Укытучылар көне белән котлаулар

укытучылар көне белән котлау ЕЛДАГЫ БӘЙРӘМНӘР / КАЛЕНДАРЬНЫЕ ПРАЗДНИКИ

Безнең сайттагы укытучылар көне белән котлау шигырьләре күркәм бәйрәм – Халыкара укытучылар көнендә, күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрне, иң җылы хисләрне җиткерер дип ышанып калабыз. Һөнәри бәйрәмегез белән хөрмәтле остазларыбыз!

Укытучылар көне белән котлау өчен шигырьләр

Хөрмәтле укытучылар!
Бәйрәм белән котлыйбыз.
Сезгә бәхет, сәламәтлек,
Озын гомер телибез.

Сезгә вәгъдә бирәбез
Гел тырышып укырга.
Тәртипле, тыныч, уңган
Һәм ярдәмчел булырга.

***

Рәхмәт сиңа, рәхмәт, укытучым.
Синнән алган шушы белемне
Бүген үзем укучыма бирәм.
Бу соң үзе бәхет түгелме?

Синең белән бүген горурланам,
Хөрмәтем зур сиңа йөрәктә,
Һәрбер сүзең, һәрбер киңәшләрең
Мине ялгышмаска өйрәтә.

Тәнеңә Ходай сәламәтлек бирсен.
Бәхет, шатлык озата барсыннар.
Язмышлар да сиңа гел яхшылык
Гел уңышлар гына язсыннар.

***

Бәйрәм белән Сезне, укытучым!
Йөрәгемнең якын кешесе.
Дөнья серен миңа өйрәтүчем.
Яшь җаннарга — Ходай илчесе!

Сезгә телим саулык, озын гомер,
Шәхси бәхет, дөнья рәхәтен.
Шәкертләрнең тырыш, инсафлысын.
Яхшы гамәл, Ходай рәхмәтен!

***

Укытучым, Сезгә нәрсә генә
Бүләк итим бәйрәмегездә?
Болыннарда өзеп, букет тезеп,
Гөлләр бүләк итәр идем дә.
Шиңәрләр шул…

Шушы бәйрәмегезгә ямь өстәрлек
Бирим икән Сезгә ни генә?
Иң яхшысы — җырым бүләк булсын.
Безнең йөрәк типсен җырларда.
Җил дә алмас һәм кырау да тимәс аларга.

***

укытучы коне

***

Кайгырганда юатучы,
Безнең өчен ут йотучы.
Гаделлеккә өйрәтүче,
Рәхмәт сиңа, Укытучым!

Чәчләреңә бәсләр кунган.
Гүя ап-ак кышкы урман.
Гомер буе без бурычлы,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!

Өермәдәй уй булгандыр.
Күзләреңә яшь тулгандыр.
Озатканда унынчыңны,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!

Дөнья безне алга дәшә,
Ә син безгә гел янәшә.
Тәүге хәреф танытучы,
Рәхмәт сиңа. Укытучым!

***

Кулларына сихри әлифба алып,
Һәр хәрефнең серен аңлаткан.
Елмаюы, көләч йөзе белән
Безне һаман үзенә караткан.

Без, балалар, гамьсез йоклаганда
Төннәр буе дәрес караган.
Башындагы куе матур чәче
Безнең хәсрәтләрдән агарган.

Суык классларда белем биреп
Тормыш сукмагына юллаган.
Балалары үсеп кеше булган:
Гомер үткән, саулык югалган.

Изге тәрбиянең җимешләре
Хезмәт итә халкың, илеңә.
Зур ихтирам белән искә ала
Тап төшерми изге исмеңә.

***

Безнең илдә кеше бәяләп бетерә алмаслык кыйммәтле хәзинә. Кешеләр илнең хуҗасы һәм тоткасы. Ә илебез киләчәгенең тоткасы сезнең кулларда, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сез кешеләргә белем ачкычы бирәсез, кешеләрне кеше итәсез,олы юлга илтәсез. Сезгә барысы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез.

***

Алтын яфрак ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга…
Урам буйлап атлый укытучы
Чумган килеш тирән уйларга…

Уйларыгыз изге…Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга.

Һәм сакларга кирәк сүндермичә
Аларга дип яккан учакны
Үз балаңа күпме җылы кирәк
Аларга да кирәк шул чаклы.

Йөрәгеңне бүлеп бирү кирәк
Җил-давыллар җирдә азмы соң?
Чандыр иңегезгә күтәргәнсез
Күпме балаларның язмышын!

Без беләбез сезгә җиңел түгел
Күпме язмыш сезнең кулларда
Ләкин ышан һәрчак без булырбыз
Сез күрсәткән тугры юлларда!

***

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле,

Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул — минем укытучым.

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса — көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә.

Кадерле укытучым,
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,
Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул — минем укытучым!

***

Туган якның ал таңнары сезгә
Бүләк иткән күңел аклыгын.
Юлдаш итеп саклагансыз яшьтән
Челтерәп аккан чишмә сафлыгын

Вөҗдан күзе белән карыйсыз сез
Тормыштагы һәрбер мизгелгә
Күпме изге гамәл энҗе булып
Гомер юлыгызга сибелгән.

Рух ныклыгына таянасыз
Нәкъ меңьяшәр имән төсле сез
Чор сулышын ачык тоемлаучы
Зыялы һәм затлы кеше сез.

***

Хөрмәтле Укытучыларыбыз! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Авыр, әмма җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет, шатлык, озын гомер телибез.

Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.

Минем өчен бик күптәннән таныш
Зур тырышлык куеп йөрүең.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Авыр багаж белән керүең.

Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк булсын иде саулыгың.

Сезгә юлдаш булып кала бирә
Зур ихтыяр көче, сабырлык
Рухыгызның җылы нурын сибә,
Яшь буынны җылыта алырлык.
Мәңге апа, мәңге күңелеңне
Ил җылысы торсын җылытып

***

Укытучылар көне белән котлау
Хөрмәтле укытучылар!!! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсихәтегез безгә бүгенге авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Үзегезгә дә укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын. Атачак таңнарыгыз – аяз, туасы көннәрегез – кояшлы, төннәрегез – тыныч, сәламәтлегегез нык булсын.

Хөрмәтле укытучылар! Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, укучыларыгыз белән үзара аңлашу һәм укытучы һөнәренә тугрылык телим. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын.

***

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

***

Гомеремнең тәүге язларыннан
Әткәм-әнкәм белән янәшә
Берәү яши һаман күңелемдә
Үткәннәрдән кайтып эндәшә

Хәтеремдә курка-курка гына
Сыйныфыма килеп кергәнем
Хәтеремдә шулчак беренче кат
Якты йөзен аның күргәнем.

Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым,
Хәтеремдә аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы…

Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга,
Күзәтте ул һаман гомерем юлын
Ялгышларым булса төзәтте,

Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә әле дә ул,
Бирешмә! – дип гүя эндәшә
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә.

***

Бар гомерне җитәр яктыртырга,
Сез кабызган утның яктысы.
Нурга күмсен иде гомерегезне
Безнең гомернең дә балкышы.

Минем өчен бик күптәннән таныш
Зур тырышлык куеп йөрүең.
Һәр дәрескә керсез иман белән
Авыр багаж белән керүең.

Кемнәр үлчәр синең хәзинәңдә
Тулып яткан акыл байлыгын?
Телим бүген: шуны саклар өчен
Күбрәк булсын иде саулыгың.

Сезгә юлдаш булып кала бирә
Зур ихтыяр көче, сабырлык
Рухыгызның җылы нурын сибә,
Яшь буынны җылыта алырлык.
Мәңге апа, мәңге күңелеңне
Ил җылысы торсын җылытып.

***

Укытучылар коне белэн

Рәхмәт сезгә, укытучы апам,
Кызганмадың безгә көчеңне.
Үз сабые кебек якын итеп,
Әйтә идең җылы сүзеңне.

Тормыш бит ул юл ярмыйча бармый,
Күрсәтмәдең безгә күз яшен
Һәрберебез өчен үрнәк булдың
Олы җанлы, сабыр кешенең.

Үсеп җиткәч кенә аңладык без синең
Биргән белем, куйган тырышлык.
Киңәшегез безгә маяк кебек
Гомер буе янып торырлык.

Иң кадерле кешем, мәңге шат бул,
Яшә шулай эштән тәм табып.
Күрешергә язсын куанышып,
Кайтып кергәч, сезне сагынып.

***

Халык күңелендә Сезгә дигән
Меңәрләгән чәчәк бәйләме
Әгәр аны алдыгызга куйсак
Булыр иде таулар кадәрле…

Кояшны да бүләк итәр идек
Кояш биек, ә без кечкенә
Чәчәктән дә матур, назлы бүләк
Тапмадык без бүген һич кенә.

***

Укытучым, сиңа атап
Голлэр үстердем, гөлләр китердем
Алсу, зәңгәр,кызыл гөлләрем
Минем хисләремне сөйләсен,
Укытучым сиңа сөйләсен…

Гөлләремне бик яратам
Мин аларны сиңа ошатам
Алсу зәңгэр кызыл гөлләрем
Минем хисләремне сөйләсен
Укытучым сиңа сөйләсен…

***

Укытучым минем , сунмәс назым,
Якты язым-балачакларым,
Мин гомергә, әнкәм белән бергә,
Күңелемдә Сезне саклармын.

Якты яздай матур бу бәйрәмдә,
Кабат Сезне күргән чагымда,
Күңелемне сабый бала иткән
Хисләр кабатланды тагын да.

Тормышымның тәүге сукмагында
Шат елмаеп каршы алдыгыз,
Канат куеп якты хыялларга,
Олы юлга озатып каласыз.

Күпме йөрәк, күпме сабый җаннар
Ялкын алган Сезнең күңелдән.
Бер-бер артлы якты йолдыз булып
Кабына алар илем күгендә…

Укытучым,менә каршыңдамын-
Мең- мең тапкыр сиңа бурычлы,
Олы тормыш юлларымда миңа
Һәрчак синең акыл булышчы.

Бер тутырып күзгә карау белән
Уебызны аңлый алдыгыз.
Шуңа күрә безнең күңелләрдә
Онытылмаслык булып калдыгыз.

Җылы караш назлы сүзләреңнән
Тойдым синең йөрәк җылыңны
Укытучым , иң кадерле кешем,
Бүләк итеп ал син җырымны.

Укытучы турында шигырь

Барыбызга бер генә,
Белмим, ничек өлгерә.
Үзе шундый сөйкемле,
Нәкъ әнием шикелле,

Шат йөзле укытучым,
Күңелемә иң якын
Кеше ул шуның өчен.
Ул – минем укытучым.

Шатлыгыма сөенә,
Кайгым булса – көенә…
Көн дә гыйлем өләшеп
Илтә белем иленә.

Кадерле укытучым,
Аннан галим беркем дә
Юк сыман шуның өчен.
Ул – минем укытучым!

Кырда иген иксәм дә,
Ул булыр гел уемда,
Маяк булыр юлымда
Сөекле укытучым,

Аңарга мин гомергә
Бурычлы шуның өчен.
Ул – минем укытучым.

***

Укытучыга

Сезгә булган матур теләкләр
Шытып чыкты йөрәк түрендә.
Сәламәтлек, озын гомер, бәхет
Без телибез алгы көнегездә.

Хөрмәтебезне сезгә җиткерергә
Ниндиләрен алыйк бүләкнең?
Нинди генә бүләк аңлаталыр
Зур хисләрен безнең йөрәкнең?

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен.
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм аңа иң-иң гүзәлен.

Алыгыз Сез бүген бүләк итеп,
Чәчәкләрнең шушы бәйләмен
Каршылагыз тагын бик күп еллар
Бүгенгедәй матур бәйрәмне.

***

Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Сентябрьнең бере җиткәнен.
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Көтә-көтә арып беткәнем.

Иң беренче булып килим, диеп,
Өскә матур яңа күлмәк киеп,
Хәтерлим мин, әле бүгенгедәй,
Ашыга-ашыга чыгып киткәнем.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп,
Хуш киләсең, әйдә, әйдә, диеп,
Хәтерлим мин әле бүгенгедәй,
Укытучы апам көткәнен.

Шушы көннән башлап безнең өчен
Кызганмады үзенең бөтен көчен.
Безне сөйде, безгә белем бирде,
Рәхмәт аңа изге эше өчен.

***

Беренче укытучыга

Өйрәттең хәреф танырга,
Сүзләр төзеп укырга.
Сабырлык белән өйрәттең
Санга санны кушарга.

Алып кердең безне шулай
Серле гыйлем иленә.
Без ул фәннәр дөньясында
Очратмадык ни генә?

Шаулы мәктәп елларыбыз
Үтте дә китте очып,
Ә Син хаман истә әле,
Беренче укытучым!

Рәхмәт Сиңа чын күңелдән,
Рәхмәт барысы өчен!
Мин бәхетләр телим Сиңа,
Беренче укытучым.

***

Укытучым!

Ихлас рәхмәтемне әйтер өчен
Ничек кенә табыйм сүзләрен?
Менә бүген чәчәк бәйләменең
Бирәм Сезгә иң-иң гүзәлен.

***

Еллар үтәр аккан сулар кебек,
Гомер генә кайтмас кирегә
Тик балачак чакырып әйдәп торыр
Мәңге серле мәктәп иленә.

***

Төшендердең фән серләрен,
Син белем бирдең безгә.
Шәфкатьлелек орлыкларын
Салдың күңелебезгә.

Син булдың минем сердәшем,
Киңәшчем булдың тагын.
Авыр чакта юатучым –
Әнием кебек якын!

Инде мәктәп бусагасын
Күптән чыксак та атлап,
Син безнең бала чакларны
Яшисең кебек саклап.

И сөекле укытучым,
Син һәрвакыт исемдә!
Беркайчан да тап төшермәм
Синең горур исемгә.

Укытучыларга рэхмэт сузлэре

Хөрмәтле мөгаллимнәребез! Сез – безнең иң кадерлеләребез, үрнәк алырлык кешеләребез, туры юл күрсәтүчеләребез. Сез биргән белемнәр, сезнең үгет-нәсыйхәтегез безгә авыр тормышта да дөрес юлдан тайпылмыйча, гел алга барырга ярдәм итә. Һәрчак укучыларыгызның рәхмәтләренә төренеп, аларның ярдәмен тоеп яшәргә насыйп булсын! Сәламәтлек, ак бәхетләр, яңа куанычлар телибез! Бәйрәмегез белән!

***

Бүген 5нче октябрь, Укытучылар көне! Олы йөрәкле, ихлас һәм көчле рухлы әлеге һөнәр ияләре бары тик соклану һәм алар янәшәсендә була алган өчен чиксез горурлану хисе генә уята. Укытучыларыбыз! Тормышыбызда Сезнең нинди мөһим урын алып торганыгызны без әле төгәл генә аңлап та бетермибездер. Гел янәшәңдә булган, кирәк чакта җылы сүзе, кирәк чакта урынлы шелтәсе белән ярдәм иткән кешегә бик игътибар да итеп бетермәскә мөмкинбез… Мөгаен, мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, кеше үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнен аңлый башлыдыр. Иң беренче чиратта, син Укытучыңны сиңа белем, гыйлемгә мәхәббәт танытканы өчен искә алсаң, икенчедән, синең исеңә, һичшиксез, укытучының ипле, җылы тәрбиясе төшәр. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаның-тәнең белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Бары бер сүз генә әйтәсе килә: РӘХМӘТ Сезгә! Рәхмәт, Укытучыларыбыз!

***

Кадерле укытучыларыбыз! Сезнең турында күпме матур шигырьләр язылган, моңлы җырлар җырланган. Әйтер өчен яңа сүзләр, матур теләкләр инде калмагандыр да сыман, тик гел яңа сәнгать әсәрләре, җылы теләкләр туа тора. Чөнки укытучы һөнәре гади һөнәр генә түгел, һәм укытучы – гади кеше генә түгел. Укытучы һәр кешенең тормышында иң мөһим роль уйнаучыларның берсе. Сез һәр кешенең тормышына үз сулышыгызны, үз карашыгызны кертәсез. Еллар буе йөзләгән-меңләгән балага җан җылыгызны, энергия, көчегезне эчкерсез рәвештә өләшкәннән соң да, шундый мөлаем булып кала алуыгыз, ихласлылыгызны югалтмагыз безне сокландыра. Бездәге, ягъни бала күңелендәге ата-аналар күрми калган кайбер дулкынлану-үзгәрешләрне дә сез вакытында тоеп, иң кирәкле һәм мөһим сүзләр әйтә беләсез. Югалып калган, икеләнүләргә чумган баланың тынгысыз җанын тынычландырырдай, уйларын тәртипкә салырдай киңәшләр табасыз. Бала күңеле – бәллүр савыт сыман. Ә сез шул бәллүр белән эшләүче ювелирлар сыман. Киләчәктә кешенең ниндидер кыен хәлдә калгач, үз-үзен кулга алып, дөрес карар кабул итә алуы да, кайчандыр укытучысының: «Син булдырасың. Синең барысы да килеп чыгачак. Мин сиңа ышанам» – дигән сүзләренең тылсымлы кайтавазыдыр. Чөнки Сез – гади генә кешеләр түгел, сез чын тылсымчылар!

***

Карашында якты кояш нуры,
Сүзләреннән җанга җылы тама.
Еллар үтәр… Әмма укытучы сүзе
Маяк булып күңелләрдә кала.
Бала күңлен төгәл аңлап, тоеп,
Иң кирәкле сүзне Сез әйтәсез.
Язмыш сукмагында борчуларны
Горур үткәрергә өйрәтәсез.
Укытучы – белем генә түгел,
Гыйлем генә түгел, күпкә зуррак!
Маяк булып балкыр сезнең караш,
Атлаганда тормыш юлы буйлап!

***

УКЫТУЧЫМ!

Сентябрьнең бере!
Тәүге тапкыр,
Китап-дәфтәрләрне тутырып,
Мәктәп бусагасын атлап кердем —
Белем дөньясына омтылып.

Каршы алдың, газиз әнкәм кебек,
Укытучы апам, елмаеп!
Сизеп алдың бугай, минем каушап,
Куркып калганымны, моңаеп…

Шул көннән соң иң гүзәл кешегә
Әйләндегез барыбыз өчен дә.
Хәрефләр танырга өйрәттегез,
Таныттыгыз җиһан серен дә!

Дулкынланып хәзер искә алам,
Сез — нинди бөек һөнәр иясе!
«Укытучым!»— диеп, горурланып,
Килә Сезгә башым иясем!

Сез яшәргә өйрәттегез безне,
Һичберкайчан югалып калмаска.
Нигә әле «УКЫТУЧЫМ!» — диеп,
Баш хәрефләр белән язмаска!

Сентябрьнең бере!
Тәүге кыңгырау чыңлый,
Дәшеп мине тәүге дәрескә.
Истән чыкмый УКЫТУЧЫ АПАМ!
Сагындыра , хәтта,тәнәфес тә!
(Факия Шәрәф)

***

Әти-әни дәшә, танымасак:
“Улым укыды сездә, тәгаен.
Сагынам ди һаман, мәктәпне, ди
Шук булгандыр әле, мөгаен!”

Елмаешып бергә утырабыз,
Без бит әле исән, күрегез.
Көз җитте дип бер дә моңаймагыз,
Чәчәкләрдән бәйләм үрегез.

Гаиләгә борчулар килмәсен,
Авырмыйча яшик үзебез.
Гомернең дә матур көзе була,
Озын булсын гомер көзегез.
(Халидә Фәйзрахманова)

***

Укытучы хезмәте

Укытучым! Безнең тормышта сез –
Маякларның иң-иң яктысы.
Бит сез биргән белем, киңәш белән
Бу тормышта җиңел атлыйсың.

Белем генә түгел, тәрбия дә
Алганбыз без сездән дәрестә.
Укыганда алган белемнәрне
Кулланабыз хәзер һәр эштә.

Укытучым! Сезнең авыр хезмәт
Көн дә лаек рәхмәт-хөрмәткә!
Беркайчан да сезне онытмыйбыз
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә!
(Раил Гатауллин)

***

Укытучы!

Укытучы – нинди горур исем!
Бөек исем йөрәк түрендә.
Икенче ана булдыгыз бит сез
Мәктәп дигән белем илендә.

Өйрәттегез кушарга, алырга,
Бүләргә һәм дә тапкырларга.
Өйрәттегез гади хәрефләрдән
Матур яңа сүзләр язарга.

Өйрәттегез нәни сабыйларны
Өлкәннәрне хөрмәт итәргә.
Сез бирдегез безгә кодрәт, көчләр
Өйрәттегез безне яшәргә.
(Гөлбаниз Сәгыйдуллина)

***

Укытучылар коне белэн

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,
Иң беренче белем бәйрәме.
Бер кулымда әни кулы иде,
Ә берсендә чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок шылтырады безгә,
Ачты олы белем юлларын.
Мәктәп доньясына рәхим ит дип,
Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,
Үзе җитди, үзе ягымлы.
Белем доньясына юллар салды,
Яраттырды туган ягымны.

Укытучым, тәүге укытучым.
Өйрәтте ул тәүге хәрефне.
Хич онытмам, ак дәфтәргә сузып,
Әни, — диеп язган дәресне.

Хәрефләрдән яңа сүзләр туды,
Ә сүзләрдән – яна җөмләләр.
Бәлки әле гади бер укучын,
Шигъри биекләргә урмәләр.

Рәхмәтлемен, тәүге укытучым!
Урнәк булдын безгә гомергә.
Биргән белемнәрен, киңәшләрен,
Мин саклармын мәнге, гомергә.

***

Мактауларга лаек укытучы!
Ул бит безгә белем бирүче.
Белем чишмәсенең күзе бит ул
Зиһеннәргә аңнар төрүче.

Укытучы! Күпме нәни күзләр
Карашларын аңа төбәгән.
Күзләр аша күңел түрләренә
Акыл сүзен җыеп төпләгән.

Тәүге хәреф, сүзне, җөмләләрне
Укытучы безгә өйрәтте.
Тукай теле аша туган матур,
Саф татарча шигырь сөйләтте.

Укытучым, аның дәресләре,
Туган мәктәп мәңге хәтердә,
Тәүге дәресемне күрер өчен
Кайтыр идем очып хәзер дә.

Укытучылар көне белән котлаулар / Поздравления с Днем Учителя на татарском языке

ИХЛАСТАН