Туйда әти-әниләрдән котлау сүзләре / Поздравления родителей на свадьбе на татарском

ТУЙ, НИКАХ / СВАДЬБА, НИКЯХ

Синең өчен, балам, синең өчен
Ак таңнарның телим атканын,
Сандугачлы таңын, кояшлысын,
Чишмәләрнең чылтырап акканын.

Синең өчен, балам, синең өчен
Тынычлыгын телим җиремнең,
Кагылмасын, берүк, кагылмасын
Шаукымнары кырыс җиленең.

Синең өчен, балам, синең өчен
Хәтфә таулар, яшен үзәннәр,
Былбыл кош моңнары синең өчен
Яшел келәм — яп-яшь үләннәр.

Синең өчен, балам, синең өчен
Яктыртырмын барыр юлыңны,
Йөрәгеңә салам якты нурлар,
Суз әле, суз, балам, кулыңны.

* * *

Килен тошкэндэ эйтелэ торган сузлэр

Нинди сүзләр табыйм,
Нинди көйгә салыйм,
Күгәрченем бердәнбергенәм.
Бу дөньяда бүген мин үземне
Иң бәхетле кеше дип беләм.

Безнең өйгә бүген килен төшә,
Яңа тормыш бездә башлана.
Берүк матур булсын, берүк ныклы булсын!
И, Ходаем үзең ташлама.

(..килен исеме) кызым, күңелең борчылмасын,
Безнең белән диеп каенана.
Мин каенана түгел,
Мин сердәшең,
Мин- киңәшчең, дустың һәм ана.

Салкын җилләр сезгә кагылмасын,
Усал сүзләр сезгә тимәсен.
Беркайчан да безнең өебезгә
Әче хәсрәт кайгы килмәсен.

Тормышны сез үзегез матурлагыз,
Яшәешнең тәмен табыгыз.
Иңне иңгә куеп сөенә-сөенә
Ал таңнарга бергә барыгыз.
(Р. Арсланова)
* * *
Юлыгызга җәймә җәяр идем,
Балаларым, үреп догадан.
Шатлык көткән чакта көенечләр
Күрәбез шул кайчак дөньядан.

Авыр тормыш йөген тарткан чакта
Имин булсын йөргән юлыгыз.
Без әниләр шундый инде – һәрчак
Сезнең белән безнең уебыз.
Күз яшемә манчыган чак була,
Ишетсен дип ходай догамны.
Сезгә авыр чакта мин кайгырам,
Сезнең шатлык бизи дөньямны.
Барысын да кабул итәм, әмма
Кайгы күрсәтмәсен баладан.
Кылган догаларым калкан булып
Саклый күрсен сезне бәладән.
* * *
Котлы булсын туегыз,
Гел бер булсын уегыз.
Туганнар һәм күршеләргә
Үрнәк гаилә булыгыз.
Ике елга бергә кушылып акса
Мул һәм тирән була сулары.
Сикәлтәсез, матур һәм мул булсын
Сез барасы тормыш юллары.
Һәрвакытта тулып торсын
Сезнең тормыш касәгез.
Тигезлектә һәм байлыкта,
Гел янәшә яшәгез.
Парлы бәхет телим сезгә,
Пар булсын канатыгыз.
Айга түгел, елга түгел,
Гомергә яратыгыз.
Изгелек җирдә ятмый ул,
Изге булсын күңелегез.
Бала-чагалар үстереп,
Бәхеткә күмелегез.
Сыңар канат белән сине
Үстердем балакаем.
Гомер буена сузылсын,
Бүгеннән ширбәт аең.
Ләлә кызым, назлы гөлем
Үстердем сине сөеп.
Шатлык тулы хәбәр генә,
Яшәрмен синнән көтеп.
“Әни” диеп хәл белергә
Килеп –китеп йөрегез.
Беркайчан да каралмасын,
Сезнең нурлы йөзегез.
Әти-әни догасыннан,
Мәхрүм кала күрмәгез.
Әз-мәз күчтәнәч юнәтеп,
Хәл белеп киткәләрсез.
Ике якны тигез күреп,
Хөрмәт итеп яшәгез.
Әти-әни,әби-бабай
Сез дип яши , белегез.
Казан-Зеленодол арасы,
Куе үскән наратлык.
Кунакларга йөрешерлек
Булсын безнең туганлык.
Нык булсын, бәхетле булсын,
Яңа гаилә нигезе.
Бирсен сезгә бәбиләрне
Берне түгел, игезне.
Мохтаҗлык булмасын өйдә
Кызгы да , малайга да
Өлеш чыксын оныклардан
Әбигә, бабайга да.
Тормыш юлы тик бер була
Каршы килгән чак булыр.
Шул вакытта бер-берегезгә
Юл бирү кирәк булыр.
Томыш дигән диңгезләрдә
Бата-калка йөзәрсез
Көймәгез көенә ышанып
Хаталана күрмәгез.
Дөньяда усаллар бар дип
Аларга тиңләшмәгез
Дошманнар сездән көнләшсен
Дуслардан көнләшмәгез.
Һәр сүзне авырга алып
Ут йотып кайгырмагыз
Бервакыт та бер-берегезнең
Хәтерен калдырмагыз.
Күзегезне яшь чылтса
Дип, сер бирмәгез,
Кешеләрдән дә көлмәгез
Үзегездән көлдермәгез
Бәхеткә, шатлыкка төренеп
Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп
Кадергә,хөрмәткә күмелеп
Яшәгез мәңгелек гөл булып.
Тухфатуллина Фардия Римхатовна

ИХЛАСТАН