Ашлар, мәҗлесләр өче, җидесе кырыгын үткәрү

ДИН ТУРЫНДАГЫ ЯЗМАЛАР

Рәхимле һәм Рәхмәтле Аллаһ исеме белән. Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәм аның гаиләсенә, сәхабәләренә сәламнәребез барып ирешсә иде.

Кеше мәңгелек дөньяга күчкәннән соң “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрергәме? Соңгы елларда Татарстан мөселманнары арасында шул хакта бәхәсләр куера башлады. Өммәтебез бер фикергә килә алмаганга, бу мәсьәлә көннән-көн актуальләшүен дәвам иттерә.

 

Коръәни-Кәримдә һәм пәйгамбәребез (с.г.в.) сөннәтендә бу мәҗлесләрне үткәрү ярамаганлыгы турында катгый дәлилләр юк. Бер генә хәдистән дә, Аллаһ Китабыннан да: “Я, мөэминнәр, сакланыгыз!” яисә “Бу гамәлдән ерак торыгыз!” дигән юллар таба алмабыз. Шуңа күрә бу гамәлне хәрамга чыгарырга хакыбыз юк. Ә белә торып шундый хөкем чыгарган кеше диннән ерак торучы яисә кяфер булып саналырга мөмкин.

       Традициябезне кабул итмәүчеләр гап-гади дәлилләргә таяна. Алар пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Һәрбер яңалык (бидгать) җәһәннәмдә”, – дигән хәдисен китерә. Ләкин алар рәсүлебезнең (с.г.в.) тагын бер хәдисен истән чыгара. Хәдистә сөннәтнең ике төре хакында әйтелә: «Кем дә кем ислам динендә яхшы…» һәм «…начар сөннәт калдырды…»

Белүебезчә, “сөннәт” дигән сүз гарәпчәдән “юл”, “традиция” дигән мәгънәгә ия. Димәк, традицияләр уңай һәм тискәре була ала.

Югарыда китерелгән дәлилләрне күздән кичергәннән соң, объектив анализ ясауга күчик.

Туганнар белән күрешү

Гадәттә, бу мәҗлесләрдә мәетнең якыннары җыела. Алар арасында бик ерактан кайтканнары да була. Димәк, бу гамәл озак вакытлар бер-берләрен күрмәгән кешеләрнең аралашуына, туганлык җепләрен ныгытуга китерә. Шәригатебездә туганлык җепләрен саклау нинди урын били соң? Бу сорауга хәтта иң аз гыйлемле мөселман кешесе дә җавап бирә алыр. Бу – фарыз гамәл. Туганлык җепләрен өзүчеләргә Аллаһы Тәгалә “Рәгыд (Күк күкрәү)” сүрәсенең 25 нче аятендә болайрак мөрәҗәгать итә: “Аллаһка итәгать итәргә гәһед (ант) биргәннән соң гәһедләрен бозучылар, Аллаһы Тәгалә өзмәскә кушканнарны өзеп, җир өстендә төрле бозыклыклар кылучыларга Аллаһның ләгънәте булачак һәм аларга бик яман йорт – җәһәннәм әзерләнгән” (Бу урында һәм алга таба Ногмани тәфсире файдаланылачак.)

Сәлам бирү

Кешеләр бер-берләре белән очрашкач, билгеле, сәлам бирергә тиеш. Динебездә исәнләшү тәртибенә караган хөкем шундый: беренче булып сәламләгән кеше сөннәт гамәлен үтәсә, җавап кайтарганы өстендәге фарызны үтәгән була. Бу мәсьәләдә Коръәни-Кәрим: “И мөэминнәр! Әгәр сезгә берәүдән бүләк бирелсә, бүләк бирүчегә үзегез алган бүләк хәтле яки артыграк итеп бирегез! Шиксез, Аллаһ һәрнәрсәне хисап кылучы. (Бүләкнең һәр мөэмин өчен мөмкин һәм лязем булганы сәлам бирү һәм кайтарудыр)” (“Ниса (Хатыннар)” сүрәсе, 86 нчы аять).

Кайгы уртаклашу

Әлбәттә, мәҗлескә җыелучылар бу көннәрдә кайгы-хәсрәттә калган гаиләнең борчуын уртаклаша. Шәригать буенча, бу гамәл сөннәт санала. Моңа, мисал итеп, күпсанлы хәдисләр китереп була. Ән-Нәсаи җыентыгында бирелгән хәдистә бер ир-ат хакында сүз бара. Ул кечкенә улы белән пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дәресләренә йөргән була. Бер көнне аның улы вафат була һәм ул рәсүлебезнең (с.г.в.) дәресенә килә алмыйча кала. Аллаһ илчесе үзенең сәхабәләреннән аның турында белешә. Баласы үлгәнен ишеткәч, пәйгамбәребез (с.г.в.) ата кешенең кайгысын уртаклашу нияте белән аның янына китә.

Вәгазь сөйләү

Мәҗлес барышында имам, үтемле вәгазь сөйләп, нәсихәтләр бирү белән мәшгуль булырга тиеш. Коръәни-Кәримнең “Нәхел (Умарта кортлары)” сүрәсенең 125 нче аятендә: “И Мөхәммәд галәйһиссәлам һәм аның өммәте! Раббыңның юлы булган ислам диненә Коръән дәлилләре, тәэсирле яхшы вәгазьләр белән кешеләрне чакыр(-ыгыз), кешеләргә хаклыкны төшендерү өчен иң күркәм юл белән көрәш(-егез)! Әлбәттә, синең Раббың Аның юлыннан адашкан кешеләрне һәм Коръән юлында булган хак мөэминнәрне белә”, – дигән сүзләр бар. Шуңа күрә дә җәмәгатьнең белем дәрәҗәсенә карап, имамның вәгазь сөйләп Аллаһ юлына чакыруы фарыз гамәл санала.

Коръән уку

Бу – сөннәт гамәл. Имам Мөслим җыентыгында: “Коръән укыгыз! Ул Кыямәт көнендә үзен укучыларга шәфәгатьче булыр”, – дип язылган.

Дога кылу

Коръәни-Кәримдә: “Раббыгыз әйтте: “Миңа гыйбадәт итегез һәм дога кылыгыз, Мин кабул итеп әҗерен бирермен”. Әмма Миңа гыйбадәт кылудан тәкәбберләнеп баш тарткан кешеләр, кечкенә булып хур булган хәлдә, җәһәннәм утына тиз эләгерләр”, – диелгән (“Мөэмин” сүрәсе, 60 нчы аять). Дога, әгәр дә кеше яхшыны теләсә, кешенең теләге белән бәйле булырга, рөхсәт ителгәнне сораса – ихтыяри, ә инде бурыч итеп йөкләнгән әйберләрне сорса, мәҗбүри булырга мөмкин.

Сәдака өләшү

Нигездә, ул – сөннәт дәрәҗәсендә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): “Хөрмә төшенең бер генә бөртеге белән булса да, үзегезне җәһәннәм утыннан саклагыз”, – дип әйткән. Без бу хәдистән кечкенә күләмдәге хәер хакында сүз барганлыгын аңлыйбыз.

Килгән кешеләрне, кунакларны тукландыру

Бу да сөннәт гамәлләрдән санала. Бер хәдис безгә түбәндәгеләрне ирештерә: “И кешеләр! Сәлам таратыгыз, бер-берегезне тукландырыгыз, туганлык җепләрен саклагыз, кешеләр йоклаганда төнге намазлар үтәгез һәм сез җәннәт әһеле булырсыз”.

Югарыда әйтелгәннәрдән чыгып, барлык хөкемнәр буенча да нәтиҗә ясасак, аларның сөннәт дәрәҗәсеннән башлап хәтта фарыз хөкеменә якын булуына төшенербез. Шулай да, төп нәтиҗә чыгарырга ашыкмаска һәм бу мәҗлесләрнең вазифалары хакында фикерләп карарга тәкъдим итәм.

Миңа калса, мәҗлесләрнең ничек узуына карап, “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы”н үткәрүне массакүләм мәгълүмат чаралары эшчәнлеге яисә кайбер иҗтимагый җыеннар белән дә чагыштырып фикер йөртергә мөмкин булыр иде. Билгеле булганча, Мәккә шәһәрендә яшәгәндә пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) ислам динен халыкка җиткерү өчен хаҗ вакытын оста файдаланган. Бу вакытта төрле кабиләләр Мәккәгә килә торган булган. Икенче төрле итеп әйткәндә, Аллаһ илчесе халыкның күпләп җыелган вакытын сайларга омтылган.

Хәзерге вакытта динебезне тарату мөмкинлекләре бик күп. Мисал өчен, газета-журнал мәкаләләре, радио-телевидение тапшырулары, интернетта эш алып бару, кесә телефоны һ.б. аша. Без исә үз чиратыбызда, искә алып үткән мәҗлесләрнең дә дәгъват буларак аз роль уйнамавын искәртик. Әби-бабаларыбыз, әти-әниләребез татар мохитендә динебезнең сакланып калуында мондый мәҗлесләрнең зур урын тотканын яхшы белә. Бүгенге көндә дә әлеге вазифаны мондый төрдәге мәҗлесләр үтәп килә.

Кыскасы, “өчесе”, “җидесе”, “кырыгы” мәҗлесләре бик файдалы чара булып хезмәт итә. Шунысын да истә тотарга кирәк: безнең бу мәҗлесләрне ни дәрәҗәдә дөрес оештыруыбыз да зур роль уйный. Ифтар кылу өчен пычак белән ипи кисеп булган кебек, бу корал белән кеше гомерен дә өзеп була. Шулай ук, әлеге мәҗлесләр белән без кешеләргә ислам динен төшендерә алган кебек, аларны диннән читләштерергә дә мөмкинбез. Барысы да ниятебезгә кайтып кала. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Барлык гамәлләр дә нияткә карап бәяләнә”, – дигән хәдисен искә төшерик. Әгәр дә ашка килгән имамны мәҗлестә ризык һәм сәдака гына кызыксындырса, аның бу гамәле гади мөселманнар өчен ямьсез күренеш булып тоелып, аларны диннән читләштерергә мөмкин. Әлбәттә, мулланың бу рәвешле гамәл кылуы дөрес түгел, бу – динебездә тыелган. Монысын бидгать дип атарга да мөмкин.

Ләкин хәзрәт үз вазифаларын ихластан үтәп, ашка динебезне тарату нияте белән генә килеп, кирәкле аять-хәдисләрне, гыйбрәтле вакыйгаларны сөйләп, үтемле вәгазь укып, күркәм дога кыла алса, аның бу гамәлләре аша кешеләр иманга килер, һәм мондый мәҗлесләрнең кыйммәте фарыз дәрәҗәсенә ирешә алыр, Инша Аллаһ.

Тормышыбыз чынбарлыгыннан чыгып, югарыда китерелгән тәкъдимнәрне гамәлгә кертә алсак, динебез милләтебездә тагын да зуррак үсешкә ирешер, дигән өметтә калам.                                                                     Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ

Татар халкында йолалар 7, 40 ашлар уздыру

Традицияләребезне танырга теләмәүчеләргә аптырыйм. Әнә соңгы вакытта өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрү гадәте 1789 елда чиркәү әһелләреннән кергән дип сөйли башладылар.

Чиркәү әһелләреннән кер­гән тәртип түгел бу. Әби-ба­баларыбыз христианнарга ох­шамас өчен бөтенесен эшлә­гән. Әгәр аны христианнар тагарга теләсә, аны берничек тә кабул итмәсләр иде. Әйтик, озын сакал йөртү – сөннәт. Әмма, кайсы кавемгә охшарга теләсәң, шул кавем белән кубарылырсың, дигән хәдис бар. Бабаларыбыз урыска, попларга охшамас өчен күркәм генә сакал йөрткән. Казакъ, кыргыз, төрекмәнне дә сакалыннан танып була, һәркайсы үзенчә йөртә. Югыйсә, башларына кепка кияләр дә, озын сакал үстерәләр: мөселманмы, христианмы – аңламассың?!

Әбиләребез дә монашкаларга охшамас өчен озын кара күлмәк кимәгән. Киресенчә, аксыл, якты төсләргә өстенлек биргән. Яулыкны да татарча булсын, аерылып торсын дип җәеп бәйләгәннәр. Алар үзен­чә­лекне шулай саклаган. Төймәне дә тәре ясап, аркылы-торкылы түгел, тишектән тишеккә такканнар. Тастымалны, уртада тәре була дип, дүрткә бөкләми­чә таслап бөклиләр иде. Төеннең дә очлары бау буйлап китә, урысларныкы исә аркылы, тырпаеп тора. Хәтта урыска охшыйбыз дип әби-бабала­рыбыз тозлы кыяр, кәбестә ашамаган, гөмбә җыймаган. Шул ук вакытта урысларга охшап өче­сен, җидесен, кырыгын үткә­рәләр дип әйтү дөрес түгел. Әнә язучыбыз Нурихан Фәттах, төрки халыклар борынгы заманнарда, кеше үлгәч, кабер янына барып корбан чалганнар, дип яза. Ислам кабул иткәнче булган бу. Христианнарда поминкалар – борынгы йоладан күчкән бәй­рәм генә. Аларның динендә дә юк ул. Хәзер дә кайбер халыкларда кеше үлгәч, кабер янында корбан чалына. Кабер янында корбан чалу, ашап утыру килешми. Әмма сәдака бирү мөм­кин. Мөмкинлегең бар икән, мох­таҗларга, мес­кеннәргә бер сарыгыңны сәдака итеп бир. Менә шуннан гүр сәдакасы килеп чыккан. Ул мәҗбүри түгел. Сәдака бирүдә гөнаһ юк. Әмма шуның белән кабер янында корбан чалуны туктатканнар.

Өчесе, җидесе, кырыгы дип борынгы заманда кабер янында корбан чалып, аш үткәрә торган булганнар. Моны хәзрәтләребез өйдә вәгазь сөйли торган Коръән мәҗлесенә әйләндер­гән. Без христианнар арасында яшибез. Әгәр без – имамнар ислам динендә өчесе, җидесе, кырыгы, елын уздыру юк дип, чакырган җиргә бармыйча, вәгазь сөйләүдән туктыйбыз икән, халык моңа карап тукталмаячак. Ә менә башкаларга иярүләре бар. Шулай бервакыт аракы эчеп утырганнарын күрдем. Нишлисез, дип сорагач, Нурулланың җидесен билгеләп үтәбез, ди­деләр. Бүген халкыбызның 90 проценты диннән ерак әле. Без тыйсак, ул көннәрнең эчү мәҗ­лесенә әйләнүе бар. Әнә Зыя Камали: “Безнең халык бәйрәм итәргә ярата. Әгәр без бәйрәм­нән йөз чөерсәк, ул аны үзенчә, мәҗүсиләрчә үткәрәчәк”, – дип язган. Шуңа күрә имам Әбү Хәнифә мәзһәбендә, горефне бетерә алмасагыз, көрәшмәгез, ә дингә яраклаштырыгыз, дигән нәсыйхәт бар. Коръәндә, “Мүҗә­дәлә” сүрәсендә моның дәлиле дә китерелә. Пәйгамбәребез янына бер хатын килеп, ирем мине гореф буенча аерды, дип дәгъва белдерә. Талагың дөрес түгел, дип әйт әле, дип сорый. Миңа бу гореф хәрәм дигән аятьнең иңгәне юк, шуңа күрә иреңнең талагы дөрес, дип җавап бирә пәйгамбәребез. Шуңа да инде Әбү Хәнифә мәзһәбендә гореф диннең бер өлеше булып тора.

Әнә Шиһабетдин Мәрҗани дә: “Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар – милли тел, милли кием һәм милли гореф”, – дигән. Милли үзенчәлек­не саклап, без милләтебезне сак­лыйбыз.

Кайбер кешеләр, имам Әбү Хәнифә өчесен, җидесен үткә­рүне кабахәт бидгать дип әйт­кән, диләр. Имам ул сүзне әйтә алмаган. Чөнки аның заманында мондый эшләр булмаган. Билгеле, берәр имам, өчесен, җидесен үткәрегез, шул кеше­ләрне чакырыгыз дип куша икән, бу инде – гөнаһ. Мәҗбүри эш түгел бу. Кешенең үткәрәсе килә икән, үткәрсен. “Каядыр чакыралар икән, анда барып кешене вәгазьләү – ганимәт, Аллаһы Тәгаләнең бүләге”, – дип әйткән пәй­гамбәребез.

Әнә Танзания мөселманна­рында шундый гадәт бар. Ни­чәдер елдан соң кабердән мә­етне казып алып, сөякләрен юалар да кире салалар. Бу – алардагы гадәт. Ярый, өчесен, җи­десен билгеләп үтүне тыйдык, ди, аңа карап урамда йөри торган кешеләр мәчеткә йөрми бит. Менә фаҗигаләр була, ке­шеләр үлә. Кабер янына килеп, чәчәк, шәм куялар. Әгәр без балаларыбызны дога кылудан, мәҗлесләр үткәрүдән туктатсак, алар телевизордан күреп, зиратка барып, каберләргә чә­чәк, алма, печенье куя башлаячак. Алма, венок куюлары яхшымы, Коръән укып дога кылдырулары яхшымы? Нинди мо­хиттә яшәвебезне истә тотарга кирәк.

Билгеле, әҗәткә кереп мәҗ­лесләр үткәрмәскә кирәк. Кемдер бурычка кереп, гаиләсенә авырлык китереп үткәрә икән, әлбәттә, бу – хәрәм.

АШ УЗДЫРУ ҺӘМ СӘДАКА ТАРАТУ ТӘРТИБЕ

– Соңгы вакытларда тормышларыбыз бик әйбәт, нәрсә ашыйк дисәк, шул бар. Әмма шул муллыкның икенче бер җайсыз яклары да килеп чыга.  Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә: ашагыз-эчегез, чаманы югалтмагыз, исраф кылмагыз, ди. Нинди генә дини мәҗлес булмасын, халык ризыкны кирәгеннән  артык әзерли. Мәҗлеснең максаты бит ашау-эчү генә түгел, туганнар-якыннар җыелышып вәгазьләр тыңлап, догалар кылып утыру. Бервакыт бер абзыйдан, сез хәлле кеше бит, нишләп корбан чалмыйсыз дип сорадым. Әбиегез бәлеш ясаудан курка, дип җавап кайтарды. Без ашларны ни өчен үткәргәнебезне, анда ни өчен җыелганны да онытып куябыз хәтта. Гадәттә, корбан ашында якыннарны шул корбан итеннән авыз итәргә чакырабыз. Анда, әлбәттә, имам килеп вәгазь сөйләсә, Коръән укыса, нур өстенә нур була. Корбан итеннән аш әзерләү дә җитә бит югыйсә бу очракта. Ә безнең халык ул Корбан ашына әллә ничә төрле ит, балык, салат әзерли. Корбан ите чыкканчы инде кешенең тамагы туйган була. Корбан итеннән авыз да ителми кала, ул кирәксезгә әйләнеп куйган кебек була. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең шундый сүзләре бар: кардәшләр, үзара аралашып яшәгез, йөзегез нурлы, ризыгыгыз киң, калебегез чиста булыр, арагызда мәхәббәт артыр. Без кунакка йөрешергә, аралашырга тиешбез. Тик арабызда шундый кешеләр дә бар: алар, ризык әзерләү мәшәкатеннән куркып, Коръән ашы үткәрүдән тыелып тора. Монысы да дөрес түгел. Мәҗлесне ризыкны зурдан купмыйча гына, җитәрлек итеп кенә әзерләп тә  уздырырга була, югыйсә. 1993 елда хаҗда булдым. Шунда бер гарәптә яшәдек. Кич белән ястүдән соң алар кунакка җыелалар, өстәлгә термос белән кайнаган су, бер кап кәнфит, бер кап печенье чыгарып куялар, шунда ук чәй белән каһвә тора. Кайсы нәрсә кирәк, шуның белән чәй эчеп, күңелле генә сөйләшеп утыралар. Ә без берәү килсә, ул кеше Ленинград блокадасыннан килгән сымак, башта өстәлгә ризык ташып арыйбыз. Аннары кунакны көчли-көчли ашатабыз, ул ашаганда телевизорны кабызып куябыз. Ашап бетергәч, кайчан китәр икән, табак-савыт юасы бар дип, ах-ух килеп утырабыз. Кунак киткәч, болар нәрсәгә килгәннәр иде, ни хәлләр икән алар дия башлыйбыз. Килгән кешене ашатып утырырга түгел, аның белән аралашырга тиешбез. Ризык аның үз өендә дә бар.

– Җәлил хәзрәт, хәзер шундый әйбер модага кереп китте, тәлинкәгә өч-дүрт төрле пирог куеп, һәркемнең алдына куялар да ашап бетермәгәнен кунак үзе белән алып китә…
– Мин үзем моңа каршы. Ризыкны үзең белән дә алып китеп, син хуҗаларга авырлык китерәсең. Ашка килдең, ашадың һәм киттең – бетте. Әйткәнемчә, мәҗлескә шартлаганчы ашар өчен килмибез. Шундый хәдис тә бар: туйганчы ашау – әдәпсезлек, туйганнан артыгын ашау – хәрам. Туйганчы ашап, тагын күтәреп тә алып китсәң – оятын кая куярсың? Табынның ямен дә җибәрү дип карыйм мин аңа. Мәҗлес беткәч, пакетлар чыгарылып, табындагы ризыкны бүлешеп тутыралар да әле. Мин шәхсән моны үзебезнең Балтачта тыйдым. Бер табында да моны рөхсәт итмим. Миңа калса, бөтен авылларда да имамнар-абыстайлар шундый тәрбия эше алып барса, халык та мәҗлесләргә тыйнак карый башлар.

– Мәҗлесләргә ирләрнеме, хатыннарнымы чакыралар, аның кайсы дөресрәк дип тә сораучылар бар.
– Хакыйкатьтә, мөселман халыкларының берсендә дә абыстай дигән кеше юк. Хатын-кызлар табыны да юк. Фәкать ирләр җыела, имам чакырыла. Ирләр киткәч, хатын-кызлар утырып чәй эчеп ала. Элек аны Китап тыңлау дип әйтәләр иде. Безнең татар халкы бик каһәрләнгән бит инде. Сугышлар да күп булган, ирләр аз калган, шуңадырмы, абыстайлар барлыкка килгән. Абыстайлар бары татарда гына бар. Йорт хуҗасы кемне чакырасын үзе хәл итә инде, әмма имам чакырып, ирләрне җыеп Коръән укыту күркәмрәк санала. Шунысы да бар, арабызда чын тәкъва ирләр бик аз.

– Җәлил хәзрәт, Коръән ашы турында сөйләшкәндә, сәдака турында да искә алмыйча булмый…
– Нәфел сәдакасын бирү яхшы нәрсә. Сәдака күккә менәр, бәла-каза күктән төшәр. Күктән төшкән бәла-казага сәдака киртә булыр, диләр. Әмма ашларда кулдан-кулга акча өләшү ул сәдака бирүгә керми. Берәү ун сумлык белән килә дә егерме сум белән кайтып китә. Димәк, ул бернәрсә дә чыгармады, сәдака үзенә артып кына кайткан кебек була. Без үз авылыбызда шундый бер матур тәртип булдырдык: йорт хуҗасы сәдака тарата, дога кылабыз да тәлинкә җибәрәбез. Бөтен кеше сәдакаларын шул тәлинкәгә сала. Үз авылыңдагы халыкның ничек яшәп ятканын һәр кеше белә, үзара сөйләшеп алабыз, кемгәдер бәла-каза килгән, кемдер җитди генә авырып киткән, кемдер тол калган – йорт хуҗасына тәлинкәгә җыелган акчаны шундый бер кешегә бирергә кушабыз яки инде, андый кеше булмаса, мәчеткә китерегез дибез. Йорт хуҗасы үлеп, яшь балалар калган икән, җыелган акчаны балаларның иң кечкенәсенә биреп калдырабыз. Акчаны санамыйбыз да, алып та китмибез. Бу эшне һәркем аңлап, үз ихтыяры белән эшли.

Җәлил хәзрәт Фазлыев,

ТР Диния   нәзарәтенең баш казые.

ИХЛАСТАН