мөшфика – йомшак күңелле
Мөэминә – Аллаһка инанучы, ислам динендәге кеше, мөселман
Мүҗәһидә – Аллаһ юлында тырышучы
Н
Надирә – сирәк очрый торган (чибәр)
Надия – иртәнге чык, юмарт
Наҗия – якын дус, сердәш, тиз ярдәм итүче, котылган, котылучы
Наза – назлы, иркә кыз, назлы, чибәр
Назгөл – назлы гөл
Назилә — иңүче
Назира – көләч, тулы йөзле, чәчәк атып торучы
Назифә – таза, пакъ, чиста, саф
Назыймә – төзүче, тәртипкә салучы, оештыручы.
Назыйхә – тазартучы
Наилә – бүләк, буләккә лаек
Наимә – бәхетле йоклау
Наһар – көн үзәге, төш вакыты
Наримә – кадерле, нәфис
Насиха – үгет-нәсихәт бирүче, яхшылыкка өндәүче, киңәшле.
Нәбибә – акыллы, зирәк
Нәбирә – онык,
Нәвал – бүләк
Нәгыйзә – яхшы, гузәл
Нәгыймә – бәхәт, иминлек, мул тормыш, татлы тәм, ләззәт, нигъмәт, йомшак күңелле.
Нәдимә – сердәш, дус, матур сүзле
Нәҗибә – затлы, асыл, акыллы, сәләтле, асыл нәселдән
Нәҗия – котылучы
Нәзилә – якын, үз, кунак
Нәзирә – куркыныч барлыкны аздан кисәтүче, хәбәр итүче
Нәйрә – ачык, үтә күренмәле, нурлы, ялтыраучы, балкышлы, яктыртучы, мәгърифәтле, мәдәни
Нәкыя – пакь, чиста, саф
Нәсибә – кардәш, затлы нәселле:
Нәсимә – йомшак күңелле, мөлаем, йомшак җил, җиңелчә сулыш
Нәфисә – нәфис, күркәм, чибәр
Ниса – хатын-кыз
Ниязия – ихтыяҗ, үтенү, ялвару, теләү, бүләк
Нурания – яктыртучы, нурлы
Нурҗамал
Нурҗиһан – нур+җиһан
Нурзидә – үсәчәк нур
Нурия — нурлы, якты йөзле (кыз)
Нуркамал
Нурсибә
Нурфизә – нурлы көмеш
Р
Рабига – дүртенче, гаиләдә дүртенче бала булып туган кыз балага кушылган, яз фасылы, яз кызы мәгънәсендә, шулай ук әлеге исемдәге изге хатын-кыз яшәве риваятләрдән билгеле
Равия – риваять сөйләүче, хикәя кылучы
Рагибә – теләк, хыял
Разифа – җитез, тиз
Разия — канәгать, риза булучы, килешүчән, тактлы, күңелгә ятышлы
Раигә – матур йөзле
Раиха — хуш исле
Райханә – зәңгәр чәчәкле хуш исле гөл, рәйхан гөле (базилик)
Ракига – Аллаһка бил бөгүче
Ракыя – үсеп баручы, алга китүче
Расиха – төпле, җитди, ныклы
Раудия – бакчалы
Рауза – чәчәклек, гөл бакчасы, җәннәт бакчасы
Раушанә, Раушания – нур иясе, нур сибүче, нур чәчеп торучы, якты.
Раушан исеме ир-атка да, хатын кызга да кушыла
Рафия – пальма агачының бер төре, хөрмә җимеше
Раянә – тулы, төз, һәр яктан тулы үсеш алган
Рәгыйдә – бай, җитешле, тыныч, сабыр холыклы
Рәдифә – арттан баручы
Рәҗихә – иң яхшы, иң өстен, иң алдынгы
Рәҗия — сораучы, үтенүче, өмет итүче
Рәзинә – тыныч табигатьле, басынкы, җитди, ышанычлы, олысымак
Рәимә – йомшак күңелле
Рәисә – башлык, җитәкче, мәрхәмәтле
Рәифә – кызганучан, мәрхәмәтле
Рәмзия – үрнәк, билге, символ, тамга, ишарә
Рәмизә – үрнәк күрсәтүче
Рәмүзә – үрнәк
Рәһинә – залог
Рәсилә – илче, вәкил
Рәсимә – сызымчы, тиз йөрүче
Рәсифә – нык, таза
Рәүфә – куәтле, йомшак күңелле, кайгыны уртаклашучы
Рәфәга – югары дәрәҗә, сан
Рәфидә – булышчы ярдәм итүче
Рәфика – иптәш, дус, юлдаш, йомшак күңелле
Рәфия – югары дәрәҗәле, яхшы билге
Рәшидә – туры юлдан баручы, батыр, кыю, зирәк кеше.
Резеда – зәңгәр төстәге хуш исле гөл
Руза – көн
Рузия – бәхетле, ризыклы
Румия – римлы, византияле
Рухия – жанлы
Рушания – (карагыз Раушан)
С
Сабира – түземле, сабыр
Сабиха – якты йөзле, матур
Садисә – алтынчы
Саҗидә – сәҗдә кылучы, баш июче
Саимә – ураза тотучы
Саирә (Сайра.) – баручы, юлчы, тамаша кылып йөрүче, сәяхәтче.
Сайфия – жәйге
Салиха – яхшы, изге, игелекле
Самимә – чын, саф
Самирә – җимеш бирүче, җимеш агачы, әңгәмәдәш, гәптәш
Сания – икенче, гаиләдә икенче бала булып туган кыз балага кушылган
Сара – шатландыручы, ыруг анасы, Ибраһим пәйгамбәр хатыны
Саримә – үткен, ныклы
Сафия – саф, катышсыз, чын, сайланган, эчкерсез дус
Сафура – холкы саф
Сахибә – иптәш
Сәвия – тигезлек, тиңлек, турылык
Сәгадәт – бәхет, рәхәтлек, уңыш
Сәгъдия – бәхетле, бәхет иясе, бәхет китерүче
Сәгъдүнә – безнең бәхет
Сәгыйдә – бәхетле, рәхәт яшәүче, мул тормышлы
Сәдидә – туры, дөрес, хак, лаеклы
Сәйидә – башлык, ханым
Сәкинә – тыныч, гомер итүче
Сәлвә – юаныч, кош исеме
Сәлимә – сәламәт, исән – сау, саф күңелле
Сәлисә – өченче, гаиләдә 3нче бала булып туган кыз балага кушылган
Сәлия – юатучы (кыз)
Сәмания – сигез, гаиләдә сигезенче бала булып туган кыз балага кушылган
Сәмәрия — җимешле, җимеш әйбере
Сәмига – ишетүче
Сәмихә – юмарт
Сәмия – югары дәрәҗәле, кыйммәтле
Сәнә – мактау
Сәһилә – җиңел
Сәрби – зифа буйлы
Сәрбиназ – зифа буйлы һәм назлы
Сәрирә – шатландыручы
Сәрия – чишмә, шатлыклы җыр, асыл, затлы
Сәүдә – ташлы кара җир, тау итәге
Сәүдия — кара ташлы тау бите
Сәүсәнә – лилия чәчәк
Сәфинә – зур көймә
Сәхәрия – таң кызы
Сәхибә – дус, юлдаш, иптәш, сердәш
Сәхыя – юмарт
Сираҗия – яктырткыч, шәм, лампа, факел
Солтания
Сөембикә – сөемле (сөекле) бикә, сөекле кыз
Сөмбел (Сөмбелә) – башак, сөмбел чәчәге (гиацинт)
Сөмәйрә – кара тутлы
Сөмәя – исем бирү
Суфия – начар эшләргә бармаучы, суфи, гыйбадәтчел, тәкъва
Сүвәйбә – кечкенә бал корты, кечкенә савап, кечкенә тәүбә кылучы
Сүмәййә – исемле
Т
Таҗелбәнат – кызлар таҗы
Таҗирә – сәүдәгәр
Таҗия – таҗлы
Таибә – яхшы, күркәм, хуш, әйбәт, тәүбә итүче
Такыя – тәкъва
Талибә – баручы, эзләүче, таләп итүче, шәкерт, студент
Талига – таң башлану
Талия – сөйкемле, ягымлы, кызыклы
Таһирә – саф, пакь, гөнаһсыз
Таңйолдыз – Чулпан,
Таңсылу – таң+сылу, таңдай матур
Тасфия – сафландыру, тазарту, пакьләү
Тәгзыймә – хөрмәтле, макталган, олугъ кылынган
Тәгъзия – аш бирүче, тукландыручы
Тәзкирә – истәлек, ядкарь, үгет-нәсыйхәт, зикер
Тәзкия – сафлык, пакьлек
Тәкыя – диндар, тәкъва, бозыклыктан сакланучы
Тәмизә – таза, пакь, чиста
Тәнзилә – иңдерелүче
Тәнзия – үзен начарлыктан ерак тотучы
Тәслия – куаныч, шатлык
Тәсния – мактау
Тәсфия – пакьләүче
Тәхсинә -ныгыту, яхшырту, төзәтү
Ф
Фагыйлә – эшләүче, ясаучы, шөгельләнүче, эшчән, тырыш
Фазилә – өстен, камил, дәрәҗә, абруй, намуслы, кешелекле, галим
Фаизә – теләгенә ирешүче, тантана итүче, җиңүче, тулы, муллыклы
Фалихә – бәхетле, сәламәт яшәүче
Фариза – фард, тиеш
Фасхия – матур сөйли
Фатиха – ачылу, башлау, кереш, коръәннең беренче сүрәсе, хәер – дога бирү
Фатыйма – имчәктән аерылган кыз, үскән кыз
Фатыйнә – бик үткен, зирәк
Фаягөл – бәһале, кыйммәтле гөл
Фаязә – мул, юмарт, нигъмәтне мул итүче
Фәйзия – рәхимле, юмарт, иркен тормышлы
Фәйрузә (Фирузә) – яшел төстә асыл таш
Фәкиһә – җимеш
Фәнгизә – фән+гиз
Фәндария – фән иясе
Фәндүсә – фән дусты
Фәнзилә – фән һәм зөл (зил) – «иясе» сүзләре кушылып ясалган исемнәр. «Фән иясе» дигән мәгънәгә ия
Фәнзия – фән һәм зыя (яктылык, нур) сүзләре кушылып ясалган. «Фән яктылыгы, нуры» дигән мәгънәгә ия
Фәнилә – белемле, гыйлемле
Фәһимә – аңлы, зирәк фәһемле
Фәнисә — маяк
Фәннура – фән нуры, фән яктылыгы
Фәнүсә – фонарь, шәм, яктырткыч
Фәраһия – зирәк, җитез
Фәрвазә – очу, һавага күтәрелү
Фәргыя – зифа буйлы
Фәрданә, Фәрзанә – галим, белемле, укымышлы кеше, акыллы, зирәк
Фәридә – әнҗе бөртеге, бриллиант
Фәрия – гаҗәеп
Фәрханә – бәхетле хатын-кыз
Фәрхиназ – назлы
Фәрхинур – шатлык нуры
Фәрхия — шатлыклы, куанычлы, сөенечле
Фәсәхат – оста телле
Фәсихә – татлы телле, матур сөйләүче
Фәсхия – матур сөйләүче, тәмле телле, чәчән
Фәтхия – җиңүгә ирешкән, җиңү яулаучы, җиңү җыры
Фәтыйнә – аңлаучы, белүче, төшенүче
Фәүзия – җиңүче, уныш казанучы, тантана, триумф
Фәүкыя – өстенлек:
Фәүрия – ашыгыч
Фәхирә – мактаучы бик шәп
Фәхрия – мактаулы
Фиразия – калкулык, биеклек
Фирая – гаҗәеп матур (кыз)
Фирдания – ялгыз бердәнбер
Фирдәвес (Фирдәүсә) – җәннәт, оҗмах бакчасы.
X
Хадимә – эшче хатын
Хадисә – булган сөйләүче
Хаҗибә – капланучы (хиҗаб киюче)
Хазимә – каты , ныклы, тәвәккәл, акыллы, сак, уйлап эш итүче
Хазия – эченә алган
Халидә – мәңгегә керүче
Халисә – аеруча саф, чын, һичнәрсә катнашмаган,
Халлия – тышкы зиннәт
Хамисә – бишенче (5нче балага кушыла)
Хамия – яклаучы
Хария – кара бөрлегән
Хасби – затлы
Хасибә – хисапчы
Хасия – сизгер
Хасияр – аксөяк
Хатибә – үгетләүче, вәгазь сөйләүче, оратор
Хаулә – глазәл, болан
Хафизә – саклаучы, күңелдән ятлаучы, коръәнне яттан белүче, истәлек, хәтер
Хашига – куркучан, түбәнчелекле
Хашия – куркучы
Хәбибә – сөекле, сөелгән, дус
Хәбирә – хәбәрче
Хәдичә – җитлекмәгән, вакытынна элек туган (кыз). Мөхәммәт пәйгамбәрнең хатынының исеме
Хәҗәр – таш
Хәйрия – игелекле
Хәлилә – якын дус, чын дус, никахлы хатын
Хәлимә – сабыр, йомшак, тыйнак, түземле
Хәмзия – мактаучы
Хәмидә – мактаулы, мактауга лаеклы
Хәмнә – вак төшле кечкенә йөзем
Хәнифә – тугъры күңелле, чынны сөюче
Хәния – кызганучан, миһербанлы
Хәннә – мәрхәмәтле
Хәннүнә – чәчәк
Хәридә – тишелмәгән энҗе, гыйффәтле кыз
Хәрифә – иптәш, һөнәрдәш
Хәсәнә – күркәм
Хәтимә – тәмамлау
Хәтирә – истәлек
Хәфсә – чеби
Хәят – тереклек
Хөллә – дуслык, якынлык, мәхәббәт
Хөсна – иң күркәм, иң яхшы, тиңсез гүзәл, иң асыл
Хувәйлә – кечкенә Хаулә
Хузәмә – хуш исле чәчәк исеме
Хүббә – сөекле
Һ
Һава – кызгылт кара төстә
Һаҗәр – ил гизүче. Ибраһим пәйгамбәр хатынының исеме
Һаҗирә – иң яхшы, гүзәл әйбер
Һалә – балкыш
Һани (Һания) – ягымлы (кыз)
Һашимә – тураучы, кабилә исеме
Һәва – исем
Һәдия – бүләк, юл күрсәтүче
Һәлә – кояш
Һәния – ягымлы
Һибә – бүләк, бүләк итеп бирү, багышлау
Һидая – туры юлга керүче, дөрес юл әзләүче
Һилалия – яңа туган ай, айның беренче чиреге
Һинд – ил исеменә бәйле
Һиндәбә – үсемлек исеме (цикорий)
Ч
Чәчкә (Чәчәк) – гөл чәчәге, матурлык, гүзәллек
Чулпан – ак, нурлы, таң йолдызы, Зөһрә
Ш
Шакирә – шөкер итүче, рәхмәт әйтүче, бар булганына риза кеше, рәхмәтле кеше кадерен белүчән
Шамилә – бөтен яхшы сыйфатларны бергә туплаган, үз эченә алган
Шаһидә – шаһид, күрүче
Шаһия – татлы
Шәкыйка – бертуган
Шәкүрә – шөкер итүче, бик канәгать
Шәмсебәдәр – кояш ай
Шәмсекамәр – кояш ай
Шәмсия – кояшка охшаш
Шәһика – бөеклек
Шәһирә – бик данлыклы, бик атаклы
Шәрафәт – данлыклы
Шәрифә – хөрмәтле
Шәүкыя – кызыктыручы
Шәфа – ирен ( татлы)
Шәфәгать – яклаучы
Шәфика – җәлләүче
Шөкирә – шөкер кылучы
Шөһрәт – дан, данлылык, абруй
Э
Энҗе – таш
Ө
Өммегөлсем – өмме+гөлсем, тулы битле
Өммелхәят – тереклеккә, яшәргә омтылучы
Өркыя – (карагыз) Рокыя
Я
Яминә – уң кул, уң булсын, тугрылыкка ант итүче
Ясинә – Коръәндәге бер сүрәнең исеме
Ясирә – кечкенә
Ясминә – ясмин гөле