Мөселман айлары
Мөселман айлары
Мөселманча ел хисабы
Һиҗри диеп атала.
Ә аның иң беренчесе –
Мөхәррәм ае була.
Елны дәвам итә Сәфәр,
Аннан – Рабигуль әүвәл.
Рабигуль сәни артыннан
Килә Җөмәдел әүвәл.
Җөмәдел ахир ияртә
Рәҗәп белән Шәгъбанны.
Рамазан ае – изге ай,
Һәрберсе белә аны.
Шәүвәл, Зөлкәгъдә, Зөлхиҗҗә –
Елның соңгы айлары.
Барысын исәпләп кара,
Уникедер саннары.
Зөлхиҗҗәдә – Гәрәфә көн,
Мөхәррәмдә – Гашура.
Руза тотып, гөнаһлардан
Пакьлану булып тора.
Сәфәр ае да гадәти –
Рөхсәт ителгән һәр эш.
Аллаһ айлары барысы да,
Белмәсәң сора, белеш.
Җөмәдел сүзе аңлата
Суның катуын – бозны.
Әүвәл һәм ахир сүзләре –
Кыш башы һәм азагы.
Рабигуль әүвәл – яз башы,
Сәни була азагы.
Рамазан сүзе аңлата
Кызу белән кайнарны.
Барча мөселман дөньясы
Иске елны озатты.
Һиҗрәттән саналган еллар
Мең дүрт йөз утыз алты.