Язын туганнарга котлау

ТУГАН КӨН БЕЛӘН / С ДНЕМ РОЖДЕНИЯ

Елның иң матур чагында
Якты майда тугансың
Әткәң-әнкәң бәхетенә,
Чәчкә булып кунгансың

Бу шатлыктан фәрештәләр
Берсен-берсе кочканнар
Аланнарга болыннарга
Күбәләкләр очканнар

Язлар килсә җәйләр булган,
Көзләр килсә кыш булган.
Синең дөньяга килүең
Бик кирәкле эш булган.

Килми калсаң табигатьнең
Зур булачак хатасы
Хатыныңа кем ир булыр
Балаңның кем атасы
(Иреңә кем хатын булыр
Балаңның кем анасы)

Олуг бәйрәмең хөрмәтләп
Әйтик сүз уңаеннан
Рәхмәт сине алып килгән
Туган елың маена!
(Ибраһим Биектаулы)




Күктән кояш аллы-гөлле
Нурларын сибеп көлә.
Сезнең туган көн икәнен,
Әйтерсең, ул да белә!

Зәп -зәңгәр бүген күкләр дә,
Гүя махсус киенгән.
Сезнең туган көн бүген дип,
Бар табигать сөенгән.

Ямьгә төреп табигатьне,
Җиргә бүген яз килгән.
Сезнең туган көн буласын
Яз да, әйтерсең, белгән!

Үзегез дә гүя безгә
Ни кирәген белгәнсез —
Туып кына калмагансыз,
Язны алып килгәнсез.

Яз — табигать терелгән чак,
Тереклек уянган чак.
Алда әле яңа җәй дип
Уйлаган, уйланган чак.

Алдагы яңа җәйләргә
Исән-имин керегез.
Шатлык белән бәхет белән
Озак гомер сөрегез,

Кадерен белеп яшәүнең,
Матур гомер итегез,
60, 70, 80, 90,
100гә кадәр җитегез!
* * *

Язгы бөреләр тулып яфрак ярган, кояш җылысы җиһанны юаткан, күңелдә дәрт уяткан мизгелдә дөньяга килгәнсең.

Күңелләр моң-наз белән тулган бер мәл бит ул — яз. Йөрәктәге сүнмәс ялкын җырларга күчкән мизгел. Язгы таң җилләре, иртәнге сандугач җыры, яшь бөреләр булып мәхәббәт килгән чор. Язмыш сиңа бары тик игелекле, изгелекле язлар гына бүләк итсен, бәхетең мул, саф, саими булсын, гел елмаеп яшә!

Шомырт чәчәкләренең төнне яктырткан, җанны җылыткан чагы, күңелеңә көч-куәт,  яшьлегеңә дәрт өстәсен.
Сөю һәм сөелү хисләре читләтеп узмасын,  бәхетең тузмасын.Гомер юлларың гөлләргә, чәчәкләргә күмелсен.
Олы тормыш юлыңда шатлыклар читләтеп узмасын.
* * *

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

Матур яз аенда тугангамы,
Күңелеңдә һәрчак изгелек.
Кылган яхшылыгың кире кайтып,
Күрсәң иде үзең игелек.
* * *

Гел шатланып яшә, хәсрәт күрмә,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәрәкәтле, матур тормыш сиңа
Кояшларга тиңе гомернең.

Кояш көлсен, язлар сиңа
Кочак-кочак чәчәк китерсен
Язлар белән бергә бәхет килсен,
Шатлыкларга шатлык өстәлсен.
* * *

Май кояшы нурын сипкән кебек,
Ташып-тулып килсен бәхетең.
Сәламәтлек, уңыш юлдаш булсын,
Чынга ашсын хыял, өметең.

Котлы булсын, … туган көнең,
Кояш кебек балкый йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык белән
Үтсен синең гомер көзләрең.

ИХЛАСТАН